поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.08.2014 Җәмгыять

“Табличкалы эшмәкәрләр”

Сүз башында - бер мәзәк: Ашамлыклар кибете. Каерып ачып куелган ишеккә бик сәләмә киедәге бер сукбай сөялгән. Кибеттән чыгып баручы ханым аның мескен кыяфәтен күреп туктап кала һәм сумкасында казына башлый. Ниһаять, янчыгыннан ярты ипи һәм 10 сум акча тартып чыгарып, сукбайга суза.

Тегесе хәерне сүзсез генә ала да, янәшәдә яткан тәмәке төпчеген алып иреннәре арасына кыстыра. Хәер биргән ханым аңа карап-карап тора да:

- Рәхмәт әйтер идең ичмасам, - дип куя.

Җавап шәп:

- Күрмисеңмени, мин бит чукрак һәм телсез. Ун тәңкәгә могҗиза булыр дип уйладыңмы әллә?

Ханым ни әйтергә белмичә шактый басып тора. Аннан соң гына:

- Җирбит, оятың юк икән! Сау-сәламәт килеш урамда хәер сорап йөрергә ничек җирәнмисең? – дип, үз юлы белән китә.

- Әлбәттә, өйгә генә китереп бирсәләр шәп булыр иде дә, өем юк шул минем, - дигән сүзләр белән озатып кала аны сукбай...

Сукбай да кеше


Үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән акча, тәмәке соранучы мескен кыяфәттәге адәми затларны адым саен очратабыз. Аларны күрүгә кемдәдер кызгану хисе уяна, кемдер, җирәнеп, йөзен сыта, кемдер әшәке сүз белән үз яныннан куып җибәрә. Һәм… һәрберсе хаклы! Дөрестән дә, тормыш иләге аша үткән, күпчелек халыкка билгеле булмаган ниндидер сәбәпләр аркасында йорт-җирсез, акчасыз калган кешеләрне ничек кызганмыйсың инде. Өстенә пычрак, каешланып беткән сәләмә “кием” элгән, мәңге су күрмәгән, янына килерлеге дә калмаган сасы тәнле, йөзен сакал-мыек баскан, гомеренә бер тапкыр да тарак күрмәгән тузган чәчле бу җан ияләреннән җирәнмичә мөмкин түгел. Болай да тормыш мәшәкатьләре белән башы каткан, үзе дә очын-очка ялгап кына яшәүче кеше, әзмәвердәй ир-атларның мескенләнеп хәер сорашуын, 15-20 сум акча юнәтүгә үк “җир асты” кибетләренә йөгереп барып кабалана-кабалана “фанфурик” (шәхси кибетләрдә, җир асты үткелләрендәге тәмәке киоскларында ирекле сатуда булган 100 граммлы техник спиртны халык шулай атый) сатып алуларын күргәннән соң, сүгенми нишләсен?!

Тукта, әйтер сүзем алар турында түгел иде бит...

“Зинһар, ярдәм итегез!..”

Бүгенге җәмгыятьтә киң таралган шәфкатьлелек, хәйрия турында сөйләшеп аласым килде.

Безнең халык шундый инде, аннан игелек, шәфкатьлелек ташып тора. Үзе нинди генә катлаулы хәлдә булмасын, күзенә текәлеп ялварып утыручы бәндә яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Бөтенебез дип әйтмим, күпчелегебез шундый. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ярдәмчеллек безнең канда, димме...

Кемнеңдер үтенече буенча кемгәдер матди ярдәм күрсәткән, кайсыдыр хәйрия фондына хәләл акчасын күчергән һәркем үз чыгымнарының изге эшкә сарыф ителүенә өметләнә, билгеле. Әмма күп очракта аларның хәере мохтаҗлар кулына барып ирешмәве турында бик сирәкләр генә белергә мөмкин. Мантыйки фикер йөрткәндә, аларны аңларга да була: ничек инде син хәер итеп биргән шул тиеннәрне кемдер игелекле гамәлгә түгел, ә бары тик үз мәнфәгатьләренә генә тотарга мөмкин?! Ләкин...

Кем әйтмешли, озын сүзнең кыскасы, башкаларның бәхетсезлеген үз файдасына “боручы” аферистлар чыгырдан чыкты. Бу хәлне күреп-ишетеп торган рәсми рәвештә эшчәнлек алып баручы хәйрия оешмалары да бүген чаң суга: һәркемгә һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торучы изге күңелле кешеләрне адым саен алдакчылар, ялган авырулар һәм башка мәкерле хәйләкәрләр сагалап тора.

Мисал өчен, күкрәгенә ялварулы сүзләр язылган табличка беркеткән мескен кыяфәттәге адәмнәр. Кемнәр алар? Җавап бер – барысы да алдап акча җыючы! Эш рәвешләре гап-гади: ялварып бер-ике сүз әйтергә яки телен йоткан кебек мескенләнеп басып кына торырга кирәк. Иң мөһиме – үтеп-сүтеп йөрүче меңәрләгән халыкның берән-сәрәне генә булса да, кызганып, уч төбенә акча сала икән, аңа шул да бик җитә. Шунысын да әйтергә кирәк: игътибар иткәнегез бармы икән, алар тотып торган кулдан эшләнгән “үтенеч табличкалары”ндагы язуга күз йөтеп чыксаң, һичшиксез бер-ике хата табасың. Әйтик, “помогите...” урынына еш кына “памагите...” яки “помагите...” дип язылган булыр. Бу инде аларның наданлыгын күрсәтми, җәмәгать. Акча кадәр акча сорарга батырчылык иткән икән, ул инде аны бер хатасыз язган булыр иде. Халыктан шул рәвешле көлүе түгелме икән, дигән шик туа. Ә беләсезме алар күпме акча эшли бу юл белән? Бер көнне полиция хезмәткәрләренең җир асты үткелендә торучы шундый берәүдән сорау алуының шахиты булдым. Ышанмаслык хәл: аена 100-150 мең сум туплыйлар! Яртысы үзләренә кала икән, калган яртысы – “түбә” өчен.

“Табличкалы эшмәкәрләр” җир асты үткелләрендә, парк капкасы янында, зур кибетләрнең ишек төпләрендә, базар янында, мәчет-чиркәү тирәләрендә аеруча еш күзгә чалына. Инде дә килеп, мескен кыяфәттә ниндидер язулы кәгазь тотып, кулын сузып утыручы хатын-кызга (мондый ысул белән башлыча алар акча җыя) чынлап та ярдәм кулы сузасыгыз килә икән инде, һич икеләнмичә, аның документын сорагыз. “Бала үлә монда, ә сез әллә нинди сораулар белән баш катырасыз!” кебегрәк җавап ишетәсез икән – шикләнерлек урын бар. Ихластан ярдәм сорап утыручы беркайчан да агрессив булмас. Минемчә, үз баласына яки чит кешенекенә дип акча теләнеп утыра икән, аның документы булырга тиеш. Юк икән инде, гафу, ул – гап-гади алдакчы.

- Без андыйларга үз визиткаларыбызны калдырабыз, документлары белән үзебезнең офиска чакырабыз, һичшиксез ярдәм күрсәтәчәгебезне әйтәбез. Ник берсе килсен! – ди Мәскәүдә эшчәнлек алып баручы “Мозаика счастья” хәйрия фонды президенты Анна Пучкова. – Хәрби киемдәге хәерчеләр (алары, гадәттә, инвалид коляскасында утыра) белән дә шул ук хәл... “Кайда хезмәт иттең, ничек бу хәлгә калдың? кебек сорауларга чатлатып җавап кайтаралар, ә “әйдә шул-шул фондка кереп чыгабыз, анда һичшиксез ярдәм итәчәкләр”, - дисәң, тизрәк синнән ераккарак китүне яки үзеңне куып җибәрүне кулай күрәләр.

Соңгы вакытларда зур кибет ишекләренә кемгә дә булса ашыгыч операция ясарга, ә моның өчен галәмәт зур күләмдә акча кирәк дип язылган белдерүләр элү гадәткә кереп китте. Ярдәмгә мохтаҗ кыз яки малайның күз явын алырдай матур фоторәсеме дә, акча күчерү өчен исәп-хисап счеты да бар. Тик, тагын шул ук нәрсә борчый: “бик ашыгыч” дип язылган белдерү айлар буе эленеп тора. Төрле хәл булырга мөмкин, билгеле. Чын-чынлап кыйммәтле операция таләп ителгән кешеләрнең туганнары, ни чарадан бичара, акча юнәтеп булмасмы дип, төрле юлларны кулланып карый. Тик, иманым камил, андый кешеләрнең күпчелеге интернетка, кибет тәрәзәләренә үз нарасыйларының фоторәсемнәрен беркетүдән кимсенә. Алар башка юлны сайлый – махсус ярдәм фондларына мөрәҗәгать итә, республика һәм шәһәр җитәкчелегенә бара...

Ә болай... Интернет челтәрендә көн саен диярлек ашыгыч рәвештә акча җыючы төркем турында мәгълүматка тап буласың. Гадәттә, аларда “Счет идет на дни, минуты”, “Даже 50 рублей могут Петеньке (Катеньке, Айгульке...) встать на ноги” һәм башка шуның кебек сүзләр языла. Тик янә кабатларга мәҗбүрмен: хәер биргәнче уйлап карагыз. Сүз дә юк, 50-100 сум гына чыгарып салып яки исәп-хисап счетына җибәреп, сез һич кенә дә ярлыланмассыз. Ләкин күз алдыгызга китерегез: алдакчылар никадәр акча туплаячак!

Алдакчыны ничек танырга?


Акча сораучының алдакчымы-юкмы икәнлеген ничек тикшерергә соң?

Иң беренче чиратта, бу кешеләрдән, кайсы фондларга мөрәҗәгать итеп караганлыкларын сорарга кирәк. Ни сәбәпле алардан ярдәм ала алмауларын аңлатсыннар. “Фонд аша акча туплау озак, ә безгә ашыгыч кирәк”, - дигән сүзләр шыр ялган! Фондларның запас акчалары һәрвакыт бар. Һәрхәлдә, булырга тиеш. Законлы оешма булса. Ә бит андый фондлар бар. Һәм бер генә дә түгел. Рәсми рәвештә теркәлгән һәм закон таләпләренә таянып эшли торган бу оешмаларга мөрәҗәгать иткән очракта (ышанырсызмы, юкмы – белмим), анда бер генә кешене дә кире борып җибәрмиләр. Тиешле акчаны һичшиксез бирәләр. Дөрес, кулыгызга бер тиен дә тоттырмаслар, билгеле, кайсы клиникага, нинди исәп-хисап счетына һәм нинди максатларга күчерергә кирәклеген дәлилләүче документларыгыз булса, фонд ул сумманы күчерәчәк! Инде бу акчаны кайчан, ни рәвешле кире кайтарып бирү яки бирмәү мәсьәләсен аерым килешү нигезендә хәл итеп булачак.

Ялган фондлар


Тагын бер афәт – яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләрдәй, соңгы вакытларда аеруча күбәеп киткән ялган фондлар. Һич икеләнүсез әйтергә була: алар авыру балаларны дәвалау өчен түгел, бары тик үз максатларына акча җыю белән шөгыльләнә. Хәйрия фонды акча җыю белән шөгыльләнә икән, аның тарихы, эшчәнлек хронографиясе, финанс исәп-хисаплары, контактлары күрсәтелгән рәсми сайты булырга тиеш.

Чын фонд белән ялганны аера алмыйм, дияр кайберәүләр. Җавап бер: ат белән сыерны ничектер аерасыз бит?! Әзрәк кенә булса да башны эшләтергә кирәк бит инде. Машина сатып алганда, интернетка кереп, форумда кибет һәм ул тәкъдим итә торган товарга карата башкалар фикере, экспертлар бәяләмәсе белән танышабыз. Хәйрия фондлары белән дә шул ук хәл булырга тиеш.

Ата-ана комсызлыгы


Тагын бер нәрсә бар. Акча чынлыкта да бик кирәк булырга мөмкин, ләкин мохтаҗ кешенең туганнары яки ата-аналары кайвакыт түшәмнән алган сумма сорый. “Мозаика счастья” хәйрия фонды президенты Анна Пучкова шундый очрак турында сөйли:

- Безнең активистлар бер ана сораган сумманы – баласын Италия клиникасында дәвалау өчен таләп ителгән 16 миллион сумны җыйды. Бу илдәге танышымнан әлеге медицина учреждениесына шалтыратып белешүен сорадым. Бактың исә, дәвалау курсы 3 миллион сум гына тора!

Кайвакыт, авыру балаларның ата-аналары хәер туплаудан гаиләнең матди хәлен ярыйсы гына яхшыртып булуын аңлап алалар. Һәм тотыналар хәер акчасына йорт җиһазлары алырга. Гаделлек кайда? Кешеләр бит сезгә яңа телевизор алу өчен түгел, авыру баланың хәлен яхшырту өчен бирә үзенең хәләл акчасын. Авыру баланың фоторәсемдә затлы киемнәргә төренгәнлеген күргәч, биш йолдызлы кунакханәләрдә яшәвен белгәч, хәйриячеләргә, биргән хәләл акчасының бу бала сәламәтлеге өчен сарыф ителүенә өметләнгән игелекле кешеләргә бер дә рәхәт түгел. Аз гына тыйнак булырга ярамыймыни?! Бәлки бу акчалар башка бер нарасыйга операция ясау өчен кирәгерәктер?

Ата-аналар хәйрия акчасын максатчан файдалансын өчен нишләргә соң? Иң беренче чиратта, шуны искәртеп үтәргә кирәк: профессиональ фонд беркайчан да ата-ана кулына акча тоттырып чыгармый, ә бары тик клиникадан килгән исәп-хисап счетына гына кирәкле сумманы күчерә. Шуңа күрә, гафу итегез, ата-ананың шәхси исәп-хисап счетларына, телефон номерына җибәрү акчаңны җилгә очыру, ягъни шушы счет хуҗасының шәхси кесәсен калынайту гына булачак. Уйлагыз!

Хәйриячелек, шәфкатьлелек культурасы, шөкер, бездә дә канат җәеп килә. Күпчелек халык инде бер-береңә ярдәм кулы сузарга кирәклеген аңлый, ул һәрвакыт аңа әзер. Ләкин баш белән уйлап. Һәрбер кеше үз ярдәменең максатчан һәм нәтиҗәле булуын тели...

Әлеге язманы газетада урнаштыруның төп максаты, беренчедән, халыкны ялгышудан сак булырга чакыру булса, икенчедән, бүгенге көндә шактый актуальлек алган тема буенча фикерләшергә чакыру. Хатлар көтеп калабыз 


Амур ФӘЛӘХ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»