|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2014 Шоу-бизнес
Ришат Фазлыйәхмәтов никахны Истанбулда укытмакчы (+КЛИП)Яшь җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов өйләнә. Анысы бер хәл. Ә менә никах укылачак урын гаҗәпләндерә. Татар җырчылары да рус артистларыннан калышмый хәзер. Ришат Фазлыйәхмәтов Төркиянең Истанбул шәһәрендә урнашкан Солтан-Әхмәт мәчетендә булачак тормыш юлдашы белән никах җепләрен бәйләргә ниятли. Никах 19 сентябрьгә планлаштырылган. Яшьләр тиздән Истанбулга очарга тора. Әле күптән түгел генә Ришат булачак кәләше белән Төркиянең Анталия шәһәрендә ял итеп тә кайткан. Без җырчының үзе белән элемтәгә кереп, барысы турында сорашып алдык:
- Истанбулда никахлашу булачак хатынымның теләге иде. Аның теләкләрен шулай үтәп барам инде мин. Исемен әйтмичә торырга булдым. Сер булсын. Әлегә тәкъдимне ясамадым. Ничек ясарга теләвемне дә әйтә алмыйм, чөнки кызым янәшәдә утыра. Яңа төрле мода керде ич хәзер. Тәкъдимне туйдан соң ясый торган (көлә.) Никах алдыннан ясыйм инде мин аны. 3 ай очрашып йөрдек тә, озак уйламыйча, өйләнергә булдык. 9 еллап йөрисе түгел аны! Ул үзе Чаллы шәһәрендә туып үскән. Иҗат өлкәсеннән ерак кеше. Казанда шактый еллар яши. Гап-гади гаиләдән чыккан кыз ул. Үз тырышлыгы белән шәхси бизнесын төзегән. Аллага шөкер, эшләре әйбәт кенә бара, – дип уртаклашты җырчы.
Әйтергә кирәк, Ришат – зур югалтулар кичергән яшь җырчы. Ике ел элек әтисен, инде быел 8 мартта әнисен соңгы юлга озаткан. Шулай булуга карамастан, түзәргә, тормыш итәргә кирәклеген яхшы белә. Гаиләдә Ришат дүрт малай (абыйлары – Ринат, Рүзәл, Рифат) арасында – төпчек бала.
Бүгенге көндә Ришат ЗАГСка язылышу гаризасы буенча йөри икән. Туйны Казанда октябрь аенда үткәрергә ниятлиләр. Ресторан сайлап йөргән чаклары. Туйда 500гә якын кунак чакырырга исәплиләр. Бик купшы туй булырга охшаган. Тормыш юлдашын да Ришат туйдан соң күрсәтәм, ди бит... Самые достойные лицензионные клубы из топ 5 казино с моментальным выводом на реальные деньги ждут вас для увлекательной игры.Только проверенные казино и положительной репутацией.И разумеется с самой большой отдачей
Ришат Фазлыйәхмәтовтан бер клип:
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|