поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.09.2014 Авыл

Авыллар ярминкәгә киләләр, шәһәрләр белми кала

Казанда көзге ярминкәләр башланды. Авыллардан төянеп килсәләр дә, шәһәр халкы әлегә базарларда арзанлы азык-төлек сатылуын әллә ни белми.

Халык нигә аз?

Узган шимбә көнендә Агропромпаркта узган яр­минкәдә сатып алучылар күп түгел иде. “Иртәнге 2-3тә торып, әзерләнеп киләбез. Ризыкларны кире алып кайтырга мәҗбүрбез. Шәһәр халкы безнең килүне белми. Инде төш җитеп килә, бик аз саттык”, – дип үпкәләрен белдерде авылдан килү­челәр. Аларны аңларга була. Әзерләнеп килгәч, сатасылары, халыкка хезмәт күр­сәтәселәре килә.
 
– Монда ярминкә барганлыгын белмәдем дә, – ди Сания Ибраһимова. – Кирәк әйберләрне эчтән алдым бит. Кеше нигә бу якта йөри икән дип чыксам, ярминкә бара. Авылдан килүчеләрдә бәя арзанрак шул. Шәһәр эчләренә белдерү такталары урнаштырсалар да булыр иде. Белсәң, юл уңаеннан да кереп чыгарга була.
 
Базарда бәрәңгенең бер килограммы – 15, суган – 20, кишер – 20, чөгендер – 20-25 сум булса, ярминкәдә алар шактый арзанрак. Бәрәңгене – 10-11, суганны – 13-15, чөгендер-кишер – 15, шикәр комын 29 сумнан кайсы базарда табарга була соң?! “Шикәр комыгыз бигрәк арзан. Кибетләрдә аның бәясе 40 сумга якынлашты, дип килеп әйтәләр. Шактый саттык. Кеше күп килгән булса, күптән чират торып алып бетерерләр иде”, – ди Зәйдән кадәр килеп шикәр комы сатучы ханым.
 
Ярминкәләр Казанның 7 урынында һәр шимбә саен 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк әле. Ә менә 14 сентябрь көнендә исә сату урыннары тагын да күбрәк булачак. Казан шәһәренең икътисадый үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров бел­дер­гәнчә, ул көнне 50 урында сәүдә нокталары эш­ләячәк. “Авиатөзелеш һәм Яңа Савинда – 11, Киров һәм Мәскәү – 9, Вахитов һәм Идел буе – 28, Совет районнарында 2 урында узачак”, – ди Илдар Шакиров.
 
“Кайнар телефон”
 
Бәяләр арту һәм ассортимент мәсьәләсенә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “кайнар телефон” номерлары эшли. Сорауларны 8 (843) 221-76-21 (23, 24) телефоннары аша дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә – 8.00-17.00 сәг., җомга көнне 8.00-15.45 сәгатькә кадәр би­рергә була. Министрлык­ның матбугат үзәге хәбәр иткән­чә, төрле эчтәлектәге сораулар белән шалтыратучылар бар икән. “Кайберләренә шун­дук җа­вап бирәбез, бел­гечләр бе­лән дә тоташтырабыз. Без­гә мөрәҗәгать ит­кәндә җи­теш­терүченең кем икән­леген ачыклап шалтыратсыннар иде. Товар җитеш­терүчене белми торып, ни сә­бәпле бәя күтә­релүен ачык­лый һәм аңлата алмыйбыз”, – ди матбугат сәркатибе Гөл­нирә Абдрахманова.
 
Азык-төлек бәяләре  артканмы?
 
Россиягә кайбер төр ризык­лар чит илләрдән кертелми башлагач, ил җитәк­челеге тө­бәк­ләргә бәяне ныклы күзәтү астына алырга киңәш итте. Әлеге уңай­дан республикада махсус штаб төзел­де. Белгеч­ләр сәүдә нокталарында булып, бәя­ләрнең тотрыклылыгын тик­шерә. Тү­бәндәге таблицада Казан шәһәрендә урнашкан сәүдә нокталарындагы ур­тача бәя күрсәтелә. Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лы­гының азык-төлек базары үсе­ше бүле­геннән алынган бу мәгълү­матларда ризык­лар­­ның уртача хакы һәм алар­ның ел ­башыннан бү­генгәчә күп­мегә артуы яки кимүе бәян ителә.
 

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 130 | 09.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»