|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2014 Җәмгыять
Чаллы егете таудан сикергән (ВИДЕО)Евгений Иванов Чаллы флагын тотып Морчек тавыннан сикерде. Евгенийга кадәр әлеге биеклекне яулаучылар булмаган иде әле. Чаллы егете Кырымга роупджампинг мәктәбендә шөгыльләнүче дуслары һәм инструкторы Сергей Нефедов җитәкчелегендә барган. Сикерү өчен әзерлек атна буе дәвам иткән. Сикерүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 2,5 километр озынлыктагы альпинистлар бавы сузганнар.
Сикерү башкарылган ноктаның биеклеге 270 метрны, очу вакыты исә, 3 секундны тәшкил иткән.
|
Иң күп укылган
|