поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.09.2014 Мәдәният

Ринат Вәлеев: Татарлыгыбызны саклап калучы бердәнбер фактор - динебез

Һәр милләтнең үзенә генә хас, үзенчәлекле фольклоры бар. Татар халкының фольклорын яшәтү һәм үстерү, милли классик кануннарны саклау өлкәсендә безнең атаклы җырчыларыбыз, биючеләребез һәм музыкантларыбыз да зур өлеш кертә. Шундыйларның берсе - гармунчы, курайчы, баянчы, композитор һәм минем авылдашым Ринат ВАЛЕЕВ.

Халкыбызның музыкаль фольклорын пропагандалауда, аны профессиональ яктан үстерү юнәлешендә ул инде шактый гына зур хезмәт куйган музыкант. Ринатның халык көйләренә төрле уен кораллары — баян, гармун, курай һәм оркестр өчен эшләнгән аранжировкалары радио-телевидение, аудио, видеокассеталары аша музыка сөючеләргә яхшы таныш. Аның абруйлы халыкара конкурсларда лауреат исемен яулавы да күп нәрсә турында сөйли.

Актукның Рәшит Ваһаповы, Чүмбәлинең Хайдәр Бигичевы, Кочко-Пожарның Рамил Курамшины булса, Грибанның Ринат Валеевы бар.

Күренекле авылдашымны мин 15 августта Уразавылда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, безнең күренекле якташыбыз Хайдәр Бигичевның 65 яшьлеге уңаеннан аның якты истәлегенә багышланган зур концертта очраттым һәм интервью бирүен үтендем. “Зур теләк белән сөйләшермен”, - диде ул. Һәм без чарадан соң күрешергә булдык. Беренче соравым, әлбәттә, Ринатның иҗатына кагылды.

- Бүгенгә мин илебез төбәкләре буенча гастрольләр белән йөрим. Бик күп чит илләргә дә чыгыш ясарга чакыралар. Сабан туйларда концертлар бирәбез. Хәзерге заманда милли бәйрәмебез Җир шарының барлык почмакларында үткәрелә диярлек. Димәк, дөнья йөзенең һәрбер ноктасында татар яши. Концертларда катнашып, шулай төрле төбәкләр буенча йөрүемне мин кызыклырак та, файдалырак та дип табам, чөнки төрле илләр мәдәнияте, халыклар фольклоры белән танышу миңа иҗади дәрт бирә. Татар халкы Җир шары буенча киң таралган, ләкин аларның музыкаль татымы (вкус) бер түгел. Америкадагы милләттәшләребез, мәсәлән, күбрәк әүвәлге җырларны яраталар, башка илләрдә халык җырларына өстенлек бирәләр. Тик барысы да татар җырының, татар көенең моңлылыгына, рухилыгына гашыйк.

Ике дистә елдан артык татар фольклоры, эстрада җыр-моңы казанында кайнап, үзем өчен мөһим фикергә килдем: ислам дине бүгенге көнгә милләтебезнең нигезе, терәге булып тора. Динебездән баш тартсак, аны онытсак, җыр-моң да, тел дә, гореф-гадәтләр дә бетә, Димәк, милләт юкка чыга. Кыскача әйткәндә, татарлыгыбызны саклап калучы бердәнбер фактор - динебез.

- Ринат, узган җәйдә миңа Казанда узган Бөтенроссия журналистлар форумында катнашырга насыйп булды. Бөтендөнья татарлар конгрессы вәкилләре белән очрашу вакытында оешманың җитәкчесе Ринат әфәнде Закиров миңа карап: “Сезме “Туган як” газетасыннан?” - дип сорады. Мин: “Да”, - дидем. “Әйеме, дамы?”, - дип кабат сорады ул. “Ярар, сезнеңчә, әйе булсын”, - дип җавап кайтардым мин Казан каләм-дәшләремнең бераз шаяруларын сизеп. Сез Казанда яши башлагач мишәр сүзләре нигезендә мәзәк очракларга эләктегезме?

- Моннан да шаянрак очракларга эләккәнем бар һәм бер генә түгел. “Әйе” сүзенә генә ярты ел чамасы күнәлмичә йөрдем. Иң авыры шул иде, булса кирәк. Ә шаян очракларга килгәндә... Казанда беренче көннәрем. Рәхәтләнеп Бауман урамы буенча йөргәндә, тәмле исләр мине ашханәгә алып килде. Чират җитү белән мин сатучыдан: “Апа, бөкмәгез ничә сум тора?” - дип сорадым. “Нәрсә?!” - дип ямьсез тавыш белән кычкырды ул миңа. Сатучының нәфрәт тулы күзләренә карагач кына әниемнең сүзләре исемә төште. “Улым, сөйләмдә “бөкмә” сүзен кулланма, Татарстан төбәкләрендә бу сүзнең мәгънәсе башка, әдәпсез”, - дип кисәткән иде. Безнең якларда пирогка “бәлеш” яки “бөкмә” диләр бит, сүзлекләрдә дә шулай, ә Казанда бу сүз башкасын аңлата. Тагы да исемдә калган бер кызыклы очрак. Беренче курста укыган чаклар. Дусларымның кайсысыдыр фотоаппарат алып килгән. Мин әйберне кулыма алып: “Бергәрәк басыгыз, хәзер сезне сугам”, - дигәч, куркындылар. “Ни өчен? Кирәкми, сукма”, - дип кычкырышалар. “Юк, карточкага сугам”, - минәйтәм, аңламыйлар. Фотога төшерәм, дигәч кенә тынычландылар. Мәзәк бит. Шундый шаян очраклардан соң һәрчак, “Син мишәрме?” – дип сорыйлар иде.

- Сез Грибан егете бит. Туган авылыгызга еш киләсездер?


- Күңелем белән һәрчак туган җиремдә булсам да, кызганычка каршы, теләгәнчә еш килеп булмый. Чөнки гаиләм, иҗатым шактый вакыт таләп итә. Җыенам гына, искәрмәстән ашыгыч эш килеп чыга. Шуңа да карамастан, кайтам Грибаныма, сирәк булса да, кайтам. Туган авылым турында көйләр дә, шигырьләр дә күптән яздым. Тик әсәрләрем киң тамашачыга таныш түгел әлегә. Эх, күңел тулгач, су кебек ага алар ак кәгазьгә.

Әлбәттә, туган авылыма гаиләм белән кайтасым килә. Бигрәк тә кыш айларында. Кызганычка каршы, өебез ягылмый һәм башка уңайлыклар да тудырылмаган бүгенгә. Ялгыз, гаиләмнән башка кайтсам, озакламый китәм, ирегәм мин аларга. Туганнарым бар авылда, алар даими кунакка дәшәләр. Тик аларны мәшәкатьләндерәсе килми. Ә кайтсам инде, зиратка барып мәрхүм әни-әтиемнең каберенә хәтем-дога кылмыйча китмим.

Быел дусларым Равил Гафуров, Наил Абдрахманов һәм Надир Хөсәинов белән очрашып, яшь вакытларны искә алдык. Безне табын артына Надир җыйды, рәхмәт үзенә. Киләчәктә сабакташларым белән дә очрашып булса, әйбәт булыр иде.

- Туган авылыгызда концерт бирү планнарыгызда юкмы?


- Ният бар, вакыт юк. Оештыру эшләрен үз өстенә йөкләүче кеше булса, авылдашларымны татар моңы белән сөендерер идем, әлбәттә.

- Ринат, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә.  


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»