|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2014 Җәмгыять
Зифа Кадыйрова: Ходай мине бер кулы белән биреп, икенчесе белән алып сынады
Популяр язучы Зифа Кадыйрова үз әсәрләренең ничек язылуы, китапларының ничек чыгуы турында “Ирек мәйданы” газетасына сөйләгән. Әсәре 30 бит язылгач, компьютерда юкка чыга. Икенче китабы нәшер ителгәч, иренә инфаркт булган, дүртенчесе дөнья күргәннән соң, ул мәңгелеккә күзләрен йомган. Бу – Аллаһның сынавы, ди язучы. Зифа Кадыйрова:
— Китапларым чыгып, аларның дөнья күрүе минем өчен көтелмәгән хәл булды. Бу — очраклы уңыш, Аллаһның бүләге. Беренче, икенче китапларымны бөтен барлыгым белән түгелеп, җаным-тәнем белән язган идем. Бәлки, шуның нәтиҗәсе дә булгандыр. Аннан соң язган әсәрем, 30 бит язгач, компьютерда сакланмаудан юкка чыкты. Башта аның өчен бик борчылдым. Соңыннан бу уңышсызлыкны шулай тиеш дип кабул иттем. Икенче китабым нәшер ителгәч, иремә инфаркт булды, дүртенче китабым дөнья күргәннән соң, ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Ходай мине бер кулы белән биреп, икенчесе белән алып сынады. Хәзер шатлык-куанычлар биләп алса, моның артыннан нәрсә килер дигән уй сагалый. Күп нәрсәне шулай сыныйм. Мондый хәлләр һәркем тормышында була. Ул — Аллаһның сынавы. Яшь чакта барысын да уйлап бетермисең. Картая барган саен кеше тормышны анализлый, анда җаваплылык арта. Хәзер үз башымнан үткәннәр аша башкалар психологиясен аңларга тырышам. Килгән кайгыларымнан укучыларым сындырмый тота, сыгылырга ирек бирмиләр. Алар башыма төшкәннәрнең Ходайның бер сынавы булуына төшенергә ярдәм итә. Гыйнвар-апрель айларында гына да 25 очрашуда булдым. Елап утырырга вакыт юк. Уңышлары да, уңышсызлыклары да һәркемнең үзеннән тора. Кемдер үз вакытында кымшанмый, ялкауланып вакыт суза. Ә уңыш ул өйдә тик ятып, берни дә эшләми генә килми. Үзеңә язганның уңышлысын да, уңышсызын да кабул итә белергә кирәк. Шулай булганда яшәү җиңелрәк.
--- |
Иң күп укылган
|