|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2014 Шоу-бизнес
Хәмдүнә Тимергалиева: Сәнгать тирәсендәге кешеләрнең дуслыклары ташка үлчимКамал театрына Салават концертына баргач, буфетка кердем. Анда Хәмдүнә Тимергалиеваны очраттым. Җырчы бик тәмләп ботка ашап утыра иде. Бизәнмәгәнгә фотога төшерергә рөхсәт итмәде, сөйләшеп кенә алдык. – Хәмдүнә апа, кайгыгызны кешегә сөйлисезме?
– Сөйләмим. Бер кешенең дә казаны буш түгел. Әнкәй: “Кайгың булса да, шатлыгың булса да кешегә сөйләмә, җилгә чыгып сөйлә. Җил алып китә, кире кайтмый”, – дия иде. Синең шатлыгыңны күреп шатланган кеше юк, ә менә кайгыңны күреп сөенергә мөмкиннәр. Шатлыгыңны күреп, көнләшеп, башыңны ашарга мөмкиннәр.
– Сер сөйли торган дустыгыз булдымы?
– Берәү-икәү. Алар мине беркайчан да сатмады, төрле хәлләрдә ярдәм иттеләр. Сәнгать тирәсендә эшләгән кешеләрнең исә дуслыклары ташка үлчим.
– Шәп җырчы Филүс Каһиров пәйда булды, дип шапырынган идек, ул да юкка чыгып бара, ник икән?
– Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев булып, аларның җырларын җырлап чыкты ул. Үзең булып чыгарга кирәк. Әнә, Гүзәл Уразова бер кешене кабатламады бит.
– Заманында сезнең өстән шикаятьләр язганнар диләр, ник?
– Анысы кирәкми, сөйли башласаң, үзе бер тема ул. Мине бөтенләй бетерер өчен шикаять яздылар. Филармониядән куып чыгардылар. Миңа начарлык эшләүчеләргә рәхмәт, алар булмаса, югалып калыр идем. Аларга үч итеп тырышып эшләдем, дошманнар көч бирә ул. Яныңда йөргән кешеләр сатлык булса, менә анысы – куркыныч.
– Андый кешеләр булдымы?
– Нишләп булмасын? Дус итеп ышанып сөйлисең, ә шул серләрне урамга чәчкән кешеләр булды. Характерым – буйсынмас, ирекле, бер кешегә дә буйсынмадым. Теләсә нинди чүп алдында ялагайланып яшәүне иң зур хурлык дип саныйм. Сәнгатьтән тибәрсәләр, бәдрәф чистартып булса да тамагымны туйдырам, әмма ләкин беркем алдында да баш имим. Мине шулай үстерделәр.
– Баласыз калуыгызга үкенмисезме?
– Абыем, апамның балалары минем өчен җан атып тора, үз балаларым шикелле. Үлгәч җир өстендә калдырмаслар әле...
– Сәхнәгә чыккач, яшегезне сизәсезме, сезгә бит инде – 65!
– 65 яшьтә кызларны тотып кияүгә бирергә була әле.
– Кияүгә чыгар идегезме?
– Бу яшемдә кияүгә чыгып, кемнедер тәрбияләп яшәргә җыенмыйм да, аның миңа кирәге дә юк. Мин бүгенге көндә намазга басарга тиеш. Хезмәтем шундый булу сәбәпле генә әлегә намазга баса алмыйм. Әмма бөтен догаларны беләм. Әткәй мәдрәсәдә укыган кеше, гарәп телен белә иде. Без – кулак нәселе. Мин үскәнче кулак кызы булып йөрдем. “Кулак” сүзенә бик кимсетеп караган кешеләр бар иде бит. Әткәй: “Дөнья көтә алмыйча, юлдан язган кешеләр комсомол белән коммунист булып беттеләр”, – дип әйтә иде.
ГАБДРӘХИМ |
Иң күп укылган
|