поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.09.2014 Язмыш

Түзә икән адәм баласы...

Һәр туар таңга сөенеп, исән-сау булганыма шатланып яшим. Моннан берничә ел элек мин бөтенләй яши алмам кебек идем. Шөкер, янымда йөгереп йөргән сабыйларым яшәргә көч бирде.

Миңа өч яшь булганда әнием авырып үлеп китә. Менә шуннан соң башланды инде минем борчулы көннәрем. Әтинең туганнары аның ялгыз яшәвен теләмичә, әниемнең ашлары узуга ук өй­ләндереп куйганнар. Кечкенә булганга мин баштарак үги аналы икәнемне аңламаганмын, кү­рәсең. Үсә төшкәч, барысы да сизелә башлады. Үги әни мине яратмады. Кул арасына керә баш­лау белән бар эшкә мине йөгертәләр иде. Балачагым булмады да кебек. Курчак уйныйсы урынга әти белән үги әнинең уртак балаларын карадым. Дусларым урамда уйнаганда, мин бакчада чүп утый идем. Ни генә эшләсәм дә, үги әнигә ярый алмадым. Әти дә тора-бара аның ягына авышып бетте. Юк-барга тавыш чыгара, өйдә иң гаепле кеше булып мин калам. Бик авырлык белән генә укуымны тә­мамлый алдым. Югары уку йортына укырга кермәкче булган идем, үги ана каршы төште. “Биш ел буе аны укытырга монда. Әнә техникум да җиткән”, – диде.

 
Зур шәһәрдә миңа бик кыен булды. Кешеләр белән дуслаша алмыйча, уртак тел таба алмыйча тилмердем. Бергә укыган төр­кемдәшләрем арасында Радикны гына якын иттем. Гел бергә йөри торгач, аңа гашыйк булганымны сизми дә калдым. Тик без бергә була алмадык. Кулымны сорарга кайткач, әтием каршы чыкты. “Укуын бетерсен, аннан күз күрер әле”, – диде ул. Шул көннән соң Радик миңа карата суынды. Баштарак: “Әйдә, качып кына никах укытыйк та бергә яшик”, – дигән иде. Ә мин әти-әнидән курыктым. Шулай итеп ара­ларыбыз өзелде, бергә була алмадык.
 
Укуны бетергәч, Нияз исемле егет белән таныштым. Бу юлы әти каршы төшмәде. Ул вакытта Радикның үз тормышы бар иде инде. Мин дә кияүгә чыгарга булдым. Ниязга карата хисләрем булмаса да, яраткан кыяфәт ясадым. Тик болай яшәүнең кыен икәнен соңрак кына аңладым. Нияз минем өчен өзелеп тора иде. Бер елдан балабыз туды. Тик сөенечебез бер мизгеллек кенә булды. Сабый ике-өч көн генә яшәде дә үлеп китте. Мин кайгыга чумдым. Көн-төн еладым. Нияз да бетеренде. Һәм бу хәсрәтне күтәрә алмады – үз-үзенә кул салды.
 
Ниязны югалткач, бар дөньям бушап калды. Без яшәгән фатирга иремнең туганнары кайтып урнашты. Мин бөтенләй урамда калдым. Озакламый әти дә үлеп китте. Авылдагы йорттан миңа өлеш чыкмады. Мин үзем дә аны сорап йөрмәдем. Ул вакытта анда үги әнинең малае яши иде инде. Ярый ла, юлымда бергә укыган дус кызым очрады. Ире дә әйбәт кеше булып чыкты. Алар мине үз яннарына чакырдылар.
 
Еллар уза торды. Бервакыт ми­не Радик эзләп тапты. “Ләйсән, сине оныта алмадым. Мин аерылышам. Хатыным белән балабыз була алмый безнең. Әйдә, кавышыйк”, – диде. Бу вакытта мин үзем өчен җавап бирерлек идем. Риза булганымны әйттем. Без бергә яши башладык. Беренче тап­кыр үземне бәхетле хатын итеп хис иттем. Ул да түгел, бер­ни­чә айдан авырлы икәнемне бел­дем. УЗИга баргач, карынымда ике бала барлыгын әйттеләр. Радик та шатланды. Тик бәхетебез гомерле булмаган икән шул. Бала табарга өч көн калгач, миңа куркыныч хәбәр җиткерделәр: Радикны кыйнаганнар! Ул аңы­на килә алмыйча, күзләрен мәңге­леккә йомды. Мин елаудан туктый алмадым. Кайтып егылыр уры­­ным, кочагына сарылыр әни­ем булмагач, нишләргә дә бе­л­мәдем.
 
Яраткан кешемне югалтуны авыр кичердем. Янымда якын дусларым булмаса, нишләп бе­тәр идем – билгесез. Алар ярдәме белән үземдә яшәргә көч таптым. Радигымны хәтерләткән улым, кызым бар минем хәзер. Шул сабыйларым өчен шатланып яшим. Кеше килә дә китә икән ул. Яз­мышыңа язылганны сызып атып булмый шул. Түзәргә, алга таба яшәргә кирәк. Кайчак, үз язмышымны уйлыйм да, миннән дә авыррак хәлдәге кешеләр бардыр әле, дип үземне юатам. Кичергән кайгыларым соңгысы булсын, балаларымны үзем үс­терсәм иде, дип телим.
 
Газета аша миңа кыен вакытта ярдәм кулы сузган дусларыма рәхмәт әйтәсем килә. Авырлык­лар килгәндә түзем булыгыз. Бер генә яшәгән гомернең кадерен белик!

Ләйсән СӘХБИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 128 | 05.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»