|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2014 Җәмгыять
Мәхәббәт тылсымы...Бер язгы кичтә авыл клубына кара чәчле бер егет килеп керде. Гадәттә, клуб ишеге ачылгач, барысы да керүчегә карап ала. Мин дә күтәрелеп карадым һәм... күзләребез очрашты. Тәнемнән кайнар дулкын йөгерде. Миңтимер иде бу. Ул шулкадәр сөйкемле иде, хәтта тасвирлап бирүе дә кыен. Нигәдер шунда ук минем янга килде дә биергә чакырды. Бу мизгелдә без икебез дә бик дулкынландык. Мин аңа хәтта күтәрелеп карарга да оялдым. Нидер сөйләштек тә кебек... Бик күп еллар узгач, без ул мизгелне икәүләшеп искә төшереп, ничек биегәнебезне, ни сөйләшкәнебезне ачыкларга тырышып карадык. Тик боларны беребез дә анык кына әйтеп бирә алмады. Гүя без каядыр болытларда очып йөргәнбез. Гаҗәп... Хәер, андый вакытта уйланып торасыңмыни? Хәзер генә уйланам менә: Миңтимер беренче очрашуда ук ни белән таң калдырды икән соң мине? Гап-гади егет, уртача буйлы, тыгыз тәнле. Әмма мин үзем дә аңлап бетермичә, кызларча эчке сиземләү белән, миңа бик якын кеше икәнен тойдым кебек. Соңрак, очраша башлагач, аның акыллы, нык характерлы, ышанычлы икәнен күрдем. Саклый да, яклый да торган чын ир-егет иде ул!
Уйларымда беренче очрашуыбыз мизгеленә кабат-кабат әйләнеп кайтам. Аның коңгырт кара күзләренә карап, ни уйладым икән? Берни уйламаганмындыр, мөгаен. Гап-гади бер кыз гап-гади бер егеткә гашыйк булган! Бары шул гына...
Тик бу кичтә ул мине биергә бүтән чакырмады, гел Рита белән генә биеде. Үзе миңа бик ошады, ә мине ошатмады дип көендем. Кичә тәмамлангач, ул бер яктан – Ританы, икенче яктан мине култыклап, безне озата кайтты. Капкага җиткәч, Рита белән саубуллашты, ә минем кулымны җибәрмәде, калуымны үтенде. Ә мин аңа шунда ук: “Кич буе дус кызым белән биедең, ә хәзер мине алып каласыңмыни?” – дип әйтеп салдым. Ә ул туп-туры җавап бирде: “Ә мин кич буе Ритадан синең турында сораштым”. Чыннан да, бии-бии, ул барысын да ачыклаган икән: каян килгәнмен, әти-әнием кемнәр, кайда эшлим, егетем бармы һәм башкалар. Ул да мине бик ошаткан булып чыкты. “Клубка керү белән күзем сиңа төште: ак кофта, карасу сарафан кигән искиткеч озын толымлы бу чибәр кыз кем икән дип уйладым”, – дип сөйләде Миңтимер соңыннан. Беренче караштан ук гашыйк булу шушыдыр инде ул. Аңарчы да мине егетләрнең озатканы бар иде, әмма берсе дә мине юньләп кызыксындырмады. Миңтимергә шунда ук күңелем тартылды. Аның көчле, нык ихтыярлы икәнлеген сизми мөмкин түгел иде. Менә шулай яратышып киттек без.
Мәхәббәт ул – тылсым. Аның турында күпме сөйләсәләр дә, ул үзенең тылсымын җуймый, һәркемгә үз мәхәббәте иң көчле, иң сихри хис булып тоеладыр. Яраткан кеше мәхәббәт нурыннан балкып тора ул. Миңа язмыш зур, көчле, ә иң мөһиме, бәхетле, тигез мәхәббәт насыйп итте, мин моңа бик рәхмәтлемен. Шушындый сөю хисләре кичермичә яши алыр идем микән? Юктыр, мөгаен. Бу тылсымлы хис гомерем буе күңелемне җылытып, илһамландырып тора. Хатын-кыз өчен мәхәббәтнең мәгънәсе бик тирән. Хатын-кыз дигән бөре бары тик сөю җылысыннан гына ачылып, чәчәк атарга мөмкин ул. Безне бит бары мәхәббәт кенә чын хатын-кыз итә ала.
P.S. Сәкинә ханым Шәймиеваның әлеге ихлас сүзләре аның “Миңтимернең хәләл җефете” дигән китабыннан алынды. Һәр мәхәббәтнең дә үз тарихы була, әлбәттә. Ләкин еллар сынавыннан сынмыйча, тоныкланмыйча дәвам иткән мәхәббәтне торган саен сирәгрәк очраткан заманда әлеге юлларны уку күңелгә аеруча тансык. Ә бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Сәкинә ханымга исә без Ходайдан хәерле гомер һәм тигезлек сорыйбыз.
|
Иң күп укылган
|