|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2009 Шоу-бизнес
NAFTAЛИН-PARTY28 март көнне “Казан” милли-мәдәни үзәге залында кичке алтыда “Милләткә хезмәткә” (NAFTAлин-party) исемле ретро-концерт узачак. Бу юлы зур промоушн ясарга да өлгермәгәннәр, рекламалары да күренми. Тамашачыны да бик аз санда көтәләр икән. Аның форматы “Шәрык” клубы проектларына күнеккән тамашачылар өчен шок була ала. Чөнки чакыруда “альтернативага - почти-альтернатива” дип язылган. Ярым-ябык концертлары “синти-поп, фольк-рок, трэш, үзешчән рэп, татар биюләре, караоке, шигырь, классик вокал, кичке уеннар, корпоратив форматы яки жанрларыннан микс” диелгән. “Ремикссыз попса” дип өстәргә онытмаганнар. Анда клубка йөрүче җырчылар, шагыйрьләр чыгыш ясар дип көтелә. Ни гаҗәп, араларында альтернатива аланында көрәш алып барган Исмаил һәм Алия Сабирова да бар. Алыштыргысыз гармунчылары Сәүбән Закирны (“гармун-кантри”) да онытмаганнар. Һәм тагын башка сопрано, тенор, барритон, фальцет, төрле тавышлы хор һәм “күкертле-тимерле” шигъри авазлар яңгырар дип көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|