поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.09.2014 Җәмгыять

Бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләр байтак

Идел буе шәһәрләре ассоциациясе уздырган бу конференция, кыскартып әйткәндә, “Милләтара һәм динара дуслыкны булдыруда хөкүмәт органнары һәм милли оешмаларның эшчәнлеге” темасына багышлап оештырылган иде.

“Федор Достоевский” теплоходында Самара өлкәсе һәм шәһәренең милли оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, өлкә губернаторы һәм шәһәр башлыгы администрацияләре, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, Волгоград, Йошкар-Ола, Казан, Түбән Новгород, Пенза, Ульян, Чебоксар шәһәрләре вәкилләре – барлыгы 220ләп кеше Самара-Саратов-Самара маршруты буенча сәяхәттә булып кайттылар.

- Бүген хөкүмәт һәм җәмгыять алдында торучы иң мөһим бурычларның берсе - Россия киңлекләрендә яшәүче төрле милләт халыклары арасында дуслык һәм тыныч тормыш булдыру, - диде сәяхәтчеләрне озатырга килгән Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Азаров. Ул моңа аеруча басым ясап әйтте, башка чыгыш ясаучыларда да бу тема тирән чагылыш тапты.

Саратовта сәяхәтчеләрне бик тыгыз программа көтә иде. Башта Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр куелды, аннары “Саратов өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының борынгы йортлары комплексы”на экскурсия оештырылды. Ул шушы монументтан ерак та түгел икән, Сокол тавы битендә генә урнашкан. Авылда барлыгы өч урам, ә йортлары берсенә-берсе бер дә охшамаган, һәр милләт халкы үзенчәлекле йорт салып куйган. Шунда ук милли үзәкләр дә эшләп тора икән, төрле бәйрәмнәр һәм милли туйлар уздырыла. Мәсәлән, әрмәннәр урта гасырлардагыдай итеп таш ныгытма салганнар, ә азәрбайҗаннар Бакуның данлыклы “Кыз манарасы”н күтәргәннәр. Кореялыларның пагодасы, үзбәкләрнең чәйханәсе, татарларның борынгы йорты һәм украиннарның хатасы – һәрберсе бу халыкларның тарихи бер кыйпылчыгы булып хезмәт итә. Һәр милләт вәкилләре үз йортларын матурлау һәм баету өчен сандыкларында кадерләп сакланган әйберләрне китереп куйганнар. Шулай итеп, бу йортлар елдан-ел бизәлә, байый һәм матурлана бара.

Анда бездәге кебек Халыклар дуслыгы йорты әлегә юк икән. Ә Самарада шушы көнгә кадәр милли йортлар булдырылмаган. Аның каравы, Самара кунаклары Халыклар дуслыгы йортында урын алган милли оешмалар ярдәме белән бик матур концерт программасы күрсәтеп, җыелган кунакларны гаҗәпләндерделәр һәм аларның күңелләрендә онытылмаслык истәлекләр калдырдылар.

Саратов татарлары Самара татарлары делегациясен нишләптер каршыларга килмәгәннәр. Татар йорты янына килеп туктагач, сигез татарның берсе - тарихчы Шамил Галимов шаяртып: “Агач идән, тальянчы Мидхәт Әминов булганда безгә тагын ни кирәк?“ - дип, татар өенең ишегалдында сиптереп бии башлады. Аңа башкалар да килеп кушылды. Шулай итеп, безнең Самара татарлары саратовлыларның хуҗасыз йорты ишегалдында рәхәтләнеп биеп кайттылар.

Конференция кысаларында уздырылган берничә “түгәрәк өстәл”дә зур оешмаларда эшләүче төрле милләт халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында сүз алып барылды. Шулай ук Идел буе шәһәрләрендә яшәүче һәркем үзенең проблемаларын ачып салды, милли оешмаларының эш юнәлешләре белән уртаклашты. Волгоград өлкәсе, мәсәлән, Кавказ регионына якын, һәм анда терактлар булгалый. Шунлыктан Волгоград шәһәр Думасы депутаты Елена Вознесенская рус халкын яклау проблемасын күтәреп чыкты. Ә Казан вәкиле Ирек Арсланов Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрнең башка дәрәҗәгә чыгуы турында сөйләде. Анда хөкүмәт һәм милли оешмалар тарафыннан кабул ителгән карарлар катгый рәвештә үтәлеп барылырга тиеш, һәм алар хөкүмәт контроленә куелган. Милләтара дуслык традицияләрен саклау һәм үстерү Татарстан өчен бик тә мөһим, шуңа күрә дә республика халыклары Ассамблеясен Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үзе җитәкли.

Ирек Арслановның: “Әгәр бергәләп нәрсә дә булса торгызабыз яисә төзибез икән, димәк, бу җирдә милләтара ызгышлар булмый”, - дигән сүзе сәяхәтчеләр тарафыннан милләтара дуслык рецепты буларак кабул ителде.

Түбән Новгородта менә инде ун ел буе Россия халыклары конгрессы уздырылып килүе турында иран телле халыклар конгрессы вәкиле Эрадж Боев сөйләде. Ел саен бу шәһәрдә уздырылучы зур ярминкә дә дуслык мәйданы булып хезмәт итә икән. Анда халык кәсепләре - пыяла һәм хохлома рәсеме төшерелгән агач савыт-саба, төрледән-төрле чигүләр, сөяк-тән уелган әйберләр ясап сатуны да өлкә хөкүмәте хуплый һәм халык кәсепләрен саклау һәм үстерү өчен бик күп эшләр башкара икән.

Чарада Самара вәкилләре дә чыгыш ясады. Мәсәлән, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова Самара өлкәсендә дәүләт милли сәясәтенең тормышка ашырылып баруы турында сөйләде.

- Шәһәр администрациясе иҗтимагый оешмалар белән берлектә “Күпмилләтле Самара” программасын булдырган. Хәзер шушы ук программаны башка шәһәрләребезгә һәм районнарга да кабул итәргә киңәш иттек. Безнең регион Идел буе шәһәрләренә үрнәк булырлык эшләр башкара, - диде ул.

Фән вәкилләре дә читтә калмады. Конференция барышында Самара дәүләт университетының социология һәм политология кафедрасы доценты Наталья Авдошина һәм аның ярдәмчеләре бик актив эшләделәр.

Шулай итеп, тәҗрибә алыша-алыша, бер-берсеннән кызыклы идеяләрне һәм файдалы эшләрне өйрәнеп, конференциядә катнашучылар үз регионнарына таралыштылар. Бу очрашу барысына да файдалы булгандыр, дип ышанасы килә. 


Светлана ИШИНА
Бердәмлек
№ 37 | 14.09.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»