• 21.03 Язгы солянка. УНИКС. 18:30
  • 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Март Татьяна Водопьянова
  • 19 Март Роман Еременко
  • 20 Март Илгиз Кәлимуллин
  • 20 Март Сәләм Алишев
  • 20 Март Фәридә Сафина
  • 20 Март Марсель Мәхмүтов
  • 20 Март Лилия Заһидуллина
  • 20 Март Рәзинә Исмәгыйлева
  • 21 Март Булат Нигъмәтуллин
  • 21 Март Булат Сәләхов
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Казанда Бертуган касыймовлар урамында 6 йортта 12кв м булмэ сатыла. Булмэдэ пластик тэрэзэ, тимер ишек. Барлык жихазларны калдырабыз(холодильник, плита, стенка, остэл, диван)тел 89274283223
  • Молодая пара(20 лет) снимет квартиру до 15вв, своевременную оплату, чистоту и порядок гарантируем. 89961212519
  • Продается деревянный дом (бревно 34 диаметр). 300кв.м. От Казани 6км. Мамадышский тракт.Пестречинской район.Званка. Отличная инфраструктура. 26000000. тел.89534958107
  • Прочные, бесшовные. Морозостойкие. Экологичны и пожаробезопасны. Можно наносить роспись или фотопечать. Вы можете записаться на бесплатный замер по тел 3-25-26, 8-927-489-51-08. 8-950-947-00-40. Наиль.
  • Актаныш болын печэне сатыла тубэ астынды 89874227660
  • Авиатозелеш районында метродан 10-15мин ераклыкта булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Бэясе 10 000. булмэдэ душевая кабина,раковина(булмэ итеп буленгэн)кух зона бар,шулай ук телевизор,холодильник,жэелэ торган диван хэм 1 кешелк карават та бар,булмэ якты,ремонт белэн. 89600399621 Рэмзия.
  • 1 булмэле фатир ор яна мебель белэн озак вакытка арендага бирелэ. Адрес Оренбургский тракт 140г.Собственник. 15 мен все включено. 89274095375

 

 
Архив
 

04.09.2014 Мәдәният

Хайдәр Бигичев истәлегенә багышланган концерт булды (ФОТО)

Яңартылган Уразавыл мәдәният йортында 15 августта Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, безнең күренекле якташыбыз (Чүмбәли) Хайдәр Бигичевның 65 яшьлеге уңаеннан аның якты истәлегенә багышланган зур концерт булып узды.

Ул икенче бөек якташ (Актук) артистыбыз Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале кысаларында үткәрелде. Аның төп оештыручысы – Рәшит Ваһаповның югалып барган исемен, данын саклап калып, аның кабатланмас иҗатын, абруй дәрәҗәсен яңа үрләргә күтәргән, бөтен дөньяга таныткан авылдашы Рифат Фаттахов иде. Аңа урында бу концертны оештыруда Нижгар татарлары конгрессының, Нижгар татарлары автономиясенең һәм дә җирле хакимиятнең күрсәт- кән ярдәмнәрен дә әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, тагын бер күренекле якташыбыз (Кочко-Пожар), шулай ук Татарстанның халык артисты Рамил абый Курамшин бу концерт кысаларында китабын халыкка тәкъдим итәргә мөмкинлек тудырганы өчен район хакимиятенә һәм мәдәниятенә чиксез рәхмәтле. Шулай ук иҗатына югары бәя биреп аны бүләкләгән Сергач районы хакимиятенә дә ул олы рәхмәтен җиткерүебезне үтенде.

- Нәкъ менә шушы мәдәният йортында минем абыем Рафаил 1971 елда Хайдәр Бигичевка баянда уйный һәм көчле тавышыннан хәйран калып аны Казанга укырга барырга үгетли. Ә үзем Хайдәр белән 1978 елда гына очрашып таныштым, - дип сөйләде үз чыгышында Рамил Сөләйман улы һәм залда утыручыларны китабы белән танышырга чакырды, чөнки анда атаклы баянчының популяр артистларыбыз турында кызыклы хәтер-хатирәләре урын алган.
 
Ә концертны башлар алдыннан Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов сәхнәгә олы кунакларны чакырды. Өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министры вазифасын башкаручы Анатолий Мигунов, өлкә Законнар чыгару депутаты Николай Шкилев, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе Рифат Фаттахов, Америка татарлары вәкиле Илдар Агиш, “Татарстан-Т.Новгород” сәүдә йорты директоры Шамил Мансуров, Сергач районының җирле үзидарә башлыгы Евгений Соколов, тантана сәбәпчесенең туганы Наил Бигичев һәм милли район башлыклары Халит Сөләйманов белән Рәшит Садретдинов килька балыгын бастырмалап һәм мәҗбүриләп төягән сыман тамаша залын тутырып килгән күп санлы халыкны җылы сәламләделәр. “Күренекле якташыбызны шулай олылап искә алу – тарихыбызны барлауда, мәдәниятебез хәзинәсен саклауда, киләчәк буынны милли җанлы итеп тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия”, - диделәр алар. Әлбәттә, бу көнне шактый рәхмәтләр Рифат Әхмәт улына булды. Аны сәхнәдән өлкә Законнар чыгару җыены да, Нижгар татарлары автономиясе дә Рәхмәт хатлары белән бүләк-ләделәр.
 
Аннары чын мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәдә дә “тамаша” башланды. Туры мәгънәдә әйткәндә, концерт, чынлап та, искиткеч яхшы иде, татар сәнгатенең нинди булырга тиешлеген күрсәтте ул. Ә менә күчерелмә мәгънәсенә килгәндә, сыкма суга төшеп чыгыш ясаучы артистлар өчен дә, аягүрә торып концерт караучылар өчен дә “тамаша”, ягъни күрмеш башланды. Чөнки залда алма төшәргә урын, чебен очарга һава юк иде. Әле бит шулкадәр халык сүгенә-сүгенә кире кайтып китәргә мәҗбүр булды. “Ахмаклык инде бу! Нигә икән шундый яхшы көнне, яхшы концертны клубта куярга карар кылынды? Халыкны санга сукмауга тиң нәрсә бит бу”, - дигән сүзләр адым саен ишетелде. Әйе, бу сораулар һәм борчылулар урынлы дип беләм. Чөнки халыкта моңа карата ризасызлык зур иде. Кысанлыкта, эсселектә безгә дә эшләүләре җиңел булмады. Шулай да бер аякта гына булса да, Зөһрә Сәхәбиеваның, Ришат Төхвәтуллинның, Рөстәм Асаевның, Наилә Фатехованың, Халидә Бигичеваның җырлауларын, Рамил Курамшин белән Ринат Вәлиевнең уйнауларын карый алдык, хәтта фотога да төшергәләдек.
 
Концерт тәмамланганнан соң, К.Октябрь райпосы рәисе Назыйм Юсипов Зөһрә Сәхәбиеваны, Чүмбәли авылы башлыгы Рамил Хәсәнов авылдашы Халидә Бигичеваны бүләкләделәр, ә район башлыклары һәрбер артистка чәчәкләр тапшырды, аннары барысы бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.
 
Менә шулай ике бөек җырчыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевның рухлары Уразавылда очрашты һәм бу кичтә алар тарафына сөйләнгән якты истәлекләр, яңгыраган җырлар вакытсыз гүр ияләре булган якташларыбызга хәтем-дога булып барсын иде. 
 

1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 

О.ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№5 (882771) / 05.09.2014 12:51:43

эхе, спец задание бирдек аңа - отрабатывает...
соры гына отлынивает,коверга бастырып,тузанын кагасы бар...

№4 (882766) / 05.09.2014 11:44:07

тучны, шушы катын мру дан ботен акыллы кешелэрне биздерде

№3 (882765) / 05.09.2014 11:40:35

Кая карама бер сүз чәйнәүче икән, язмаларны укырга һич мөмкинлек юк, китерә дә сала тизәк

№2 (882759) / 05.09.2014 11:04:10

Фәндәс әфәнде, бу сорауны элеккеге коллегаларыгызга бирегез инде.Әйтик, татфакта татарча дөрес җөмлә төзәргә өйрәтәсе урынга, Миңнуллин әсәрләре персонажларын өйрәтә иделәр.Моны үземнән уйлап чыгармадым, монда бер татфак бетергән коммент язучы шаһитнәмәсе.

Гомумән, бу тема буенча мыруда урысча әйтсәң күп копья ломали.Кая инде безнең кебек белемсезләргз татфак бетергәннәргә каршы тора алу. Алар сөйләү стиле буенча без әнчекләрчә өрә генә беләбез.

Татар гәҗитләрендә 4 айлык күкәй салучы чебиләр сатылу турында рекламалар да бар әле.

Татжур татарча ике җөмлә мәгънәсен аера белми.

Корган агач ботагын кистеләрме? Яисә агачның корган ботагын кистеләрме?

№1 (882756) / 05.09.2014 10:30:49

Кайсы янартылган: Уразавылмы, мәдәният йортымы?

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D