• 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Апрель Эльнар Сабирҗанов
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Миләүшә Сибгатуллина
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • Казаннан ерак түгел Биектауда дача сатыла. 10 сутый җире, өе, агач-куаклары бар 8-98-72-976-453
  • Апас районы Каратун станциясендэ барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир сатыла .Бэясе 500 мен сум Якында гына мэктэп, балалар бакчасы, кибетлэр.Тулырак мэгьлумэт 89272488945 телефон номеры аша шалтыратып белешергэ була .
  • Казанда дубравная,проспект,горки,суконный,аметьево тирэлэрендэ бер булмэле квартир яки булмэ снимать итэм.(8000-12000сум га кадэр бэядэн)тэртипле татар кызы.эшлим.тиз арада собственниктан кирэк.89050393621риэлторлар борчымаса иде.
  • Казан, М.Гафури урамында урнашкан тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Холодильник, кер юу машинасы, шкаф, диван, телевизор бар. Якында гына автовокзал, институт. Уртача бэя. 89172696290
  • Салават күперендә 1 бүлмәле фатир арендага бирелә, озак вакытка 89503281017
  • Казанда, Азинода 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар бар. Бәясе 15мең сум(коммуналь хезмәтләр кергән). Т.89196307461
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181

 

 

 
Архив
 

 

28.08.2014 Мәдәният

Ренат Әюпов Россиянең атказанган артисты, ә Фоат Садриев Татарстанның халык язучысы булды

Бүген Казан Кремлендә Татарстанның бер төркем алдынгылары бүләкләнде. Төрле өлкәләрдән казанышларга ирешкән һөнәр ияләренә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында республиканың әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләре дә бар иде. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюповка “Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Казан шәһәренең П. И. Чайковский исемендәге 1 нче санлы балалар музыка мәктәбе директоры Яков Туркенич “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре”, татар язучысы Фоат Садриев "Татарстан Республикасының халык язучысы" дип рәсми танылды. “Татарстан Республикасының халык артисты” мактаулы исеме Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Нина Калагановага бирелде. Шагыйрь Наил Касыйм һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең концерт эшчәнлеге һәм халыкара элемтәләр буенча проректоры, фортепиано кафедрасы доценты Елена Хәкимова “ТР атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелде.

“Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме пианистка, халыкара конкурслар лауреаты Софья Гулякка бирелде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының драма артисты Миләүшә Шәйхетдинова шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты булды. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеменә Казан шәһәренең П. И. Чайковский исемендәге 1 нче санлы балалар музыка мәктәбенең виолончель классы буенча укытучысы Оксана Быстрова лаек дип табылды. 

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ | 28.08.2014
Татар-информ печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№22 (882493) / 31.08.2014 21:53:09

21, андагы баш герой, тормыш авырлыклары аркасында эчэ башлаган кеше итеп сурэтлэнэ.
Э ул авырлыклар,шэхес кимчелеклэре генэ тугел, алар система белэн идарэ итучелэрнен башбаштаклыгы аркасында килеп чыга. Хэм артык тэртипле, намуслы вожданлы кеше алар алдында югалып кала. Чонки табигатенэ шомалык, елгырлык ботенлэй хас тугел.
Тормышта да шулай бит, ихлас кешелэр авырлыклардан кубрэк зыян курэ. Чонки ботен нэрсэне чын кунелдэн кабул итэлэр.

№21 (882490) / 31.08.2014 21:28:42

Фоат Садриевнең Тукай бүләгенә лаек дип табылган "Бәхетсезләр бәхетен" кабул итә алмадым. Елга озынлыгы трилогиянең беренче китабын табып укып булмады. Әсәрнең әдәби эшләнешенә тел тидермим. Бәйләнер нәрсәм башкада: автор алкаш язучыны роман дәвамында яклап-аклап, азакта иң зур хөрмәтләргә лаек шәхес итеп үстереп җиткерә. Ә ул "талант иясе"нең янәшәсендә иза чиккән якыннары автор өчен бары "фон" гына!
Фикеремне Фоат әфәнденең үзенә дә әйттем. "Бу героегызның фаҗигале үлеме хәерлерәк булмас идеме икән диюемә, ул "бездә үлем-китем болай да хәттин ашкан" дип җавап кайтарды. Тормышыбызда алкоголизм чиреннән төзәлүчеләр мисаллары юк түгел анысы..., әмма алар янәшәсендәге бәхетсезләр яклауга күбрәк лаек минемчә.

№20 (882433) / 31.08.2014 11:33:59

Ринат әфәндене чын күңелемнән котлыйм!Нык сәламәтлек, гаилә бәхете,яңа иҗади табышлар,яңа уңышлар телим.Театр тормышында,яңа сезонда да, киләчәктә дә, шундый шатлыклы вакыйгалар күп булсын иде!

№19 (882313) / 29.08.2014 14:52:45

Ринат әфәндене чын куңелебездән котлыйбыз,иҗат уңышлары,сәламәтлек ,тагыy да матуррак спектакльләр иҗат итүен телибез!

№18 (882300) / 29.08.2014 10:58:38

Су буенда учак яна, Кайчан гына очрашырбыз, Кульяулыгын, Сау бул инде, х.б.-Касыймовныкы!

№17 (882299) / 29.08.2014 10:55:37

Шэпшя,

№16 (882297) / 29.08.2014 10:48:04

" Колхозникның достоинствосы була алмый инде аның. Ул априори кол."
Меня бит...нинди ялгышу! Иркя, укы Садриевны, хич югы.
Безнен авылда 10 аристократка торырлык колхозниклар яшяде. Мин андыйларны затлы кешеляр дип саныйм.

№15 (882296) / 29.08.2014 10:43:25

Кайберяуляр "бяйле" хям "кол" тэшенчялярен бутап,башкаларнын башын эйляндереп ята.
Кол бит инде ул кешенен башкалар ихтыярына буйсындырылуын, чарасыз калуын, хокуклардан мяхрюмлеген анлата. Безнен жямгыятьтя джунглига китеп яшяргя комачау тудыручы юк.Димяк, коллык та юк. Бяйлелек бар. Анысы икенче нярся. Бар жямгыять, бар анын уз законнары, кеше шуларны утяргя мяжбюр, киресенчя булганда андыйларны кысрыклыйлар. Шулай ук джунглига качып, уз иркендя яшя-беркем тотмый.

№14 (882293) / 29.08.2014 10:18:36

мине дөрес аңлагыз. мин бу кешеләргә югары исемнәр бирелүгә каршы түгел. мин бары шушыларны ашатып тыручыларга да бирелдеме дип сорадым.
иркә сүзне кирегә борма. аңлап укы.

тегесе кол,бусы кол дип мөхер сугарга кем дә булдыра. син аларны коллыктан алып чыгарга булышсаң,менә маладис иркә дияр идем.
кешеләр тормышында да, син әйткән җырдагы шикелле,бихисап тоннар бар. кемдер өч нота белән,кемдер киң диапозонда яши,аң-белеменә,мәненә карап.
коллыктан үзләре чыгасы килмәгәннәрдән арысан ясап булмый. (коммуна ясап карады,әмма бар кеше дә бер тигез була алмады). тигезлек бер кайчан да булмаячак.
тычканнан арыслан ясап булмаячак!! кол,кол инде ул.
кемдер хатын колы,кемдер прсидәтел колы,кемдер акча колы,нәтиҗәдә без барыбыз да коллар!! син дә иркә,кол!!! юкка төкерек чәчмә.
относительно гына азат без.

№13 (882291) / 29.08.2014 09:53:48

Ринат әфәндене, Миләүшә Шәйхетдинованы чын күңелдән котлыйбыз. Алар бу бүләкләргә күптән лаек иде инде.

№12 (882290) / 29.08.2014 09:41:59

Татар хярефляре югалды-гафу.
Фоат Садриев ижаты белян "Тан жиле" романы буенча таныштым. Романны бер тында укып чыктым. Авторны тере классик буларак таныдым, минем шатлык чиксез иде. Безнен авылда да берничя Нуриэсма бар дип шатландым. Искиткеч бай татар телен эйтеп тя тормыйм. Калган эсярлярен табып укырмын дип хыялланам.
Авторны ижат элкясендяге зур унышлары белян котлыйм, исянлек, озын гомер, гаиля бяхете насыйп булсын...



"Романның иң беренче юлларында ук укучыга әнә шундый фәрештә сыман тәкъдим ителгән Нуриасма, чыннан да, әсәр дәвамында да шул югарылыкта торып кала. Уллар һәм оныклар үстергән гап-гади бер авыл әбие Нуриасма әсәрдә ялганга, алдауга, хәйләгә каршы куела. "Ә ялган үзе, аңа төртеп күрсәтеп торуга карамастан, кимемәде, көчәйде генә. Ялганлаучылар тагын да хәйләкәррәк була бара... Мизхәте дә шундый булыр микәнни?"

Ләкин Нуриасманың үзенең ныклы карашы менә мондый. Безнең хәтергә бик озакка сеңеп калачак әлеге җавап аның килене Мәдинәгә әйткән сүзләрендә чагыла:

—"Их, кызым, кызым,—диде ул аның бирчәеп беткән кулларын сыпырып.— Күзгә күренмәс әйберләр җимерелә шул... Син бүген бернинди начарлык эшләмәдем дип уйлыйсың. Булса да, әз генә, энә очы кадәр генә гаебем бардыр дип уйлыйсың. Ялгышасын, кызым. Өрфия калынлыгы гына түбән төш—син беттем дип уйла. Ә өрфия калынлыгы күтәрелү өчен каймакта бер кеше гомере дә җитми. Кем белә, моның өчен берничә буын тормышы кирәктер..."

№11 (882288) / 29.08.2014 08:20:14

сорыйм әле, коллык психологиясеннән котылыгыз.Яза башлап сызган идем. СССР калдыгы булган Россиядә генә бар инде мондый мәгънәсез имемнәр дип язмакчы идем.

Кешедә достоинство булырга тиеш.Почет колларга кирәк. Колхозникның достоинствосы була алмый инде аның. Ул априори кол.Ә менә крестьян, шәһәр люмпенына карый аристократ дисәң дә була.
Тик крестьяннарны 1917 елдан соң бетерделәр. Хәзер яңадан латифундист алпавыт һәм коллар.

Шәһәрдә актив люмпеннаштыру бара. Бу көннәрдә бер вакыйга булды.Башка коллегаларым күрми дә узды. Ә минем йөземә,йөрәгемә төкерггән кебек булды.Мин зур холдингта эшлим. Бик яхшы ялтырап торган төслк кәгазьдә "Яхшы хәбәрләр" исемле газет чыгара башладылар. Эчтәлеге шул аш-суга кайтып кала тулаем алганда. Әмма бер белдерү бар иде. "Җитәкчеләр киңәш итәләр!" дигән рубрика астында.Уртак профессиональ һәм рухи үсеш өчен җитәкчеләр укыган әдәби әсәрләре турында сөйләячәкләр һәм киңәш итәчәкләр, дигәннәр.

Әйтәм ич, моему возмущению не было предела.Хәтта прежде чем вы поделитесь и посоветуете, я вам советую читатҗ трудовой кодекс, если чтиво покажется не занятным, то имеется книга поинтереснее, называется "Капитал".Люмпеннар моны күрмәделәр дә. Мин дә тыелып калдым, хат җибәрмәдем. Люмпенга әйләнә алмам, электоратка әйләнеп пенсияиә өйдә утырырмын.

№10 (882284) / 29.08.2014 07:01:36

шушылар арасында,доярка,комбайнер һ.б. а/х эшчеләре дә булдымы икән? бүген артистлар гына дөня тоткасы булып калдымы?

авыл эшчесенә почет юк! ә акча күптән юк .

нигә авыл баласы артист,җырчы булырга хыялланмасын. фермада, сыер савып, почетка ирешеп булмаганны алар белә.
сез нигә авыл бетә дисез. яшләр калмый авылда. бүгенге яшләр бик акыллылар.
менә аның сәбәбе!

№9 (882278) / 28.08.2014 23:02:55

10 битен укып карадым, дәвам итәсем килмәде.

№8 (882277) / 28.08.2014 22:52:11

бар икән, таптым.

№7 (882276) / 28.08.2014 22:50:50

Садриевның берәр битен куегыз әле. Укып булырмы икән?

№6 (882275) / 28.08.2014 22:48:13

Су буенда учак яна....ааа... Наил Касыймовныкымы????

№5 (882274) / 28.08.2014 22:28:12

Фоат садриевны да белмилэр. "Бэхетсезлэр бэхетен" укымагансыз.
Касыймовны белмисез- жырларын тынламыйсыз, шигырьлэрен укымыйсыз.

№4 (882273) / 28.08.2014 22:15:55

Ишетеп белгэн кешелэрем тугел

№3 (882260) / 28.08.2014 21:47:52

Ренат,чын кунелдэн котлыйм! Молодец!!!

№2 (882259) / 28.08.2014 21:47:07

Ринат , котлы булсын! тагыда зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!

№1 (882255) / 28.08.2014 21:35:54

Аюповны чын кунелдэн котлыйм!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян