• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 20 Сентябрь Кристиан Ансалди
  • 20 Сентябрь Заһит Хәбибуллин (1910-1983)
  • 20 Сентябрь Рим Гыйльфан
  • 20 Сентябрь Лилия Нуретдинова
  • 20 Сентябрь Валерий Власов
  • 21 Сентябрь Тәбриз Яруллин
  • 21 Сентябрь Гүзәл Гайнуллина
  • 21 Сентябрь Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан. WhatsApp: 89872147611
  • Кама-Тамагы, Антоновка авылында жир участогы сатыла, тулы 22 сот, аерым 11 сот. Каршыда кул. тел.89274173595.
  • Казан Зур рамкада көзге сатыла 89655808912
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738 (Кайбыч)
  • Казанда озак вакыт тору өчен бер бүлмәле фатир эзлим. WhatsApp: 89874072271.

 

 

 
Архив
 

15.08.2014 Мәгариф

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшәчәк?

Җәйнең соңгы ае да үз экваторына якынлашты. Каникул башлануга кайсы кая таралышкан укучылар яңадан мәктәп бусагасын атлап, укырга керешүенә дә санаулы көннәр калып бара. Уку йортлары аларны каршы алырга әзерме соң?

1 сентябрьдә Татарстанда 1477 гомумбелем бирү учреждениесе үз укучыларын каршы алачак. Һәр уку йорты яңа уку елын яңарып каршы алырга тырыша. Бер төркем мәктәпләргә капиталь төзекләндерү программасына эләгү бәхете елмайды. Калганнарында исә биналар ата-аналар һәм хәйриячеләр ярдәме белән тәртипкә китерелә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә белем йортларында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта билгеләнгән эшләренең 94 проценты башкарылган. 25 августка барлык мәктәпләр дә тулысынча әзер булыр дип планлаштырыла.

Яңа уку елы башланыр алдыннан, ел саен мәктәпләрнең әзерлеге тикшерелә. Беренче чиратта, билгеле, балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча таләпләргә игътибар итәләр. Шуңа да уку йортларын кабул итүдә соңгы сүзне “Роспотребнадзор” идарәсе белгечләре, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары әйтә.

Белем бирү учреждениеләренең торышын энәсеннән җебенә кадәр тикшерәләр. Чыгу урыннарының ачык булуы, электр приборларының төзеклеге һәм янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлеше, спорт җиһазларының тиешенчә беркетелүе, ризык әзерләүдә санитар-гигиеник кагыйдәләрнең үтәлеше, бүлмәләрдә яктылык төшү, парта, өстәл, утыргычларның дөрес сайлануы - мәктәптә балаларга уңайлы һәм имин мохит булдыруда боларның барысы да бик мөһим.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлегә янгынга каршы таләпләр 614 мәктәптә генә тулысынча үтәлгән. Калган уку йортларында вак кына булса да җитешсезлекләр табылган. Җитди кагыйдә бозулар табылмаган, күбесе режим характерда: ремонт эшләре белән бәйле рәвештә эвакуация планнары эленмәгән, эвакуация юлында парта, урындыклар тора, янгын сүндергечләр бинаның һәр катына таратылмаган.

Роспотребнадзорның да уку йортларына карата шелтәләре бар. 697 мәктәп 1 сентябрьгә кадәр бер төркем җитешсезлекләрне төзәтергә тиеш. Хәзерге вакытта 379 мәктәптә Роспотребнадзор таләпләре үтәлгән.

Ата-аналар да уку чорына әзерләрен башлады. Сүз уңаеннан, быел Татарстанда 39 меңнән артык малай һәм кыз беренче сыйныфка укырга керә. Балалар үз тормышындагы бу мөһим вакыйганы зур дулкынлану белән көтсә, әти-әниләрнең күпчелеге нарасыйларын мәктәпкә әзерләү мәсьәләләре хакында баш вата. Дәфтәр-каләм, рәсем альбомы, карандаш, пенал, кием-салым, аяк киеме, букча – һәммәсе кирәк. Сәүдә үзәкләрендә ыгы-зыгы күзәтелә башлады инде. Август ае - канцелярия товарлары, мәктәп формасы сату белән шөгыльләнүчеләр өчен керемле вакыт. Ә укучы баласы булган ата-аналар өчен - иң чыгымлы чор. Intertat.ru баланы мәктәпкә әзерләү өчен кирәк-яракларны санады. 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 15.08.2014
Интертат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№5 (881503) / 17.08.2014 21:52:59

хакимият бурычы! \\\ имеш!
юк шул синең белә минем бурыч! балаларыбызны,оныкларыбызны тәрбиәләү,Татар телен, татар мөселман тәрбиясен торгызу, тиешле югарылыкка күтәрү, безнең бурыч!!!
хакимияткә тапшырып, бүгенге көнгә калдык инде. көтеп ятасы юк,эшкә тотыну хәерле. социализм ЮК! кыргый капитализм урамда. акча баш булган заман. сиңа бер кеше дә бер нәрсә бушка эшләргә тиеш түгел! үз балаларыбызны үзебез тәрбиәләргә тиешБЕЗ!

җәмәгать перестроиться итәргә вакыттыр бит инде. бүген иске стандартлар эшләми. АКЧА,АКЧА,АКЧА правитбезнең тормыш белән,социализм түгел. 30 ел инде кыргый капитализмда яшибез. әле һаман аңлап җиткермиләр кайберәүләр.
уяныгыз инде!!!!

№4 (881492) / 17.08.2014 19:54:11

тәрбияле, ә киләчәктә, ягъни үскәч, ир-ат - х\кызга, х\кыз - ир-атка хөрмәтле, бер берсенә мәрхәмәтле, гафу итүчән булсыннар дисәгез, аерым мәктәпләр булдыруны таләп итегез!

Татар телен, татар мөселман тәрбиясен торгызу, тиешле югарылыкка күтәрү - хакимият бурычы!

№3 (881477) / 16.08.2014 22:23:31

Шул чэчэк бэйлэменнэн башлана инде барысы да: класс ремонты,мэктэп ремонты, укытучылар коне,яна ел,8март х.б.,х.б.

№2 (881473) / 16.08.2014 20:28:36

сез татфак та татфак дисез. әнә ТНВ, мәктәпләрдә татар теле укытучылары җитешми,шуңа татар мәктәпләре ябыла ди. менә бит сәбәбе нидә икән. татарларның үз телләрен укытасылары килми икән. менә, укытучылар,сезгә ребус. кыскарталар,татар теле сәгатьләрен азайталар дип лаф орасыз. үзегездә икән гаеп.
сез татар бетә,татар теле бетә дип тел кайрыйсыз...
бетә шул,болай барса.
Гата абый әйтмешли:
-кунса да кунса болай барса,дөнья утлы күмергә бара -дия торган иде мәрхүм!

№1 (881464) / 16.08.2014 16:03:47

Укытучыга бирелергэ тиешле подарок кертелмэгэн.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments