20.08.2014 Шоу-бизнес
Салават Фәтхетдинов: үзенә – 54, йөрәгенә – 18
Салаватның август аендагы беренче концертларына гаиләләре белән республиканың мәгълүм шәхесләре Рифкать Миңнеханов, Азат Хамаев килгән иде. Аннан гаиләсе, туган-тумачалары белән Радик Гайзатуллин тамаша кылды. Аларның аягы җиңел булды.
Камал театрына 13-14 көн дәвамында халык агылды, алар концерттан һәр елдагыча яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге белән таралды. Шулай итеп, җырчының иҗатындагы икенче 25 еллыкның беренче сезоны уңышлы башланды. Салаватның: “Үземә 54 тулса да, йөрәгемә – 18”, – дип кабатлавы да юктан гына түгел, күрәмсең. Салават шәхсән үзе: “18 түгел икәнлеген дә беләм, әмма ышанасы килә”, – дип аңлатма бирергә ярата. 18 санын кабатларга сәбәбе дә табылган: “54не өчкә бүлегез әле, ничә килеп чыга? Унсигезме? Өч унсигез хәзер миңа”. Яңа концерт программасы да – тормыш, яшәеш хакында уйлану. “Тормышыбыз – бер мизгел, ул буыннардан буыннарга сөйләрлек яхшы төш кебек үтсен иде”. Нинди генә җыр башкарса да – әти-әни турындамы ул, авыл белән шәһәр мөнәсәбәтләреме һ.б. – Салават менә шул төшенчәләргә басым ясый, репертуарында гомер-гомергә яратып башкара торган җырлары, өр-яңа җырлар һәм дә: “Бу җырларны нишләп мин дә башкармыйм әле?” – дигәннәре дә бар. Концерт дәвамында алар җәмгысы егермедән артыкка җыела. Һәр җырны да тамашачы күңеленә якын кабул итә, талантның мулдан булуына вә саекмас икәнлегенә ышана.
Хәмдүнә Салаватны иң бай кеше дип исәпли
– Бай, бик бай ул. Ходаем аны берүк исәнлек-саулыктан гына аера күрмәсен. Байлыгы нәрсәдә дисеңме? Аның күңеле чиста. Бу инде үзе зур байлык. Минем җырларымның гомерен озайтканы, миңа илһам, дәрт өстәгәне өчен аңа бик зур рәхмәт. Ходай да рәхмәтеннән ташламасын!
Венера да аның яклы
– Бер көнне Салават миңа шалтыратып: “Син башкара торган “Гомерләрне үлмәс җыр итәек” дигән җырны башкарсам, каршы килмәссеңме икән?”– дип рөхсәт сорады. “Каршы түгелмен, –дидем, – әмма шартым бар: Казандагы концертларыңда мине дә җырлатсаң иде. Хәмдүнә генә димәгән ич, мин дә сине яратам”.
Пеләшлеге ярап куйган
“Салават” җыр театры быел шактый яңартылган. Иҗат әһелләрен сайлауда аларның үз ысуллары икән. Клавиатурада уйнаучыны эшкә алганда Ядкәр: “Казанда яшәүче булсын”, – дигән шарт куйган, баянчы Рифат: “Башкортстаннан булса яхшы булыр иде”, – дигән, кызлар егет кеше булуын теләгән, Альфред исә: “Салават Зәкиевич, минем үземә генә күңелсез, пеләш кеше булмасмы?” – дип шарт куйган, Тоха исә: “Миңа барыбер”, – дип кул селтәгән. Менә шулардан чыгып иҗат әһеле сайланган. Вадим Фәтхинуров үзе көйләр яза, үзе җырлый, тамашачы аны һәм яшь җырчы Рәзил Исмәгыйлевне дә бик җылы кабул итте.
Тоха – юбиляр
Бу коллективта һәркемнең үз кушаматы. Хәтта җырланачак җырларына да кушамат тагалар. Тоха – Таһир Гайнуллинга утыз яшь тулган. Ул концертның буеннан- буена миңа атказанган исеме бирегез, фатирлы итегез, юньле костюм кидерегез, дип ялынып-ялварып йөри, төрледән-төрле төшләр күрә. Концерт азагындарак Салават аны өр-яңа костюмлы итә. Егетнең шатланганлыгын күрсәгез иде! Бәхет өчен күп кирәк тә түгел икән югыйсә. Җырга-биюгә, нәфис сүзгә талантлы Таһир, һичшиксез, теләгенә ирешер. Талант барыбер үз юлын таба ул.
Илһам вәгъдәсендә торды
Салаватның һәр концертында нинди дә булса күңелле вакыйга, сюрприз булып тора. Бу көнне дә нәкъ шулай булды. Тамаша ахырында сәхнәгә Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев белән Казандагы “Балык Бистәсе” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова күтәрелде. “Глава” сүзен шаяртып сөйләүдән башлады. Янәсе, моннан шактый еллар элек, колхоз рәисе булып эшләгәндә, ул Салаватны авылга, колхозчылар алдында чыгыш ясарга чакырган була. Концерт өчен вәгъдә ителгән бер бозау артистка бирелми калган. Салаватның әйтүенчә, инфляцияне исәпкә алып, теге бер бозау хәзер йөз бозау хакы тора икән. Район башлыгы, балыкбистәлеләр бурычлы булып калмас дип, Салаватка районның мактаулы гражданины исеме бирелүе турында таныклык тапшырды һәм күкрәк билгесе такты. Әлбәттә, бозау дигәне сүз уйнату гына. Районның мактаулы гражданины исемен теләсә кемгә бирмиләр. Ул халык алдындагы казанышлар, эш-гамәл өчен бирелә. Казанда яшәүчеләрдән аның беренчесе күренекле артистыбыз Равил Шәрәфиевкә бирелгән булса, икенчесе – Салаватка. Җырчы атаклы артистыбыз Равил Шәрәфи белән янәшә шулай үзен олылаулары өчен район халкына рәхмәтен белдерде. “Бу – минем өчен зур дәрәҗә”, – диде ул. Аннан соң, шаяртып: “Килькиградка (Балык Бистәсен үзара шаяртып шулай атап йөриләр икән) трамвайлар йөриме соң?” – дип кызыксынды. Янәсе, мондый исемгә ия булучыларга андый төр транспортта бушлай йөрү каралган. Медальләрнең соңгысы булмасын, өстәлеп торсын, дигән теләктә иде Илһам Госман улы.
***
Салаватлылар Казан тамашачысының хәер-фатихасын алды. Хәзер аларның Россия буйлап гастрольләре башлана, белеп, сизеп торабыз: “Салават” җыр театрын зарыгып көтеп алачаклар, тагын килегез, дип озатып калачаклар.