поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.08.2014 Җәмгыять

«Тыңлар идем тавышыңны...» (Хикәя)

Якты кояш сине күрә,
Чәчләреңнән назлый җилләр генә.
Кояш, җилләр, юл күрсәтеп,
Очраштырмый безне җирдә нигә?

Ул җырлый да, җырлый. Юк, ул җырламый, аңардан иксез-чиксез моң агыла. Моң дәрьясы аның күңел түреннән ургылып чыга да, тыңлаучының йө­рәген өзгәләп, бар булган җиһанга тарала. Кая гына барса да, кайда гына чыгыш ясаса да, аңардан гел шуны җырлавын сорадылар. Яратты халык шул җырны. Ләкин ул һәрвакытта да тамашачының соравын үтәргә ашыкмады. Андый да тирән сагыш тулы моңлы җырны башкарыр өчен җырчыдан аерым бер күңел халәте, дәрт һәм илаһи көч таләп ителә иде. Залда утырган тамашачылар арасында: «Җырласа ни була инде?!» — дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табыла иде. Җырчы, олуг җырчы юк-бар сүзләргә игътибар бирми, программага кергән чираттагы җырын башкара. Яңа җыр яңгырый, халык гөрләтеп кул чаба. Ләкин концерт беткәнче, шул җырны җырлар дип өметләнеп утырган тамашачының өмете акланмый, җыр башкарылмый һәм матур гына узган җырлы тамашага нидер җитмәгән кебек кала...

Хәл начар. Йөрәк, урыныннан купкандай, үлеп-бетеп сызлана. Йөрәк тузган. Табиблар аңа берничә мәр­тә­бә хастаханәгә ятарга кушты. Тың­ламады. Рәхәтләнеп йөгереп йөр­гән илле яшьлек ир кеше бит әле ул! Илле яшьтә әле тормыш башлана гына, диләр. Юк шул, табибларның сүзенә дә колак салу кирәк икән. Ул, хәле бетеп, пәрдәсе аз гына ачык торган тәрәзә каршына килеп сөялде. Ул шулай җырларга чыгар алдыннан, сәхнә пәрдәсен аз гына ачып, тамашачы җыйналган зал ягына карап алырга ярата иде. Залда кемнең утыруына карап, ул нинди җыр һәм аны ничек башкарачагын уйлап куя.

Ул кышкы урамга, ишегалдына күз салды. Тын. Ябалак-ябалак кар ява. Балалар мәйданчыгында берничә нәнүс бала, чырык-чырык көлеп, шугалакта чана шуып (балалар бәхетле булмыйча, кем бәхетле булсын ди инде!) йөри, ә подъезддан затлы тун кигән бер гүзәл ханым чыкты. Байбичә, вәкарь генә пультка басып, ялтырап торган кара иномаркага кереп утырды.

«Тойота», бик зур тизлек алып, кисәк кенә урыныннан кузгалды. Йөрәк кабат аның күкрәген китереп кысты. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырылган (аны хатыны чакыртты). Тиздән килеп җитәр инде...

Кайчан гына очрашырбыз?
Онытыр идем сагышымны,
Күкрәгемә кочып, елый-елый,
Тыңлар идем назлы тавышыңны...


Назлы дигән сүзне ул «назлый» дип җырлый һәм шуның белән ул бу җырга яңа төрле музыкаль чагылыш, яңа төсмерләр биреп ала торган иде. «Тавышыңны...» — ахырдан ул аны берничә нотага югары күтәреп җибәрә (тавыш диапозоны киң!), шуның белән ул тыңлаучыны тетрәндерә һәм инде соңыннан, «синең назлы тавышыңны» дип җырлап, тавышын түбән төшергәндә дулкынланудан тәннәр чымырдап китә, күзгә яшь тула...

Ул беркайчан да ялгызлыктан интек­мәде. Ул һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Сабыр, тыйнак авыл баласы кала тормышына ансат кына ничек ияләшсә, дан вә шөһрәткә дә бик тиз күнекте. Кая барса да, кая гына йөрсә дә аны таныйлар, аның белән күрешеп, сөйләшергә тырышалар иде. Баштарак күңелле булып тоелган мондый күрешүләр, аралашулар соңыннан аны туйдырды һәм ул чит кешеләрдән кача башлады. Җырчының гомере кыска, диләр. Билгеле, моны туры мәгънәдә аңларга ярамый, җырчы кеше яше белән туксанга да, йөзгә дә җитәргә мөмкин. Популярлык чоры кыска. Моңа ул күп тапкырлар инанды. Кеше, тормышны аңлап өлгергәнче, сукырларча яши икән. Аның күзен бервакыт урам чатында симәнке сатып торган кеше ачты. Ул башта аны танымады. Ябыккан, суырылган. Таныгач, күзләре маңгаена менде. Һай! Татарның атаклы җырчысы түгелме соң бу?! Ул бит яшьтән үк аның моңлы җырларын тыңлап үсте, аңар сокланды, әгәр дә җырчы була калса, бары тик аның кебек җырлый белергә кирәк, дигән уй белән яшәде. Халык оныткан үзен... Халык кына түгел, дәүләт тә! Гастрольләрдә тиен акчага җырлап, кар-буран дип тормыйча, эт типкесендә йөреп, филармония начальствосын баеткан бөек җырчы, ни кызганыч, урам чатында симәнке сатып утыра. Ирексездән, аның йөрәге кысылып куйды һәм беренче тапкыр ул үзен бу дөньяда ялгыз итеп тойды. Ул аның янына барып, җилкәсеннән кочып, аңа кул бирергә теләде. Тик ни өчендер туктап калды. Танышлар иде бит, югыйсә. Күңелендә кыенсыну һәм читенсенү хисе өстенлек итте. Аннан ул вакытта алар икесе ике төрле орбитада очалар иде: берсе дөнья тирәли, ә икенчесе урам буйлап...

Зал ягына хатыны атылып керде. Мескеннең коты чыккан. Иренең йөзе, мәрмәр сыман, ап-ак булган... «Хәзер килә!» Йөрәгенең сызлавына, авыртуына түзәрлек түгел — йодрыгын кысып кына түзде. «Карчык! — дип пышылдады ул төсе качып (бу хәлнең ахыры яхшылык белән бетмәячәген сизенә иде булса кирәк!). — Вырачларга ышанып бетмим, ташлама мине, яме...» Хатыны аның акрын гына җилкәсеннән кочты... «Ташлыйммы соң!»...

Ул ире өчен җан атып яшәде. Иҗат кешесе белән яшәү бигүк җиңел булмаса да, иренең танылган җырчы булуы хатынның күңелендә һәрчак горурлык хисе яшәтте. Төрле чаклары булды — үпкәләшкән, көнләшкән вакытлар да. Нишлисең, публичный кеше шул ире! Ләкин

башкаларның шундый танылган кеше белән яшәвенә көнләшеп караулары әнә шул тормыш ямьсезлекләрен тигезли дә куя иде. Ире аны өйләнгәннән соң озак эшләтмәде, өйдә генә утыртты. Иренең дусларын, танышларын каршылап, аларны кунак итү, табын әзерләү һәрчак хатын өстендә булды. Ул бу вазифаны бик теләп, сөенеп, җиренә җиткереп үтәде. Башта ир бала туды, ул инде хәзер зур, өйләнеп, башка шәһәрдә яши. Ә менә абыйсыннан соң туган кечкенә кызлары ел да алты ай яшендә кинәт кенә вафат булды...

Кемнәр генә сине белә,
Нурлы йөзләреңне көн дә күрә?
Эзләп тапсам сине ал таңнарда,
Уятырмын назлап үбә-үбә...


Каян гына килеп керде соң бу җыр аңа? «Баламишкин»нарны тыңлап үскән авыл халкына гына түгел, аны бөтен дөньяга чыгарырлык һәм яңгыратырлык җыр түгелме соң бу? Ире җырлаган һәр җырны үз һәм якын иткән хәләл җефете дә бу җырны башкалардан аерып куя торган иде. «Нәрсәсе белән ошый соң ул сиңа?» — дигән сорауга, җырны җырдан аера белгән хатыны: «Җылылык бар анда ниндидер!» — дия иде...

Каян килеп керде һәм ничек туды соң бу җыр? Җавабы да тормыш кебек гади: шагыйрь сүзләрен язган, композитор көен чыгарган, ә җырчы шул җырны башкарган. Җыр авторы белән бер күрешкәч, ул шагыйрьгә күптән яшереп килгән бер серен ачты. «Бу җырны берәр сөяркәсенә багышлап җырлый торгандыр, дип уйлый инде халык, — диде ул. — Юк, алар шулай уйлап ялгышалар, аның сере башкада. Шушы җырымны җырлый башлауга ук, минем күз алдыма дөньядан бик тә, бик тә иртә киткән нәни кызым килеп баса, аңлыйсыңмы, Алиям минем... бөтерчегем...Сөт тешләре чыгып кына килә иде әле матурымның, кап-кара көдрә чәчле, курчак сымак матур бер җан иясе иде ул, бәгърем... Концерттан кайтсам: «Әтәй, тайтты, әтәй тайтты, ерлап тайтты!» — дип, сөенә-сөенә, каршы ала торган иде мине сабыем. Бик тере иде ул бала, артык живуй, аңлыйсыңмы... ә тавышы...чыркылдап торган яңгыравыклы тавышы әле дә менә колак төбемдә яңгырап тора кебек. Җырлый гына башлыйм, име... күз алдыма шул нәнием килә дә баса. «Әтәй!» дип эндәшкән сабый тавышы шушы җырыма килә дә керә, килә дә керә... «Гафу ит! — дип шаклар катты шагыйрь, — кызың барлыгын белмәдем, ни булды аңа, нәрсәдән үлде?!» «Кем белә, авыруын да тапмадылар, күз тигән, диделәр...» — диде ул. Күзләре дымланган иде.

Ябалак-ябалак кар яуган кышкы көн җырчының соңгы көне булып чыкты. Табиб­лар аны коткарып кала алмады. Сабыен сагынып җырлаган бөек җырчы шул төнне кызы артыннан мәңгелеккә китеп барды. Бер кешелек палатада авыр үлем газаплары кичергән җырчының: «Үләсем килми минем! Үләсем килми бит!» — дип өзгәләнеп кычкыруы әле дә яңгырап торадыр кебек. Ул китте, ә җыры калды. Ул киткәннән соң, аны башкалар да җырлап карады һәм ул радиодан да, телевидениедән дә яңгырады, ләкин аның кебек моңлы итеп, йөрәкне өзәрлек итеп бу җырны бер кем дә башкара алмады. Ул җыр аныкы, бары тик аныкы гына булып калды. Чөнки аны җырлаганда, дөньядан бик иртә киткән нәни кызын сагынып һәм чыркылдап көлеп торган сабыен күз алдына китереп җырлаучы бер ул гына булды бит! Нинди җыр соң бу? Җыр гынамы соң... тетрәнү бу!

Тыңлар идем тавышыңны,
синең назлы тавышыңны...


Хәбир ИБРАҺИМ
Безнең мирас
№ --- | 07.08.2014
Безнең мирас печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»