поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.08.2014 Язмыш

Ялгышларны була төзәтеп

Актаныш районының опека һәм попечительлек бүлеге җитәк­чесе Глүзә Хәертдинова бе­лән Аеш авылына юл тоттык. Минем язмышым башкаларга сабак булсын иде дип, Груня Андреева безнең белән очрашырга теләк белдергән.

Яшермим, күңелне авыр хисләр биләп алды. Чөнки балигъ булмаган балалар белән эшләү комис­сиясенең утырышларында эчкече хатын-кызлар эш­ләрен күп карарга туры килә. Алар беркайчан да үзләрен гаепле хис ит­миләр, кире­сенчә, башкалар өстенә пычрак аталар. Яши торган җир­ләре дә мактанырлык булмый. Ләкин Аеш авылында Глүзә апа күрсәт­кән йорт каршына килеп туктагач, аһ иттек. Профнастил белән әйлән­дереп алынган коймалар, шундый материалдан тышланган йорт, ямь-яшел чирәм үсеп утыручы чип-чиста ишегалды...

– Биредә Груняның кызы Гөлназ яши, – диде Глүзә апа.

“Яшел елан” чакса...


Груня Андреева – тумышы белән күрше Башкортстан Республикасыннан. Туган авы­лында кияүгә чыгып, өч бала үстерә. Фермада терлек­ләр карый. Тик тормыш иптәше белән аралары суынгач, аерылышырга мәҗ­бүр була. Кечкенә балаларын ялгызы тәрбияли. Шундый авыр вакытларында авылларына килеп йөрүче Яңа Әлем кешесе Айдар белән таныша. Сөйләшеп йөри торгач, аның бергә яшик дигән тәкъдимен кабул итә. Яңа Әлем авылына яшәргә күчә. Фермага эшкә керә. Бер-бер артлы уллары Айнур белән кызлары Алисә туа. Тик Груняның Айдар хакында ныклы терәк, икәү бер­гә тормышны алып бару җиңелрәк булыр дигән хыяллары акланмый. Ир дигәнең дөнья көтүне кирәксенми. Батырып бер җирдә дә эш­ләми, шабашкага гына йө­ри, өстәвенә “яшел елан”­ны ярата торганнардан булып чыга. Алай гына түгел, кул күтәрә торган гадәте дә була.

– Нишләргә белмим, бәр­гәләнәм, шуннан аптырап үзем дә хәмергә үрелә башладым. Шулай онытылып торган кебек булам. Аракы белән дуслык артканнан-арта барды, – дип искә ала Груня.

Кызлары әниләрен күп мәртәбәләр эчүдән тукта дип үгетләп карыйлар. Энеләре белән сеңелләренә ярдәм итәләр. Һәр нәрсәнең чиге булган кебек, Груняны ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Айнур белән Алисәне әтиләре янында калдыралар.

– Бик авыр булды, – ди ул. Ләкин шунысы юатты, балаларымны каядыр алып кит­мәделәр, аларны әтиләре янын­да калдырдылар. Мин дә алар белән яшәдем. Бөтен вакытымны эштә үткәрергә тырыштым. Чөнки кешене эшсезлек боза. Балаларымны карарга тырыштым, киендердем, ашаттым, эчерттем. Олы кызларыма рәхмәт инде, алар ничек тә ярдәм итәргә тырыштылар. Кияүләр дә булышты.

– Ничек акылыгызга килдегез? Хатын-кызны айныту авыррак диләр бит, – дип сорадым мин аннан.

– Дәвалау дигәннәре ялган ул. Иң мөһиме, кешенең теләге булу кирәк. Мин үз алдыма үткән белән түгел, ә алга карап яшәргә кирәк дигән максат куйдым. Һәм, Аллага шөкер, хәмер белән араны өздем. Ана хокукын кайтару артыннан йөри башладым. Югалтуы гына җиңел икән, кире кайтаруы, ай-һай, авыр булды.

Гөнаһларым өчен җәзадыр

Груняның йөрәк түрен­нән чыккан сүзләре белән һәркем килешер. Кызы Гөл­наз гаи­ләсе белән килеп чыккан фаҗига турында сөй­ләгәндә әйтте ул бу сүзләрне. Яшь кенә булса да, Гөлназ күп авырлыклар күргән. Ике баласын калдырып, ире бакыйлыкка күчкән. Апасы да Аеш авылында гомер иткәч, аралашып яшәрбез дип, без барган йортны сатып алган. Аны тышлаганнар, тәртипкә ки­тер­гәннәр. Үзе хуҗалыкка эш­кә кергән, фермада сыерлар сава. Тормыш әкренләп җайланды дип сөенеп йөр­гәндә, язмыш аларны тагын бер кат сындырып сыный.

Яңа Әлем авылында яшәү­че сеңлесе Гүзәлләрдә өй юганнан соң, кичке тугызлар тирәсендә Гөлназ ике баласы, энесе Айнур белән атта кайтырга чыга. Ат йөртүче атны кумыйча гына Актаныш ягына юнәлә. Яңа Әлемне узып барганда арбада утыручылар үзләренә таба якынлашучы машинаны күреп алалар. Бер мизгел... машина алар өстенә менә.

– Айнурның, бу безне таптый бит, дигән сүзләрен генә хәтерлим, – ди Гөлназ, ул вакыйганы кабат хәтерендә яңартып. – Аңымны җуйган­мын, икенче көнне иртән генә аңга килдем.

– Миңа иртән генә әйтте­ләр, шунда ук хастаханәгә чаптык. Төрлесе төрле палатада авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып яталар. Гөл­наз­ның аягы ычкынган, бер җир­дән сынган, кызы Ләйсәннең аягы ике җирдән сынган, улы Риназның хәле тагы да авыррак, ул реанимациядә иде, апаларына көтү көтешергә дип киткән Айнурның да ике аягы сынган. Нишләргә, кайсы янына барырга белмим, кайгыдан сыгылып төш­тем. Казаннан машина чакыртып, Риназны алып кит­теләр. Бер киявем аны карарга барды. Башына ике операция ясадылар. Бу миңа кылган гөнаһ­ларым өчен җә­за­дыр дип еладым да еладым. Бер мизгел дүрт баламның язмышын чәлпәрәмә китерде дә куйды.

Хастаханәдә унбиш көн ятканнан соң Груня гипска катырылган өч газизен Аешка алып кайта. Бер ай буе яннарыннан китмичә аларны тәрбияли. Балалары әкрен­ләп аякларына баса, тик Ләй­сәннең аяклары дөрес ялганмыйча, аңа кабат операция ясатырга туры килә. Риназ­ның да сәламәтлеге нык какшый. Ул иптәшләре белән мәктәптә дә укый алмаган, өенә генә килеп укытканнар.

– Риназга хәзер авыр кү­тәрергә ярамый. Инвалидлык та бирмәделәр. Быел укуын мәктәптә дәвам итәр дип өметләнәбез дә, тик сәламәт­леге куркыта, – ди әнисе.

Әнә шулай бер ел буе хастаханә юлыннан кайтып керми алар. Әле ярый яннарында әнисе бар. Ул кызын, оныкларын ташламый. Хәзер Гөлназ да даими эштә эшли алмый. Чөнки балаларын хас­таханәгә йөртергә кирәк. Пенсия акчаларына көн кү­рәләр. Читтән бернинди дә ярдәм алмаганнар.

– Сезне таптаткан гаеп­легә җәза бирелгәндер бит, ул килеп хәлегезне белдеме соң? – дим Гөлназга.

– Суд булды. Ул шофер килеп тә тормады. Төрле сә­бәп­ләр табып, ат йөртүчене гаеп­ле итеп калдырдылар. Ә шоферны шаһит итеп язганнар.

– Ул кеше килмәде дә, ба­лаларның хәлен дә белмәде, гафу да үтенмәде. Аның кем икәнен белдек без. Ләкин йөрергә хәлебез җитмәс дидек, – дип күз яшьләрен сөртте Груня.

Дөрестән дә, әлеге вакыйга балаларның тәннәренә генә түгел, күңелләренә дә тирән җәрәхәт ясаган. Әмма үзләре һич кенә дә төшен­ке­леккә бирелмичә дөнья кө­тәләр.

Груня да үзе күргән­нәрдән сабак алган булса ки­рәк. Эчкечелек белән шө­гыльләнүче башка хатын-кыз­ларга да: “Вакытында акылыгызга килегез, балаларыгызны уйлагыз, шешәгә үрел­мәгез”, – ди ул. 


Рузилә ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 125 | 27.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»