поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.09.2014 Җәмгыять

Пешергән белми, ашаган белә

Узган атнада казанлы Сергей Статиковны көтмәгәндә Әгерҗе хастаханәсенә салганнар. Ул эш буенча Әгерҗегә барып, Мамадышта юлчылар тамак ялгый торган урында (аны төрлечә атыйлар: “Рәхмәт аланы”, “Яшел тукталыш”, “Пирожки базары” һ.б.) өчпочмак ашап агуланган... Кич буе эче китеп, икенче көнне “Ашыгыч ярдәм” чакырткан.

Өчпочмак хастаханәгә илтә

– Ашаганда, өчпочмак бернинди шик тудырмады, киресенчә, бик тәмле иде, – дип исенә төшерә Сергей. – Кичке якта бик костырды, диарея башланды. Хастаханәдә өченче көн ятам, әмма авырту һаман да бетми. Миңа соңрак Мамадыштагы сатучылар өчпочмакны төнге икедә китерә, дип әйткән иде берәү, ә мин көндезге икедә алдым. Димәк, 12 сәгать үткән булып чыга.
 
Сергей үзен атна буе диярлек интектергән өчпочмакны саткан кешенең сабагын укытмакчы. Әмма ничек икәнен белми. Без мондый мондый хәлгә эләккән һәм эләгергә мөмкин кешеләргә үз хокукларын яклау тәртибен аңлатабыз. 
 
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба бүлеге (оптимизация җилләре кагылып, күптән түгел Мамадышны да шул бүлеккә керткәннәр) җитәкчесе Рәшид Фатыйхов әйтүенчә, аларның территориясендә быел кафе яки юл буендагы ризык ашап агуланучылар булмаган. Бәлки, булгандыр да, шикаять язып кына тормаганнардыр. Мондый очракта иң элек шикаять язарга кирәк. Моның өчен Роспотребнадзорның Казандагы идарәсенә (Большая Красная урамы, 30) мөрәҗәгать итәргә яки гозерегезне сайтта (http://16.rospotrebnadzor.ru, астарак сары фонда “прием ообращений граждан” дигән кызыл төстәге язу) калдырырга мөмкин, сатып алынган товарга чек булмавы – киртә түгел. Шикаятьне мөмкин кадәр җентекләп язасы. Идарә белгечләре сезгә хезмәт күрсәткән кафены тикшереп, 30 көн эчендә җавап язып җибәрәчәк. Әгәр кафе, юл буендагы сатучыларның гаебе расланса, аларга штраф чәпәячәкләр, сезгә дә компенсация түләнәчәк.
 
“Вконтакте” челтәрендә Сергей өчпочмак белән агулануы турында язгач, Казанда яшәүче Андрей Князев мондыйрак комментарий сырлады: “Мин дә агуландым, ләкин “Киш-миш”та. “Ашыгыч ярдәм” белән йогышлы авырулар хастаханәсенә алып киттеләр. Соңрак кафедан 5 мең сум компенсация алдым”. 
 
Ачыклык кертү нияте белән Андрейга шәхсән мөрәҗәгать иткәч, ул: “Без бу хәлнең матбугатка да, телевидениегә дә эләкмәве турында килештек”, – диде. 
 
Җәеннең йорыгы – бик майлы
 
Шушы вакыйгадан соң мин дә Мамадышның “Рәхмәт аланы”на барып, ашказанымны сынап карыйсы иттем. Белгәнегезчә, анда хәзер төзекләндерү эшләре бара. Шуңа да карамастан, сатучыларның кәсебе кайнапмы-кайный. Шулай итеп, бер сатучыдан өчпочмак сатып алып авыз иттем. 
 
– Бу тирәдә ашарга да куркыныч хәзер. Әнә, берәү моннан өчпочмак алып ашаган да агуланган, дип сөйлиләр... – дип суга арты белән төшкән аптыраган үрдәк булып кыландым.
 
– Әкият! Беркемнең дә агуланганы юк әле. Үзем дә әле яңарак кына килдем, ярты сәгать үттеме, юкмы, – дип мине тынычландырырга ашыкты сатучы апа.
 
Әмма икенче бер сатучы башкача “сайрады” – аңардан берәү ысланган җәен балыгы алган да берничә көннән соң килеп: “Синнән алган балыкны ашап, эчем китте” – дип зарланган.
 
– Син аны кайда һәм ничек ашадың соң? – дип сораган сатучы.
 
– Гаражда алты кеше утырып ашадык. Тик шуннана соң никтер миңа гына начар булды, – дигән клиент.
 
Балыкны саткан апа әйтүенчә, абзый җәеннең койрыгын ашаган, ә койрык бик майлы була икән. Ашказанына ярамаган, күрәсең.
 
Үзе килгәннең хакы олы...
 
Юл буенда гына түгел, өченче башкала статусын йөртүче Казанда да халык агулана. Фаст-фуд ватаны буларак даны чыккан “Макдональдс”ның Казандагы “адаш”ы – кабат игътибар үзәгендә. Тик бу юлы Роспотребнадзор идарәсе түгел, ә Апаста яшәүче Фәрит Фәйзуллин тынгылык бирми. Баксаң, сентябрь башында ул, эш буенча Казанга килеп, Сәет-Галиев урамындагы ресторанда тамак ялгаган. Ә берничә сәгатьтән соң ашказаны сигнал бирә башлаган. Райондагы табибларга мөрәҗәгать иткәч, алар “ризык белән агуланган”  дигән диагнозы куйган. Фәйзуллин ресторанны судка биреп, рухи зыян кичергәне өчен 500 мең сум таләп итә.
 
Август аенда Роспотребнадзор белгечләре әйтмичә-нитмичә генә “Макдональдс”ның җидесендә (дүртесе – Казанда, калганнары – Бөгелмәдә, Түбән Камада һәм Чаллыда) “кунак” булып киткәннәр иде. Без бу хакта язып та чыктык. Үзе килгәннең хакы олы, чакырып килгәннең аты олы, ди халык. “Макдональдс” өчен әлеге кунакларның хакы, чыннан да, артыгы белән олы булды, ахрысы. Казандагы ресторанның берсендә эчәк таякчыгы табып, ә Түбән Камадагысында тавык итле ризык гигиена таләпләренә туры килми, дигән нәтиҗә чыгарып, бөтен дөньяга фаш иттеләр үзләрен.
 
Ризык белән агуланган очракта нишләргә?
 
1. Агуланганда кеше организмында су кими. Аның белән бергә баш мие һәм йөрәк эшчәнлеге өчен мөһим булган микроэлементлар юыла. Моңа юл куймас өчен, бер стакан суга кирәк кадәр тоз салып, биш минут саен бер чәй кашыгы эчәргә.
 
2. Табибика мөрәҗәгать итәргә. Ул чирне китереп чыгарган матдәләрне бетерә торган антибиотик язып бирәчәк.
 
3. Сыйфатсыз ризык ашаганнан соң, ашказаны борчып тора икән, даруханәдә сатыла торган күмер эчәргә. Үзегез белән ике пачка йөртегез, чөнки кешенең һәр ун кило авырлыгына берәр төймә туры килә. Әгәр сез 60 кило икән, алты төймә эчәргә кирәк.
 
Сүз уңаеннан.  Ашказаным Мамадыш өчпочмагы сынавын “биш”легә узды. Теге эче киткән сыер бөтен көтүне пычрата дигәндәй, эчне җибәргән өчпочмак аркасында да теләсә-кайда ашау шүрләтә башлады инде.
 
P.S. Без бу язманы Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары белән баетмакчы идек. Әмма матбугат хезмәтендә, җавапны җиде көн эчендә көтегез дип, саннарны оператив рәвештә җиткерә алмадылар. 
 

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»