• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 20 Сентябрь Кристиан Ансалди
  • 20 Сентябрь Заһит Хәбибуллин (1910-1983)
  • 20 Сентябрь Рим Гыйльфан
  • 20 Сентябрь Лилия Нуретдинова
  • 20 Сентябрь Валерий Власов
  • 21 Сентябрь Тәбриз Яруллин
  • 21 Сентябрь Гүзәл Гайнуллина
  • 21 Сентябрь Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан. WhatsApp: 89872147611
  • Кама-Тамагы, Антоновка авылында жир участогы сатыла, тулы 22 сот, аерым 11 сот. Каршыда кул. тел.89274173595.
  • Казан Зур рамкада көзге сатыла 89655808912
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738 (Кайбыч)
  • Казанда озак вакыт тору өчен бер бүлмәле фатир эзлим. WhatsApp: 89874072271.

 

 

 
Архив
 

22.08.2014 Мәгариф

Ә сез яңа уку елына әзерме? (Cораштыру)

Озакламый мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлаячак. 30 август – Республика көне быел шимбә көнгә туры килү сәбәпле, дүшәмбе ял көне буларак игълан ителсә дә, укучылар Белем бәйрәменә, гадәттәгечә, 1 сентябрьдә барачак. Рес­публикадагы 40 меңгә якын укучы өчен кыңгырау чыңы быел тәүге тапкыр яңгырый.

Уку әсбаплары җыю, мәктәп формасы сайлау… Баласы мәктәп укучысы булган һәр ата-ана өчен август ае әнә шундый күңелле мәшәкатьләр белән үтеп китә. Дөрес, уку елына җәй башында ук әзерләнеп куючылар да бар. Ә сез яңа уку елына әзерме?

Илсур Һадиуллин, Казан башкарма комите­тының мәгариф идарәсе җитәкчесе:


– Уку елы якынлашуга, эт чаба дип, бет чаба ди­гәндәй, ата-ана күзен-ба­шын әйләндереп чапмасын өчен, узган ел мәк­тәпләрдә бердәм форма булдыру турында приказ чыкты. Һәр мәктәп, ата-аналар белән килешеп, уртак фикергә килеп, бө­тен укучыга бер­төрле мәктәп формасына заказ бирә. Бер бала бик яхшы киенгәндә, икенчесе фә­кыйрь булып калмасын өчен эшләнә бу. Әлеге ка­гый­дә баланы иң элек тәр­типкә өйрәтә, икенче­дән, артык һава­лану, мин-мин­лек­ләнүгә чик куя. Хәзерге вакытта бердәм форма кер­гән мәктәпләр тәртип, балаларның бер-берсенә булган мөнәсәбә­те ягыннан аерылып тора. Төпчек кызым Камилә быел җи­денче сыйныфка укыр­га бара. Мәктәп формасын, уку кирәк-ярак­ларын август башында ук алдык. Кеше ничек киенә, ул да шулай киенсен. Бернәрсә белән дә аерылып торырга тиеш түгел. Тәрбиянең иң төп чыганагы да әнә шул. Безне шулай өйрәттеләр. Бәяләргә кил­гәндә, безнең мәктәпкә әзер­­лекнең ничә сумга төшкәнлеген төгәл генә әйтә алмыйм. Тормыш ип­тәшем моны миннән яхшырак белә. Миңа сатып алган әйберләрне генә күрсәттеләр.

Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, “Болгар” радиосында “Чәкчәк шоу” тапшыруы алып баручысы:


– Быел улым Рамазан беренче сыйныфка укырга керә. Мәктәпкә август башында әзерләнә башладык. Дәрес хәзерләү өстә­ле, киемнәр, спорт формасы, рюкзак белән вак-төякләр барысы бергә 30 мең сум тирәсе булды. Улыбыз беренче тапкыр укырга барасы көнне дулкынланып көтәбез. Шатлыгы да бар инде. Үзем беренче сыйныфка барганда да болай ук борчылмаган идем кебек. Рамазан үзе: “Мәктәпкә барасым килә”, – ди. Бер ел буе әзерлек ­сый­­ныфына йөргәч, кая эләгәсен чамалыйдыр.

Миләүшә Сафина, банк хезмәткәре (Казан):


– Кызым Ләйсән тугызынчы сыйныфка бара. Быел балама киемнәрне ки­беттән генә алырга булдым. Бәяләре, базар бәя­ләре бе­лән чагыштырганда кыйм­мәт­рәк булса да, сыйфаты аерыла. Узган ел бердәм мәктәп формасы тектергәч, бер мәшә­кать кимеде. Калган кирәк-ярак­ларны да ки­беттән алдым. Шуңа мәк­тәпкә әзер­легебез якынча 15 мең сумга төште.

Зөлфия ВӘЛИЕВА, “Зөләйлә” төркеме солисты:


– Улым Кәрим быел бишенче сыйныфка күчте. Кызым Латыйфага 30 августта өч яшь тула, балалар бакчасына җыена. Кәримгә мәк­тәп формасын май аенда ук алып куйдык. Ул вакытта аңа 50 процент ташлама иде. Шу­ңа күрә форма 2 мең 500 сумга төште. Улым: “Тизрәк 1 сентябрь җитсен иде”, – дип атна саен диярлек яңа формасын киеп карый. Калган мәктәп кирәк-ярак­ла­рын укырга барырга ике-өч көн кала алырбыз дип торам. Хәзер бит кибет­тә җа­ның ни тели – барысы да бар. Бу вак-төякләрне алганда 3 мең сумга сыешырбыз дип өмет­ләнәм. Гому­мән әйт­сәк, без­нең мәктәпкә быелгы әзер­лек якынча алты мең сумга төшәчәк.

Алсу Минһаҗева, 11 сыйныф укучысы (Чис­тай районы):


– Быел БДИ тапшырасы ел булгач, 1 сентябрьне куркып көтеп торам. Имтиханнарны яхшы балларга гына тапшырып чыгарга язсын дип телим. Болай яңа уку елына күп­тән әзер­ләнеп куйдым. Июль аенда район үзә­гендәге бер ки­беттә атна буе шактый ташламалы уку кирәк-яраклары сатылды. Үземә кирәкле әсбапларны да шуннан җыйдым. Аяк киемнә­ремне яңарттым. Быел яңа мәктәп формасы аласы юк, Аллага шөкер. Шу­ңа күрә минем мәк­тәпкә әзерлек якынча 5 мең сумга төште. 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.08.2014
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№2 (881845) / 22.08.2014 17:22:28

Фэннэр хэм фэннэр кысаларына тарихча тупланган белемнэрне без, донъякулэм тарихи кыйммэт дибез. Тэбигать, жэгыять тормышы тармакларын конкрет ойрэнуче фэннэрнен оч торле мохимлеге бар(фэннэрнен оч торле мохимлеклэре турында без яздык). 1. Алар кешелек тарихы буенча техника, технология усешен тэкмин итэлэр. 2. Алар Госдума, Госсовет депутатларынын закон чыгару нигезендэ ятарга тиеш. Законнар тэбигать, жэмгыять тормышына зыян салырга тиеш тугел. 3. Тарихча тупланган белемнэр бугенге хэм килэчэк буын кешелэренен донъяга карашын формалаштыралар. Бу донъяга шайтан килсэ дэ, донъяга караш формалашсын очен, ана фэннэр кысаларына тупланган белемнэрне узлэштерергэ кирэк ( бу урында суз философия кысасына тупланган ялган, уйдырма белемнэр турында бармый, философия белемнэренэн техника, тенология ясап булмый). Кызганычка каршы, югарыда курсэтелгэн фэннэрнен хэм фэннэр кысасына тупланган белемнэрнен оч торле мохимлеге, тарихча тупланган белемнэрнен кеше анын, акылын, уйлый белу сэлэтен формалаштыруы Маркс, Ленин тарафыннан яшерелэ. Маркс, Ленин фэйлэсуфиясендэ белемнэр, зеркальное отражение природы диелэ. Э кеше анын, акылын, уйлый белу сэлэтен кешенен житие - бытиесы формалаштыра (бытие определяет сознание). Бу урында басым ясап эйтергэ кирэк, Маркс, Ленин фэлсэфэсендэ белемнэргэ ихтирам юк.
Коммуна чорына килгэндэ, иктисад елдан ел кутэренке планнар белэн ускэн вакытта, фэннэр производство белэн бэйлэнэ алмады. Иктисад аерым усте, фэннэр аерым нужа кичтелэр. Белем хэм фэннэр системасыннан туган галимнэр халык дошманнарына, шпионнар, икенче фикерле кешелэр булдылар.
Яшь буыннар белми дэ торгандыр, Коммуна тарихында "Уравниловка" чоры булды. Нэрсэ ул уравниловка? Совет коммунасын тэшкил итуче кешелэр, берук социаль хэлдэ булсын очен, хезмэт хакларын тигез алырга тиеш булдылар. Мэсэлэн, шахтер да, эшчелэр дэ, укытучылар да галимнэр дэ берук кулэмдэ хезмэт хакы алырга тиеш. Уравниловка фэнни булмаган раценоклар, тариф сеткалары аша тормышка ашырылды. Менэ бу уравниловка чоры белем хэм фэннэр системасынын, укытучыларнын, галимнэрнен ботенлэй авторитетын тошерде.
Хэзер килик Бархат переворотына хэм оештырылган дефолтка.. Бархат революциясе хэм дефолт, икесе бергэ, беззаконие барлыкка китерде.Дэулэт идарэсе ярты жимерек. Эш хакы тулэргэ дэулэт кассасында акча юк. Кулларында акциялэр булган кешелэр акциялэрен сатарга мэжбур булдылар (э бит дефолт мохтаж халыкнын акциялэрен кулга тошеру очен, аларны беркулларга жыю очен эшлэнде). Бархат перевороты чорында, дефолт чорында белем хэм фэннэр системасы бар белэн юк арасында калды.
Менэ шушыннан сон китте дэ инде буш арбалы реформалар. Бу реформаларнын белем хэм фэннэр системасына нилэр алып килгэнен укытучылар. галимнэр узлэре генэ белэ.
Кыска гына сойлэшудэн куренгэнчэ, Коммуна тарихында да, шул тарихнын дэвамы булган Путин режимында да тарихча барлыкка килгэн фэннэр, фэннэр кысаларына тупланган белемнэр, укытучылар, галимнэр ихтирамга лаек була алмадылар. Мин эйтэм, казна каракларына, коррупционерларга, ришвэт талэп итучелэргэ, караклык, ришвэтчелек, коррупция круговороты оештыручыларга белем хэм фэннэр системасы нэрсэгэ кирэк. Аларнын девизы, "Куп итеп урла, элэкмэ, элэксэн, урлаганын узенне сатып алыга да, кесэндэ дэ калсын".
Бу урында нилэр эшлик инде Ходаем, иктисад дэулэт милкенэ нигезлэнгэндэ, эледэн - эле кутэренке планнар белэн ускэндэ, акциялэшкэн предприятиялэрнен, консерннарнын, концоциумнарнын контрольный пакет акциялэре (51%) дэулэт кулында булганда (коммуна тарихы шахы, Путин режимы тарихы шахит), белем хэм фэннэр системасына ихтирам, хормэт юк икэн бит дигэн, сорау туа.
Укытучы абыйлар, апалар, галим абыйлар,Маркс, Ленин дэулэтчелеге, шуннан тонлэ туган Путиннын сэяси капаклар режимы домекмичэ, белем хэм фэннэр системасын кутэреп булмый. Дэулэттэ ике ике иктисад системасы булырга тиеш. Дэулэт милкенэ нтгезлэнгэн иктисад системасы хэм хосусый милеккэ нтгезлэнгэн, конкуркенция ярдэмендэ усуче кочле иктисад системасы. Бары шушы очракта гына, иктисад конкуркенция ярдэмендэ ускэндэ генэ, белем хэм фэннэр системасын производство белэн тоташтырып була. Бары шушы очракта гына Русиядэ фэннэр торгынлыктан чыга.
Икенче, Дэулэттэ белем хэм фэннэр системасы бюджеттан финансланырга тиеш хэм калдык -постык бюджет акчасы белэн тугел. Тормыш нэселдэнлек белэн алга барганда, килэчэк буын яшлэренэ белем бушлай булырга тиеш. Моны эшлэмэсэлэр, сайлап куелган президентларнын да, Госдума, Госсовет депутатларынын, хокумэт житэкчелэренен дэ кирэклэре юк.

№1 (881826) / 22.08.2014 12:07:50

3700 гэ тоште чупрэк-чапрак.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments