|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2014 Җәмгыять
Теләче районында котырган сасы көзән бер хатынга ташланганТатарстанның Теләче районы Савруш авылында котыру чире йоктырган сасы көзән шәхси хуҗалык хуҗабикәсенә ташланган. Хуҗабикә дә югалып калмаган: җәнлекне шунда ук үтергән. Зыян күрүче бу хакта хәбәр иткәч, ветеринария хезмәте вәкилләре килгән. Җәнлекнең үле гәүдәсе Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелгән, икенче көнне анда җәнлекнең котыру чире йоктырганлыгын ачыкланган.
Сасы көзәннең гәүдәсен яндырылган. Торак пунктта дезинфикция һәм барлык йорт хайваннарына вакцинация ясалган. Хатын махсус профилактик дәвалау курслары узган.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре белдергәнчә, котыру чире йоктырган сасы көзәннәр торак пунктларга сирәк керә яки соңгы берничә елда Татарстанда мондый хәл теркәлмәгән, дип яза "Татар-информ".
|
Иң күп укылган
|