поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.09.2014 Мәгариф

Өйдә генә укыту – замана таләбе

Хәзер белем алуның нинди генә төрләре юк! Телисең – мәктәптә, телисең – өйдә, укы гына. Моңа кайбер балаларның сәламәтлеге сәбәп булса, икенчеләренең мәктәпкә йөрергә вакытлары юк! Гаиләдә белем алуның киң таралыш ала башлавы – замана таләбе.

Әни генә түгел, укытучы да

27нче татар гимназиясендә укучы 12 яшьлек Әлфия Саттарова гаиләсе 1нче сыйныфтан ук гаиләдә белем алу формасын сайлаган. “Ул вакытта гаиләдә белем алу дигән төшенчәне гамәлдә кулланучылар арасында Казанда беренчеләрдән булганбыздыр”, – ди әнисе Әминә ханым. Әлфиянең шау-шулы коллективта кәефе китә, башы авырта башлый. Күпбалалы сыйныфта темаларны үзләштерү кыен, аңламаган чакта кабат сорарга да уңайсызлана. Шуңа күрә мәктәпкә йөрмәскә, шәһәр читендә урнашкан өйләрендә генә укырга булалар. “Мондый карар кабул иткәнче, әти-әниләргә ныклап уйларга, ситуацияне һәрьяклап үлчәргә кирәк. Мәгариф турындагы канунны өйрәндек, мөгаллимнәр, башка белгечләр белән киңәштек. Хәзер баланың белем алуына кагылышлы нинди хокукларыбыз һәм бурычларыбыз, мөмкинлекләр барлыгын әйбәт беләбез, – ди Әминә Саттарова. – Гаиләдә белем алуны сайлау, иң беренче чиратта, баласы өчен ата-ананың үз өстенә тулысынча җаваплылык алуы ул. Чөнки син әни генә түгел, укытучы да, тәрбияче дә, дус та. Бу адым күп вакыт һәм көч таләп итә. Ата-ананың үзен баласына багышлавы, тормышның матди яктан нык булуы да сорала”.
Репетиторларсыз булмый
 
“Көн саен укытучы таләпләре белән очрашмагач, яратмаган фәннәр күләгәдә калып, яратканнарына өстенлек бирелмиме соң?” – дигән сорау тууы табигый. Тик расланган мәктәп программасыннан тайпылмыйча эшләү баланың үзе өчен үк кирәк икән. “Чирек тәмамланган саен, укучының һәр фәннән аттестация үтәсе бар, – ди Әлфиянең әнисе. – Әгәр ул фәннәрне өйрәнмәсәк, аны ничек тапшырырга? Расланган мәктәп программасына ниндидер үзгәрешләр керткән очракта ул мөгаллимнәр өчен дә өстәмә авырлыклар тудырыр иде. Бары аерым фәннәрдән йөкләмәләрне киметергә яисә арттырырга гына мөмкин. Бала кайсыдыр теманы бик җиңел үзләштерә икән, тоткарланмый алга барабыз. Ә катлаулырак тоелган темаларны, киресенчә, үзләштергәнче өйрәнәбез. Төп басымны баланың шәхси үсешенә ясыйм”. 
 
Психологлар мәктәпкә йөрмәгән балага аралашу җитми дисәләр дә, Әлфия андый авырлык тоймый. Чөнки гаиләдә белем алу аралашуны чикләми, мәктәпкә алар даими килеп торалар, дуслары да бар, аны җылы кабул итәләр. Яңа кешеләр белән дә бик җиңел уртак тел таба.
 
Башлангыч сыйныф программасын Әлфия әнисе белән бергәләп үзләштерсә, узган уку елыннан репетитор хезмәтенә дә мөрәҗәгать итәләр. ДЙА, БДИларга әзерлек вакытында да әти-әнинең генә көче җитмәскә мөмкин бит. Шуңа күрә мондый очракларда матди хәлне дә чамаларга кирәк. 
 
Белгечләр фикере

Белем дәрәҗәсе аксамый

Люция Хөснетдинова, Казандагы 27нче татар гимназия директоры:
 
– Гаиләдә белем бирү формасы Мәгариф турындагы канунга (17нче маддә, 3нче пункт) беркетелгән. Узган уку елында гаиләдә белем алучы укучыларыбыз саны 4 иде, быел – 2. Күпбалалы гаиләләрдә балаларны мәктәпкә йөртү мәшәкатьле, кайберләре инде спорт карьерасын төзи башлый, көн саен укырга барырга вакыты калмый. Күпчелек очракта укучының сәламәтлеге мәктәпкә йөрүгә киртә була. Мисал өчен, бер гаиләдәге бала ике атна саен авырый иде, мәктәптә гел дәресләр калдырып йөргәнче, әти-әниләре гаиләдә укытуга күчүне кулай күрделәр. Күпмедер вакыттан соң, кабат мәктәпкә йөреп, гадәти формада укуга күчүчеләр дә бар.
 
Гаиләдә белем алучы баланың әти-әнисе һәм мәктәп арасында ел саен килешү төзелә. Башка таләпләр нәкъ мәктәптәгечә, монда балалар бары тик көн саен дәресләргә килмәве белән генә аерыла. Алар технология һәм табигать белеме дәресләренә генә йөри. Тик мәктәп белән элемтәләр тыгыз. Аралашу да җитәрлек. Чөнки теләгән вакытта, теләгән фәннән консультация алалар, китапханәгә, түгәрәкләргә баралар. Чыгарылыш сыйныфларда имтиханнарга әзерлек максатыннан башка фәннән дәресләргә дә киләләр. Белем дәрәҗәсе дә мәктәпкә йөрүче укучылардан аерылмый. 
 
Чирек тәмамланган саен һәр фәннән аттестация үтәргә кирәк. Ул административ контроль эш, имтихан, реферат, тест һ.б. формаларында уза. Бала үзенә туры килгән сыйныфка карый, димәк, аның да сыйныф җитәкчесе бар, алар бергәләп эшлиләр. Моннан тыш, гаиләдә белем алучы балалар белән эш өчен җаваплы аерым кешеләр билгеләнгән. Һәр мөгаллим укучыларның теләсә кайсы соравына җавап бирергә әзер.
Гаиләдә укырга һәр бала хокуклы

Артур Ефимов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләве бүлеге мөдире:
 
– 2012 елның 29 декабреннән гамәлгә кергән “Мәгариф турындагы” 273нче федераль канун нигезендә, экстернат уку формасы үзгәртелеп, гаилә һәм мөстәкыйль белем алучы балалар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе институты булып калды.
 
Ниндидер сәбәпләр белән гадәти мәктәпкә йөри алмаган бала гаиләдә уку хокукына ия. Моның өчен аңа мәктәп директоры исеменә гариза язарга һәм мәгариф бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Белем алу формасын әти-әниләр (яисә рәсми вәкил) сайлый, баланың фикере исәпкә алынырга тиеш. Йомгаклау аттестациясе укучы беркетелгән белем бирү учреждениесендә уза. Бу аттестация бушлай, чөнки РФ Конституциясенең 43нче маддәсе гомуми белем алуның бушлай булуын гарантияли. 
 
Законның 58нче маддәсе нигезендә гаилә һәм мөстәкыйль белем алу формасын сайлаган укучы, ике арадагы аттестацияне дә узарга бурычлы. Әлеге аттестацияне узмаган укучы алга таба белем алуны мәктәптә дәвам итәчәк. 

Төп бурыч – социальләшү

Татьяна Бәширова, психолог:
 
– Гаиләдә уку сәламәтлеге яисә гаилә хәле сәбәпле мәктәпкә йөри алмаучы балалар өчен кулай чара. Тик ата-ананың нигезле сәбәбе булмый торып, баласын мәктәпкә йөртмәве бик тискәре күренеш. Мәктәп яшенә җиткән бала тәрбияләүдә төп бурыч – социальләштерү. Мәктәпкә йөрү максаты да укырга, язарга, санарга өйрәнү генә түгел бит, ә яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнү, җәмгыятьтә яшәү күнекмәләре алу, әйләнә-тирәне танып-белү һ.б. 
 
Күп әти-әниләрнең педагогик белемнәре юк. Никадәр генә белемле булма, мөгаллимне алыштыру бик авыр. Шуның өстенә, өйдә укыган вакытта кайбер фәннәр әти-әниләр карашынча бик үк мөһим булмаганнар исемлегенә керергә мөмкин. Нәтиҗәдә бала, мисал өчен, әйләнә-тирә дөнья кебек юнәлештә бөтенләй белем алмый. Эш тәҗрибәмдә андый очраклар да булганы бар. Бер бала укый-яза, математиканы әйбәт үзләштергән, ә ел фасылларының, атнадагы көннәрнең ничек чиратлашуын белми, кыргый җәнлек һәм йорт хайванын аермый иде. 
 
Мәктәп стандартлаштыра дигән фикердә торучы әти-әниләр дә очрый. Стандарт булмаган тәрбия һәм белем алмаган кешегә стандарт кануннар беркетелгән җәмгыятьтә яшәве, яраклашуы, үзен табуы никадәр кыен булуы турында да истә тотсалар иде.

Бу кызык!
 
АКШта гаиләдә уку формасы барлыкка килгәнгә инде 20 ел. Анда белемне өйдә генә алу мәктәпкә йөрүгә караганда нәтиҗәлерәк дип санала. Ә Европаның кайбер илләрендә исә гаиләдә уку бөтенләй тыелган.
 
XVIII гасырда Россиядә гувернантлар хезмәте аеруча популярлаша. Дворян балаларын укыткан өчен аларга бик әйбәт түлиләр. Тагын да баераклары Европа илләреннән дә тәрбиячеләр чакырта. 
 
Факт
 
Россиядә ел саен якынча 100 мең бала гаиләдә белем ала. Бу күбрәк Мәскәү һәм илнең башка зур шәһәрләрендә яшәүчеләр.
 

Рәйхан ФӘҮКАТОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 9 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»