|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2014 Ир белән хатын
Үземне битәрләп яшимЧын мәхәббәткә киртәләр күп була, диләр. Үз башымнан үткәннәрне сезгә гыйбрәт итеп язарга уйладым. Кайчандыр мин кеше сүзенә карамый, әти-әни фикеренә колак салмый торган бик тәкәббер кыз бала идем. Яраткан кешемә кияүгә чыктым. Тормышым да, эшем дә кайберәүләрне көнләштерерлек булды. Адәм баласы тәмугка да ияләшә, ә менә рәхәткә чыдый алмый, диләр. Минем белән дә шулай булды. Берара иремне яратмыйм кебек тоела башлады. Бертөрле, салмак кына барган тормышымнан туеп киттем. Туймый ни, авырлык күрмәдем ич ул чакта! Балаларымны әти-әнием карады: бакчага йөрттеләр, соңыннан мәктәптән дә каршы алдылар. Мин, матур киенеп, эшкә генә йөрдем. Ирем көне-төне акча эшләде, гел командировкаларга йөрде. Ә миңа күңелсез иде. Күңелем каядыр ашкынды, гел ниндидер маҗаралар эзләде. Ринат белән шундый көннәрнең берсендә танышып киттек. Икебез дә бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык. Ул аерылган иде. Ике айлап күрешеп йөргәннән соң: “Иреңнән кит, мин сиңа өйләнәм”, – диде. Ятсам да, торсам да аны гына уйладым. Хисләремә чик-чама юк иде. Әнигә сөйләп бирдем. Ул: “Үкенәчәксең әле син!” – дип сүкте. Иптәш кызга сөйләдем. Ул да аңламады: “Ир белән хатын арасыннан кара мәче үтмичә тормый. Бераздан сүрелерсең, никахыңны өзмә”, – диде. Кая инде ул! Минем бит яраткан кешем белән яшисем килде. Әти-әнинең ай-ваена карамыйча, иремнең үгетләүләрен тыңлап тормыйча (ә ул миңа нык ялынды, бик тә ялынды!) Ринат янына күченеп яши башладым.
ЭЛЬМИРА Х. |
Иң күп укылган
|