• 26.04 Кариев театры. "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте". 16.00.
  • 27.04 Кариев театры. Н.Сафинның иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан бинефис-спектакль "Супер кияү". 18.30
  • 28.04-29.04 Кариев театры. Бенефис-спектакль "Мәхәббәт күгәрченнәре" ("Любовь и голуби") Ф.Зиннәтулинаның 50 еллык юбилее.
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 26 Апрель Ильяс Халиков
  • 26 Апрель Габдулла Тукай (1886-1913)
  • 26 Апрель Илшат Хәбибуллин
  • 26 Апрель Ләззәт Хәйдәров
  • 26 Апрель Римма Бикмөхәммәтова
  • 27 Апрель Рөстәм Исхакый
  • 27 Апрель Хәлим Җәләл
  • 27 Апрель Зөһрә Сәхәбиева
  • 28 Апрель Рафаэль Ильясов
  • 29 Апрель Йолдыз Нигъмәтуллина
  • Үз хуҗалыгыбызда устерелгән бройлер чеби тушкәләре сатыла 89372817099
  • Перевод текста с русского на татарский и с татарского на русский. Все через интернет. Качественно, недорого. 8 903 318 72 87
  • Арча районында кызыл тәмле бәрәңге сатам. Базда сакланган. Бәясе 20 сум тел 89179251728
  • Умарта оялары сатыла. 89173980249
  • Актаныш. Кайнатмалар (вареньелар) сатам: 3 литры банкасы: алма кайнатмасы 160, чия, груша кайнатмалары 180 сум 3 литры банкасы. Сатулашу мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Сүтеп алу шарты белән 5х6 метрлы усак бурадан өй сатыла. Яхшы хәлдә. 80 000сум. тел 89083357408.
  • Продаю VW POLO Sedan.Двигатель 1.6, 105 лс.Пробег 94000. Подогрев передних сидений и лоб стекла.Магнитола, кондиционер.Сигнализация Ширхан 9, автозапуск. Колеса летние на литых дисках. Зимние на машине. Цвет черный.Коробка автомат.Масло менялось в январе 2018 года. 400 тыс. торг. Один хозяин.89172548054
  • Актаныш. Сатам опгс пгс 8987422 7660
  • Казан шәһәре Бертуган Касыймовлар урамы 22/7 йортта (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, телевизор бар. Кухняда шкаф һәм өстәл һәр бүлмәнең аерым. Коридор чиста, күршеләр тыныч. Бәясе аена 10 мең. Йорт янында медучилище һәм автотранспортный техникум. Шалтыратыгыз 89274406462
  • Плитка ябыштыру. Ванна булмәсе "под ключ". Казан. Тел.89372896918.

 

 

 
Архив
 

               

12.09.2014 Милләт

ИКЕА Казанда татар телен кирәк санамый (ВИДЕО, ФОТО)

Дөньяда танылган ИКЕА сәүдә челтәре Татарстанның телләр турындагы канунын танымый. Ул эшендә бары тик бер тел – урысчаны куллана.

Казанда эшләүче ИКЕА татар телендәге мәгълүмат урнаштыруны кирәк дип тапмый. Кибеткә юлыгыз төшсә, игътибар итегез әле шуңа: татар телендә бер генә язу да юк. Сез ничектер, ә мин аңа шаккатам. Республикада ике дәүләт теле һәм канун нигезендә сатып алучылар өчен барлык мәгълүмат бертигез ике телдә язылырга тиеш. Башка кибетләрдә шулай бит. Менә шуларны искә төшереп хат язылды. Аны чит илдәге итәгатьлелек белән укыдылар, игътибар белән бу турыда дәгъваларны, тәкъдимнәрне кабул иттеләр. Казандагы сәүдә үзәгендә: “Безгә һәр сатып алучының фикере мөһим һәм кадерле, ИКЕА яхшы якка үзгәрергә тели, бу эштә сезнең булышуыгыз безгә әһәмиятле” дигән сүзләр белән хатны теркәп, мөһер сугып, рәсми җавап көтегез дип озаттылар.

Җавап үзен озак көттермәде. Сатып алучылар белән элемтә бүлеге менеджеры Юлия Соколованың хатында болай диелгән:
 
“Әлеге вакытта ИКЕА кибете Русия Федерациясе кануннарына нигезләнеп эш итә. Алар Русиядә, шул исәптән Татарстанда да үз көчендә. “Сатып алучыларның хокуклары турында” дигән канунның 18 маддәсенең 15нче пунктында сәүдә кагыйдәсе, сатучы, тауар, аның җитештерүе турында мәгълүмат урыс телендә языла, Русия Федерациясенең субъектлары, Русия халыклары телләрен өстәмә куллану сатучы карамагында дип язылган.
 
Татарстан – күп милләтле республика, без биредә яшәүче һәр халыкның телен, мәдәниятен ихтирам итәбез. Бөтен халыкларның телләрендә мәгълүматны бирү техник яктан оештыру авыр булганлыктан, кибет эшендә Русиянең дәүләт теле булган урыс телен кулланырга карар иттек. Киләчәктә сезнең тәкъдимнәрне исәпкә алырга тырышырбыз”.
 
Мин дә барлык халыкларны яратам, аларны ихтирам итәм, әмма минем хатта сүз республикадагы барлык халыкларның телләре турында түгел, ә “Дәүләт телләре турындагы” канун турында бара, ә анда акка кара белән татар һәм урыс телләре бертигез дип язылган.
 
Казанда башка чит ил сәүдә челтәрләре дә уңышлы эшли, мәсәлән, “Метро Cash & Carry”, “Ашан”, “Selgros Cash & Carry” һәм башкалар.  Аларның барысында да мәгълүмат бертигез ике телдә языла. Алар белән бу турыда берничә тапкыр сөйләшкән булды, барысы да Татарстанда ике теллелек, канун нигезендә без мәгълүматны ике телдә биререгә тиеш”, – дип җавап кайтарганнар иде. Ике телдә хатасыз язар, бу эшне башкарыр өчен махсус белгечләр яллаган. Дөрес, “Метро”да хаталы элмә такталар бар, берничә ел элек алар аны төзәтергә вәгъдә иткән иде. Әмма үзебезнең республиканың “Бәхетле”, “Эдельвейс”лары белән чагыштырганда, алар Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеген тәшкил иткән татарларның телен исәпкә алып эшли. Соңгыларында “икмәк” белән “сөт” дигән сүзләрдән башка татар телендә бернинди дә мәгълүмат юк.
 
Хәер, Казандагы кибет башлыклары мине аңламаса, бу кибеткә нигез салган Ингвар Кампрад аңлар дигән уй бар. Алар кайбер шәхесләрдән аермалы, мультикультур, демократия шартларында яши, канунның өстенлеген белә һәм аңа буйсына. Аларда да берничә дәүләт теле булган илләр бар, болар аз санлы халык дип тормыйлар, канунда теркәлгән халыкларның барысының да телләре исәпкә алына, дәүләт тарафыннан саклана, калган ватандашлары да моңа бик игътибарлылар.
 
Эзли торгач, адресын таптым мин аның. Казан фоторәсемнәре белән бергә конвертка инглиз, швед, татар телләрендә язылган хат салдым. Башкалабыздагы ИКЕА турындагы хәлләрне бәян итеп, чыгу юлларын бергә эзләргә тәкъдим итеп, сәламәтлек, озын гомер теләп сәлам юлладым. Шәт, барып җиткәндер. Укыгандыр, Казан сурәтләрен карагандыр, бәлки, суыткычына ук ябыштырып куйгандыр. Ингвар Кампрад бу турыда үз сүзен әйтер дип уйлыйм. Европаның күп илләрендә берничә дәүләт теле һәм берсе дә ул канун чиген узарга базмый. Курка. Әлегә җавабын көтәм.
 
Тагын Мәскәү урнашкан  ИКЕАның төп офисыннан да рәсми җавап көтәм. Русиядәге ИКЕА ике төрле стандартлар белән эш итә булып чыкты. Башкортстанның башкаласы Уфада да ИКЕА эшли. Әмма Татарстаннан аермалы, биредә швед компаниясе Башкортстандагы дәүләт телләре турындагы канунга нигезләнеп сәүдә итә булып чыкты. Нәрсә бу: ялгышлыкмы, әллә ике төрле стандарт белән эш итүме? Ник бер республикада телләргә караш уңай, икенчесендә тискәре? Икеа татар теленә читкә этәрә булып чыгамы? “Игнор” нәрсәгә бәйле? 
 
Мәскәүдәге ИКЕА офисында бу турыда беләләр. Шалтыраттым, аңлаттым, хат язуымны үтенделәр.  Иренмәдем, яздым. “Рәхмәт сезгә, бу турыда җавап бирербез”, – дип вәгъдә иттеләр. Көтәм.
 
​Уфадагы ИКЕА бертигез ике телдә мәгълүмат бирүе аларның кеременә зыян китергән дип уйламыйм, шуңа күрә Казандагы ИКЕА эш алымында ике телне куллануы сатуга комачауламавына иманым камил. Киресенчә, үзләренә күрә девидентлар булыр иде. Демократик республикада яшиләр икән, үзләре дә демократик мөнәсәбәтләр яклы икән, исбатлап күрсәтсеннәр. Ни дисәң дә, татарга таба бер адым ясасалар, татар “рәхмәт төшкерләре”, дип аларга таба биш адым ясап, керемнәрен арттырачак. ИКЕАда йөргән чакта элмә такталарындагы барлык сүз диярлек татарчага тәрҗемә ителә. Йөгерек тел белән тәрҗемә ителсә, шундый күңелле булыр иде ИКЕА урыс телендә тәмле итеп кызык итеп язарга ярата, менә татарча да шәп кенә килеп чыга ул. "Ятып кара, бу бик уңайлы карават", "Мин - уңайлы урындык. Мине йортына алып кайт", "Йомшак кәнәфигә утырып ял ит", "Фатирыгызга нур өстәрмен"  дип язылса, теге-яки бу тауарны сатып алмый түзеп буламы?
 
Миңа калса, Казандагы әлеге ялгышлык урындагы түрәләр аркасында чыккан. ИКЕАның хатасы булмаган ул. Безнең пешмәгән түрәләр чит ил сәүдәгәрләренә биредә икетеллелек турындагы канун булганын аңлатырга кирәк дип тапмаган. Үзләренә тел кирәкмәгәнгә башкалар да аны кирәксенми дип уйлый бит ул. Ә миңа, минем тирәдәге күпсанлы татар телле дуслар, танышларыма да бу мөһим. Миңа үз телемдә сөйләгән сатучылар, тауарлары турында аңлатманы татарча язулары, татарча аудиоигъланнар белән эш   итүләре кирәк. Бу – минем, Татарстан ватандашы буларак, гап-гади хокукым. Аны бозмауларын телим.
 

 

1

2

3

4

5

6

 

Римма ӘБДРӘШИТОВА
Азатлык
№ | 11.09.2014
Азатлык печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№15 (883636) / 16.09.2014 10:15:34

Әлеге язмадан мәкалә булудан битәр PR-ландыру исе аңкып тора!!!
Кызганычка каршы безнең хәзерге капиталистик өслүбтәге алыпсатарлар СССРдан яман мирас булып калган социалистик сәүдәнең иң ваемсыз, иң затсыз, иң оятсыз сыйфатларын алып калып сатып алучының хокукларын кибетләренең идәннәренә чүпрәк итеп җәйгәннәрдә, клиентларының сыртына рәхәтләнә-рәхәтләнә аякларын сөртеп кинәнергә маташып кәеф-сафада яшәргә телиләр. Ә тормыш болай гына бармыул! Үз эшенең остасы булган сәүдәгәрнең тел мәсьәләсендә дә, сәүдәсенең үсешендә дә проблемнары бик аз була! Бездәге сәүдәгә бүген үз эшләрен яратып эшли белә торган чын ҺӨНӘРМӘДЛӘР җитми! Чөнки акча белән мал – байлыкның әйләнеше һәвәскәрлек белән авантюрачылыкны яратмый. Чөнки безнең халыкның яшәү рәвешен, телләрен һәм көндәлек ихтияҗларын белү өчен Oxfort’ны түгел, ә гап-гади бер район үзәгендәге сәүдә көллиятендә укып чыгу кирәк. Моның сәбәбе исә күз алдында гына тора. Чит илләрдә урнашкан сәүдә кануннары иң аз дигәндә дә 100 – 200 еллар дәвамында калыплашкан. Ә безнең халыкларыбызга исә, нибарысы 23 (егерме өч) ел эчендә генә дә чит илләр стандартларының камытларын кидереп маташмыйлармы соң?
Татарстан Җөмһүрияте белән башкалабыз Казандагы кибет һәм сәүдә нокталарын оештыру эшләренең 99 %-ты бернинди стандартларга да туры килми. - Бүген дисә бүген бөтенесенең дә лицензияләрен ертып атып ябып кына бетерәсе бар!

№14 (883566) / 15.09.2014 07:05:34

№6!!!!

№13 (883542) / 14.09.2014 18:56:39

№9 син ялгышасын.Татар-башкортны каршы кую турында суз бармый,э,башкорт теленэ хормэт турында бара дип уйлыйм.

№12 (883521) / 14.09.2014 13:21:59

*, Мәкәлә татар телен кайгыртып, кулланылмавына борчылып язылган.

№11 (883486) / 14.09.2014 10:38:02

Чыпчык, ботен нэрсэне бер Иркэгэ генэ сылтама эле син!

№10 (883481) / 14.09.2014 08:00:42

Чынлап та Башкортостанда башкорт телен ныграк кайгырталар. БСТ каналында бөтен тапшырулар да башкорт телендә диярлек, урысча бары тик реклама, ара-тирә яңалыклар гына. Казанда булганым юк, белмим, ә менә Нефтекамскида шәһәр эче автобусларында тукталышларны башта башкорт телендә әйтәләр, соңыннан рус телен кабатлыйлар.
Монысын Иркз язгандыр инде, татарча язган витрина астында татарлар русча сөйләшсәләр дә, татарча витрина - татар телен хөрмәтләү дигән сүз.

№9 (883405) / 13.09.2014 10:08:25

Мәкәлә татар телен кайгыртып, кулланылмавына борчылып язылмаган. Татар белән башкортны ничек тә үзара каршы кую өчен язылган. Татар-башкортның Башкортстанда яшәүчеләрендә тел дә, гореф-гадәт тә сакланганга эчләре поша "фидакәр милләтчеләрнең". Ни генә кыланып карамыйлар, шул республиканы бүлгәләп юк итү өчен, Татҗарстан белән багланышларын бетерү өчен.

№8 (883403) / 13.09.2014 09:40:27

кәртечкәләрдән күренгәнчә,ике телдә язу IKEA хуҗасыннан тормый икән лә баса. Өфөдә язганнар,ә нигә Казанда язмаганнар? татарлар үзләренең телләрен үзләре ихтирам итмәгәндә,башка милләт татар телен ник ихтирам итсен!!!

кем соң бу кибетнең управляющие? спрос шуннан. закон бар! нигә үтәми? нигә татар закон үтәлешен тәләп итми?
мәнсез ул татар! әнә башкорт яздырган бит!

янә шуны әйтәм:ТНВ белән БСТны чагыштырам. күк белән җит арасы!!!

БСТ - башкорт каналы!!! ТНВ - ?!?

үзебездә гаеп, финнарда түгел!!!

№7 (883399) / 13.09.2014 09:08:01

1, 4 - манкортлар.

№6 (883378) / 12.09.2014 23:34:31

да юк.

Бу күренешләр ялганчыларның тиле толиранлыгы нәтиҗәсе.

Үз илеңне, татарлыгыңны таныту - чит җиргә барып, барлы юклы бәйтүлмал(халыктан елатып җыйган салым - общак) хисабына сабантуйлар оештырып күңел ачып йөрү түгел ул.

Киресенчә, тупланып яши торган урыныңда милли республика икәнлегеңне танысыннар! Ул төпсез кесәле глобаллар иң табышлы сүдә корпорацияләре. Эшләрен шәп оештыралар. Гадиләр исәбенә тула белми торган кесәләрен калынайталар икән, әзме-күпме булса да, бүлешә дә белсеннәр!

Мисал өчен, Ике"А"(ИКЕА), Юл яки юллар чаты(перекресток), бишле яки бишмәт(пятерочка), тасма(лента), Илтөзү(стройляндия-төзү җире), җәлеп итү яки тарту(магнит), куе яки төрле төс(колорит) һ.б. шуның ише сити-мити моллар.

Боларның исемнәрендә генә түгел башка язу-сызу, аудио рекламаларында да татарча яңгырап, кычкырып, торсын! Ярылып ятсын дибез! Җете төслелеге белән ерактан күренсен! Бу тышкы күренеш булса, эчке яктан болар гына түгел, гади татарстанлылар да баесын, яшәү дәрәҗәсе - сыйфаты күтәрелсен. Әзме-күпме гаделлек торгызылсын!

Урыс та башкасы да, кая килеп кергәнен яки кайда яшәгәнен белеп торырлык итеп! Менә шунда булыр әз-мәз булса да милли горурлык, президентлы, татар хакимлегенең сизелерлек булуы!

Ә болайй, соң.. Нәрсә инде бу. Инглиз теле белән дөнья тулган. Мат-перематлы урыччалары белән рәсәйләре. Тилебәрән орлыгы ашаганармыни?

Бер юләре артыннан икенчесе - шут-Жиригы.. Имеш урысны дөньяга таныталар. Хәзер инде болай да инде бөтен дөнья, ашкынып кораллануның "чабаталы урыс" өчен, "ыштансыз күткә каеш бау" икәнен. Мәңге исерек "руссо-туристо" аркылы да урысның кем икәнен яхшы беләләр.

Трассага чыксаң, йөрергә юллар юк, "Формула - 1"га бар. Әпәйт-теки өч тиенлек хезмәт хакы исәбенә синнән һәм миннән сыгып алган ясак исәбенә..

Я, нишлибез? Сайлауларга барыйкмы? Кемне сайлыйбыз? Шуннан.. ни, нәрсә? Үзен түгел, гадиләрне кайгыртучылар бармы соң? Сүздә бар, ә гамәлдә? Кая алар? Таба алырбызмы берәрсен?

№5 (883350) / 12.09.2014 22:37:38

Кем монын авторы?Рэхмэт яусын татар телен кайгыртуы очен!

№4 (883323) / 12.09.2014 19:45:50

Кибеткэ татарча укырга бармыйлар дускайларым, кирэк эйбергэ баралар.
Ни файда инде, татарча язылган витриналар каршында татарлар узлэре урысча сойлэшеп йоргэч?

№3 (883322) / 12.09.2014 19:42:46

Исеме үк татарча бит- Ике А! Русча два А булыр иде))))

№2 (883321) / 12.09.2014 19:39:44

Юк сәбәпне бар итеп Макдональдсларны япкан заманда бу бик актуаль дип уйлыйм. 1-2 атнага ябылып торса, алар татарча язу түгел, сөйләшә дә башлаячаклар. Әйбәт мәсьәлә күтәрелгән. ЕГЭ га көч җитмәсә дә боларга җитәргә тиеш.

№1 (883318) / 12.09.2014 19:33:24

Бөтен кибеттә дә ике тел кулланмый ич инде. Нәрсә башка зур кибетләрдә, күңел ачу сәүдә үзәкләрендә ике тел мәллә? юк. иң беренче ике тел кешенең башында булсын иде ул, башында ике тел булса калганы автоматик рәвештә килеп чыга ул. минемчә.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments