поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.08.2014 Мәгариф

Баланы I сыйныфка әзерләү күпмегә төшә

Тиздән 1 сентябрь. Быел беренче сыйныфка керүче сабыйлар өчен бу аеруча истәлекле бәйрәм. Әти-әниләре өчен бер яктан шатлыклы булса, бераз борчулы да. Бала мәктәпне ничек кабул итәр, аны ничекләр илтеп, каршы алып йөрермен дип бер борчылсаң, мәктәпкә әзерлек ягы икенче яктан уйландыра. Балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсеннән хәл алырга да өлгермисең, тагын акча янчыгын бушатырга кирәк.

Букча

Быел Татарстан буенча 39 меңнән артык  бала укырга керә икән. Алар арасында безнең кызыбыз Язилә дә бар. Быелның шактый чыгымлы булачагына алдан ук әзерләнгән идек инде. Шуңа да акча булган саен очраган бер әйберне май аеннан ук ала башладык. Шәһәр җирендә шунысы яхшы: кибетләрдә еш кына “распродажа”лар, төрле акцияләр булып тора. Шул рәвешле 1000 сум торган спорт костюмнарын, 500 сумлык футболкаларны 50-70 процент ташлама белән  алып калдык. Дөрес, мәктәп формасы, ак кофта ише киемнәргә, күпме көтсәк тә, бәяләр төшмәде. Вак-төякләр алырга исә “Тура” базарына рәхим ит. Аяк киемнәрен, колготки, носкиларны да, тәмле телеңне җәлләмәсәң, үзбәкләр очсызракка бирә. Кибеттән 3000-4000 сумга букча алганчы  аннан шундый ук ортопедик катламы булган, уңайлы рюкзакны 1800 сумга да алырга була. Җитмәсә, икенче аяк киеме салып йөри торган 250 сумлык капчыгын бүләк итеп тә бирәләр. Ул букчаны Язиләгә кидертеп куйгач кызымны җәлләп тә куйдым. Букча аның ярты гәүдәсен диярлек каплап алган. Китаплар да тутырсаң, шактый авыр өч-дүрт килолы рюкзакка әйләнә инде бу. Ә табиблар фикеренчә, мәктәп букчасының гомуми авырлыгы бала авырлыгының 10-12 процентын гына тәшкил итәргә тиеш икән. Ярый, укытучылары хезмәт дәресенә кирәкле пластилин, кайчы, төсле кәгазьләрне мәктәптә калдырырга мөмкин булачак, диде. Букча бераз җиңеләер шәт. 
 
Форма
 
Мәктәп формасына килгәндә, төс, фасонны һәр мәктәп үзе сайлый, рәсми рәвештә кабул итә. Сыйныфка карап та форманың моделе аерылырга мөмкин. Мәсәлән, 20 гимназиядә югарырак сыйныфлар соры пиджак белән итәк кисәләр, беренче сыйныфка баручыларның күбесе сарафан сайлады. Кечкенә бала өчен сарафан күпкә уңайлырак дигән нәтиҗәгә килде ата-аналар: кофтасы да итәктән чыкмый, салып кияргә дә җайлырак. Форманы июльдән дә калмый алырга кушалар. Соңрак бардыңмы - йә үлчәме булмый, йә матур фасоннары бетә. Шуңа да  форманы  мәктәптә оештырылган  махсус ярминкә башланган көннәрдә үк сатып алдык. Соры төстәге сарафаннар берничә генә төрле иде,  шуңа да озак сайланырга туры килмәде. Сыйныфта һәр баланың да формасы бер төсле булырга тиеш бит инде, ата-аналарга фәлән артикульле сарафан алыгыз, дип СМСлар юлладым. Баксаң, икенче көнгә теге формалар калмаган. Ни хикмәт, үтенә торгач, кайсына складтан, кайсына “без бу сарафанны бөтен кешегә бирмибез инде” дип ялындырып кына барыбер табып биргәннәр тагын үзе. Ә бер айлардан шундый ук сарафаннар “Детский мир” кибетләрендә дә пәйда булды, тик 200-300 сумга кыйбатрак бәядән. Малайларга исә форманың ошаганын  ул ярминкәдән бөтенләй таба алмады ата-аналар. Костюм, чалбарны башка кибеттән барып алдылар. 
 
Китап кирәкми, ремонт кирәк 
 
Дәфтәр, ручка, пенал, пластилин ише әйберләрне “Ашан” кибетеннән алсаң, отышлы. Анда әйберне табарга да җайлы, мәктәп кирәк-яраклары барысы бер җирдә тупланган. Сайлау мөмкинлеге дә зур, бәяләре дә тешләшми. Нәрсә кирәклеген булачак сыйныф җитәкчебез ата-аналар җыелышында әйтеп яздырган иде инде. Без укыган чакта да шулай бөтен нечкәлекләренә игътибар итеп алындымы икән ул кирәк-яраклар? Икенче аяк киеме ак табанлы булырга тиеш, кара табанлысы линолеумда эз калдыра, имеш, карандашның м.2 дигәнен,  ягъни икеләтә йомшак булганын алырга, пенал йомшак тукымадан эшләнгән, замок белән ябыла торган  булсын, пластилинның арзанлысына кызыкмаска... Әле менә һаман да 15 сантиметрлы агач линейка таба алмый йөрибез... 
 
Ярый әле мәктәптән китаплар бушлай биреләчәк, диделәр. Аның каравы, ремонт өчен акча җыйдык. Беркем дә мәҗбүр итмәде анысы, ата-аналар үзләре шулай хәл иттеләр - баларыбыз якты, матур сыйныфта укырга тиеш.  25ләп балага бүлгәч әллә ни зур сумма килеп чыкмады тагын. Эш дәфтәрләрен дә шул акчадан алырбыз дип сөйләштек. Ә менә кайбер авылларда ата-аналар бөтенләй акча җыешмыйлар икән. Яшел Үзән районының бер авылында урта мәктәптә укытучы бер танышым:
 
- Ел саен сыйныфны үзебез ремонтлыйбыз. Былтыр челтәрләр тектереп, стеналарны буяп барлыгы ун меңлек эш эшләнгән иде, быел тагын алты меңгә линолеум җәяргә туры килде, әле парталар буйыйсы бар. Үз кабинетын һәр укытучы үзе төзекләндерә, -ди. 
 
Онытып торам икән, беренче сыйныфка барганда балага беренче телефонын да аласың әле. Безгә бу яктан бәхет елмайды: дәү әтисе туган көненә бүләк итте. Мәктәптә беренче класс укучысы өчен ул телефонның кирәге шул кадәр генә инде, берсе артыннан берсе ияреп кызык өчен күпләр телефон сорый. Әле анда да гадие генә кирәк түгел: сенсор экранлы, ак төстә, хәтер карталы, блютузы, колакчаннары, интернетка керү мөмкинлеге булган телефон сорады кызым. Бу яшьтә аның мондый терминнарны белүенә сөенергәме, көенергәме инде, белмим дә... 
 
Бәяләр
 
Букча - 1500-3000 сум
Канцелярия товарлары -1000 сум  
Спорт киеме - 500-1000 сум
Кеды, туфли, икенче аяк киеме – 1500 сум
Ак кофта ике пар (кимендә) – 1000 сум 
Ак колготки – 100-200 сум
Бантиклар  - 200-250 сум
Мәктәп формасы – 1800-4000 сум
Кесә телефоны 2000-4000 сум
Каеш - 150-300 сум
Галстук -  100-400 сум
Чәчәк бәйләме -  500-1000 сум
 
Ә сез беренче  сыйныфка барганыгызны хәтерлисезме? 
 
Римзил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе:
 
- Хәтерлим. Әтиемне эшкә күчергәч,  1956 елда Башкортстанның Бишбүләк районында башкорт авылы Каныкайда яши башладык. Тик 1 сентябрьдә үзебезнең Дусән авылына, Наил абыйлар янына туган йортка кайтардылар. Чөнки анда, башлангыч булса да, татар мәктәбе бар иде. Бер агач йортта 1-3 сыйныф бергә утырып, Тәнзилә ападан дәрес ала башладык. Кызык иде. Мин 4-5 яшьтә үк хәреф таный, укый белә идем. 3 нче сыйныф сабагын да яратып тыңлый идем. Башлангычны тәмамлаганнан соң, Фатих Кәрим авылы Аетка урта мәктәпкә киттем. Университет яки техникумга барган кебек иде бу.
 
Рабит Батулла, язучы, режиссер: 
 
- Әни укытучы иде минем, 6 яшемдә өйдә үзем генә калырга куркып, әнигә ияреп, мәктәпкә киттем. Минем өчен укырга керү әнә шулай булды. Арткы партага утыртып, әни каләм сыныгы, кәгазь бите бирде. Шуннан акрынлап язарга, укырга өйрәндем. 100гә кадәр саный белә идем. Кием-салымга килгәндә, бу 1944еллар, укытучыларга ул чакта Америкадан ярдәм күчтәнәче килә иде. Мохтаҗларга киемнәрне бүлеп бирәләр. Миңа шарф эләкте. Бик озак еллар бәйләп йөрдем мин аны. 2 нче сыйныфта укыганда җиңү көнен бәйрәм иткәнебез истә калган. Быргылар кычкыртып, барабаннар кагып кырга килдек. Сугыш тәмам икәнен ишетеп чәчүгә чыккан апаларның ятып елаганнары күз алдымда, шулчакта борчак (очтые) ыштые, хәзер бу сүзләрне белмиләр дә инде, борчак боткасы белән сыйлаганнар иде. Аның тәме хәзер дә истә. 
 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»