поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.08.2014 Фаҗига

Балтач районында яшен сугып берничә хуҗалык янган (ФОТО)

10 август көнне Балтач районында гаять көчле яшенле яңгыр явып узды. Үзем бу көнне әлеге районда кунакта булмасам, сөйләүчеләр авызыннан гына ул яшеннең коточкыч булуына ышанмас идем. Күк күкрәү вакытында тәрәзә пыялалары гына түгел, идән такталары да дөбердәде хәтта. Ә яшен уты яктысында бүлмәдәге сыңар энәне дә табарлык иде.

Иртән торуга, яшен бетеп, ялт итеп кояш чыкса да, күңелсез хәбәрләр килеп иреште: Шөңшеңәр авылына “кызыл әтәч” килеп кунган.
 
Төнге берләр тирәсе. Авыл халкы хуҗалык эшләрен тәмамлап, татлы йокыга талган чак. Шул вакытта әллә каян гына болытлар җыелып, яшен камчысы уйнап уза. Аннары күкләрне вата-җимерә каты гөрселдәгән тавыш белән бергә яшен Тәлгать Гафиятуллиннарның каралты-курасына бәрә. Нәтиҗәдә, әлеге хуҗалык һәм аларның ут күршеләре Исмәгыйль Әхмәтхановларның йорт-җире, каралты-курасы санаулы минутлар эчендә янып көлгә әйләнә. Ике яктан тагын ике күршенең йорт белән каралтысына зыян килми, әмма мунча, гараж, келәт кебек корылмаларын саклап кала алмыйлар.
 
Янгыннан соң дүрт көн узгач, әлеге авылга юл тоттым. Янгын калдыкларын инде җыештырып түккәннәр, бары тик кайчандыр биредә хуҗалык гөрләвен сиздереп, капка баганалары гына моңаеп утыра. Йортсыз калган Гафиятуллиннар вакытлыча үзләренең улларына, ә Әхмәтхановлар сеңелләренә сыенган.
 
“Каралты-кура янганда да өй калыр дип уйладым”
 
– Янды, бетте, берни калмады, – дип күз яшьләре белән каршы алды мине Исмәгыйль абый. – Мин ул төнне онык белән йоклап ята идем. Хатыным яшен тавышына уянган. Кан басымы уйнагач, егыла торган гадәтем бар, җәмәгатем минем янга кергән. Үзем йокы аралаш уйлыйм: “Авырыйм бугай мин”, – дим, күкрәк дер-дер килә. Баксаң, хатыным кереп, кулын шунда куйган да калтырап утыра икән. “Нишләп утырасың?” – дим уянып. “Әллә нәрсә дөбердәде анда”, – ди. Тордым. “Бәдрәфкә кереп чыгыйм әле”, – дим. Тәрәзә янына килеп тә җиттем, күршеләрнең абзары ягыннан күземә чагылган кып-кызыл уттан аңымны җуям дип торам. “Мин киттем”, – дип кычкырырга гына хәлем җитте. Яңа куртка алып кимәкче идем, мал караганда кия торганын кигәнмен. Ярый әле, шунысын алганмын дим, бөтен документлар шуның кесәсендә булган...
 
Исмәгыйль абый әйтүенчә, күршеләрендәге ут минут эчендә дулкын кебек кенә уйнаклап күчкән. Барлык мал-туарны да коткарырга өлгерми алар. Ике үгез, бер сыер, бер буаз тана ут эчендә калып, мөгрәп җан бирә. Бер үгезне бүген-иртәгә суярга җыенган була хуҗа кеше.
 
Мал торагы янган арада ут йортка да сикерә: өч яклы өй, шуның эченә кергән мунча, юыну-бәдрәф бүлмәләреннән тиз арада күмер өеме генә кала.
 
– Алдагы көнне капка төбендә хатын белән сөйләшеп утырдык, – ди Исмәгыйль абый: – “Безнең бар нәрсәбез җитеш, берни кирәкми инде безгә”, – дидем. Күз ачып йомганчы бөртекләп җыйган бөтен мал-мөлкәт кара күмергә әйләнде. Төп нигез бу безнең, әтидән калган өй. Аңа өстәп, тагын ике як салган идек. Газ кергән мунча, бәдрәф, ванна – бөтенесе өйдә иде. Өйнең ике ягы агачтан, өченчесен кирпечтән салдык. Өй профнастил белән тышланган. Абзарга яңа гына банктан кредит алып, реконструкция ясаган идек. Ул да профнастил белән тышланган иде.
 
Әхмәтхановлар өйдән берни алып чыга алмый. Документларны алырга да мөмкинлекләре булмый.
 
– 2002 елгы “Ока” бар иде, аны улым төтен арасыннан алып чыккан. Мин бер ыштан һәм куртка белән, хатын йокы күлмәге белән чыктык. Әле анысына да ут төшеп, яна башлаган идек. Өйне карап торып яндырдык. Ут дулкын кебек кенә уйнады. Каралты-кура, гаражлар янганда да өй калыр дип уйладым. Әмма... – диде дә, өй урынына карап, миңа күрсәтмәскә тырышып кына, тагын күз яшьләрен түгеп алды Исмәгыйль абый.
 
Танышымның әнисе январь аенда гына вафат булган. Мәет чыккан өйдә бәла-каза көтелә, диләр. Әмма бу дәрәҗәдә үк булыр дип башларына да китермәгәннәрдер шул!
 
Быелгы җәйдә бу беренче яшен була. Авыл халкының башка елларда мондый куркыныч күренешне күргәне булмый.
 
– Яшен камчысын безнең авыл өстендә генә уйнаткан төсле булды. Янгын башлангач, яшен азайды. Тирә-якта гына дөбердәп йөрде. Яңгыры да яумады бит шунда, сибәләп кенә китте, – дип көрсенә танышым.
 
Яшен суккан йорт хуҗалары Тәлгать абый белән Нурзалия апаны эзләп урамның аргы башына юл тоттым. Алар белән дә янган өй урынына килеп әңгәмә кордык.
 
– Яңгыр яуганны чыгып карап утыра торган гадәтем бар. Ходайның рәхмәте, бу көнне чыкмадым, – ди Тәлгать абый, – үзем дә яшен корбаны булыр идем. Кунакка кайткан улым белән килен, бик дөбердәп килгәч, бала киемнәрен җыярга дип, ишегалдына чыгып китте. Алар чыгып китүгә бик каты күк күкрәде, әйтерсең лә якында гына бомба шартлады. Мин хатынга: “Трансформаторны яшен сукты бугай”, – дидем. Шулчак малай белән килен уктай атылып керделәр дә: “Янабыз!” дип сөрән салдылар. Ишегалдына йөгереп чыктым. Кузгала да алмыйм, нишләргә белмичә, ут камап алган лапаска карап каттым. Аннан соң аңыма килеп, өйгә кереп, папка белән документларны алып чыктым. Телевизорны да алганмын әле, анысын соңыннан гына белдем.
 
Әлеге хуҗалыкның да өч яклы өйләрен, мунча, абзар, агач гаражны ялкынның зәһәр теле ялмап ала. Бер ай элек кенә өйне тышлаган, түбә калайларын алыштырган була алар.
 
– Бер атна тирәсе йоклый алмыйча, эчем пошып яттым. Эсседән генә дип уйладым. Пошынуым юкка гына булмаган икән. Ике үгез, бер сыер, бер тана янды. 20гә 9 метрлы абзарда бар да бер түбә астында иде. Түгәргә әйбер дә булмады, барысы да көлгә әйләнгән, – дип авыр сулады Тәлгать абый.
 
“Бөтен югары урам яна кебек күренде”
 
Сул якта янгын чылбыры Илһам Габбасов хуҗалыгына килеп җиткәч сүндерелә. Шулай да ялкын телләре Габбасовларга да шактый зыян салырга өлгерә. Йорт хуҗалары өйдә түгел, янгын калдыкларын Габбасовларның улы белән кызы һәм Илһамның апасы җыештырып йөри иде.
 
– Бу – безнең төп нигез, – ди Резеда апа Гыйззәтуллина. – Монда гаиләсе белән энебез тора. Төп йорт, аны иске йорт дип йөртә идек, келәт, баз өсте, яңа мунча, иске мунча янды. Келәтләрдә, баз өстендә ашлыклар, иске өйдә кирәкмәгән кием-салым, ярма, макарон, песок кебек әйберләр, суыткыч, туңдыргычлар тулы ит... Энебез көрәшче, аның көрәшеп алган бөтен бүләкләре шунда иде. Илһам улы белән хоккейчылар да әле, Сочига да барып уйнап кайттылар. Шул хоккей киемнәре дә янган.
 
Бер атна килен белән кызы өйләрен җыештырганнар да, гомер булмаганны, бөтен әйберне шушы өйгә чыгарып куйганнар. Өр-яңа киез, күн итекләр, кием-салымнар да шунда булган. Әнинең үлгәненә бер ел, ашын үткәрәсе бар. Килен әйтә: “Резеда апа, әнинең ашын үткәрергә кәстрүл дә юк бит”, – ди. Көндәлек кирәк-ярак кына өйдә тора бит инде хәзер.
 
– Без ярый әле, менә күршеләргә бик кыен. Аллага шөкер, абзарга күчмәде дә, өйгә күчмәде. Янгын сүндерү машиналары килеп җитмәсә, ут рәттән урам буенча китә иде. Без түбән урамда торабыз. Капкадан чыккач та, бөтен югары урам яна кебек күренде. Ул төндәге мәхшәрне берәүгә дә күрергә язмасын. Эссе, шартлау тавышлары, күккә кадәр күтәрелгән ялкын, хайваннарның үкерүләре... Мондый күренешне сугыш чорын сурәтләгән фильмнардан гына күргән бар иде. Барысының да гомер буе җыйган байлыклары юкка чыкты. Кичтән төзек калган йорт-җирдән таңга кисәү өеме генә калды.
 
Ул арада “кызыл әтәч”тән шактый зыян күргән Илһам Габбасов та кайтып җитеп, сүзгә кушылды:
 
– Авыл кешесенең нәкъ йокыга талган чагы бит ул. Мин дә йоклап киткән идем инде. Шартлаган тавышка уяндым да урамга йөгереп чыктым. Машинаны күчердем дә гаилә белән күршеләрнең абзарына су сибеп йөрдек. Җил безнең якка исми дип, әйберләрне чыгарырга уйламадык та. Гаражга кереп, машинаның кышкы тәгәрмәчләрен генә алып чыктым. Яшен аркасында өйдәге бөтен җиһазлар: телевизор, музыкаль үзәк, компьютер, телефоннар сафтан чыккан.
 
Утның уң яктагы чылбыры Нурания апа Салихҗановаларга килеп җиткәч сүндерелә. Дөрес, янгын сүндерүчеләр бик саклый аларны.
 
– Күршеләр белән чагыштырганда, безнең хәлләр Аллага шөкер, балам. Ни дисәң дә безнең өебез калды. Җылы абзар, мунча, келәт, гараж янды, нишләтәсең. Утка биргәнче, барыбер үзебезнең каралты иде инде. Малларга зыян килмәде. Җәй көне яшен булмый тормый инде ул, әмма мондыйны күргәнем юк иде, – ди сигезенче дистәсен ваклаучы Нурания әби.
 
Төнге берләрдә башланган утны иртәнге бишләрдә генә сүндерәләр. Шактый вакыт кизү торырга туры килә әле янгын сүндерү хезмәтенә. Кисәү башлары инде сүнеп бетте дигәч тә, яңадан кабынып китә.
 
Үз тарихында авыл халкы яшен сугып йорт-җир януны хәтерләми. Зыян күрүчеләр, елый-елый, янгыннан соң ныклы ярдәм кулын сузган авыл халкына, авыл җирлегенә, 2003 елдан бирле “Маяк” күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләүче Хаҗиев Хәлил Әгъләмовичка, район җитәкчеләренә олы рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
 
– Рәисебез бик булышты. Янгын сүндерелгәч, ике көн трактор, машиналар биреп чистарттырды. 60лап кеше җыелды. Аларны ашатуны да оештырды. Кичә трактор чакыртып, абзарга фундамент казытты, менә бүген комнар кайтартты, – ди Исмәгыйль абый.
 
Җитәкче сүзе
 
– Шөңшеңәр авылында янгын чыгуы турында безнең бүлеккә 1 сәгать 16 минутта хәбәр керде, – ди Балтач муниципаль районының күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Рәдиф Рифат улы Әхәтов. Вакыйга урынында 11 янгын сүндерү машинасы эшләде. Янгынның сәбәбен ачыклау өчен мәгълүматлар җыйдык. Көчле яшен булуы, торакларның кисәк янып китүе, яшен камчысын күрүче шаһитлар – янгынның табигать бәла-казасы аркасында килеп чыгуын сөйли. Һава торышын күзәтә торган гидроүзәк Балтачта юк, якын-тирәдә ул Арчада гына. Әмма 10 август көнне Арчада яшен булмаган. Шөңшеңәрдә генә түгел, бу көнне Балтачта да өч хуҗалыкка зыян килде.
 
Яшеннән саклану буенча махсус киңәшләр юк. Шулай да хуҗалыкларга яшен үткәргечләр белән коралланырга кирәк.
 
Соңгы сүз
 
Белгечләр фикеренчә, Җир шарында һәр секунд саен 100 яшен яшьни. Яшен сугу очраклары кызу көннәрдә күзәтелә икән. Яшен камчысы беренче чиратта металл өслекне “ярата”. Әлеге мисалда Гафиятуллиннарның каралты-курасы профнастил белән әйләндереп алынуын истән чыгармыйк.
 
Яшеннең озынлыгы 20 чакрымга кадәр сузыла ала. Яшен каналының диаметры 10 нан алып 45 смга чаклы. Ут камчысының тизлеге – 150 км/с.
 
Яшен биек корылмаларга суга диләр, әмма барысы да Ходай кулында. Ул үсеп утырган агачны да, хәрәкәт иткән кешене дә үзенең корбаны итә ала. Алла сакласын! Әлеге бәла-казадан зыян күргәннәргә борчуын биргән кебек, сабырлыгын да бирсен.
 
P.S. Янгында зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр редакция белән элемтәгә керә ала.
 
 
 
 
 

Чулпан ШАКИРОВА
Акчарлак
№ --- | 29.08.2014
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»