• 06.12-11.12 «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
  • 09.12 Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган кичә. Казан, Тукай клубы. 17:00
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 08 Декабрь Әхсән Баян (1927-2013)
  • 08 Декабрь Илдар Әхмәтов
  • 09 Декабрь Хәсән Туфан (1900-1981)
  • 09 Декабрь Лениза Назлы
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Моселманнарга общагада булмэ арендага бирэбез. 89509488227.собственник.
  • Продается кирпичный дом в с. Старый Варяш, Муслюмовского района. т.8 917 928 31 75
  • Казанда сатам шифоньер,бэясе сейлэшу буенча. 89173931425
  • Продаётся двухкомнатная квартира в Актаныше. Телефон 8-917-907-73-79.

 

 
Архив
 

               

19.08.2014 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирсеннәр иде” (ФОТО)

2014 елның февраль аенда Фирдүс Тямаевның кесә телефоны шалтырый.

– Апаем, исәнме, – ди телефондагы тавыш.

– Исәнмесез, – дип җавап бирә Фирдүс.

– Бу – Хәмдүнә апаң Тимергалиева әле.

– О, Хәмдүнә апа, исәнмесез!

– Хәлләрең ничек, апаем?

– Хәмдүнә апа, Аллага шөкер! Башкортстан якларында йөрибез.

– Апаем, син – молодец кеше. Мин сиңа өч сүз әйтәм: борыныңны чөймә, сәхнәдә кирәкмәгән сүзләр сөйләмә, байлык белән мактанма. Син – җенле Хәдичә, энергетикаң көчле, молодец кеше син! Мин сине яратам, – ди дә Хәмдүнә апаң, сөйләшүне төгәлли. Шуннан соң Фирдүс очып йөри. Җәен Хәмдүнә апасын үзе белән Сабантуйларга ала, бергә җырлап йөриләр.

– Дүрт кеше укырлык намаз бүлмәсе бу. Моны төзү күптәнге хыялым иде, – дип сөйләп китте җырчы. – Намазга кечкенәдән үк бастым. Бабайга ияреп мәчеткә йөрдем. Бабай (әтинең әтисе) Түбән Нурлат авылында 23 ел инде мәзин булып тора. Әтинең бертуган энесе, хатыны да намазда. Әнием дә быел ураза тотты, ул да әкрен генә намазга басып бара.

– Үзең дә ураза тотасың икән...


– Аллага шөкер, ел саен тотам, ләкин тулысынча түгел, чөнки ашказаны җәрәхәте ачылган иде.

Нурлаттагы Фирдүс яшәгән урынны Тямаевлар урамы дисәң дә була. Каршыда бертуган апасы Лилиягә, аннан ары икетуган абыйсының малае Равилгә дә йорт салып куйганнар (Равил Фирдүс Тямаев төркемендә гитарада уйный). Элек буш яткан, каеннар үсеп утырган бу җирне Фирдүс 2007 елда сатып ала. Фундамент салган елны үзе көчле авариягә эләгеп, ел буе йорт төзелеше тукталып тора. Өйнең яртысы – бура, яртысы – таш. Бу проектны үзе уйлап тапкан.

– Фирдүс, син инде 17 яшеңнән үк туйлар алып барасың, җырлыйсың, быел гына 250дән артык концерт куйгансың. Шуның хәтле җырлап йөреп син – бик бай кешедер, бүген кесәңдә күпме акча бар?


– Дөресен әйтимме? 600 сум! Мин бай, Аллага шөкер. Акча жәлләгәнем юк. Акча җыя торган гадәтем дә юк. Акча керә тора, нәрсә кирәк, шуны ала торам. Ризык, кием ягыннан да иркен яшибез.

– Сәдакалар бирәсеңме?

– Интернеттан күп мө¬рәҗәгать итәләр. ДЦП белән чирләүче бер кыз минем җырларны бик ярата икән, шуның өенә барып туган көне белән котлап килдем. Мәчетләргә, зиратларга сәдака бирәм. Хәйрия концертлары оештыру тәкъдиме белән чыккан кешеләрне дә кире борган юк.

Фирдүс Тямаевның хатыны Резидә аның бригадасында җырлап йөргән, хәзер бәби карый, күптән түгел генә уллары туган. Башта аңа Рамазан дип исем кушмакчы булганнар, соңыннан Раян исеменә тукталганнар.

– Фирдүс, мәктәптә ничек укыдың?

– “Өчле”гә. Гел районда җырлап йөргәч, укытучылар яратмый иде. РОНОдан шалтыратып җырларга алып китәләр иде. Укытучылар әнигә: “Синең малаеңнан кеше чыкмый”, – дип әйткәннәр. Ана кешегә барыбер алай димиләр бит инде. Кеше булу – укуга гына карамый, күңелеңдә изгелек, иман булса, туры юлдан барасың ул.

– Синең турында интернетта төрле сүзләр язалар, сүгәләр дә, аларга нәрсә дисең?

– Сәхнәдән үк әйтәм, мин – җырчы түгел, автор-башкаручы, дим. Минем өчен җырчы ул: Илһам абый, Хәйдәр абый, Әлфия апалар. Тәнкыйтьләүчеләр бик күп, мин аларга матур карыйм, рәхмәтләремне әйтәм. Тәнкыйтьне кабул иткән кеше – бәхетле кеше. Ачуым килми.

– Җырчы Илсур Сафин да сезне сүккән: “Ринат Рахматуллин, Нияз Җәләлов, Фирдүс Тямаевларның урыны банкетта булырга тиеш”, – дигән ул.

– Кешенең тормышын, иҗатын, эшен белмичә ничек шулай әйтергә була? Ниндидер түрәгә кереп халык җыйдыра да, үзе безне тәнкыйтьләгән була. Теләсә нәрсә әйтсен, мин аның сүзләренә шатландым гына. Халык ясалма тавыштан, ясалма йөздән туйган инде. Илсур Сафинның юбилей концертын махсус барып карадым. Минем янда “Сәлам, брат” дип йөргән була, ә арттан чәйни. Син кил дә, минем битемә әйт!

Фирдүс Тямаевларның өендә дүрт тапкыр утырып чәй эчтек. Җырчының хатыны бик уңган икән: мантый, коймаклар телләрне йотарлык итеп әзерләнгән иде. Әңгәмәбезне чәй өстәле янында да дәвам иттек.

– Фирдүс, Резидә белән ничек таныштың, күңелеңне ничек яулап алды?

– Чибәр, матур, мөлаем. Иң ошаган сыйфаты – көнләшми.

–Резидә, Фирдүс белән яшәве рәхәтме?

– Рәхәт. Тик яшәргә вакыт кына юк, ул гел гастрольдә. Бала булгач, күбрәк өйдә утырам.

Фирдүснең әтисе 2001 елда 45 яшендә йөрәк авыруыннан вафат була. Фирдүскә бу вакытта 18 яшь. Югалтуны ул бик авыр кичерә. Әтисе аңа бөтен серләрен сөйләгән, җәй көне үзе янына эшкә алган. Әтисе – электрик, улы механик булып эшләгән. Әтисе улының җырчы булын теләгән.

– Казанда да фатирың бар дип ишеттем?

– Петербург урамында (Казанның үзәгендә – авт.) ике бүлмәле фатир алдым, ремонт бара. Автобус алдым.

– Өйләнгәч, килен-каенана проблемасы булмадымы?

– Башта булды, азрак күз дә тиде ахры. Әнигә кеше сүзләре ишетелде: “Резидә Фирдүсне яратмый, алай-болай икән...” – дигәннәр. Сүзләр җыела башлагач, Резидә белән әни янына кайттык та: “Кайсыгызның нинди үпкәсе бар, бер-берегезгә әйтегез”, – дидем. Шул көннән бирле аңлашып, ике якны да тигез күреп яшибез.

Ашап-эчеп алгач, җырчы үзенең яңа җырын җырлады, баян, гитарада уйнап күрсәтте. Һәм барыбыз бергә – дәррәү Түбән Нурлатка, әнисе йортына кузгалдык. Искиткеч чибәр ханым икән җырчының әнисе.

– Галия ханым, Фирдүс ниндирәк бала иде?

– Йөземә кызыллык китермәде. Тормышыбызның терәге, ярдәмчем. Иремне югалткач, бөтен нужа шушы бала өстендә калды. Фирдүс 4-5 яшеннән җырлап йөри иде. Улымның танылуы турында хыяллана идем. “Фирдүс, сине зур сәхнәләрдә күрсәм иде”, – дия идем. Аллага шөкер, насыйп булды менә.

– Кече улыгыз Фирзәр өйләнергә җыенмыймы?

– Өй тирәләрен төзекләндереп бетергәч...

– Йөргән кызы бармы?

– Бар. Шушы авылдан. Әйбәт гаи¬ләдән. Нурлатта пешекчегә укый.

– Фирзәр 11 үгез асрый дип ишеткән идем, икәү генә калган икән?

– Өченче көн генә өчне суйдык.

– Үзегез сыер савучы булып эшлә¬дегезме?

– Ашханәдә дә, чөгендердә дә эшләдем. Алты гектар чөгендер бирәләр иде. Хезмәттән курыкмадым.

– Кабат кияүгә чыкмадыгызмы?

– Чыктым. Алты ел торабыз инде. Газинур әле эштә. Эчми, җайлы кеше.

– Галия ханым, чибәр саклангансыз...

– Хезмәт саклады. Әнием йөрәк белән үлде, миңа ул вакытта 17 яшь иде. 11 бала калдык.

– Ирегезне сагынасызмы?

– Сагынам. Үлгәненә 14 ел була инде.

Фирдүс Тямаев әнисен шулхәтле ярата ки, сәхәр ашарга да аның янына килә, ялгызыма тамактан үтми, ди. Үз йортын салып чыкканчы ул әнисе янында яшәгән.

– Фирдүс, хыялың бармы?

– Татарстанның атказанган артисты исемен бирсеннәр иде.

– Сине бик кызу канлы, диләр.

– Элек тиз кызып китә идем, хәзер тынычландым. Кечкенә чакта бер малай белән сугыштым да, бүтән сугышмаска сүз бирдем. Мин суккач ул аңын югалтып егылган иде.

– Соң өйләндем дип саныйсыңмы?

– 30да өйләндем. Элегрәк тә өйлә¬нергә теләк бар иде, әмма торырга урын, машина кирәк. Егет шуларны уйлап өйләнергә тиеш.

– Яшь кызларга күз төшәме?

– Хәзер инде сокланып кына карыйм, безнең татар кызлары матур. Бәхетләре генә булсын бу чибәр кызларның, берүк алдый күрмәсеннәр, дип алар өчен куркып та куям. Миңа гашыйк булучылар да бар, интернетта да язалар. Шаярам: “Мин бит инде бабай, 31 яшьтәмен, безнең ишегә кызыкмагыз, егетләр кайда да бер, алдыйлар да китеп баралар”, – дим.

Фирдүс Тямаевның теле биш яшендә генә ачылган. Әтисе ачуы килгәндә: “Башта телсез утырдың, хәзер туктатып булмый”, – дип сүгә торган булган.  

1

2

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№48 (882698) / 04.09.2014 13:59:46

Мәрьям, афарин!!! Бик дорес фикерлэр эйтэсен, килешэм. Кемгэ ошый шул тынлый.Халык, Мишэрлэр вас чем не устраивают?

№47 (882115) / 26.08.2014 23:57:43

Иркә, үз каланчамнан чыгып кына әйтәм инде, миңа мәсәлән точно җитеп бетми ул мишәр гормоннары.

Ә аракы эчеп куйгач бисмилла әйтеп куюга килгәндә... (Каргарлар инде хәзер үземне, но уйлаганымны барыбер язам)
Дөрес нәрсәдер ул! "Аракы эчеп куйгач бисмилла әйтеп дога кылу" дигәннең сүзен сүзгә кабул итмәгез зинһар. Сүз бу эшләрнең төрлесен төрле вакытта эшләү турында бара. Но аракы эчеп куюын да, бисмилласын әйтеп куюын да мин приемлемо дип саныйм. Нигездә. Бу гамәлләрнең икесендә дә бик зур уртаклык бар! икесе дә, дозировкасы артыкка китсә - безвозвратно кеше тормышын бозарга мөмкин нәрсәләр. Но икесен дә чамалап куллансаң бер-берсенә комачау итәргә тиеш түгелләр.

Ну ә Роза Сябитованы мин белмим. Чамалыйм кем икәнлеген, но белмим. Шуңа күрә ак генералы турында да анык фикер йөртә алмыйм. Бардыр инде...)))

№46 (882077) / 26.08.2014 14:27:16

Сез бетенегез авылдагы эбилэр шикелле кешене чэйни белэсез!!!!! нишлэп Фирдусне чэйнисез?? сезнен эшэгез беткэнмэ?? туганнарыгызны чэйнэгез и узегезне белегез бэйлэндегез шул Фирдускэ чэйнэргэ артист беткэн мени??????!!!!!!!

№45 (882069) / 26.08.2014 11:09:28

Мәрьям))) нәкъ киресе, мишәрләргә татарлык гормоннары җитми.

Иң беренче мишәрлек гормоны концентрациясен билгели торган әйбер нәрсә? Аракы эчеп куйгач бисмилла әйтеп дога кылу.

Ну, Роза Сябитова классик мисал инде.Баракта үсеп, минем тамырларда ак генерал каны бар дип сөйли))) Ну, әкәмәт, бу турыда хәтта сөйләү оят, әмма алар ояла белми, кеше көлгәнне күрми. Мәскәү яһүдләре узара карап хихылдашып кына утыралар.

№43 (881864) / 22.08.2014 20:00:14

Биби,

№42 (881862) / 22.08.2014 19:50:01

Купме баш ваттыгыз татар яшьлэре дискотекада рус, чит ил жырларына бии дип, менэ яшьлэр Хэзер Фирдуснен жырларына биилэр, татарчага да ойрэнэлэр экренлэп

№41 (881853) / 22.08.2014 18:29:24

Нинди тамашачы_ жырчысы шундый.

№40 (881852) / 22.08.2014 18:21:39

Урта кул жырчы .Фирдус кебек жырчылар белэн татар эстрадасы тулган.Нинди жырчы шундый тамашачы инде.

№39 (881831) / 22.08.2014 14:15:12

Ник чэйнисез? Халыкнын кунеленэ яткан ничэ хиты бар бу жырчынын! Профессиональ жырчыларнын да кубесе телэсэ нинди жыр сузып йори буген, ни кое юк, ни моны. Халыкка биер очен дэ, кунелле жырлар да кирэк инде ул.

№38 (881809) / 22.08.2014 10:30:05

обычный татарга катострофически мишәрлек гормоннары җитми!))))))
Кул куям, сузлэренэ!

№37 (881803) / 22.08.2014 00:40:09

35, мин мактамыйм да, яманламыйм да, саф татарча итеп әйтсәк - просто констатирую факты.

Но мишәрлек темасына фәнни эшләр язу кирәк анысы! Бөтенләй ачылмаган, өйрәнелмәгән өлкә ул. Бәлки геннар дәрәҗәсендә берәр төрле аерма бардыр... Әйтәм бит, тикшерергә кирәк. Тикшереп, әйбәтләп өйрәнергә кирәк тә, информацияне тиешенчә кулланырга кирәк! обычный татарга катострофически мишәрлек гормоннары җитми!

№36 (881781) / 21.08.2014 23:00:04

Мэрьям, узен мактагансын,э узен ачынып "шартлатып" жавап та биргэнсен.
Менэ, безнен дэрэжэ инде бу.
Бернинди данныйларын булмаган коенчэ карьера ясау момкинлеге, тагын кайда бар икэн?

Беркайчан да тамада булырга кызыкмадым, аллага шокер.
Чонки, чын проф.лар исерек коен койли, э культура, мэдэният дэрэжэсе плинтуста булганнар- югарыда.

№35 (881780) / 21.08.2014 22:55:56

Мәрьям, ))))


Нәрсә кирәкне әйтмим инде мыруны артык кузгатмас өчен))) Мишәр булу гына кирәк димен))))Алар акча эшләргә һәвәс))))

№34 (881776) / 21.08.2014 22:47:37

Ак ак, кара-кара ул., сез барысы да алда дисез...
Алда, (киләчәктә) тагын берәр яңа Тямаев барлыкка киләчәк! Аннары тагын бер-ике яңа Тямаев... Ә бу иске Тямаев елына 250 концерт куячак та бер 3 ел дәвамында, и сез әйткәндәй халыкны туйдырачак. Но ул моментка инде Фирдүс гомеренә җитәрлек сумма туплап калган булачак. Ну или гомеренә җитәрлек берәр зур эш башларлык сумма... әлбәттә башы эшләсә, кайбер коллегалары сыман, эстрадага мәңгегә килгән кеше кебек кыланмаса. И аракы эчмәсә. Ну аракыны эчмәс ул. Дингә бирелеп китүнең кеше өчен (үзе өчен дә, тирә яктагылар өчен дә) башка бер грамм файдасы булмаса, да эчкечелектән саклап калу нисбәтеннән файдасы бар.
Мировой йолдызларның стратегиясен белмим, но безнең эстрадада, эшләсә җырчы, популяр вакытта акча эшләп кала.

Иркә, җырчы я тамада булып китсәгез, иманым камил - шушы вакытта: "Эх, узды гомерем кеше көлдереп, исерекләр көе көйләп! Шунда берәр нормальный эш табып тыныч кына эшләп йөргән булсам..." дип үкенеп утырыр идегез)))) И гомер буе официаль эш урыны күрмәгәнгә пенсия дигәне белән дә проблема булыр иде мөгаен...

Фирдүснеке кебек "шартлатып аткан" карьера ясау өчен нинди булырга кирәк икәнлеген белмим мин. Тавыш - кирәкми; муз. белем - кирәкми; культура, мәдәният дәрәҗәсе югары булу - бөтенләй комачаулый торган әйбер бугай; Искитәрлек кыяфәт, чибәрлек - тоже необязательно... Нәрсә генә кирәк?

№33 (881737) / 21.08.2014 20:48:32

Юк, телэсэгез ни эйтегез, намазлы кешелэрдэн гайрэт коннэн-кон чигэ минем..

№32 (881730) / 21.08.2014 18:54:17

Фирдус - молодец!

№31 (881712) / 21.08.2014 16:50:31

250 концерт-кайбер уже "атказанып" өлгергән җырчыларның төшенә дә кергәне юк; икенчедән-аның концертларына халыкны, район укытучыларының соңгы тиеннәрен кысып җыймыйлар; ))))
Шулай дисенме?
Э мина калса барсы да алда.
Салават белэн Хэния концертларына да халык шулай, сонгы тиеннэрен жэллэмичэ килэ иде.
Э хэзер ничек?
Халык елга 250 концерт курсэтэ торган артистан тиз туячак.
Житмэсэ, ул хэтле куп куелган концерттан ни котэсен?
Мировой йолдыз да 250 концерт белэн кочэнми, эгэр дэ бэясен белсэ, узенен предназначениесен анласа.

№30 (881706) / 21.08.2014 14:17:03

Галия))))
Әгәр мин язган җөмлә өстә һәм матбугат.ру дип куелса, ул болай яңгырар иде:"Үз оясындагы ялгыз җәнлек кебек өемдә берүзем ял итәм."

Шунлыктан өстә басылган җөмләләрне тикшерсәң, файдасы күбрәк булыр. Болай ярым-йорты җөмләләрне игътибар биреп укыган өчен рәхмәт)))Концентрация внимания дигән әйбер миндә сай, уй килгән секундта язмасам, мин аны онытам, ничек язып өлгерелә, ул шулай кала.Җитди карасам, төзәтер идем билгеле. Әмма алдан әйткән сәбәп белән барыбер техник хата кала минем, 4-5 кат укып чыксам да.

№29 (881705) / 21.08.2014 13:56:49

"Өемдә җәнлекләр оясына кайткан кебек берүзем ял итәм..."
Иркә, өеңдә нини җәнлекләр бар? Сер булмаса, әйт әле.

№28 (881704) / 21.08.2014 12:01:43

Дөресен әйткәндә тыңалаганым да, караганым да юк иде.))) Мәрьям комментыннан соң табып карап тыңлап утырдым 5 минут чамасы.Бүгенге Салават дәвамчылары))) Ни телисез? Бүгенге Салаваттан ким җире юк, әмма артык җире бар))) Яшь, биегән кебек хәрәкәтләр ясый))))

Әмма миңа кирәк түгел. 55 яшемә дә банкет уздырырга җыенмыйм))))Банкетлар, гомумән, яратмыйм)))Кеше белән аралашу эштә дә хәттин ашкан...Өемдә җәнлекләр оясына кайткан кебек берүзем ял итәм...


Бер көнне "Одноклассникида" күргән бер язма ай-яй аркаларны чымырдатты...Кайсыдыр туганыма багышлыйм дип хромкада җырлады.

Ялгышмасам исеме - Нәҗип Низамов. Белүчеләр юкмы???

№27 (881701) / 21.08.2014 11:39:18

Мәрьям)))):"Гомерем заяга узган!"- дип куйдым әле, синең комментларны укып, өстә язылган әфәнденең Пертебур урамында фатир алуын белгәч.((((())))) Ә бит миңа:"Җырла, алып баручы бул," -- дип ялыналар иде яшь вакытта...Провизор булып эшләп бернәрсәм юк, тик нигәдер һаман бушка тиеш... тиеш...

Пенсия санын ишетергә куркып, һаман оформить итмәдем әле.))))Ике көннән Иркә - пэнсионерка)))

Улыма да әйтмәктә, утырма төртелеп прогамма язып...

№26 (881699) / 21.08.2014 11:11:51

Мәрьям

№25 (881697) / 21.08.2014 10:48:39

Бу колхозанны зинхар очен кире колхозына кайтарыгыз эле,мал карасын,иген игсен,анын эше шул.Татар миллэтен узенен диуаналыгы белэн мыскылламасын.

№24 (881694) / 21.08.2014 08:06:41

А нига шундый рычрак сузлар анекдот сахнадан сэйлап ергач нига алайса мин намаз уеып дип мактана. Укыса алла нилар кыланмас иде. Егетлар шул хатле мактанчык булмый инде. Аннары миут саен мин аниемне яратам хэрмат итам дип тора. Аниларне барыбызда ярата хэрмат ита лакин кеше саен кычкырып ермибез бит. Исем сорап ерма кирак булса бирелер алла нинди матур монлы жырларын юк бит але. Шул бер такмакны ун тапкыр кабатлап исем сина. Ана Ришаттан Фаяздан урнак ал. Салават Фания и сина бер группа оештырып жырлап ерегез. Фания концертында гитара чинатудан уза алмый и тоже ирен мактап тора Салават тоже инде житакчеларнен сул кулы сайлаулар житса концерт саен кемне сайларга иканен эйрата безнен акчага агитация алып бара.

№23 (881690) / 21.08.2014 00:39:00

яратабыз,ләкин бит ул өстәл арты җырларын гына булдыра. ТАТАРНЫң музыкасын иң югары дәрәҗәгә
бенгерә алырлык җырчы кирәктер бит. Шаблонлы шоу-бизнес җырчылары белән Татарстан тулды инде. Конесерватория бетергәннәр почти юк дәрәҗәсендә. Мәскәү сәхнәсендә җырларлык берәү дә юк биииит,Татарстан да.

№22 (881688) / 21.08.2014 00:03:22

Атказанган исеме кемгә-кемгә, ә бу җырчыга точно бирелергә тиеш инде. Беренчедән елына 250 концерт-кайбер уже "атказанып" өлгергән җырчыларның төшенә дә кергәне юк; икенчедән-аның концертларына халыкны, район укытучыларының соңгы тиеннәрен кысып җыймыйлар; өченчедән-(гафу, кабатланам), "такмак җырчысы" дип тәнкыйтьләп утырган "культурныйларның" да 95%ы туйга, банкетка барса, с удовольствием "Аллар күрдем алмадым" дип арт санын сикертә... Потомушто башка "культурный" музыкага бик теләп сикертер иде - сикертеп булмый, при всем желании. Шул.

Моннан соң киләсе комментларга җавап: Мин Фирдүснең беркеме түгел, просто акны - ак дияргә яратам.

№21 (881686) / 20.08.2014 23:16:11

Атказанган исеме туйда жырлаган очен бирелэме хэзер?

№20 (881685) / 20.08.2014 23:07:40

Фирдүскә зур рәхмәт! Почему-патамушто Фирдүснең 3 җыры (ну и Иркәнең "Карлыгачы")булмаса, татар халкы туйларда, юбилейларда нәрсәгә биергә белмичә тик утырыр иде интегеп. Шундый "культурный" заказчиклар була - (цитата): "Безгә, андый мондый уеннар, мәзәкләр кирәк түгел! Все должно быть на уровне, шырдый-бырдый музыкалар куеп безне кунаклар алдында позорить итмәгез пожалыста" диләр... В итого: "запрещенный" мәзәкләрне үзләре үк сөйли башлыйлар, ну и обязательно "культурный" кунакларның бер 3-4е обязательно "Сайра сандугач"ны килеп сорап китә... Тагышто җырла Фирдүс! Берүк, кеше шулай куша дип моңга бата күрмә. Покрайнемер бик күп башка җырчыларның моңлы-моңлы җырларыннан аермалы буларак синең җырлар кирәкле. Аларның билгеле бер функциясе бар.
П.С. Хәйрия концертлары турындагы сүзләрендә генә әзрәк хисләнеп киткән... Чакырган бар, килгәне юк. Вакыты булмагандыр инде...

№19 (881660) / 20.08.2014 12:20:08

Ит,ипи устергэн колхозга ихтирам вэ уважуха.
Тик ипи устерученен болай сикереп йорергэ вакыты юк шул.
Ипи устеручелэрнен 3 ел эшлэп звание сорап утырырга башына да килмэс иде.
Мондыйны колхоздан жэяу качканнар гына булдыра.

№18 (881659) / 20.08.2014 12:17:40

Колхозга ни булган? Колхоз үстергән ит, ипи, сөтне ашыйсыз бит әле, бер дә борын җыерып тормыйсыз.
Фирдүснең җырлаганы, биегәне ошый миңа. Сөбханалла, егет кеше, ир кеше, булгач менә шундый булсын, селкенергә дә куркып, мәмиләнеп тормасын. Теттереп биесен, бер басасы урынга биш бассын.

№17 (881646) / 20.08.2014 10:58:30

Колхозлык, социальный статусны курсэтми, Голшаткаем, ул кешенен эчке доньясын курсэтэ.
Кызганыч, колхозлык шэхэрдэ туып-ускэн кешелэрдэ дэ куп куренэ.

№16 (881644) / 20.08.2014 10:46:41

Татарстаннын атказанган ТАКМАКЧЫСЫ исеме бирегэ кирэк. Ул аңа ЛАЕК.

№15 (881642) / 20.08.2014 09:02:14

ФИРДУСКЭ НИГЭ ИСЕМ БИРЕЛЕРГЭ ТИЕШ МАМАДЫШ РАЙОНЫ ЖОРИ САБАН ТУЕНДА СЭХНЭДЭН МАЛАЙ ЯСАДЫМ ДИП АКЫРГАНГАМЫ, МЭГНЭСЕЗ СУЗ СОЙЛЭГЭНГЭМЕ Я БУЛМАСА ЭШЭКЕ АНЕКДОТ СОЙЛЭГЭНГЭМЕ, УЛ КАДЭР МЭГНЭСЕЗ БУЛУ БИГРЭК ТЭ КУНЕЛСЕЗ БИТ ИНДЕ

№14 (881639) / 20.08.2014 07:57:41

Булдыра молодец.Һәркемнен уз фикере инде.Кем генә колхоздан чыкмады икән.Курәм,"городской"ларнын торырга почмагы булмаганы да бик куп.Нык көнләшкәннәр яратмыйлар Фирдусне.Анын кадәр булдырырга эле....Просто молодец.

№13 (881627) / 19.08.2014 23:02:56

җырлый инде ул,ләкин җырчы түгел әле ул-комик.

№12 (881625) / 19.08.2014 22:59:13

Оят кирэк, энем, исем сорап ятасын. Ул исемне Габдулла Рахимкуловка гомер буе жырлап-жырлап та кочкэ генэ бирделэр эле.Жырлавынны халык яратсын, ул чагында Атказанган исеме кирэк тэ булмас. эйтик Элфия Авзалованын яшь чагындагы жырлавын тынлап туя алмыйсын, менэ ичмасам жырчы. Жырларын да ана кушылып жырлый кеше.Минем мэсэлэн тямаев дигэн жырчынын жырлавын ишеткэнем юк. Яшьлэрдэн филус Кахировны яратып тынлыйм.

№11 (881624) / 19.08.2014 22:51:10

Мина ошый Фирдус, жырлары матур, кунелгэ ятышлы, заводной.

№10 (881620) / 19.08.2014 22:30:56

Ай мактанчык та инде шул. 3 жыры б.н атказанган исем бир. Бик тиз кирак айме. 20-30 ел жырлагыз аннары хыялланыгыз. Такмак айтеп кена. Ата казга атланган исеме бирерга була инде. Ул эй салам дип мактана. Аны эйне хазер бэтен кеше да сала. Шул хатле мактанма апаем. Егет кешега килешми ул.

№9 (881582) / 19.08.2014 18:55:31

атказанганнны алып кына колхозлык та чыкмый, профессионализм да артмый шул.

№8 (881571) / 19.08.2014 17:56:04

Чыннан да колхоз басты "КАНЕЧНО"

№7 (881569) / 19.08.2014 17:13:03

Ошамаса йормэгез концертына , кемгэ ошый шул йорер, берэугэ дэ ошамаса , концертына йормэсэлэр жырламас , ник юкка кайгырасыз. Туйга тамада итеп чакыру да мэжбури тугел дер бит?

№6 (881567) / 19.08.2014 16:55:47

Колхоз басты сэхнэне. Колхознын төрлесе бар канечно, Но монсы артта калган колхоз,просто ужас

№5 (881561) / 19.08.2014 15:45:37

Эдип,ләр дә 50-60 менгә туйлар уздыргач,нигә олсын. олегархлар 100-200 мең бирәләр...
молодес,хуты булмаса 50-60ны бирмәс иде...

№4 (881555) / 19.08.2014 13:16:10

Тямаев 50-60 менгэ туй уздырып йори, дип ишеттем. Бераз кешедэн оялу кирэк инде.

№3 (881548) / 19.08.2014 11:10:03

Син узен ни эшлэп курсэттен сон,Севара?

№2 (881547) / 19.08.2014 11:05:48

җәлке ыштули,алсын. ул исемнең миңа кирәге җук! аңа булсын! алгач дәртләнеп эш күрсәтә башлар...
җадный кеше син, Севара!

№1 (881546) / 19.08.2014 10:59:34

Атказанган артистка иртэ эле сина ускэн) Эш курсэтергэ кирэк!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай