поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.08.2014 Җәмгыять

Шәһәр белән авыл арасында аерма булмаячак

«Безнең максат – шәһәр белән авыл арасында аерма булырга тиеш түгел. Юллар, газ, клублар, спорт сарайлары – барлык уңайлы тормыш шартларына республика халкы бертигез лаек, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә районнарда оештырылган Халык җыеннарында чыгыш ясаганда.

 – Сайлаулар алдыннан киләчәктә зур эшләр башкарырга вәгъдә итүчеләр күп булыр, әмма без бүген инде гамәлгә ашырылган эшләр турында сөйли алабыз. Һәм моңа, беренче чиратта, республика икътисадын үстерү исәбенә генә ирешеп була. Нәкъ менә соңгы еллардагы икътисади уңышларыбыз безгә федераль һәм җирле социаль проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә».

 
Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә республиканың Апас, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарына эшлекле сәфәр кылды. Апас районы халкы белән очрашуда сөйләгәнчә, республикада бүгенге көндә шундый 30лап программа гамәлдә, ел саен аларга 50 миллиард сум акча тотыла. Икътисади үсеш турында әйткәндә, әлбәттә, Татарстанда аның нигезен нефть табу һәм нефть эшкәртү тармаклары тәшкил итә.
 
- Нефтьчеләрнең эше елдан-ел катлаулана бара, шуңа күрә без бу өлкәдә яңа технологияләргә таянырга тырышабыз, битум нефтен чыгаруга басым ясыйбыз. Димәк, безнең республикада нефть чыганаклары әле озак елларга җитәчәк. Шул ук табылган нефтьнең дә 95 процентын үзебездә эшкәртү бурычын куябыз һәм моңа без алдагы ике елда ирешергә ниятлибез, – дип ышандыра Президент.
 
Татарстанда ачылган һәр яңа предприятие тулаем төбәк продукты үсешен тәэмин итәргә, яңа эш урыннары булдыруга өлеш кертсә дә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлегә республиканың икътисади үсеш темпларын елына 6-7 процентка җиткерүгә ирешелмәгән. Бу, беренче чиратта, чит ил базарларындагы вәзгыятькә бәйле. Шул сәбәпле, Президент эчке кулланышны үстерү мөһимлеген әйтә.
 
- Көнбатыш илләренең Россиягә карата санкцияләре безгә файдага гына булачак. Нәтиҗәдә, без үзебезнең фән өлкәсен һәм җитештерү тармакларын үстерүгә игътибарны арттырачакбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.
 
Төп икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Идел буе төбәкләре арасында – беренче, ә Россия буенча алдынгы бишлеккә керсә дә, хәл итәсе мәсьәләләр бар әле, дип ассызыклый Президент. Аның сүзләренчә, коммуналь хуҗалыкны, күп катлы йортларны, мәктәпләрне, юлларны төзекләндерү, яңа балалар бакчаларын сафка бастыру – шулар рәтендә.
 
Җәйнең соңгы көннәрендә республикада бер-бер артлы яңа балалар бакчалары ачылу очраклы түгел – алда яңа уку елы көтә. Бөгелмәдә 60нчы елларда ук төзелгән 280 балага исәпләнгән бакчаны төзекләндереп, кабаттан кулланышка тапшыру һәм Баулы районында шагыйрь Фәнис Яруллинның туган авылы Кызылъярда 50 урынга исәпләнгән яңа бакча ачылышларында катнашкан Рөстәм Миңнеханов, демографик үсеш кичерүче Татарстанда белем бирү учреждениеләрен яңарту эшләре дәвам итәчәгенә басым ясады.
 
- Бакчада – сабый бала тормышта кирәкле тәүге белемнәрне үзләштерә. Ә белем – ул киләчәктәге уңышны тәэмин итә. Илебезнең казанышлары яшь буын кулында. Узган ел республикада 10 меңнән күбрәк бала туган иде, быел да шундый динамика саклана. Балалар бакчаларын төзү-төзекләндерүгә һәрвакыт өстенлек биреләчәк. Авыл бакчаларындагы шартлар шәһәрнекеннән аерылмаячак. Быел республикада 56 яңа балалар бакчасы сафка бастырачакбыз, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
 
Апасның 500 кеше яшәгән Свияжный бистәсендә республика программасы кысаларында төзелгән 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы әнә шундый заманча проектларның берсе. Татарстан Президенты музыка-спорт залын, логопед бүлмәсен, медицина кабинетын, аш-су әзерләү блогы һәм прачечныйны берләштергән бу яңа бинаны карап чыкты. Бакча территориясендә 4 уен һәм спорт мәйданчыгы да бар. 1,3 мең квадрат метрны тәшкил иткән әлеге проект 60 миллион сумга төшкән. Бирегә күрше авыллардан да сабыйлар йөриячәк.

Авылны – хуҗалык саклый
 
Безнең төбәкнең нигезе ул – авыллар. Аларны исә авыл хуҗалыгы саклый.
 
- Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен генә түгел, шәхси хуҗалыкларны үстерү, аларга ярдәм итү, гаилә фермалары ачу – безнең бурыч. Соңгы ике-өч елда инде меңнән артык шундый ферма төзелде, – дип белдерә Татарстан Президенты.
 
Мәсәлән, бүгенге көндә Бөгелмә районында 40лап гаилә фермасы эшли, алар барлыгы 2 меңнән артык баш эре терлек асрый. Бу районда Рөстәм Миңнеханов Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан иң эре катнаш азык заводы ачылышында катнашты. Терлек өчен елына йөзләгән мең тонна катнаш азык җитештерергә сәләтле яңа предприятие элеккеге, инде таушалган цехлар урынында сафка бастырылган. Әзер продукцияне Татарстанда гына түгел, Самара һәм башка күрше төбәкләргә дә сатарга ниятлиләр. Биредә 230 эш урыны булдырырга, елына 3,6 миллиард сум күләмендә табыш алырга планлаштыралар. Заводның хуҗасы «Репродукт» җәмгыяте якын арада Бөгелмә районында тагын чеби чыгару фабрикасы һәм ит комбинаты төзергә дә җыена. Болар исә районга инвестицияләр кертү һәм эш урыннары булдыру дигән сүз.
 
Рөстәм Миңнеханов яңа проектлар Татарстанның фәнни һәм транспорт-логистика үзәге булган Бөгелмә районында авыл хуҗалыгы үсешенә этәргеч бирәчәгенә өметләнеп, инвесторга уңышлар теләде.
 
Ә әлегә республика авыл хезмәтчәннәре алдында урып-җыю эшләрен тәмамлап, көзге чәчү эшләренә керешү бурычы тора. Республика башлыгы авыл хуҗалыгы замана таләпләренә әзер булырга тиешлеген ассызыклап, чит илләрдән сатып алынган азык-төлеккә чикләүләр кертү Татарстан авыл хезмәтчәннәренә җитештерүне үстерергә мөмкинлек бирер дип өметләнә. Хәзер республика җитәкчелеге алдында торган бурыч –  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен сата алсын өчен шартлар тудыру.
 
- Моңа кадәр Россия кулланучыларына чит илләр тәкъдим иткән продукциянең барысын да югары сыйфатлы дип әйтеп булмый. Ә бездә, Татарстанда, ит, сөт җитәрлек. Бүген безнең авыл хезмәтчәннәренә Россия кибетләренә үтеп керергә мөмкинлекләр ачылды, – дип ышандыра Президент. Гади кулланучыларның мәнфәгатен кайгыртуга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов республикада азык-төлек бәяләренә күзәтчелек итүче комиссия оештырылганын искә төшерде. «Без Татарстанда кулланучылар зыян күрмәсен өчен тырышачакбыз», – дип белдерде Президент.
 
Халык җыеннары халык гозерләрен ишетү бурычын куя. Әйтик, лениногорскилылар авылларны саклауга юнәлдерелгән программаларның мөһимлеген әйтүдән тыш, Үзәк район хастаханәсенең балалар стационарын, шәһәрдәге Мәдәният йортын төзекләндерүне дә үтенде. Президент яңартылган мәдәният учагы лениногорскилыларны киләсе елда, шәһәрнең 60 еллык юбилеена сөендерер дип вәгъдә итте.

- Бүген республикада милләтара бердәмлекне саклау мөһим, икътисади үсешне тәэмин итүче шартлар шулар. Тынычлык булсын, ул булса – барысы да булыр. Дөньялар тыныч түгел, замана катлаулы. Күрәсез, Россия ныгыган саен, аңа каршы төшүчеләр пәйда була. Мондый вәзгыятьтә безгә бердәм булырга кирәк. Шул чакта безнең белән санлашырлар, – ди Президент.
 
Бүгенге көндә Татарстанда 2 933 724 сайлаучы исәпләнә. Аларның күпчелеге, әлбәттә, Казанда яши. Башкаланың җиде районында иң күп халык Совет районында гомер кичерә – 220 564 кеше. Казаннан кала тагын иң күп сайлаучы теркәлгән шәһәрләр – Чаллы – 399 324 мең, Түбән Кама районы – 203882, Әлмәт районы – 147 818 кеше. Иң аз сан – 10542 кеше – Әтнә районында.
 

---
Интертат.ру
№ --- | 28.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»