поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.03.2009 Җәмгыять

ГЕРМАН ҖИРЕНДӘ ТАТАР ЭЗЛӘРЕ

Самолет коточкыч тизлектә Рейхстаг каласына алып төшеп килгәндә, күңелемдә шатлыктан бигрәк курку хисе көчле иде. Мин ялгыз, кулымда кечкенә кәгазгә язылган адрес бар – Берлиндагы бердәнбер танышым шул. Ничегрәк каршы алыр Берлин?

Берлин ничек каршы алыр?

 

Каш җыерыбрак каршы алды. Күк йөзе әллә нәрсәгә ачуланып кабарынган болытлар белән тулы. Боларның да феврале бик үк ягымлы түгел икән… Баш миенең әллә кай күзәнәкләрендә йокымсырап яткан немец сүзләре активлаша башлады, күрсәткечләр күрсәткән якка карап, автобус тукталышына киттем. Казаннан ук алып килгән бик акыллы киңәшне тотып, Берлин картасын сатып алдым. Шул карта һәм тирә-яктагылар ярдәме белән, адрестагы йорт артык мәшәкатьсез генә табылды. Берлинның иң аулак урамнарының берсендә икән. Өйдә чын хуҗаларча йөргән зур гына кап-кара этне күреп бераз кәефем китсә дә, йорт хуҗасының бик тә ягымлы булуы күңелемә хуш килде. Тик миңа хәзергә ул тәкъдим иткән чәй дә, капучино да түгел, ятып йокларга  урын гына кирәк иде...

 

Шулай итеп, яңа танышларым  - Лили исемле кара эт һәм аның хуҗасы Хайльвиг ханым белән бер йортта минем Берлин тормышы башланып китте.

 

Ирекнең чыны монда

 

Моңа кадәр «ирек» дигән сүзне күп мәртәбәләр ишеткән булсам да, аның нәрсә икәнен белмәгәнмен икән. Берлинда зур бер Иреклелек хөкем сөрә, ул аның һавасына сеңгән, ул кешеләрнең кыяфәтендә, йөзләрендә, хәрәкәтләрендә, үз-үзләрен тотышында чагыла иде. Метрода утырып барган, урамда йөргән, тукталышта автобус көткән ирекле кешеләр арасында  үземне чит итеп тойдым: юк, мин ирекле кеше була белми идем, мин әле аңа өйрәнмәгәнмен. Шуны ачык аңладым: безнең үзебездәге ирек аквариумдагы балыкныкы чамасы гына икән. Кислород җибәрсәләр сулыйбыз, җибәрмәсәләр шуны көтеп тончыгып ятабыз икән. Кинәт кенә иреккә чыккач кыенрак шул, кислород күплегеннән баш әйләнә. Әйе, диңгез ул сиңа аквариум гына түгел…

 

Тыштан ялтырап та эчтән калтырамау

 

Техника, сәнәгать нык үскән биредә. Бу өлкәдә немецлар ирешкән уңышларны сөйләп торасы юк: “Германиядә эшләнгән” дигән сүз товарның сыйфат күрсәткече булып тора бит. Техника үсеше турында сүз чыкса, бездә аның кешегә, табигатькә тискәре йогынтысы турында әйтми калып булмый. Монда ул яктан хәл башкачарак. Берлинны гына күр: чиста һава, тузансыз урамнар,  шәһәр эчендә гектарлаган яшел мәйданнар, суында бер генә шешә дә, сыңар тәмәке төпчеге дә йөзеп йөрмәгән елга-каналлар һәм күлләр, краннан агызып, кайнатмаган көе дә шикләнми эчәргә мөмкин булган су... Табигатькә булган бу кадәр сакчыл мөнәсәбәтнең сәбәбен немецларның милли холкыннан, тәрбиясеннән күрдем. Матур итеп яши беләләр инде! Гади матурлык. Менә, мәсәлән, мин торган йортның ишегалды. Өч кенә стеналы ачык утын сарае. Утын яра торган бүкән. Монысын мин бала чакта авылда күргәннән генә аз-маз хәтерлим. Кайберәүләр машиналарын да шундый бәләкәй сарайда тота. Боларның ике велосипед. Ылыслы куаклар койма ролен үти. Биек коймаларның монда кирәге юк, кешеләр бер-берсеннән качып яшәми. Күршеләрнең кыргый чиясе чәчәк атып куйган, тирә-яктагы бар бөҗәк халкын үзенә җыеп утыра. Иртән урамга чыгуга, күз алдында пәйда булган матурлыктан авызың үзеннән-үзе ерыла, иртәнге салкынча һавадагы чәчәк исеннән сулышлар киңәя. Кошлар сайраганын тыңлый-тыңлый, 8 тулып нәкъ 9 минутта киләчәк автобус тукталышына барасың. Ничек кәефең әйбәт булмасын! Һәрбер ишегалды – үзе бер әкият! Бер-берсенә бер генә дә охшамаган йортлар, хуш исле чирәм, ачылып кына килүче чәчәкләр, акыллы кыяфәтле бәләкәй гномнар...  

 

Чүпкә булган игътибар

 

Дус кызым хат язган, Германиядә бик чистамы, дип сораган. Аңа җавап яздым, немецлар чүптән җирәнмиләр, аңа хөрмәт белән карыйлар, дидем. Шаярып түгел, миңа чыннан да шулай тоелды. Чүпне 4 төргә бүлү, һәр төр чүпнең үз урыны булу, аны җыеп эшкәртүнең шулкадәр тәртипкә салынган булуы шуны күрсәтмимени? Моңарчы чүптән керем алганым юк иде. Беркөн эчемлекләр автоматыннан алган суның пластик савытын, бушагач, шул ук автоматка кире “саттым” әле.

 

Чүптән керем алу дигәннән, якшәмбеләрнең берсендә урамдагы бер базарга килеп чыктым. Атна саен монда кулланылган товарлар базары эшли икән. Нәрсә генә юк! Карап йөрсәң, шактый кызыклы әйберләр очрап куя. 3 метр чамасы озынлыктагы бер өстәлнең буеннан буена күгәргән тимер-томыр тезгәннәр. Ишек тоткалары, эт, аҗдаһа башы һәм тагын әллә нинди төрле формадагы элгечләр, эшләпәле кадаклар, тагын әллә ниләр... Тиешенчә чистартсаң, бик оригиналь ишек тоткасы, кием элгече һ.б. килеп чыгарга мөмкин. Казандагы дусларымның берсенә немец сакчыллыгы турында язганда, бу вакыйганы да кыстырмыйча түзмәдем: “...немецлар алар күгәргән тимерне дә әрәм итмиләр, базарга чыгарып саталар...” Якшәмбе көннәрендә урамда совет солдаты фуражкасы, комсомол һәм октябрят значоклары, пионер галстуклары да сатып алырга мөмкин. Сатылучы исәпсез күп предметлар арасыннан үземә азмы-күпме якын тоелганнары гына әле бу.

 

Нәрсә ул Бату хан?

 

Гумбольдт университетының төп бинасы ишегалдында рәт-рәт итеп тезелгән өстәлләрдә китап саталар. Бер танышым белән карап йөрибез. Карале, дим, “Batu Chan” дигән кызыл тышлы китапка күрсәтеп, татарларга азмы-күпме кагылышлы бердәнбер китап шушы инде монда! Роман икән. Алырга җыендым моны. Сатучы егетләрнең берсе китап исеменә күз салып кызыксынып куйды: “Ә нәрсә ул Бату хан?” “Нәрсә түгел ул, кем!” “Ә, гафу итегез, кем соң?” “Ул – Чыңгыз хан оныгы”. Шуннан артык аңлату кирәкми дә,Чыңгыз хан – Европада мәгълүм шәхес.

 

Татарны Европада беләләрме? Беләләр, әлбәттә, яхшы беләләр... тюркологлар, Көнчыгыш Европаны, Урта Азияне өйрәнүче галимнәр... Миңа Европаның күп илләреннән җыелган, күбесенчә фән белән шөгыльләнүче, сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләр белән бергә Гамбург университеты оештырган семинарда катнашырга туры килде. Беренче җыелышта һәрберебез үзе белән таныштырып чыгарга тиеш булды. Мин үземнең Россиядәге Татарстан дигән республиканың башкаласы Казаннан килгән татар кызы булуымны әйттем, татарны белмәгәннәрен алдан ук белгәнгә күрә, аларның Россиядә яшәүче төрки халык булуын һәм күбесенчә мөселман икәнлеген дә өстәдем. Иң кызыгы, бу рәсми танышу тәмамланып, семинарда катнашучылар бер-берсе белән аралашканда башланды. Берәм-берәм килеп сораштыра башладылар: “Син кайдан әле? Ул Татарстан Россиянең кай җирендә урнашкан соң? Анда гел мөселманнар гына яшиме? Ә син мөселман кызы булсаң да яулыксыз йөрисеңме?.. ” Болгариядән килгән рәсем сәнгате белгече Иоанна  аеруча кызыксынды: ”Татарлар әле дә бармыни?! Мин аларны юкка чыгып беткәннәр дип уйлый идем,” –  ди. Аның татарлар турында белгәне Урта гасырларда Европаның котын алып торган монгол яулары тирәсеннән ерак китми. Аны шаккатырасым килеп, үзебезнең Болгар шәһәре турында сөйләп алдым. “Болгар?” – диде болгар кызы, күзләрен түгәрәкләндереп. Болгар шул. Аннан Идел буе татарларының килеп чыгышы турында кыска гына итеп аңлатып бирергә туры килде. Азов буенда яшәгән болгарларның кайчан һәм кайларга күченеп китүләрен икәүләп “сүтеп-җыеп”, уртак бабаларыбыз булу ачыклангач, хәзерге болгар һәм татар телләрендәге “юрган”, “таба” кебек уртак сүзләрне дә тапкач, Иоаннаның бик күңеле булды, аның белән дуслашып киттек. Польшадан килгән Һонората хәтта Татарстанның урнашкан урынын ясап күрсәтүемне үтенде. Балтыйк диңгезе буенда гапләшеп йөргән чагыбыз булганга, “карта” яр буендагы комга ясалды һәм беренче яңгырга кадәр шунда сакланып калды...

 

Без китәбез, сез каласыз...

 

Германия халкының татарлар турында мәгълүматы чамалы булса да, аларның башкаласы Берлин тарихында татар эзләре сакланган. Кайбер татарларны бирегә белем алу, сәүдә итү максаты, күбесен –  Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары, 1917 елгы революция  вакыйгалары китергән. Беренче бөтендөнья сугышы чорында Берлиннан көньяктарак урнашкан Цоссен шәһәре янындагы махсус лагерьда (Вайнберг лагере) 12 000 чамасы Россия мөселманнары, күбесенчә татар әсирләре тупланган була, биредә аларны Германиянең союзнигы Төркия тарафыннан 1914 елның ноябрендә Россия, Англия һәм Франциягә каршы игълан ителгән изге сугыш –  Җиһадка кушылып, Антанта илләренә каршы көрәшкә күтәрү максаты белән пропаганда алып барыла; “мөселманнарның Россиядә һәрвакыт кол хәлендә” булуы, бу коллыктан котылу өчен татарларның төрек гаскәрендә урысларга каршы сугышырга тиешлеге аңлатыла, Германиянең татарларны урыстан бәйсез итеп күрергә теләве һәм шуңа ирешүдә ярдәм күрсәтәчәге вәгъдә ителә.  Архивларда сакланган документлар һәм фотолар татар әсирләренең биредәге тормышын күпмедер дәрәҗәдә күзалларга мөмкинлек бирә. Цоссеннан ерак түгел урнашкан Вюнсдорф шәһәрчегендә әфганлылар һәм Һиндстан мөселманнары тупланган тагын бер лагерь – Ярымай лагере булган. Вайнберг лагеренда исә Россия мөселманнары, әрмәннәр һәм грузиннар, француз гаскәрендә хезмәт иткән Төньяк һәм Көнбатыш Африка гарәпләре җыелган булса да, соңрак анда россияле мөселманнар гына калдырылган, һәм  документларда аны “Татарлар лагере” дип телгә алган урыннар еш очрый. Татар лагере тормышында, пропаганда алып бару эшендә зур роль уйнаган шәхесләрдән мулла хезмәтен үтәгән Габдеррәшид Ибраһимовны, 1916 елда аның урынына килгән Галимҗан Идрисине әйтергә мөмкин, белем алу максаты белән Германиягә килеп чыккан кайбер татар студентлары да әлеге эшчәнлеккә, бигрәк тә газета чыгару эшенә җәлеп ителгән. Әсирләр җәйге сезонда немец алпавытлары җирләрендә эшләгәннәр; һөнәрчеләргә тиешенчә коралландырылган остаханә булган, анда агачтан уенчыклар һ.б. эшләнмәләр ясап сатканнар; лагерьда китапханә булдырылган, әсирләрдән кыллы уен кораллары ансамбле һәм хор оештырылган, соңрак, Берлинда белем алучы татар студентлары да катнашып, театр труппасы оешкан, Г.Камалның “Бәхетсез егет” һ.б. спектакльләр дә куелган. Махсус җиһазландырылган бүлмәләрдә теләгән әсирләрне немец теленә өйрәткәннәр, 1916 ел башында, мәсәлән, 200 ләп татар әлеге курсларга йөргән; укый-яза белмәүчеләр өчен биредә татар теле курслары да булган. Берлин шәһәре буйлап экскурсияләр оештырылган, мөселманнарны немец мәдәнияте белән таныштырырга, ничек тә аңа якынайтырга омтылганнар. Рамазан бәйрәме, Корбан гаетләре зурлап үткәрелгән, Ярымай лагеренда зур мәчет төзелгән, ә татарлар яшәгән Вайнберг лагеренда исә манара һәм 3000 кеше сыешлы намаз уку залы булдырылган, ризык мәсьәләсендә Ислам таләпләре катгый үтәлгән. Шул рәвешле, әсирләр Германия хөкүмәтенең мөселманнарны ни дәрәҗәдә хөрмәт итүенә ышанырга, төрекләр белән бергә “Ислам һәм аның гайрәтле яклаучысы Германия җиңүе өчен” изге сугышка күтәрелергә тиеш була. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыга соң? 1916 ел башында һәр ике лагерьдан үзе теләп “җиһадчылар”га язылган әсирләр Истанбулга җибәрелә башлый. Барлыгы 4 батальон Төркиягә җибәрелеп, 12000 нән нибары 1100 татар әсире төрек гаскәренә кушыла. Шулай итеп, немец пропагандасы көтелгән нәтиҗәне бирми. Герман императоры татар халкына ирек вәгъдә итә, дисәләр дә, аның ни рәвешле булачагын төгәл генә берәү дә аңлата алмый. Татар әсире, мәсәлән, болайрак уйлый. Төркиягә китәргә димлиләр, ирек шунда булырмы? Илдә калган туганнардан башка ирекнең нигә кирәге бар соң аның? Шулай да,  башта әсирләр алдында телдән укылган, аннан пропаганда чараларының берсе булган “Әл-Җиһад” газетында басылып чыккан төрек солтаны мөрәҗәгате күпләрнең башын әйләндергәндер. Солтан вәгъдә иткәнчә, Төркиягә күчеп килүчеләр, үзләре теләмәсә, сугышка кертелмәячәк, сугыш беткәнчегә кадәр яшәп торырга – торак, крестьянга – җир, мал-туар, һөнәрчегә эш урыны һәм корал, эш башлау өчен акча биреләчәк, өйләнеп шунда төпләнергә теләүчеләргә чыгымнарсыз гына өйләнү мөмкин булачак икән... Фәкыйрьлекнең соңгы чигендә яшәүче бер авылдан сугышка алынган татар крестьянына солтан илендә бушлай җир, ирек вәгъдә итсеннәр әле! Җирсезлек аның үзәгенә үткән нәрсә, җирдән дә кадерле нәрсәне ул гомумән белми. Ул китәргә ризалык бирә, шул төрекләр бирәсе җир аны ата-бабасыннан ук килгән мескенлектән коткарыр дип өметләнә.

 

Ирек исен бер сизгәч, дөньяда шушы немецлар кебек тә яшәп булуын һәм үз халкының ни дәрәҗәдә мескен икәнен аңлагач, ул мескенлектән котылырга омтылу – үзен кешегә санаган адәм баласы өчен табигый хәл. Китүчеләр шул омтылышка ияреп киткәндер. Солдатларына итек тә җиткерә алмыйча, яланаяк көе сугышырга, штык тоттырып танкка каршы чыгарга мәҗбүр иткән, шуның өстенә “гололобый татарин” дип мыскыл итә-итә, дуңгыз шпигы ашаткан Туган илдән нәрсә көтәргә мөмкин? Шулай уйлагандыр да татар әсире, “китәбез!” дигәндер. Үзебезгә кайткач, бер хезмәтәшем сөйләде, Мостафа исемле бабасы  беренче бөтендөнья сугышы чорында әсирлектә булып кайткан булган. Укымышлы кеше. Аның үз шигырьләрен язып барган калын гына дәфтәрен Төркиягә китеп баручы “җиһадчы” бер дусты ялынып-ялварып сораган икән. Әсирнең бар булган юанычы шул шигырь дәфтәре бит, ничек шуны кемгәдер биреп җибәрәсең. “Үз теләге белән” китүче дустының елавына, туган ягымның бер истәлеге булыр ичмасам, дип ялваруына түзә алмыйча, иң кадерле истәлеген бирергә мәҗбүр булган Мостафа. Татар Төркиягә әнә шулай эченнән  язмышын каргап,  елый-елый киткән. Нишлисең үз дәүләтең булмагач....

 

Вюнсдорфта татар каберлеге

 

Бүген Цоссен, Вюнсдорф тирәләрендә алда сөйләнгән вакыйгалар турында хәтерләткән нәрсәләр юк диярлек. Бараклар күптән җимерелгән, меңләгән мөселман әсирләренең вакытлыча булса да җан тынычлыгы табу урыны булган мәчет тә инде юк. Шулай да тарих эзсез узмый бит. Кайчандыр Ярымай лагере ишегалдында мәчет торган урынга илтүче урам бүген дә “Мәчет урамы” (Moscheesrtraße) исемен йөртә. Вюнсдорфка якын гына урнашкан Церенсдорф авылының борынгы зиратында (ул авыл хәзер юк) әсирлектә вафат булган мөселманнарның каберлеге дә исән. Россия мөселманнары күмелгән урын билгеле булса да, аерым каберләрне табу инде мөмкин түгел, кабер өсләренә куелган такта күрсәткечләр, аңлашыла, күптән череп юкка чыккан. 1100 Россия мөселманы, шулардан күпчелеге татарлар күмелгән монда. 1916 елда татар әсирләрнең үз акчасына төзеп куелган истәлек ташы бар, ул күптән түгел Татарстан Президентының матди ярдәме һәм Берлиндагы татарлар тырышлыгы белән реставрацияләнгән. Өске өлеше алып ташланган, күгәреп-мүкләнеп беткән, язуы да таныр-танымас дәрәҗәдә генә сакланып калган татар истәлек ташын 2004 елда Казан дәүләт университеты профессоры Искәндәр Гыйләҗев, режиссер Салават Юзеев һ.б. катнашындагы кино төшерүче төркем юлсыз-нисез урман эченән мең мәшәкать белән барып эзләп тапкан булган. 1945 – 1994 елларда Германиядәге совет гаскәре гарнизоны территориясендә калган һәм шул чорда, кабер ташлары һәм истәлек һәйкәлләре танымаслык дәрәҗәдә җимерелеп, шактый кызганыч хәлгә төшкән зират эче һәм аңа керү юлы инде тәртипкә китерелгән. Англия гаскәрендә сугышып, әсирлектә вафат булган әфганлы һәм Һиндстан мөселманнары күмелгән урынны, исемнәр язылган кабер ташларына кадәр куеп, инглизләр торгызган. Алар Франция гаскәрендә хезмәт иткән гарәпләрнең кайчандыр авыпмы, аударылыпмы җирдә яткан  истәлек ташын да яңа нигезгә утыртып куйганнар. Шактый зыян күргән бу һәйкәл әлегә сабыр гына ярдәм көтеп тора.

 

Кемгә –  нәрсә...

 

Немецлар арасыннан төрле һөнәр ияләре белән аралашырга туры килде. Танышып киткәч, кайдан, нинди максат белән килүемне әйткәч, тарихчы буларак мин шөгыльләнгән тема, аның нинди үзенчәлеге булу  белән кызыксыналар. Үзебезгә кайткач, андый сораулар белән аптыратучылар бик сирәк булды. Кибетләр, киемнәр турында сорауларны ешрак ишеттем. Аңа үземчә аңлату да таптым. Безне беренче чиратта бөтен нәрсәнең дә тышкы ягы күбрәк кызыксындыра. Һәрнәрсә матур, яхшы, чиста, бай булып күренсен, Европадагыча булсын. Чынлыкта ничек булуы, нигездә нәрсә ятуы бик мөһим түгел. Мәсәлән, “евроремонттан” соң идәннәр, баскычлар аңа басып йөргән кешенең таеп егылу куркынычы зур  булса да ялт-йолт итеп торырга тиеш, көзгеләрең бер якта торсын! Бер алга, ике артка атлап баручы завод эшенә яңалык кертергә: эшчеләрне синтетик тукымадан булса да тыштан бик матур күренгән эш киемнәре белән тәэмин итәргә кирәк! Ник дисәң, иске халатлар, чыдам һәм уңайлы булсалар да, бик матур түгелләр. Карап торышка әйбәт күренсен ул! Башкасына әллә көч, әллә финанс, әллә уйлау сәләте җитеп бетми. Безнең илебез, шулай хәлдән килгәнчә киенеп-ясанып, Евросоюзга керергә хыяллана бугай...

 


Ләлә ГАТАУЛЛИНА
Идел
№ --- |
Идел печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»