09.08.2014 Медицина
Сәламәтлек өчен түләргәме?
Электрон почтама Россия Балалар клиник хастаханәсенең 1 нче һәм 2 номерлы гематология бүлеге табибларыннан хат килеп төште. Кан авыруларын дәвалаучы илдәге иң яхшы хастаханә бүлеген ябарга, югары дәрәҗәдәге белгечләрне эшсез калдырырга җыеналар икән.
Табиблар аңлатуынча, оптимальләштерүнең төп сәбәбе: бүлек белгечләренең балалар үлеменә китерүче бик күп тәртип бозуларны фаш итеп чыгыш ясаулары, шул рәвешле хастаханә администрациясенең кытыгына тиюләре икән. Администрация боларга җавап итеп, ставкаларны кыскарта, бүлек мөдирен эштән куа, нәтиҗәдә илдә тиңе булмаган һәм алыштыргысыз табиблар эшсез калалар икән. Табиблар, көрәшнең башка юлы нәтиҗә бирмәгәч, киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, Интернет аша петициягә имзалар җыярга булганнар. Мин петиция битен ачканда, табибларны яклап, 123 меңнән артык тавыш-имза җыелган иде.
Көрәшнең мондый юлы нинди дә булса нәтиҗә бирәме-юкмы, анысы мәгълүм түгел, чиновниклар башбаштаклыгына каршы соңгы чара буларак ил халкыннан ярдәм сорап Интернетка чыгулар саны соңгы вакытта арта. Бөтен ил белән социаль челтәрләрдә кан авыруларыннан интегүче балаларны чит илдә дәвалау өчен акча җыябыз: бер балага 15-16 миллион сум тирәсе акча кирәк. Аңлашыла инде: бик актив әти-әниләр генә күпмедер уңышка ирешә. Күпчелек балалар өчен 15 миллион сум түгел, бер миллион акча туплый алмыйлар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арткан саен, җәмәгатьчелек моңа күнегә, битарафлык өстенлек ала башлый һәм акча агымы урынына тамчылар гына тама, бераздан алар да туктыйлар. Конституциянең бушлай медицина ярдәмен гарантияләвен без инде күптән оныттык. Дәүләт поликлиникаларында да пүчтәк кенә анализлар өчен яисә инде күптән гадәтигә әйләнгән җиһазларда тикшеренү үтү өчен акча түләү гадәткә керде. Түләмисең икән, технологик җиһаз тик тора, син тикшеренү үтә алмыйсың, биш-алты ай чират көтәргә туры килә. Авырулар түли инде, чөнки башкалага килеп бер тикшеренү бәясен кайбер районнардан килү өчен юл чыгымнары күпкә узып китә. Кат-кат йөрүне кесәләр күтәрә алмый.
Соңгы көннәрдә генә Россиянең Хисап палатасы илнең сәламәтлек саклау системасындагы хәл турында доклад игълан итте. Доклад белән палатаның сайтында танышырга була. Аудиторлар фикеренчә, медицина хезмәтенең сыйфаты һәм аннан файдалану мөмкинлекләре ил буена начарая бара. Түләүле медицина хезмәте 2013 елда алдагысы белән чагыштырганда 14 миллиард сумга арткан. Хастаханә стационарында акча түләп дәваланучылар саны 12 процентка үскән. Сүз дәүләт хастаханәләрендә түләп дәваланучылар хакында бара. Бушлай дәваланучыларның күпмесе бу мөмкинлек өчен күпме ришвәт биргәне мәгълүм түгел. Белгечләр, түләүле ярдәмнең артуын Президентның май Указларын үтәү ихтыяҗы белән аңлаталар.
2013 елда ил буенча 76 поликлиника һәм 302 хастаханә ябылган. Сүз, билгеле, авыл хастаханәләре турында бармый, алар инде күптән оптимальләштерү дулкынында юкка чыктылар. Зур шәһәр хастаханәләре май Указларына корбан ителә. Бары тик Россия шартларында гына туарга мөмкин булган парадокс барлыкка килә: Президент илдәге социаль хәлне яхшырту максатыннан указлар игълан итә, түрәләр исә саннарны указ параметрларына туры китерү өчен социаль хәлне начарайталар. Хастаханәләрне май Указлары дәрәҗәсендә финанслау өчен, акчаны күбрәк бүлеп бирәсе урынга, хастаханәләрдә ятаклар саны кыскартыла. Үткән ел ятаклар саны Волгоград өлкәсендә – 9 процентка, Татарстанда – 7 проценттан артыкка, Мәскәүдә 4 процентка кыскартылган. Нәтиҗәдә ил күләмендә дәүләт медицина оешмаларындагы табиблар саны 7,2 меңгә кыскартылган. Югары квалификация сорый торган клиник белгечлекләрне чалгы белән чапкандай иткәннәр: 5,1 меңгә киметкәннәр. Табиблар гына түгел, урта буын медицина персоналы да 3,6 мең кешегә кимегән.
Чиновниклар бу ысул белән берьюлы ике куянны тоталар: табиблар җитмәүчелеге кими, хезмәт хаклары фондында миллиардлаган сумлык экономия барлыкка килә. Дәвалау чыгымнарының экономиясен дә исәпкә алсак, медицина тармагы өчен бүленгән акчаның сак тотылышы сокланырлык. Хәзер инде күп төбәкләрдә “Ашыгыч ярдәм“ чакырту да түләүле: кайда мең сум, кайда 3,5 меңгә төшә.Финансларны бу кадәр сак тотканнан соң, эш урыннарын саклап калган табибларның хезмәт хакын күтәрергә зур мөмкинлекләр ачыла шикелле. Тик Хисап палатасы мәгълүматлары табибларның кесәсе калынайганны күрсәтми.
2013 елда дәвалаучыларның 1 сәгатьлек эше өчен түләү бер тиенгә дә артмаган, ә 2014 елның беренче кварталында 21 төбәктә хезмәт хаклары 2-17 процентка кимегән. Аның каравы чиновниклар хоры регуляр рәвештә табибларның хезмәт хаклары артуы хакында хәбәр биреп тора. Күптән түгел генә Казан дәүләт медицина университеты студентлары Республика клиник хастаханәсенә практика үтәргә баргач, тәҗрибәле остазлары аларны сөендерде: яңа эшли башлаган табибның хезмәт хакы 7,5 мең сумга тиң икәнен әйттеләр. Бу акчага Казанда бүлмә дә табып булмавын искә алсак, яшь табибларның ни өчен хастаханәләрдә эшләргә ашыкмавын аңлап була. Хисап палатасы дәүләт медицинасының бер генә өлкәсендә текә үсешне билгеләп үтә: түләүле медицина хезмәте күрсәтүдә.
Белгечләр әйтүенчә, халык җилкәсе бүгенге көндә дәүләт медицинасы чыгымнарының өчтән беренә кадәрен күтәрә, ягъни дәвалаган өчен үз кесәсеннән түли. Медицина ярдәмен салымнар белән дә финанслаган халык өчен сәламәтлек бик кыйммәткә төшә торган “нигъмәт“ булып чыга. Хисап палатасы түләүле хезмәтләрне үстерүнең лидерларын да күрсәтә: болар – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм… Татарстан. Акрын гына кискенләшә барган кризис фонында халыкка бер генә ышанычлы юл кала: сәламәтлекне сакларга. Аның өчен физик культура белән шөгыльләнергә. Хастаханә кабинетларының берсеннән икенчесенә таба өметсез рәвештә чабып йөрүгә караганда, ни дисәң дә, иртән йөгереп керү – ләззәтлерәк шөгыль.