|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2014 Матбугат
Яңгыр турында кайсы матбугат ничек сөйләр иде (уены-чыны бергә)
“Ватаным Татарстан”: Депутатларның халык белән очрашуы тәмамлангач, яңгыр сибәли башлады. Яңгыр яву – бәхеткә!
“Азатлык”: Русиялеләр өстенә бүген яңгыр яуды. Сүзчеләр фикеренчә, Путин режимы халык белән шул рәвешле эксперимент ясый.
“Татарстан яшьләре”: Хәтерлим, 1974 ел бик яңгырлы килгән иде...
“Акчарлак”: Ринат Рәхмәтуллин көе һәм сүзләре – “Тукта, яңгыр!”.
“Ирек мәйданы”: Кислоталы яңгырдан саклану серләрен сорап без һәвәскәр бакчачы Фарсель Зыятдиновка мөрәҗәгать иттек.
“Татарлар” тапшыруы: Салям, дуслар! Яңгыр – дождь – rain.
“Шәһри Казан”: Яңгыр яву турында хәбәрне ишеткәч, хәбәрчеләребез Илфак Шиһапов һәм Рәмис Латыйпов яңгыр яуган урынга экскурсиягә китте.
Район газетасы: Шушындый яңгырлар явып торганда, районыбыз белән шушындый уңган җитәкче идарә иткәндә, уңыш та булыр, авыл да яшәр!
“Сираҗи сүзе”: Яңгыр явуга шелтә белдереп Гидрометцентрга хат юлладык инде. Хатның копияләре Татарстан прокурорына һәм президент аппаратына китте.
“Безнең гәҗит”: Безнең гәҗит яңгырын да, буранын да күрде. Укучыларыбыз булганда безгә берни куркыныч түгел! Безнең гәҗит - укучылар акчасына чыга.
“Интертат”: Иртәгә буласы һава торышы турында – Тамчыбикә Яңгыруллина.
“Мәдәни җомга”: Җәйге кояшның якты нурлары хәтфә келәмдәй җәйрәп яткан болындагы яңгыр тамчыларының уртасына үтеп, аларны җем-җем китереп яктырта иде.
“Бизнес-Онлайн”: Яңгыр явуның нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген белү өчен без экспертларыбыздан сораштыру үткәрдек.
“Звезда Поволжья”: Яшерен булып калырга теләгән таныш булмаган чыганаклар белдерүенчә, Мәскәү үз болытларын Татарстанга таба кудырган.
“Life News”: Эксклюзив! Биш минуттан монда яңгыр яварга тиеш. Безнең хәбәрчеләребез инде биредә.
“Регнум”: Яңгырлар мул явуга карамастан, Татарстанда уңыш бик әз җыелды. Республиканың авыр икътисадый хәлен бу тагын да катлауландырачак.
“Про Казан”: ШОК! Казан өстендә тамчы зурлыгындагы яңгыр яуды!!!
--- |
Иң күп укылган
|