поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.08.2014 Мәдәният

“Ак каен” җитәкчесе Наил Галимуллин белән “Түгәрәк уен” турында ӘҢГӘМӘ

27 июльдән 30 июльгә кадәр Болгар тыюлыгында илебезнең төрле почмагына сибелеп яшәүче милләттәшләребезне җиденче тапкыр бер түгәрәккә җыйган “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды.

Биредә Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән – Татарстан, Башкортостан, Марий Ил, Мордовия, Удмуртия, Чувашстан республикаларыннан, Әстерхан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәүдән 37 фольклор коллективы һәм аерым башкаручылар катнашты. Самара өлкәсеннән әлеге бәйгегә атаклы “Ак каен” халык фольклор ансамбле барган иде.

Әлеге чара турында “Ак каен”ның җитәкчесе Наил Галимуллин белән сөйләштек.

- Наил абый, фестиваль ничек оештырылган иде?

- Барысы да югары дәрәҗәдә булды. Барган көнне чараны оештыручылар безне каршы алып, палаткалар шәһәрчегенә урнаштырдылар. Биредә тору өчен уңай шартлар тудырылып, ир-ат һәм хатын-кызларга аерым душлар һәм бәдрәфләр дә ясалган. Туклану Болгар шәһәренең “Регина” гостиница- ресторан комплексында 2 смена итеп оештырылган иде.

- Ураза гаетен туганнарыгыздан еракта уздыру күңелегезне төшермәдеме? Бәйрәм көне фестивальдә ничек узды?

- Киресенчә, фестивальга җыелган 600гә якын милләттәшебез белән бергә бу олы бәйрәмне Изге Болгар җирендә бәйрәм итү күңелләрдә зур тәэсир калдырды. 27 июль кичендә бик матур итеп ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ә иртәнге сәгать биштә Ак Мәчеткә Ураза гаете бәйрәменә җыелдык.

Кичке аштан соң Ак Мәчет каршындагы мәйданда Чувашстанның Урмай татар социаль-мәдәни үзәгенең “Мишәр” ансамбле Ураза гаете бәйрәменә багышлап, “Арт-мәдхия” мөселман җырлары фестиваленең “Зикер. Фикер. Шөкер” дип аталган бик тә күркәм махсус дини программасын күрсәтте.

Шул ук көнне, бәйрәм булуына карамастан, коллективларны һәм аерым башкаручыларны номинацияләр буенча карап тыңлау да узды.

- Ә башкаручылар барлыгы ничә номинациядә катнашты ? “Ак каен” быелгы фестиваль тамашачысына нин-ди бүләк алып барган иде?

- Биредә фольклор-этнографик төркемнәр, балалар фольклоры, халык җырларын аерым башкаручылар, вокаль коллективлар; мөнәҗәт, бәетләр башкаручылар, хореография (халык биюләрен башкаручылар), халык уен коралларында аерым һәм күмәк уйнаучылар бәйгеләре узды.

Безнең ансамбль иң дәрәҗәле саналган “Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив” номинациясендә татар халкының “Ярмәктә “Аулак өй” күренеше белән чыгыш ясап, өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Яңа программа төзеп, тамашачыларга татар халкының онытылган “Бияләй ыргытыш”, “Талпан” уеннарын уйнап күрсәттек. Барсына да таныш булган “Йөзек салу” уенын үзебез уйлап чыгарган такмаклар белән башкарган “Канат җибәрү” уенын җюри әгъзаләре югары бәяләде. “Ярмәкчә сербиянка” биюе дә, минемчә, берсен дә битараф калдырмады.

Гомумән, гала-концерт, җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү йоласы барыбызның күңелләрендә калырлык итеп бик матур узды. Ә кичке аштан соң фестивальнең “Кичке түгәрәк уены” үтте. 300гә якын кеше гармуннар, баяннар уйнавына кушылып бергәләп биедек, җырладык, такмаклар әйтештек.

- Наил абый, фестиваль кысаларында тагын нинди дә булса чаралар оештырылган идеме?

- Әйе. Ураза гаете көнне фестивальдә катнашучылар өч төркемгә бүленеп, Татарстанның Спас районының Кәюк, Тукай, Иске Рәҗәп авылларына концертлар куярга чыгып киттек. Авылларда халык һәм администрация безне бик җылы каршы алды һәм зур табыннар корып, артистларны татар халык ашлары, тәмле чәй белән сыйлады. Ә концертның һәр номерын көчле алкышларга күмделәр. Бу ачык йөзле кунакчыл халыкка Аллаһының рәхмәтендә булуларын теләдек.

29 июльдә репетициядән соң Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсиягә алып бардылар. Шулай ук көн дәвамында татар фольклорының төрле юнәлешләре буенча Татарстанның югары мәдәният уку йортларының һәм консерваториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре, доцентлары, профессорлары мастер-класслар күрсәттеләр.

- Димәк, “Түгәрәк уен”нан бары тик яхшы тәэсир белән кайттыгыз?

- Бик дөрес. Һәм бу фестивальдә катнашып, дәрәҗәле урын алу белән бергә Изге Болгар җирендә газиз дин кардәшләрем белән аралашканда рухым үткәннәр белән тоташкандай булды. Минемчә, һәрбер татар кешесе (әлбәттә, горурланып, мин татар, дип дәшсә) борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгарны барып күрергә тиеш.

Өлкәбездә 15кә якын үзешчән сәнгать коллективы, берничә халык ансамбле булуына карамастан, “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленә бер “Ак каен” халык фольклор ансамбле баруы гына мине бераз борчый. Ә менә Төмән һәм Ульян өлкәләреннән әлеге чарада өчәр коллектив катнашты. Бәлки, бу өлкәләрдә милли мәдәни үзәкләр актив эшләп, үзешчән сәнгать коллективларына, ансамбльләргә матди ярдәм күрсәтү юлларын табалардыр? Безнең өлкәдә дә иҗади коллективларга мөмкинлекләр тудырылып, алар дәрәҗәле чараларда катнаша алса, бик яхшы булыр иде.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Наил абый! “Ак каен”ны чын күңелдән тәүге казанышы белән котлап, аңа тагын да зур уңышлар теләп калабыз!


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 13.08.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»