поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.08.2014 Авыл

Авыл чүп-чары кая китә?

Татарстанның авыл җирлегендә яшәүче халыкка җыелган чүп-чарны яндыру катгый тыелган. Шулай булуга да карамастан, әлеге кагыйдәне бозучылар шактый күп. “Безне беркем дә карап-тикшереп йөрми”, дип өметләнә алар.

Билгеле булганча, соңгы елларда республикада экологик халәтне яхшыртуга аеруча зур игътибар бирелә башлады. Әлеге мәсьәләнең шәһәр җирендә аеруча актуаль булуына карамастан, бу тармак белән бәйле проблема авыллар өчен дә ят түгел.

Район җитәкчелеге җаваплы

Авыл халкының күбесе яр буйларында аунап ятучы чүп-чарны гадәти күренеш буларак кабул итә башлады кебек. Кайберәүләр үз каралты-кураларыннан чыккан калдыкларны шуның өстенә китереп аударырга да читенсенми хәтта. Намуслыраклары исә чүп-чарны үз йорты территориясендә яндыруны өстенрәк күрә.

Чынлыкта исә экологик кагыйдәләр нигезендә ишегалларында чүп-чарны яндыру катгый тыела. Авыл җирендә яшәүче халык калдыкларны бер урынга җыеп барырга һәм махсус контейнерларга ташларга бурычлы. Әгәр дә торак пунктта андый савыт юк икән, салага махсус машина беркетелә. Ул билгеле бер вакытта авылга килеп, халыктан барлык чүп-чарны җыеп китә.

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында хәбәр итүләренчә, авыллардагы чисталыкны тәэмин итү өчен район хакимияте җаваплы. Ул торак пунктларга контейнер урнаштыру яки инде махсус машина билгеләү эшен оештыра.

- Әгәр дә авыл шактый зур һәм чүп-чар бик күп икән, торак пунктның билгеле бер урыннарына контейнер урнаштырыла. Кечкенә авылларда контейнер булдыру үз-үзен акламый, шуңа күрә чүп җыю машинасы билгеләнә, - дип аңлаттылар безгә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шәхси хуҗалыкларга юл ябык


Кагыйдә буларак, республика районнарында әйләнә-тирәнең чисталыгын, төзеклеген тәэмин итү белән административ инспекция шөгыльләнә. Авыл җирлекләрендә чүп-чарның тиешле урынга түгелүен экология инспекторлары күзәтә. Алар Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләргә таяна. Авыл җирлекләренең чисталыгын контрольдә тоту һәм беркетмәләр төзү хокукы район башкарма комитетларына да бирелгән. Алар бу эшне аерым бер кешегә тапшыра.

- Кагыйдә буларак, без һәрбер авылга махсус контейнер һәм арбалар урнаштырдык. Сала халкы чүп-чарны шунда алып барып аудара. Контейнерлар тулу белән махсус билгеләнгән чүплекләргә алып барып бушатыла. Атнага бер тапкыр районның һәр авылына барып, махсус тикшерүләр оештырабыз. Хокук бозу очраклары ачыкланса, шәхси затларга - 2-3,5 мең, рәсми затларга – 15-30 мең, ә юридик затларга исә 200-500 мең сумга кадәр штрафлар каралган, - дип сөйләде безгә Балтач районы административ-техник комиссиясенең җаваплы сәркатибе Павел Чулков.

Законсыз рәвештә ишегалдында чүп яндыручыларга килгәндә исә, Павел Чулков сүзләренә караганда, аларны ачыклау һәм штрафка тарту шактый авыр, күп очракта мөмкин дә түгел. Ник дигәндә, кешенең шәхси территориясенә керү полиция хезмәткәрләренә дә, экологларга да катгый тыела. Ишегалдындагы чүп-чар белән дә шул ук хәл. Әгәр дә ул шәхси торак эчендә икән, йорт хуҗаларына шелтә белдерергә берәүнең дә хакы юк.

Кемгә - шатлык, ә кем өчендер - артык чыгым

Әйтергә кирәк, Балтач районы халкы авылларда чүп җыюның югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклый.

- Авылыбызда берничә урынга махсус контейнерлар урнаштырдылар. Без чүпне шунда алып барып ташлыйбыз. Аннары махсус трактор килеп, төяп алып китә. Аллага шөкер, бик уңайлы. Яндырып интегәсе юк, - дип сөйләделәр безгә Балтач районында гомер итүчеләр.

Ә менә Мамадыш районыныда исә, киресенчә, авылларда чүп җыюның начар оештырылуы турында әйтәләр.

- Башта халыкны “чүп түгәргә, яндырырга ярамый, алайса зур күләмдә штраф түләячәксез” дип куркыттылар. Хәзер без чүп-чарны махсус капчыкларга җыярга мәҗбүрбез, чөнки контейнерлар юк. Атнага бер тапкыр махсус машина килеп, капка төпләрендәге шул чүп-чарны җыеп китә. Аларның махсус чүп төяүчеләре бар, тик ни сәбәпледер аның бер дә эшлисе килеп тормый. Авыл кешесенең йортыннан чыгып, чүбен машинага менгергәнен көтеп тора. Әгәр дә чыгучы булмаса, чүпне алмыйча китеп барырга да мөмкин, - дип зарландылар Мамадыш районы авылларының берсендә яшәүчеләр. Алар язмада исемнәрен күрсәтмәүне үтенде, чөнки берәүнең дә үз авылы турында хурлап сөйлисе килми.

Бөгелмә районында сала халкы чүпне махсус машинага чыгарудан үзе үк баш тарта икән. Барысына да әлеге хезмәтнең түләүле булуы сәбәпче.

- Безнең авылда якынча 300 кеше яши. Шуларның 100гә якыны чүп-чарны җыеп, махсус машинага тапшырудан баш тарта. Бу хезмәтнең бәясе – кеше башына 26-28 сум тирәсе. Алар бу акчаны күпсенә. Чүп-чарны кеше күрмәгәндә генә яр буйларына, башка урыннарга алып барып ташлыйлар, - диде исемен күрсәтмәүне үтенгән ханым. Ул шулай ук авыл исемен күрсәтмәвебезне дә сорады.

Шунысы да бар, кыш көннәрендә чүп җыючылар авыл җиренә, гомумән дә, килми икән. Андый очракта халык чүп-чарын теләсә кая ташлый.

Республикабызның кечкенә авылларында чүп җыюның “яңа төре” турында ишетмәүчеләр дә бар икән. Алар контейнердан да файдаланмый, чүп-чар җыючы машина барлыгы турында да белми.

- Безгә бу яңа кагыйдә килеп җитмәде әле. Элек ничек түккән булсак, чүпне һаман да шулай ташлыйбыз, яндырабыз, - дип сөйләде безгә Буа районындагы бер авылда гомер итүче Алинә Ибраһимова. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 11.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»