поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.08.2014 Тарих

«Тамырлардан безне танырлар...» (ФОТО)

Халкыбызны әле дә булса милләт буларак саклап килгән асыл сыйфатларның берсе – үткән тарихка һәм үз тамырларына гамьле мөнәсәбәттер, мөгаен. Хәзер Интернет заманы: туган ягының килеп чыгышы белән кызыксынучылар, Беренче, Икенче бөтендөнья сугышында югалган, канлы репрессия елларының корбаны булган туганнарын барлау­чылар төрле форумнарда фикер алыша, архивларга мөрәҗәгать итә, кыскасы, җан таләбенә буйсынып, үзенең нәсел тамырын эзли.

Кем мин, нәселемнең чишмә башы кайларга тоташа – әнә шул сорауларга җавап эзләп, рухи мирасны барларга омтылганнар үзләренең шәҗәрә агачын гына түгел, халкыбыз өлешенә тигән фаҗигале еллар карурманын төзи кебек. Әлмәт шәһәрендә яшәүче Венера һәм Фикус Закировлар гаиләсе белән танышкач, үзем өчен әнә шундый ачыш ясагандай булдым.

Сүземне кыл уртадан башлыйм әле... Үткәнгә борылып карасаң, кул сузымы арада сынаулардан гына торган еллар, юк, еллар түгел, гасырлар җәйрәп ята. Әллә ни еракка китмичә, егерменче йөзгә генә күз салсаң да, адәм балаларын бер сынаудан икенчесенә ташлаган, кеше язмышлары белән курчак уены уйнаган вакыйгалар бихисап. 1814 елда туып, 1900 елда вафат булган Таһир хәзрәт һәм бүгенге көнгә кадәр аның нәсел рухын саклап килүчеләр турындагы истәлекләрдә затлы бер гаилә тарихы гына түгел, милләтебез язмышы да күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба.

Минем алдымда 1917 елда Казанда, «Бертуган Кәримовлар» типог­ра­фиясендә басылган «Мең дә бер хә­дис» дигән китап. Гаҗәпләндергәне – аның бер гасырлык булуы түгел, ә ти­тул бите почмагына пөхтәләп язылган сүзләр иде: «Хәсәнгата ибн мелла Габделкаюм ибн мелла Таһир ибн мелла Әбелхәер ибн мелла Баязит ибн мелла Мостафа ибн мелла Бәшир. Яңа Чокалы, 1917 ел». Гарәп графикасында басылган әлеге китапның хуҗасына карата шунда ук кызыксыну, алай гына да түгел, ихтирам уятырга өлгергән нәсел агачының һәр яфрагын бармак бите белән сыпырып карыйм, еллар пәрдәсе аша чын мәгънәсендә олпат затларны күргәндәй булам. Янәшәмдә утырган Венера ханым – шушы чылбырдагы Таһир хәзрәтнең оныкчасы. Аның әнисе Шәмсенур – Таһир хәзрәт улы Габделкаюм кызы. Укымышлы, затлы, зыялы нәсел дәвамчысы. Таһир хәзрәтнең тормышы хакында беркадәр мәгълүматлар бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Тагын шунысын да искәртик: югарыда санап үтелгән, китап битенә теркәлгән шәҗәрә агачының башында Сәйфулла бине Бәшир әл-Чокалый исемле ерак бабаларының торуы да билгеле. Бу хакта Риза Фәхреддиннең китабында телгә алына (Р.Фәхреддин. «Асар». – Казан, 2006, 138 бит).

Буыннан-буынга сөйләнеп килгән истәлекләр күңел сандыгында шул­кадәр таслап сакланганмы, дары исе сеңгән фронт хатлары чын хәтернең үзе булып, әледән-әле чаң сугып торганмы, әллә балаларның нәсел җебе белән җитди кызыксынулары үзенекен иткәнме – ничек кенә булмасын, Закировлар гаиләсе үткәннәрнең табылган һәр төймәсен хәтер дисбесенә тезәргә алынган. Венера ханым ерак бабасы Таһир хәзрәт турындагы хатирәләрне моңарчы серле риваять итеп хәтерләгән: әнкәсе Шәмсенур – Сембер губернасының Буа өязе, Яңа Чокалы авылының Таһир мулла оныгы. Хәзрәтнең 1900 елда җәяүләп хаҗ сәфәренә кузгалуы, юлда вафат булып, Драка дигән авылда җирләнүе турында Шәмсенурга, мөгаен, әтисе Габделкаюм сөйләгән булгандыр. Шәмсенур апа сөйләгәннәр исә Венерадан уллары Айрат белән Камилгә чәчми-түкми тапшырыла. Бүгенге көннең техник мөмкинлекләреннән әллә нинди могҗизалар көтәргә мөмкин бит: иң башта Драка исемле авылларны барлау башлана. Картада шундый дүрт авыл булып, аның берсе Яңа Чокалыдан йөз чакрым ераклыкта, хаҗ юлы өстендә ята икән! Шушы кечкенә генә табыш артыннан икенчесе дә пәйда була: бүгенге көндә Ульяновск өлкәсенең Инза районына кергән Драка авылы тарихы турында компьютерда Марат Зибировның язмасы бар икән! Аның белән элемтәгә кереп, Таһир хәзрәт турында белмисезме, дигән сорашуга, бер-ике көннән җавап та алына. Чыннан да, Драка авылы зиратында иске бер каберне элек-электән изге Таһир кабере дип йөрткәннәр. Бу мәгълүматны ишетү канат өстенә канат өстәгәндәй була. Телефон номерларын табып, әлеге авылга шылтыратуга, иң беренче тап булган 80 яшьлек Аделия апа да Венера ханымны: «Ничек белмик ди инде изге Таһир хәзрәтне, без бит намаз укыган саен башта Мөхәммәт пәйгамбәр рухына, аннан изге Таһир хәзрәт рухына дип, дога кылабыз!», – дип шаккатыра. Икеләнүләрдән тәмам котылу өчен тагын бер номерга шылтыраткач, телефонны алган Сафия Рахманкулова да: «Көненә биш тапкыр изге Таһир рухына дога кылабыз, ничек белмәскә! Туп-туры үзебезгә килегез, күпме булсагыз да сыярсыз», – дип шунда ук кунакчыллык күрсәтеп, үзләренә дәшә.

XIX нчы гасыр ахыры, XX нче йөз башы татар авыллары яшәешенә бәйле рәвештә, Таһир мулланы нык тормышлы, тирә-якта абруйлы («Cоборная» дип йөртелгән төп мәчеттә указлы мулла!), хөрмәткә ия шәхес итеп күзалласак, ялгышмабыз. Аның җәй айларында муллаларны җыеп укытуы, тирә-як авылларга барып, мәчет-мәдрәсәләрнең, зиратларның торышын тикшереп кайтуы, өч хатынга өйләнүе мәгълүм. Беренче, икенче хатыннары Җамал, Һаҗәр исемле булып, алар вафатыннан соң хәзрәт Сәрбиҗамалга өйләнгән, өч хатыннан егерме биш баласы булган.

Таһир хәзрәтнең улларыннан Габдерәкыйпнең – мөәзин, Якубның Драка авылында мулла булганлыгы билгеле. Мөгаен, хаҗ сәфәренә кузгалган Таһир хәзрәт юлын улы Якуб белән дәвам итәргә тиеш булгандыр. Аны, аркасына биштәр асып, кулына таяк тотып, хаҗ сәфәренә җәяүләп киткән дип күзаллау да, Драка авылына пар ат җигеп килеп төшкән, дип гөманлау да бар. Авылга килгәч, вазифасына бәйле рәвештә, ул биредәге мәчет-мәдрәсәләрнең дә хәл-әхвәле белән танышып чыга. Зиратка килгәч, аулак, матур бер почмагына сокланып, «вафат булсам, мине шунда җирләрсез», дип, алдан күргәндәй, васыятен дә әйтеп куя. «Хаҗ юлында үлеп калсам, алып кайтып йөрмәгез, шунда гына күмәрсез», дигән сүзләрен дә истә тотып, Драка авылында вафат булган хәзрәтне үзе үк күрсәткән урында җирлиләр.

Авыл халкының бүгенге көнгә кадәр әлеге кабергә изге дип карауларының үз сәбәбе бар. Ул сәбәп анда яшәгән татарларның шанлы да, фаҗигале дә үткәненә барып тоташа.

...Явыз Иванның чукындыру сәясәте татар халкын кайларга гына си­белергә мәҗбүр итмәгән! Драка авылы да –шундый язмышка ия мил­­ләттәшләребезнең сыену урыны. Таулар, урманнар арасына качып та эзәрлекләүләрдән тиз генә котыла алмаган алар: патшаның каратель отрядлары тынгылык күрсәтмәгән. Дегет мичкәсе алып килеп, чукынырга теләмәгәннәрнең капкасын буярга җыенганда, авыл халкы, бер булып, күтәрелеп чыга, әлеге мичкәне җиргә түгеп, кулга төшерелгәннәрнең үзләрен дегеттә ауната. Шушы вакыйгадан соң гына җәза отряларының эзе суына. Егерменче гасыр башында Дракада сигез йөздән артык хуҗалык, дүрт мәчет, ике мәдрәсә, өч су тегермәне, кирпеч заводы, пекарня һәм кибетләр булуы билгеле. Беркадәр иркен сулап яшәр өчен милләттәшләребезгә шактый сынаулар үтәргә туры килә, авыл ике тапкыр янгынга дучар була. Хаҗ сәфәренә чыккан Таһир хәзрәт биредә җирләнгәч, ни хикмәт, бәла-казалар күзгә күренеп кими. Шул сәбәпле авыл халкы хәзрәтне изге дип олылый башлый, аның кабере өстенә кызыл кирпечтән төрбә (склеп) корып куя. Хәзерге картлар үзләренең яшь чакларында ул төрбәнең ишекле, тәрәзәле булуын, эчендә өстәл, эскәмия, комган, сөлгеләр, китаплар торуын тәфсилләп сөйлиләр. Янәшәдә генә челтерәп чишмә агып торган, бирегә дога кылырга йөргәннәр, бәйрәм намазлары укыганнар. Сугыштан соңгы елларда исә, хуҗалык җитәкчеләре, төрбәнең кирпечләрен сүтеп, башка кабер ташларын да алып, юл төзү эшендә файдаланганнар. (Игътибар белән караганда, шулчакта салынган юл читендә бүген дә кайбер ташларда язулар күрергә мөмкин икән.) Хәзрәтнең кабере югалмасын өчен, авыл картлары анда каен агачы утырткан булганнар. Агач картаеп корыгач, берничә ел элек кенә аны кисеп алганнар.

Драка авылында яшәүчеләр изге хәзрәт турындагы хатирәне буыннан-буынга тапшырып килгәннәр, аның рухына һәрчак дога кылып торуны да балаларына, оныкларына васыять итеп калдырганнар. Әманәткә хыянәт итмичә, әлеге васыятькә гасырдан артык тугры булып яшәү нәтиҗәсендә, алар хәзрәтнең ерак оныкларына шушы олы мирасны тапшыра алганнар да инде. Әлмәттән алты йөз чакрым юл үтеп килгән Закировлар әлеге кабернең чыннан да бабалары Таһир хәзрәтнеке икәнлегенә инанып, чардуган һәм гранит таш куеп хөрмәтләгәннәр. Ул хәзер нәсел дәвамчылары өчен дә, Драка авылы халкы өчен дә югалмас билге булып тора.

***

Ата белән улны, туган белән туганны кара-каршы ярларга бастырып, бер-берсенә корал күтәрткән еллар бик күпләрнең гөрләп торган тормышын пыран-заран китерә. Илдә Совет власте урнаштыру, канкоеш, аклар-кызыллар сугышы Таһир хәзрәт улларын да читтә калдырмый. Телдән-телгә күчеп килгән истәлекләрдән аңлашылганча, гражданнар сугышы елларында хәзрәтнең сәүдәгәр уллары Вафа һәм Гата, мөгаен, аклар ягында булганнардыр. Бертуган абыйлары Зариф исә, киресенчә, кызыллар ягында. Вафа белән Гатаны кулга алып, «Совет властен таныйсызмы?» дип, кат-кат тинтерәткәндә, комиссиядә утыручылар арасында революционер Зариф та була. «Юк, танымыйбыз!» – дигән катгый җаваптан соң энеләре басып торган идән убыла, хөкем ителүчеләр шунда төшеп китә (кешеләрне физик юк итү алымы ул елларда ук җиренә җиткереп эшләнгәндер...), моны күреп торган Зариф абыйлары исә һуштан яза.

Алдарак «Таһир хәзрәтнең өч хатыныннан 25 баласы булган», дип хәбәр иткән идек. Аларның күбесенең язмышы анык түгел. Ә менә Һаҗәрдән туган төпчек улы Габделкаюм турындагы мәгълүматларга тукталып китә алабыз. Каюмга дигән кәләшне Таһир хәзрәт Нугай авылыннан, үзенең шәкерте Сөнгатулла мулланың эшен тикшерергә баргач күзләп кайта. Бу вакытта исә Габделкаюмның, мулла буласы килмичә, эш эзләп Әстерханга киткән чагы икән. Мөгаен, Таһир хәзрәттә тәвәккәллек тә, тешләгән җирендә өзү гадәте дә, тимерне кызуында сугарга ярату да җитәрлек булгандыр: өлкән уллары Габдрахман белән Габдерәкыйпне җибәреп, тиз арада Каюмны авылга да кайтарта, Сөнгатулланың кызы Нәгыймә белән кавыштырып та куя. Муллалык эшен дәвам итәргә ризалашкан Каюмны, аерым йорт салып, башка чыгаралар. (1928 елгы саргая төшкән фотода Каюм мулланың утары сурәтләнгән. Безгә күренгән өлешендә генә дә иркен, заманына күрә шактый нык хуҗалык күзгә ташлана.)

Каюм мулла Яңа Чокалы мәдрә­сәсендә малайлар, Нәгыймә остабикә исә өйдә кызлар укыткан. Алар үз балаларына да башлангыч белем биргәннәр. Үсә төшкәч, балалары Буаның «Нурия» мәдрәсәсендә, рус мәктәбендә, кызлар мәктәбендә укыганнар, дини сабак белән бергә, дөньяви белем дә алганнар. Олы уллары Хәсәнгата соңрак Казан университетының көнчыгыш телләре факультетында укый, укытучы булып эшли. Утызынчы елларның канлы геноциды – милләтнең зыялы затларын кулга алып, юк итү сәясәте аны да читләп үтми – солтангалиевчелектә, контрреволюцион оешмада торуда гаеп­ләп, Хәсәнгатаны кулга алалар. Туганнарына аның исемен кеше алдында кычкырып әйтү дә куркыныч була, соңрак, еллар үткәч, энеләре: «Без абый турында юрган астына качып кына сөйләшә идек», – дип әрнеп телгә алачак әле...

Венера ханым 2007 елда абыйсының язмышын ачыкларга теләп, төрле архивларга мөрәҗәгать итә, ФСБның Үзәк архивыннан килгән җавапта түбәндәге мәгълүмат бирелә: «Таһиров Хәсәнгата Каюм улы, төгәлләнмәгән югары белемле, Казанның 17 нче мәктәбе укытучысы. 1929 елның 9 августында кулга алына, 1930 елның 28 августында ОГПУ Коллегиясе карары белән, 58 нче статья буенча гаепләнеп, 5 елга концлагерьга ябыла. 1932 елның 2 июлендә ОГПУ Коллегиясе карары нигезендә, өч елга сөргенгә җибәрелә. 1933 елның 28 октябрендә азат ителә.

СССР Прокуратурасының 1990 ел, 14 март карары нигезендә реа­би­литацияләнә.
Кулга алынганда тутырылган анкетада гаилә хәле графасында «Хатыны – Хәйруллина Рилә Хисамуровна, 29 яшь, кызы Һава, 8 яшь», дип күрсәтелгән. Х. Таһировның азат ителгәннән соңгы язмышы билгеле түгел».

Татарстанның Дәүләт архивыннан җибәрелгән архив белешмәсе һәм ТООГПУның 2 нче бүлеге карар­ла­рының күчермәләре (1929 ел) исә шул дәһшәтле елларның кайтавазы булып яңгырый. Бу урында өзекләрне документтагыча рус телендә китерү урынлырак булыр:

«ПОСТАНОВЛЕНИЕ
1929 года, ноября 23 дня, я – уполномоченный 2-го Отделения ТООГПУ Калинин, рассмотрев следственное дело № 215 по обвинению гр-н Батыршина Хариса, Гадеева Галея (Гальгаф), Раимова Лукмана, Москова Худжа, Урманчеева Бакия, Ягудина Абдуллы, Ассановича Измаила, Еникеева, Ширина, Ягафарова, Тагирова Хасангата и Урманчеева Хадыя, обвиняемых в совершении преступления, предусмотренного 58/4, 58/8 и 58/10 ст.ст. УК...

Постановил:
Войти с ходатайством перед Прокурором ТР, путём посылки копии настоящего постановления о продлении срока следствия и содержания под стражей по отношению к названным обвиняемым на 2 недели, т.е. по 7-е декабря включительно.
Уполномоченный 2-го Отделения Калинин.
Согласен: нач. 2-го Отделения Музафаров».

«ПОСТАНОВЛЕНИЕ
1929 года, декабря «...» дня гор. Казань. Я, уполномоченный 2-го Отделения ТООГПУ Царевский, рассмотрев дело по обвинению Батыршина Хариса, Раимова Лукмана и др в совершении преступления, предусмотренного 58-4 и 58-10 ст,ст.УК,

НАШЁЛ:
что проходящий по делу в качестве обвиняемого Тагиров Хасан-Гата, вой­дя в связь с прибывшим из Турции от группы тюрко-татарских белых эмигрантов, руководящей борьбой против Советской власти, со специальными заданиями по контрреволюционной деятельности – Батыршиным Харисом, принял активное участие в деятельнос­ти последнего, в частности участвовал в изготовлении контрреволюционных прокламаций, разбросанных по городу с целью разжигания национальной вражды.

А по сему, на основании изложенного и руководствуясь 128 ст. УПК,

ПОСТАНОВИЛ

Тагирову Хасан-Гате предъявить обвинение... в преступлениях ст.ст. 58-4 и 58-10 УК...
Уполномоченный 2-го Отд. Царевский
Согласен: начальник 2-го Отд. ТООГПУ Музафаров».

Һәр сүзеннән шом бөркелеп торган бу документлардан күренгәнчә, Хәсәнгата Таһиров белән бергә кулга алынучылар арасында абыйлы-энеле Бакый һәм Һади Урманчеевлар да була. Ни кызганыч, бу мәгълүматлар туганнар кулына беркадәр соңрак килеп ирешә шул. Татарның атаклы рәссамы Бакый ага исән чагында күрешеп сөйләшкән булсалармы?.. Бәлки ул Хәсәнгатаның ни өчен срогыннан алда азат ителүе сәбәбен дә әйткән булыр иде... Беломорканалны төзүдә катнашкан, Соловки лагерьларының бөтен «тәмен» татыган Хәсәнгата сөргеннән азат ителгәч, бер генә көнгә өйләренә сугылып чыга да Себер якларына китеп гаип була. Әнисе Нәгыймә апа аны эзләп, Томскига хат язгач, улыннан бердәнбер һәм соңгы хәбәр ала: «Әни, син мине бүтән беркайчан да эзләмә, хат та язма», диелгән сүзләр туганнарына хәзергәчә тынгылык бирми. Абыйлары ни могҗиза белән вакытыннан алда азат ителгән; әллә соң, чит телләрне яхшы белгәнгә, разведчик сыйфатында эшләргә күндергәннәрме; чик аша Әфганстан якларына чыгып киткәнме... Җанны тырмаган җавапсыз сорауларның очы-кырые күренми. Мин үзем, учларны пешергән «Постановление»ларны кат-кат укыгач, бүгенге көн сәясәтен дә күз уңыннан үткәреп, ачы көлемсерәп куярга мәҗбүр булдым. Еллар уза – тарих кабатлана, диюләре шулкадәр хак. Хәзер дә ислам дине кануннарын алга сөргән, әхлакны пропагандалаган, адәм балаларын күз ачып уйланырга чакырган затларны төрле ярлыклар тагып эзәрлекләү дәвам итә ләбаса. Кемдер ваһһабчы, кемдер террорист, кемдер чит илдә укып, монда махсус задание белән кайткан... Бүгенге заманга да күпне күргән, күпне аңлаган артык акыллы кешеләр кирәкми. Шушы хакыйкатькә тагын бер кат төшенүдән куркыныч булып китә...

Үзәге нык булганнарны нинди генә юллар белән юк итәргә теләмәсеннәр, нәсел җебен өзми саклаучылар барыбер кала бирә. Зыялылык та, сабырлык та, гыйлемлелек тә, фидакярлек тә аларның җанында кан хәтере аша сакланып кала. Әнә бит, Каюм белән Нәгыймә гаиләсендә генә дә ун бала дөньяга килә. Дөрес, гомер озынлыгын гына төрлесенә төрлечә бирә Ходай: Хәсәнгата, Өммегөлсем, Вәлиәхмәт, Мөхәммәтвазыйх, Мәсгутне үз янына тизрәк алырга ашыга. Ә менә Шәмсенур, Фәтхелислам, Камәрия, Әшрәфелислам һәм Мирзаҗанга, сынаулы булса да, бәрәкәтле гомер язган икән, аларның нәсел дәвамчылары бүген дә милләтнең зыялы ул-кызларыннан санала.

Каюм мулла үзе 1918 елда кинәт кенә вафат була. Дөнья йөген нәзек иңсәсенә алып калган Нәгыймә остабикәгә еллар афәтен сыңар канат белән күтәрергә туры килә. Кызамык авыруы эләгеп, улы Мөхәммәтвазыйх үлеп китә. Колхозлашу елларында, мулла хатыны дип, Яңа Чокалыдагы өеннән куып чыгаралар, кече улы Мәсгустне җитәкләп урамда калган Нәгыймә апа мунчада яшәргә мәҗбүр була. Улы Фәтхелисламның хокук саклау органнарында эшләве ярдәм иткәндер, күрәсең (ул озак еллар төрле районнарда адвокат, судья булып эшли. Тукай шигырьләрен тулысынча яттан белә!), бер елдан соң остабикәгә үз өен кайтарып бирәләр.

Исән калган балаларны да төрле яклап сыный язмыш. Әшрәфелислам, Бөек Ватан сугышында немецларга әсирлеккә эләгеп, Дахау концлагере газапларын кичерә, чыкмаган җаны гына калган гәүдәсен чак йөртеп, Ватанга кайтып егыла. Кабат аякка басарга туган як туфрагы һәм яшәүгә чытырдап ябышу көч биргәндер, күрәсең: гаилә корып, алты бала үстерү бәхетенә дә ирешә ул. Сугышка кадәр Мунчали авылында укытучы булса, кайткач, Иске Чүпрәле авылында колхоз бакчасында эшли. (Кызы Наиләнең биология фәннәре кандидаты булу сере нәкъ менә шул бакча сукмакларына барып тоташмый микән әле...) Бүгенге буыннар колагына Әшрәфелислам абый кичергән газаплар бөтен ваклыгы белән килеп ирешмәгән шул. Мулла улы, халык дошманы энесе, немец әсире... Мондый тамгалар белән җан асраган кешеләр кайда да телсез-чукрак булуны хуп күргәннәр, хәтта иң якын кешеләренә дә телләре чишелмәгән андыйларның...

Каюм мулланың кызлары Камәрия белән Шәмсенур да, улы Мирзаҗан да укытучы белгечлеген сайлаган – ата-бабадан килгән игелекле һөнәр хуҗалары булган алар. Сугыштан сыңар күз, баш миендә алынмаган ядрә кыйпылчыгы һәм үзенә буйсынмаган аяклар белән кайткан Мирза абый утыз елдан артык Әлмәт шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбен җитәкли. Ул мәктәп шәһәрдә генә түгел, республикада да дан казана, директоры күп мәртәбәләр шәһәр советы депутаты булып сайлана. 1960 елда укытучыларның беренче Бөтенсоюз съездында катнашып, Мирза абый аннан ил башлыгы Хрущёв үз кулы белән тапшырган Ленин орденын тагып кайта. Яңа гаилә корып, тормышны да өр-яңадан башларга туры килә үзенә. Балалары игелек­ле булып үсәләр, йөзгә кызыллык китермиләр: кызы Илсөяр Казанның атаклы СК заводының лабораториясен житәкләгән, уллары Роберт белән Марлес исә, нефтьче һөнәрен үзләштереп, үзләре эшләгән коллективта хөрмәт һәм абруй казанганнар. Яңа гаилә кору дигәнемнең сәбәбе – язмышның югалтулар белән сынавы. Сугыш гарасатын кичеп кайткан, ике аягы да йөрмәгән ир-егетне өенә күтәреп алып кергәндә, шыксыз стеналар аны кайгы белән каршылый: хатыны да, кечкенә улы да вафат икән. Олы улы Робертны куенына кысып, тешен кысып елады микән Мирзаҗан абый, әллә күз яшьләрен эчкә йотып: «Без синең алдыңда тез чүгә торганнардан түгел, язмыш!» – дип, йөрмәс тоелган аякларына күтәрелде микән... Мин аны да көчле рухлы шәхес итеп күзаллыйм. Шулай булмаса, Әлмәт халкы аның исемен бүген дә олылап хәтерендә саклар идеме? – Ул укыткан мәктәпкә мемориаль такта эленгән, мәктәп урнашкан урам М.Таһиров исемен йөртә.

Каюм кызы Шәмсенур һәм Кәрим улы Нәҗип турында иркенләбрәк тукталасым килә. Венера ханым әнкәсенең көн­дәлек дәфтәрләрен, әткәсенең фронт­тан язган хатларын кадерләп кенә өстәлгә салган мәлдә энҗе кебек тезелешкән хәрефләр, «кадерлем, бәгърем» дип атап дәшкән сүзләр күз алдыннан йөгереп үтә. Ир белән хатынның бер-берсенә ихтирамы, мәхәббәте һәм шулар белән бергә гыйлемлелек, зыялылык бөркелеп торган кәгазь битләре... Шәмсенур – Каюм мулланың икенче баласы. Кече Тархан кызлар мәктәбендә, аннан Буада укытучылар белемен күтәрү курсларында укыган, шунда ук укытучы булып калып, Буада 7 ел мәктәптә эшләгән, башкалар алдында абруй казанган зат. Аның иң белемле укытучылардан булуы, бик матур тавышка иялеге, мисыр мәкаме белән моңлы итеп Коръән укуы турында истәлекләр сакланган. Нәкъ менә Буада укытканда гомерлек мәхәббәтен – шушы мәктәпнең директоры Нәҗип Кәримовны очрата Шәмсенур. 1924 елның җәендә гаилә дә корып өлгерәләр, бер-бер артлы Зөбәйдә, Әлфия, Наилә исемле өч кыз алып кайталар. Ләкин кызларның гомерләре генә кыска булып чыга, ата белән ананы утка салып, сабый чакларында ук дөнья куялар. Соңыннан, Лалә, Илгиз, Рөстәм, Венера тугач кына, гаилә тормышы түгәрәкләнеп китә.

Нәҗип Кәримов – Яңа Кәкерле авылы (бүгенге көндә Чүпрәле районына керә) егете. Аның әтисе Кәрим – мулла нәселеннән, гайрәтлелеге, кызу канлылыгы белән аерылып торган. Яшь чагында алты ел буе патша армиясендә кавалерист булып хезмәт иткән (шуннан алып кайткан кылычы бүген дә төп йортта саклана икән). Беренче хатыны Маһиҗамал авырып киткәч, тота да Латифә исемле кызны икенче хатынлыкка алып кайта. Ул дуамалланган вакытларда хатыннары, аның тынычланганын көтеп, ат абзарындагы печән астында качып утыра торган булганнар. Нәҗип ике әниле шундый тормышта үсә, туган авылында башлангыч белемне ала, 1911-1916 елларда Буаның «Нурия» мәдрәсәсендә укый, шул ук чорда мондагы рус-татар мәктәбен дә тәмамлый. Буада укыганда булачак драматург Фәтхи Бурнаш белән танышып, тәмам дуслашып өлгерә.

Авылдан-авылга күчеп мөгаллимлек иткән елларда Нәҗип абыйның укучылары арасында булачак шагыйрь Шәрәф Мөдәррис (Түбән Каракитә мәктәбе), булачак Советлар Союзы Герое Зариф Алимов (Яңа Кәкерле мәктәбе) кебек шәкертләр дә белем ала.

Утызынчы еллар шаукымы Нәҗипкә дә кагылып уза: укытучының абруе-даны тынгылык бирмәгәнме, аны, мулла малае дигән сылтау белән, 1930 елда кулга алалар. Әтисе Кәримнең фронтта кавалерист булып хезмәт итүе генә аны тоткынлыктан коткарырга җитәрлек сәбәп булды микән, анысы билгесез – 1931 елның язында ниндидер могҗиза белән Нәҗип төрмәдән чыгарыла. Шулай да аның өстеннән булган күзәтү 1938 елга кадәр дәвам итә. Әлегәчә гаиләсе белән әле бер, әле икенче авылда укытып йөрергә мәҗбүр булган Нәҗип Кәримов шуннан соң гына үз авылы Яңа Кәкерлегә кайтып төпләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, броне булуга карамастан, ул үзе теләп сугышка китә. «Мәктәптә әтиләре үлгән балаларның, ирләре үлгән хатыннарның күзенә карый алмыйм» – ир-егетнең карары нык була. Суслонгер лагерьларын үтеп, Белоруссия сазлыкларына кадәр килеп җиткән Нәҗип абыйның ут эчендә үзен утызынчы еллар күзәтүенә караганда күпкә иреклерәк хис итүенә шаккатырлык – Суслонгер лагереннан язган хатлары менә нәрсә сөйли: «...Килгәннән бирле аяк киемнәрен салмый, пинжәкләрне дә чишенми коры тактага ятып йоклау да, унбиш чакрымнан такта күтәреп кайтулар да гади әйбер булып исәпләнә. Гомумән, минем өчен һәртөрле авырлык та куркыныч түгел. Чөнки кешеләр белән бергәләп күрелә. Ялгыз башка төшкән кыенлык­ларны кичерү авыр. Бигрәк тә мораль изелү авыр... (15.05.1942). ...Мин тулы ирекле, ягъни башкалар белән бертигез җаваплы...» (25.05.1945).

Венера апада әтисенең фронттан килгән 78, әнисе Шәмсенурның исә, фронтка җибәрелеп, иясен эзләп табалмыйча, кире әйләнеп кайткан 5 хаты саклана. Дары исе сеңгән ул хатларны укыганда, янә кат-кат гаҗәпкә каласың. Минем үземне иң беренче чиратта нинди авыр, дәһшәтле чорда да почтаның шулкадәр төгәл, җаваплы эшчәнлеге сокландырды: гап-гади кәгазь битенә язылган, өчпочмаклап кына төрелгән хатлар алгы сызыктан урап, ерак төпкелдәге бер авылга кире кайтып җитсен әле! Тагы да ныграк сокландырганы – хат ияләренең бер-берсенә мөнәсәбәте. Һәр минутның соңгы булырга мөмкин икәнлеген әзгә генә дә башыннан чыгармаган килеш тә, Нәҗип абыйның хатларында хатынына һәм балаларына эчкерсез мәхәббәте, алар турында кайгыртуы ярылып ята. «Умарталарны болайрак карагыз... Икмәк запасы әзерләп куярга тырышыгыз... Утын өчен каралтыларны файдаланыгыз...» Болары – гаилә башы буларак киңәшләр. Яшь аралаш елмаерга мәҗбүр иткәне – Нәҗип абый язган хатларны бер генә цензура да тоткарлый алмас иде, мөгаен. Чөнки аның хатлары шулкадәр осталык белән язылган – һәр сүз, һәр җөмлә астында яшеренеп яткан мәгънәне тоеп алу өчен гади күз генә җитеп бетмәс иде. «Минем үз хәлемә килгәндә, тамак тук, өс бөтен. Аш алдыннан бисмилла әйтсәң, бәрәкәтле була, дигәнгә күрә, бисмилланы калдырганым юк. Кайчакта әгузесен дә әйтеп куям. Укымыш ярый бит ул бер урынга. Сез әгузе генә түгел, колхуалланы да укый торгансыздыр инде...» (20.04.1944)

«Бу аралар аеруча тыныч үтә. Тиздән көнбатыштан көньякка күчеп киткән кошлардан сәлам алырсыз. Аларның аерым төркемнәре инде очып киттеләр...» (29.04.1944)

«Кадерлем Шәмсенур! Мин бу минут исән әле. Әгәр соңгы хатым була калса, бу аның соңгы хаты иде, диярсез. Хат яз. Кем белә, гомер була калса, бәлки кулга тияр». (10.01.1944)

«Үзем бу минут исән әле. Бу хатны алдагы сафта траншеяга аякны салындырып утырып, снарядлар тавышы астында язам. Тирә-якта снарядлар ярыла. Әтрафка осколкаларын сибәләр. Бик якын төшә башласа, траншеяга сикереп төшәм. Гади күзләр белән без аларны, алар безне күреп торалар... Үзеңнең һәм балаларның саулыгы ничек? Авыр уздырганыгызны беләм инде. Ул хакта сорашырга да куркам. Уйларга уйларым җитми. Мин сезне төшләрдә күргәнем кебек, сез дә мине күрәсезме икән?..» (20.06.1944)

«Дошман белән ике арабыз 150-200 метр. Арада зур су бар. Төнлә анда күпер салып өлгертелгән, танклар инде күптән дошман окопларына барып җиткәннәр. Самолётлар үзләренә тапшырылган бурычларны үтиләр. Озак та үтми, дошман окобыннан алынып ташлана. Дошман чигенә, авылларны яндырырга да өлгерә алмый. Авыллар бөтен һәм сәламәт килеш калалар. Газетада 2 нче Белоруссия армиясе дип укысагыз, безнең көрәшне аңларсыз». (1.07.1944)

«Лалә белән Илгиз кирпеч утыны хәзерләделәр, дигәнсең – бик зур шатлык. Сау булсалар, дүртәү үсәләр бит... Мин үз-үземне иң куркынычлы ихтималлар алдында да аларның сиңа тиздән булышлык итә башлаулары белән юатам. Эшне сөеп эшләсеннәр, эшчән булып үссеннәр». (13.08.1944)

Нәҗип Кәримов 1944 елның 4 сентябрендә каты яралана, аны Чи­та шәһәре янындагы госпитальгә җибә­рә­ләр. Биш ай буе дәвалангач, ул янә үзе хезмәт иткән частька кайта. Ул утырган поезд Яңа Кәкерледән нибары кырык чакрым ераклыктагы Борындык станциясе аша көнбатышка юнәлгәндә, кул сузымы арада калган хатынын, балаларын уйлаганда, солдат йөрәге ничекләр түзде икән?.. Яралануы турында өйләренә хәбәр иткәндә дә ничек тә җайлап кына, үз хәлен йомшак кына итеп язарга тырыша Нәҗип:

«Мин сезгә беренче хатымда раным бил сөягендә дигән идем, ләкин алай ук түгел. Син кыз чагыңда вечерларда биегәндә, баш һәм имән бармакларыңны ачып, кулыңны ике як билеңә атландырып куйган булсаң, нәкъ инде менә шул сөяк өстенә басып торалар. Беренче операциядә, карт кешегә кыскарак эчәк белән дә ярар әле дип, артык-портык эчәкләрне кисеп алдылар. Үземне һәрвакыт яхшы хис иттем». (31.10.1944)

Шәмсенур апаның иренә язган хатлары да шундый ук эчкерсезлек, самими һәм ихтирамлы хисләр белән сугарылган. Бик еракта, ут эчендә булган иреннән, ир хакын хаклап, һәрнәрсәдә киңәш сорау, өйдәге хәлләрне бәйнә-бәйнә тасвирлау, сагынуын белдереп тору... «Кадерлем Нәҗип! Син мине сагындыңмы? Сагынган булсаң, кара, обрисовать итәм: башта кара шәл, өстә кыска юбка, синең Казаннан кайткан былтыргы яратып кия торган фуфайкаң, аякта озын итекләр, кулда сукно иске перчаткаларың... Бик еш бураннар булып тора. Безнең бакчада олы таулар өеп китте. Анда теге зур умарта калган иде, аны хәзер көрт күмеп китте, аңар зыян булмас микән? Әллә казып чыгарыйммы икән? Шуңар җавап язар идең... Җитәр инде, хуш, бәгърем. Сагынып сәлам белән Шәмсенур» (24.12.1942)

Утны-суны кичеп, Җиңү көнен Германиядә каршылаган Нәҗип абый: «Бу җәһәннәмнән исән калу, кайтып исән-сау гаиләңне күрү һәм алар белән тагын ун ел гомер итү – шуннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме? Арабыздан берәү генә булса да шул бәхеткә ирешер микән?» – дип хыялланулары турында сөйли торган була. 1945 елның 15 августында гаиләсе янына исән-имин кайтып кергән солдат тыныч тормышта нәкъ тугыз ел яшәп кала – 1954 елның 1 августында юл һәлакәте аның гомерен өзә.

«Әтинең үлеме безне тетрәндерде, ләкин аяктан ега алмады, – дип искә ала Венера апа бу хакта сүз кузгалткач. – Үзенең түземлеге һәм батырлыгы белән әни безгә үрнәк иде. Хәтерлим, безне кинодан чакырып кайтардылар. Күрәбез, әниебез алгы өйнең ишегенә аркасын терәп баскан. Безне куркытмас өчен, гаять тыныч тавыш белән: «Кайттыгызмы, балалар? Утырыгыз», – диде. Үзен тыныч тотып, әүвәлге тавыш белән ул безгә кичектереп яки үзгәртеп булмый торган хәбәрен җиткерде». Бар хәсрәтен учларына йомарлап тоткан Шәмсенур апа, соңыннан, иренең вафатынан соң төгәл бер атна узгач, бу сабырлыкның никадәр авырлыгын түбәндәге юллар рәвешендә үз көндәлегенә язып куячак: «...Син генә, тик син генә минем куанычым, бердәнберем, шатлыгым идең. Инде мин тормыш юлында берьялгызым калдым... Юлым ерак... Төнем караңгы. Япа-ялгыз. Барам берүзем...»
Ана кешенең бу ялгызлыгын тормышта үз урыннарын тапкан акыллы балалары күпкә җиңеләйткәндер. Аларның әти-әни һөнәренә тугры калып, мөгаллимлек хезмәтен сайлаулары да үзенә күрә бер юаныч биргәндер: Лаләләре Самарада яшәп, укучыларны француз теленә өйрәтә, Илгизләре Яңа Кәкерледә 33 ел буе мәктәп директоры булып эшли; соңрак икенче институт бетереп, төзүче-инженер һөнәре алганчы, Рөстәм дә укытучы булып хезмәт юлын башлый; төпчек кыз Венера исә Әлмәттә мәктәптә укыта, 20 ел буе Төзүчеләр техникумында эшли, Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек була.

Кеше китә – җыры кала, диләр. Таһир хәзрәтнең дә, Каюм мулланың да балалары күңеленә салып калдырган иман һәм гыйлем орлыклары буыннан-буынга тапшырылып, инде ерак оныкларга кадәр килеп җиткән. Дәвамчылар арасында кайсылары геология фәннәре, кайсылары техник фәннәр кандидаты, данлыклы нефть предприятиеләрен җитәкләүчеләр булганга күрә генә әйтүем түгел. Иман нуры булмаса, кырык эшне кырык якка ташлап, Фикус абый һәм Венера апаның уллары Айрат белән Камил, оныклары Зиннур хаҗ юлында ятып калган Таһир хәзрәт эзләрен барларга тотынырлар идеме? Өй тутырып, ерак араларны якын итеп, әби-бабай янына Луиза, Данияр, Сәет, Айдан кайтып төшәр идеме? Нәсел тарихы беркайчан югалмый, төсен һәм көчен җуймый торган, килер буыннар өчен дә олы мирас булып калырдай йомгакка тупланыр идеме?

Тормыш зилзиләләре ничек кенә талкымасын, үзәге һәм тамыры нык булганнар сыгылып төшми, чөнки ул тамырлар бик еракка – иманлы кавемгә барып тоташа. Иман булганда, хәтер дә исән, тарих та исән, кешелек үзе дә бүгенгәчә исән әле...

Нәгыймә остабикә. 1927 ел. 


 



Фоторәсемнәр Венера һәм Фикус Закировларның гаилә архивыннан алынды. 


Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА
Безнең мирас
№ 8 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»