поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.08.2014 Җәмгыять

Самара төбәгенең мәшһүр татары Равил Яһүдинның вафатына 4 ел тулды

25 августта Самара төбәгенең беренче мәшһүр татары, беренче Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты әгъзасы Равил Хәйрулла улы ЯҺУДИНның вафатына 4 ел тулды

Самара якларында Бармак Равил исемле кеше турында сүз чыкса, кемдер, киң елмаеп, аның яхшылыклары турында сөйли башлар, икенчеләре, ниндидер үзе белгән хәлне генә исенә төшереп, көрсенеп куяр. Әйе, дүрт ел элек дөнья куйган бу шәхеснең дуслары байтак булса, яхшылыгы тигән кешеләр тагын да күбрәк иде. Ләкин туры сүзе, дөреслекне ярып әйтә белүе өчен аны яратып бетермәүчеләр дә табылып торды. Ә шулай да, дошманнары булмагандыр, дип уйлыйм, чөнки мәрхүм Равил абыйның күңеле пакь, ниятләре изге, эшләгән эшләре ихластан булды.

Равил Яһудинны эчкерсез, юмарт, ачык күңелле, кунакчыл, шул ук вакытта үзсүзле, үзфикерле, таләпчән һәм үзенекен итә белүче кеше, дип бәялиләр. Аның белән гел күңелле һәм ничектер ышанычлы булды кебек. Равил абый җитди проблемалар турында ачынып сөйләгәндә дә темасына туры китереп берәр кызыклы хәл, йә анекдот кыстырып куярга ярата иде. Ул татар телебезне саклау, динебезне күтәрү, милли мәгарифебезне үстерү эшенә малын да, вакытын да, көчен дә жәлләмәде. Бөтендөнья татар конгрессы корылтаендамы, мәчет утырышындамы, җәмәгать җыелышындамы булсын, Равил абый сүз алып, кәкре бармагын (кушаматы да шул кәкре бармагы өчен бирелгәндер инде) күтәреп, дөреслекне яра башласа, теләсәң-теләмәсәң, аның фикере белән килешергә туры килә. Ә кәкре “бармак” янавын үз җилкәләрендә татып караучылар булган. Бу турыда Татарстан журналисты Дамир Гыйсметдин мәкалә дә язган иде. Героебызны яхшырак тасвирлау өчен биредә шул мәкаләдән берничә абзац урнаштыруны урынлы дип саныйбыз.

"Туксанынчы елларда миңа Самара якларында булырга туры килде. Андагы очрашулар, кичәләр, гаҗәеп гүзәл кешеләр турында аерым утырып, мең дә бер кичәдә сөйләргә мөмкин булыр иде. Ләкин иң истә калганы һәм кулыма каләм алырга этәргәне Равил ага Яһудинның мәгънәле нотыгы булды.

Туксанынчы елларда Самара Дәүләт университетының милли факультетына утызлап татар егете һәм кызы укырга керергә гариза бирә. Ләкин керү имтиханнарында аларның барысы да «икеле» алып, исемлектән төшеп калалар.

Моның хикмәте бик тиз ачыла. Шул факультетта эшләгән бер татар хатыны Равил агага килеп, елый-елый менә нәрсәләр сөйләп бирә. Факультет деканы татарларны күралмый торган карагруһчы икән. Менә шул адәм укытучыларны алдан кисәтеп куйган: факультетка бер генә татар баласын да алмаска! Шуңа күрә татар яшьләренә катлаулы сораулар, өстәмә таләпләр куеп, имтиханнарда «батырганнар». Кем әйтмешли, бәйләнергә теләсәң, баганага да бәйләнеп, йомыркадан да май табып була бит.

Бу хәбәрне ишеткәч, Равил абый бер төркем журналистларны ияртеп, әлеге факультет башлыгына килә. “Ни өчен сез татар балаларына каршы күрсәтмә бирдегез? Мин иртәгә үк татар конгрессына хәбәр итеп, хәлне бөтен дөньяга таратам, - ди. Журналистлар алдында үз гаебен тану, эштән колак кагу белән бер икәнен аңлаган декан: “Монда нинди дә сәяси, милли проблема юк, бу нибары очраклы хәл”, - дип аңлатырга тырыша. Ләкин Равил абый мәсьәләне бик җитди куя. Имтихан тоталмаган яшьләрне, аларның ата-аналарын шаһит итеп чакырта. Эшнең зурга китүен чамалап, декан кулларын күтәрә. Бу юлы татар абитуриентлары имтихан да биреп тормыйча, зачет юлы белән университетка кабул ителәләр.

Шуннан 5 ел вакыт узып китә. Равил ага тырышлыгы белән университетка кергән 33 студент чыгарылыш имтиханнарын “яхшы” билгеләргә тапшырып, диплом алып чыгалар һәм өлкәнең төрле мәктәпләрендә, оешмаларында уңышлы гына эшли башлыйлар.

Бу хәлләрнең шаһиты профессор Шамил Мәхмүдов бу хакта болай дип әйтте:

— Мин хәзер нәкъ шул факультетта эшлим. Декан вакыт-вакыт сезне искә төшерә, Равил абый. «Татар мафиясе» башлыгына миннән сәлам әйтегез», — ди. Шул сәламне җиткерәм...

Мәҗлестәгеләр елмаешып кул чаптылар. Ә мин менә нәрсә турында уйландым. Безнең халык еш кына мескенләнергә ярата. Нәчәлствоны күреп, бөтенләй коелып төшүчеләр дә байтак. Үзебезнең хокукларыбызны аяк терәп дауларга кирәклеген онытабыз, куркабыз йә теләмибез. Бигрәк тә сүз милләт мәнфәгатьләре турында барганда. Әгәр дә шунда утыз өч студентның хокукларын Равил ага кебек чая кеше якламаса, бүген аларның язмышы бөтенләй башка булыр иде. Безгә менә шундый көрәшчеләр кирәк!"

...1929 елда Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында мулла булып хезмәт иткән Хәйрулла Яһудин гаиләсендә алтынчы бала булып Равил туып килгән иртәнге сәгатьләрдә аның әтисен Пенза төрмәсендә атып үтерәләр. Тумас борын ятим калган Равил, әнисе Җамалиянең хәер-фатихасын алып, 12 яшендә Куйбышевка китә. Малай сугыш елларында заводта эшли, кичке эшче мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлый, аннан соң да укуын дәвам итеп, югары белем ала.

1956 елда Равил татар артистлары концертында чит ил телләре укытучысы Рауза Насыйбулла кызы белән танышып, гаилә корып җибәрә. Аларның ике уллары – Наил белән Дамир туа. Ә 1958 елда Равил абыйны Самараның кәгазь-картон комбинатының директоры итеп куялар.

Черкели үзенең муллалары, бапта осталары, сәүдәгәрләре, эшкуарлары белән горурлана ала. Ә Равил абыйда авылдашларына хас җитезлек, өлгерлек, тырышлык сыйфатлары белән бергә татар милләтенә хезмәт итү теләге дә зур иде. 14 яшеннән эшкә керешеп, соңрак утыз еллар чамасы җитәкче урыннарда эшләп, 1970 елларда фидакарь хезмәте өчен хөкүмәтнең Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Мактау билгесе, Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән Равил ага үзгәртеп кору елларында Кызыл Яр район үзәгендә киез итекләр басып сата торган «Руно» акционерлык җәмгыятен ачып җибәрә һәм озак еллар шуның директоры булып тора.
Аның шушы эше турында Юрий Скрипкин - Красный Яр районының сугыш һәм ветераннар советы рәисе, болай искә ала:

- Мин бу кешене күптәннән белсәм дә, бик яхшы ук белеп бетермәгәнмен икән. Очрашкан саен мин аның характерының яңадан-яңа якларын ача барам. Беркөн шулай авыл буйлап аның эшенә таба барабыз.

— Исәнме, Равил Хәйруллович! — дип туктата безне олы яшьтәге бер апа.

— Әссәламүгаләйкем!

— Зур рәхмәт сиңа, Равил энем, ярдәмең өчен. Киез итекләрне аягыма кигән саен үзеңә дога кылам, - ди бу.

Равил аганың Сок елгасы буенда урнашкан йортыннан Красный Ярның үзәгендәге цехына барып җиткәнче, мондый очрашулар байтак булды. Менә шунда халык арасында аның абруе зурлыгын күреп белдем дә инде. Ул миңа очраган бер танышы турында сөйләп бара. Әлеге карчыкка ул үзенең кооперативы складыннан 70 процентка бәясен төшереп киез итекләр саткан икән. Ә икенче берсенә оекбаш бәйләү өчен йон алырга ярдәм иткән. Өченче танышына татар телендә дәреслекләр табып биргән.

Равил дустым сугыш ветераннарын бигрәк тә хөрмәт итә. Аларның элемтәсе турында бер поэма язарга мөмкин булыр иде.

— Мин фронтовикларның батырлыклары белән горурланып бетә алмыйм. Аларның башыннан нәрсә генә үтмәгән? Безнең гаиләдә дә кайгы күп булды - ике туганым Ватаныбыз өчен һәлак булды. Шуңа күрә ветераннарга ярдәм итүне үземнең бурычым дип саныйм, - ди Равил ага.

Равил Яһудин фронтовикларны милләтләренә карап бүлеп тормый. Ярдәм күрсәтсә, барысына да бертигез итеп күрсәтә. Ул безнең район ветераннар советына да гел булышып тора. «Ветераннар клубы» утырышларында, Җиңү, Ватанны саклаучылар көннәрендә фронтовиклар белән очрашуларда катнашмыйча калмый иде. Шушы милләтләр дуслыгын тудыруда зур хезмәт күрсәткән өчен уртак дустыбыз Равил абыйга олы рәхмәтләребезне әйтәсем килә...

Сталин төрмәләрендә хатсыз-хәбәрсез югалган әтисен эзләп, Равил абый үзенең Пенза якларына барып чыгуы турында да журналист Дамир Гыйсметдинга сөйләгән булган. Ул сораштыра-сораштыра кайсына бүләк биреп, кайсын кунак итеп, шул елларда төрмә башлыгы булып эшләгән кешене эзләп таба. Ни гаҗәп, бу кеше Хәйрулла һәм аның белән бергә атылган авылдашларның ачы язмышы турында белә икән һәм эзләп килгән улына менә нәрсәләр сөйләп бирә. Зур Черкели мулласының һәм аның кардәшләренең иң коточкыч гаебе - рамазан аенда бергәләшеп тәкбир әйтеп намазга барулары була. Бу гөнаһсыз гамәл НКВД тарафыннан милли-дини банда оештырып, урам буйлап хөкүмәткә каршы демонстрация оештыру дип бәяләнә. Дошманнарны төрмәдә үк аталар һәм алар утырган камераны кирпеч-бетон белән ябып, күмеп куялар. Ә берничә сәгатьтән соң атылганнарны ярлыкау турында югарыдан фәрман килеп төшә.

Соңрак төрмәче ярдәме белән Равил ага элеккеге НКВД башлыгын да эзләп таба һәм төрле юллар белән әтисенең, аның авылдашларының җинаять эшен вакытлыча кулына төшерә. Ә бит ул ябык эш була. Бер атна эчендә Равил абый әтисе һәм аның белән гаепсез һәлак булганнарның эшеннән бөтен мәгълүматны сыгып ала. Кайбер фоторәсемнәрне дә үзендә калдыра. Шулай итеп, күп еллар үткәч, репрессия корбаннарының балалары, якыннары үзләренең әтиләренең әче язмышы хакында мәгълүмат ала, дип яза Дамир Гыйсметдин.

1992 елда Самараның “Мәшһүр татары” исеменә лаек булган Равил Яһудин Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. Шул вакыттан башлап ул татар иҗтимагый тормышына башы белән чума һәм ябылу алдында торган татар авыллары мәктәпләрен калдыру, анда ана телен укыту, мәчетләр төзү эшенә бөтен энергиясен юнәлдерә.

Мәсәлән, Красный Яр районының Кондырча авылы мәктәбендә татар теле дәреслекләре булмавы турында ишетеп, Казаннан үз акчасына дәреслекләр һәм методик материаллар кайтарып бирә. Авыл җирлеге җитәкчеләре һәм картлары белән җылы элемтәләр урнаштырып, биредә мәчет төзергә булыша, мәктәпне төзекләндерүдә ярдәм итә.

Равил абый бу мәктәп өстеннән шефлык алып, балалар янына беркайчан да буш кул белән йөрми, төрле күчтәнәчләр - җиләк-җимеш, конфет-печеньеләр алып килеп тарата, дип сөйли шушы мәктәпнең директоры.

Красный Яр район үзәгендә мәгариф округы оештырылып, анда зур укыту үзәге булдырылгач, Ялтай авылындагы кечкенә генә мәктәпне ябып, укучыларны Красный Ярга автобуслар белән укырга йөртү мәсьәләсе килеп баскач та, Равил Хәйрулла улы Яһудинның акыллы сүзләре, төпле киңәшләре кирәк булып чыга. Ул район мәгариф бүлеге җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара, ата-аналар җыелышында катнашып, халыкны милли мәктәпне япмаска дигән карар чыгаруга этәрә. Шулай итеп, мәктәпкә аккредитация үткәрелеп, ана телен укытуны дәвам итәргә кирәк, дигән уртак карар кабул ителә.

Равил Хәйрулла улы Яһудин Ялтай мәктәбенә су үткәрү, спорт мәйданчыгы булдыру кебек көнүзәк мәсьәләләр өстендә дә җигелеп эшли. Ул Красный Яр районы гына түгел, башка авыл мәктәпләренең ябылуы турында ишетсә дә, шунда ук «Исполком конгресс мир» (ул “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы» дигән югары дәрәҗәсен шулай атый иде) әгъзасы кенәгәсен флаг кебек күтәреп, төрле инстанцияләргә йөри башлый. Хат язып кына өстеннән бурычны төшерми, эшне җиренә җиткермичә туктамый иде. Кайсыдыр мәктәпне яба алмыйча аптыраган чиновник Яһудин турында: «Ярар, Яһудин үлгәч ябарбыз әле, калдырыгыз әлегә», - дип кул селтәгән, дип тә сөйли халык.

Самарада «Яктылык» мәктәбе ачылуга чын күңеленнән шатланып, ярдәм итеп, нәрсә кирәген белешеп тора иде ул. Мәктәп ачу мәсьәләсе буенча аның булачак директоры Хәридә Дашкина белән бергә шәһәр мэры Олег Сысуевка да ул барган иде бит. Озак сөйләшүдән соң шәһәр башлыгы мәктәп ачуга каршы булмавын белдерә, бина эзләүдә булыша башлый. Ә инде мәктәп ачылгач, Равил абый аның бәйрәмнәренә, юбилейларына килеп йөри, узып барышлый да кереп чыгарга кыенсынмый. Гадәттәгечә, килгән саен видеокассеталарга язылган татар теле дәресләре, татар спектакльләре язмаларын күтәреп килә иде, дип искә ала Хәридә ханым. Ул «Яктылык» директорын Казанга, Тольяттига алып барып, кирәкле кешеләр белән таныштырып, укыту өчен кирәкле әсбаплар, дәреслекләр һәм методик материаллар табарга булыша. «Равил абыйның Красный Яр авылындагы өендә дә еш кунак идек без, - дип сөйли мәктәпнең беренче директоры. - Ул кунакчыл өйдән кеше беркайчан дә өзелмәде. Ә Рауза апа хәләл җефете алып килгән кунакларны гел ачык йөз белән каршы алып, мунча кертмичә, сыйламыйча чыгармый иде».

Әйе, Яһудиннарның кунак бүлмәсендә якташларыбыз гына түгел, Татарстанның күренекле җырчылары Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зиннур Нурмөхәммәтовлар да булган, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Ялкын” журналлары, “Шәһри Казан” газетасы хезмәткәрләрен кабул иткәннәр, шагыйрь Рәсүл Гамзатов белән танышлык йөртеп, хәтта аның малаеның туена чакырылып, Махачкалага хәтле барган кешеләр...

Өлкәбездә мәчетләр салына башлаган елларда Камышлы, Кләүле, Кошки районнарында, Ульян өлкәсенең Зур Черкели, Татарстанның Түбән Каменка, өлкәбезнең Тупли, Губанкүл, Кызылсу авылларында - барлыгы егермеләп мәчет Равил Яһудин тырышлыгы белән һәм аның исәбенә төзекләндерелгән, дигән мәгълүмат та ялган түгелдер. Шуларның берсе - Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылындагы өченче мәхәллә мәчете. Өлкә тарихында беренче тапкыр мәчеткә төбәгебезнең мәшһүр татары Равил Хәйрулла улы Яһудин исеме бирелүе бу авыл халкы өчен зур вакыйга булып истә калгандыр.

Мәхәллә өченче мәчет өчен җирле кибет бинасын сатып алгач һәм аны бераз ремонтлагач, түбәсен яңарту өчен Равил Яһудинга мөрәҗәгать итәләр.

— Нәрсә, түбәсен генә капларга уйлыйсызмы? Мәчет манарасыз булмый бит. Түбәсен дә үзем яптырам, манарасын да ясатам, - дип сүз бирә ул һәм барлык чыгымнарны үз өстенә ала.

Күп тә үтми яңа мәчет ачылу тантанасында моңлы азан тавышы яңгырый, мөэмин-мөселманнар намаз укыйлар һәм аңа Равил Хәйрулла улы Яһудинның исемен бирәләр. Равил абый үзе исән чагында бу мәчетнең хәлләрен кайгыртып һәрдаим садакаларын биреп торды. Ә шушы авылның дүртенче мәхәллә мәчетен дә төзекләндерергә булышкач, аңа Рауза апа исеме кушылды.

1992 елның сентябрендә, Самарада Җәмигь мәчете төзелеше башлангач, төзү комиссиясе рәисе итеп иң гадел кешене - Равил Хәйрулла улы Яһудинны сайлап куялар. Халык мәчет салуга хәләл акчаларын биреп, Равил абыйга ышанычын белдерде. Яһудин абый үзе дә бу зур төзелешкә үз малын күп чыгарган, һәр кирпечнең, һәр субайның мәчет нигезенә ничек ятуын тикшереп, бөтен эшләрне алып баруга күп көч куйган кеше.

Бераздан татар мәктәпләрендә гарәп телен өйрәтә башлау кирәк, дигән идея белән кабынып китә ул.

— Гарәп телен аңлаган кеше Коръән сүрәләрен йөрәгеннән үткәреп укый. Бу - тел белән әйтеп булмый торган илаһи халәт. Гарәп телен белү иманны ныгыта, адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Кызганыч, хәзер безнең өлкә мәктәпләрендә гарәп теле өйрәтелми. Гали авылы мәдрәсәсендә һәм Самара мәдрәсәсендә балалар дин сабагын өйрәнәләр. Ләкин аерым бер төркем халыкны гына дин сабагына өйрәтеп алга барып булмас. Имам-хатыйбларыбыз бик сүлпән эшлиләр. Коры «бисмилла» белән генә халыкка ата-бабаларыбыз динен кайтарып, иманны торгызып булмый, - дип сөйли иде ул. Кызганычка, аның бу идеясе тормышка ашырылмый калды.

1989 елдан башлап “Туган тел” оешмасы әгъзасы булып торган Равил Яһудин Самарада уздырылган беренче Сабан туенда чыгыш ясап, татар телендә газета чыгара башлау кирәклеге турында әйткән иде. “Бердәмлек”не оештыру чыгымнарын да үз өстенә алып, күп ярдәм итте ул. Газета башта яхшы гына эшләп китеп, соңрак аның баш мөхәррире һәм «Туган тел» оешмасы арасында низаг чыккач та, Равил абый, газетаны саклап калу ниятеннән, Рәфгать Нәбиулла улына теләктәшлек белдереп, күп ярдәм итте. Гомере буе кулын газетаның пульсында тотып, ярдәм кирәксә дә, бәйрәм-фәлән булса да, күтәренеп редакциягә килеп керә иде мәрхүм.

2001 елда шәһәр милли-мәдәни автономиясен оештыруны башлап йөрүчеләр арасында да Равил Яһудин бар иде. Аны хәтта шәһәр автономиясе рәисе итеп сайларга да теләгәннәр иде. Ә инде Җәмил Вәлиуллин рәис булырга теләк белдергәч, Равил ага бу эштән үз теләге белән баш тартты.

Абруе зур булганлыктан, Равил абый илебезнең төрле төбәкләренә йөреп, ана телен бетерүгә, татар мәктәпләрен ябуга юл куймады. Олы яшенә кергәч тә милләтебез эшләре белән кызыксынып, ябыла торган мәктәпләрнең язмышын кайгыртып яшәде. Ләкин аның кулында “исполком конгресс мир” кенәгәсе юк иде инде.

Дүрт ел элек «Бердәмлек”нең егерме еллыгына багышлап язылган юлламасында: «Әгәр ана телебез, динебез, татар телле газетабыз булмаса, без бөтенләй «манкорт»ларга әвереләчәкбез. Шуңа күрә мин «Бердәмлек» яшәргә тиеш, дип әйтәм һәм, хәлемнән килгәнчә, элеккегечә хуплап, ярдәм итеп торачакмын. Без исән чакта, Аллаһы бирсә, мәчетләр дә ачылыр, мәктәпләр дә ябылмас, газетабыз да яшәр!» - ди ул.

Егерме ел буе газета язмышын кайгыртып яшәгән бу кешенең “Бердәмлек” битләрендә язылган соңгы сүзләре Самара татарларына васыять булып яңгырый, чөнки шушы юлламасыннан соң ярты ел да үтмәде, Равил абый фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчте...

Менә шундый сирәк кеше иде ул, Бармак Равил. Киез итек басудан әллә ни зур керем дә алмагандыр инде. Әмма ләкин аның малы бәрәкәтле булып, бөтен татар эшләренә, дин йортларына, иҗтимагый эшләргә, ярлы-ябагайларга һәм гаиләсенә җитеп тора иде. Күңелең киң булса, бар да сыя, ди бит халык. Барыбызда да Равил абыйның күңел киңлегенең бер өлеше генә булса да, тормышыбыз бөтенләй башка булыр иде, дип уйлыйм. Без аның соңгы сүзләрен лозунг кебек күтәреп алырга һәм шушы риясыз, эчкерсез Ходай бәндәсенә тигезләшеп яшәргә тырышырга тиешбез.

Урының оҗмахта булсын, Равил абый!

(Материал «Бердәмлек» газетасында төрле елларда бастырылган язмалар буенча язылды). 
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ | 23.08.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»