поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.03.2009 Матбугат

МАРСЕЛЬ ӘХМӘДУЛЛИН: “ҮЗЕМНЕ ҺӘРВАКЫТ КИРӘКЛЕ ИТЕП ТОЯМ”

Телевизордан акыллыбашларны сынаштыручы, гел елмаеп кына торучы әлеге егетне таныдыгызмы? Әйе, Марсель Әхмәдуллин бу. “Яңа гасыр” радиосы һәм телевидениесе алып баручысы. Казан егете, өйләнгән.

– Шәһәр егете булуыңа карамастан, татар телен камил беләсең, Марсель. Бу кемнең тырышлыгы нәтиҗәсе?

 

– Мин мәктәпкә 90 нчы еллар башында кердем. Татар хәрәкәтенең көчәйгән еллары бу. Татар мәктәп-гимназияләре ачылган чор. Әти-әни мине шундый гимназияләрнең берсенә бирде: тугызынчы класска кадәр 13 нче татар гимназиясендә укыдым. Аннан соң гарәп һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәтүче 149 нчы татар-төрек лицеена күчтем. Аны тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм тарихы факультетына укырга кердем. Хәзер Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге аспиранты, “Гаспралы һәм татар әдәбияты арасындагы багланышлар” темасына фәнни эш язам.

 

Татарлыгыма авыл да зур йогыныты ясады. Әти-әнием икесе дә Әтнә ягыннан. Кечкенә чакта анда еш кайтып йөрдем. Әмма шулай да телне камил белүемне мәктәп, авыл белән генә бәйләмәс идем. Минемчә, татарлык анадан бирелә. Чын татар рухын ана гына бирә ала.

 

– Әти-әниең һөнәрләре буенча кем?

 

–  Алар гади һөнәр ияләре. Әнием – пешекче, әти – машина йөртүче. Без гаиләдә өч бала. Өчебезгә дә әйбәт белем бирделәр. Әйтүемчә, барысы да тәрбиядән тора. Бервакытта да: “Гаиләдә татарча гына сөйләшегез!”– дип басым ясамадылар, аерым берни дә эшләмәделәр кебек. Тик без татарча сөйләшеп, татарча яшәдек.

 

– Ә журналистикага ничек килеп эләктең?

 

– Еллар буе әзерләнеп түгел. Мин икенче курста укыганда “Яшьләр тукталышы” тапшыруына яңа кадрлар җыя башладылар. Кастингта мин дә катнаштым. Ни өчен икәнлеген хәзер дә аңлап бетермим, әмма мине сайлап алдылар. “Яшьләр тукталышы” – ул үзе бер аерым дөнья, аерым тормыш иде. Айсылу Лерон, Раил Өметбаев белән без ул чакларны сагынып искә алабыз. “Яшьләр тукталышы”нда өч-дүрт ел чамасы эшләгәч, мине яңа тапшыру – “Тамчы-шоу”га алып баручы итеп билгеләделәр. Хәзерге вакытта балаларны җыеп, белем мәйданында көч сынаштырам.

 

– Балаларга бирелүче сораулар авыр  дип уйламыйсыңмы?

 

– Бик авыр түгел кебек. Мәктәп программасына кагылышлысы да, анда кермәгән сораулар да бар. Авыр сораулар сирәк. Балаларга татар мәдәнияте, тарихының матур якларын чагылдырган сорауларны бирергә тырышабыз. Бездән еш кына сорауларны алдан биреп куясызмы дип сорыйлар. Әйе, чыннан да, алдан бирәбез. Әмма зур күләмдә. Болай эшләгәндә баланың мотивациясе, көрәшкә азарт уяна. Ул эзләнә, китапларда актарына башлый.

 

– Әгәр шушы сорауларны үзеңә бирсәләр, җавап бирә алыр идеңме?

 

– Белмим хәтта. Бәлки югалып та калыр идем. Анда төрле өлкәләргә караган сораулар бит. Моны миннән сорасалар,  һич тә җавап бирә алмас идем, дип уйлап куйган вакытларым да була. 

 

– Син бит әле “Яңа гасыр” радиосында да эшлисең...

 

– Мине телевизион журналист буларак кабул итәләр,  радиодагы эшчәнлегем күләгәдә кала. Ә минем сиксән процент вакытым радиода уза. Күп вакытым, энергиям “Хәбәрләр” чыгарылышына китә.  Иртәнге алтыдан башлап кичке сигезгә хәтле радиода булабыз. Бу җаваплы эш, үзенә күрә авырлыгы да бар.

 

Ә барысы да кызыклы гына башланып китте. Телевидениедән радио турында сюжет төшерергә килгән идек. Коридорда мине Миләүшә Насыйбуллина күреп алды. Нәкъ шушы ике көн эчендә алар ир-ат-алып баручыга кытлык кичергән булып чыкты. Бер алып баручылары киткән, аның урынына яңа кеше кирәк. Миләүшә апа миннән бер-ике җөмлә әйттереп карады, аннан эшләргә тәкъдим ясады. Мин ризалаштым.

 

– Кайсысы якынрак соң: телевидениеме, әллә радиомы?

 

– Радиода иң яраткан әйберем – үзеңне һәрвакыт кирәкле итеп тою. Әйтик, шул ук һава торышын җиткерүне генә алыйк. Шуны көтеп торучылар күп бит, син алар алдында җаваплылык тоясың.  Радионың таралу киңлеге дә зуррак.

 

– Дикция, сөйләм теле өстендә махсус эшлисеңме?

 

– Әйе. Әйтик, иртәнге биштә радиога киләсең. Бөтен шәһәр йоклый әле, ә син инде эш урынында. Бу вакытта тавыш ярылары да ачылып бетмәгән була. Бу очракта ярдәмгә махсус гимнастика, тизәйткечләр килә. Университетта укыганда махсус курс бар иде, шунда шөгыльләндек.

 

Диктор дигән һөнәр ияләре бар. Элек аларның вазыйфасы хәбәрләр уку булган. Ләкин бүген бер кеше берничә эшне башкара. Кайчак “Хәбәрләр” тапшыруы дикторы хәбәрләр җыючы мөхәррир вазыйфасын да үти. Шуңа да безне диктор дип атауга каршы чыгам. Мин аңа лаек түгел дип саныйм. Тәлгат Хәмәтшин, Миләүшә Насыйбуллина кебек атаклы дикторларыбыз бар. Алар дәрәҗәсенә җитү реаль эш микән? Аңа ирешеп булырмы? Мин үземне алып баручы гына дип атыйм.

 

– Тыгыз көндәлек графигыңда ял итәргә вакыт бүленгәнме?

 

– Андый вакыт булса, мин фәнни эшемне язарга утырам, дөресрәге, үземне шуңа мәҗбүрилим. Ә организм чып-чынлап ял сорый башлаганда, ярдәмгә спорт килә. Кышкы спорт төрләрен яратам, шугалакка йөрим. Кышкы салкын һава хәтта дөньяга карашларыңа да сафлык кертә. Җәй көннәрендә велосипедта йөрим. Бер вакыт хәтта үземә велосипедта гына йөрергә дигән бурыч та куйган идем. Әйбәт велосипед сатып алып, укырга да шуның белән  йөри башладым. Ләкин... арыдым.

 

– Күптән түгел генә өйләнгәнсең дә икән...

 

– Әйе. Бу – тормышыма уңай үзгәрешләр алып килде. Үземдә булмаган сыйфатларны икенче яртым тулыландыра. Әйтик, миндә объективлык җитеп бетми, аңарда ул бар. Гаиләле булуымнан бик канәгатьмен.

 


Ләйсән САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 32 | 17.03.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»