• 20.11 #Вагаповфест йолдызлары. Филармония. 18:30
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 13 Ноябрь Илназар
  • 14 Ноябрь Радик Шәймиев
  • 14 Ноябрь Әхмәт Тимер (1912-2003)
  • 14 Ноябрь Рушания Ибраһимова
  • 14 Ноябрь Илшат Вәлиев
  • 14 Ноябрь Ифрат Хисамов (1930-2000)
  • 14 Ноябрь Шамил Бариев (1950-1994)
  • 14 Ноябрь Владимир Бусыгин
  • 15 Ноябрь Ирек Шәрипов
  • 15 Ноябрь Илдар Зарипов (1939-2012)
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996
  • Яхшы хэлдэге, бер генэ хужада булган чит ил машинасы сатып алам. 89053171491
  • Чистартылган эшкэртерлгэн казлар сатыла, Казанга китереп биру момкинлеге бар) 89506660021
  • Ботлап угез ите сатыла. 280 сум. Актаныш. 89600650720
  • Каен утыны сатыла. Казан һәм аның тирәсендәге районнарга, өегезгә кадәр илтеп бирәбез. +79377774768 Искәндәр.
  • Бигичева урамы 4 йортында Өч бүлмәле фатирның бер бүлмэсе арендага бирелэ. 8 мен. 89872147611
  • Мәскәү районында озак вакытка 1 яки 2 бүлмәле фатир снимать итәм, арадашчыларсыз. 89270370762.
  • Актаныш.Продается Ауди А4 б8 универсал. 2008г. 1.8 турбо 160 л.с (может быть и обмен, на обмен дороже) звоните торг 89375814252 Айдар
  • Казанда өр яңа, бар уңайлыклары, җиһазлары булган 1 бүлмәле фатирга кеше кертәм. Приволжеский р-н. ДРКБ тирәсе. Кечкенә балалары, эт-мәчеләре булганнар борчымасыннар иде. тел. 89270325256
  • Срочно куплю комнату наличка 89172465154

 

 

 
Архив
 

05.08.2014 Мәгариф

Ректорларның керемнәре күпме?

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары ректорларының 2013 елга декларацияләрен игълан итте. Исемлектә Татарстан һәм Башкортстандагы югары уку йортларының ректорлары да бар.

Илшат Гафуров, Казан федераль университеты

- 5,9 млн сум акча эшләгән.
- 607 кв.м йорты, 296 кв.м, 293 кв.м, 52 кв.м, 51 кв.м дүрт фатиры, 36 кв.м төзелеп бетмәгән корылмасы, җәмгысе 4275 кв.м өч җир кишәрлеге, ГАЗ 21 машинасы бар.

Җәмәгате

- 2,91 млн сум акча эшләгән.
- 129 кв.м (Испаниядә), 48 кв.м ике фатиры, 207 кв.м мәйданлы торак булмаган бинасы, 45 кв.м төзелеп бетмәгән корылмасы, Toyota Camry машинасы бар.

Николай Морозкин, Башкорт дәүләт университеты

- 2,69 млн сум акча эшләгән.
- 123 кв.м, 75 кв.м ике фатиры, 1490 кв.м, 32 кв.м ике җир кишәрлеге, 19 кв.м гаражы, 21 кв.м машина кую урыны, Honda CR-V машинасыбар.

Җәмәгате

- 1,59 млн сум акча эшләгән

- 85 кв.м фатиры, 81кв.м дачасы, 18 кв.м, 18 кв.м, 21кв.м өч гаражы, Honda Civic машинасы бар.

Ягәфәр Әбдрәшитов, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәрендәге филиалы директоры.

- 2,8 млн сум акча эшләгән.

- 160 кв.м фатиры, 4515 кв.м ике җир кишәрлеге, 377 кв.м һәм 69 кв.м ике йорты, 40 кв.м гаражы, Audi A6, Toyota Land Cruiser 80 ике машинасы, Yamaha VK 540 чанасы бар.

Җәмәгате

- 137 мең сум акча эшләгән.

- Toyota Lexus GS 250 машинасы бар.

Әсадуллин Раил, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты.

- 3,8 млн сум акча эшләгән.

- 76 кв.м фатиры, 158 кв.м йорты, 3400 кв.м җир кишәрлеге, 15 кв.м гаражы, Hyundai IX 35, Toyota RAV4 машинасы бар.

Җәмәгате

- 224 мең сум акча эшләгән.

Рамил Бахтизин, Башкортстан фәннәр академиясе президенты, 19 июньнән Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры вазифаларын башкара.

- 3,96 млн сум акча эшләгән.

- 1150 кв.м һәм 600 кв.м җир кишәрлеге, 386 кв.м йорты, 115 кв.м һәм 136 кв.м ике фатиры, Subaru Forester машинасы бар.

Җәмәгате

- 374 мең сум акча эшләгән.

- 799 кв.м кишәрлеге, 56 кв.м фатиры бар.

Альберт Гыйлметдинов, Казан милли тикшеренүләр техник университеты (КАИ)

- 3,52 миллион  сум акча эшләгән.
- 835 кв.м җир кишәрлеге, 148 кв.м фатиры, 11 кв.м гаражы, 142 кв.м йорты бар.

Җәмәгате

- 430 мең сум акча эшләгән.
- Audi машинасы бар.

Морат Гузаиров, Уфа дәүләт авиация техник университеты

- 6,42 млн сум акча эшләгән.

- 261 кв.м йорты, 108 кв.м, 101 кв.м ике фатиры, 28 кв.м, 22 кв.м ике гаражы, 1519 кв.м җир кишәрлеге, Nissan Tiida машинасы бар.

Җәмәгате

- 1,05 млн сум акча эшләгән.

Герман Дьяконов, Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ)

- 3,75 млн сум акча эшләгән.

- 6016 кв.м өч җир кишәрлеге, 70 кв.м йорты, 190 кв.м, 75 кв.м, 46 кв.м мәйданлы өч фатиры, 150 һәм 48 кв.м ике дачасы, 10 кв.м гаражы бар. УАЗ 315114 машинасы, МЗСА 81771D көймә арбасы, Казанка 5М4 көймәсе бар.

Балигъ булмаган улы

- 42 кв.м фатиры бар.

Эдуарда Абдуллаҗанов, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры

- 14,86 миллион сум акча эшләгән.

- 83 кв.м һәм 138 кв.м ике фатиры, 1050 кв.м җир кишәрлеге, Wolkswagen Touareg, “Волга” М-21 машинасы, Yamaha RT50FX чанасы бар.

Җәмәгате

- 6,78 миллион сум акча эшләгән.

- 73 кв.м фатиры, Honda CR-V машинасы бар.

Рәшит Низамов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

- 2,98 млн сум акча эшләгән.
- 243 кв.м җир кишәрлеге, 314 кв.м йорты, 100 кв.м һәм 66 кв.м фатиры, 20 кв.м гаражы, ВАЗ 21093 машинасы бар.

Җәмәгате

- 131 мең сум акча эшләгән, 19 кв.м, 18 кв.м ике гаражы бар.

Наил АЛАН
Азатлык
№ --- | 05.08.2014
Азатлык печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№10 (881118) / 06.08.2014 17:09:56

Зилэ,син монда язучыларны шыр тилегэ санама инде,анысын гына мэндэй анасы да анлый,ярлылар гына гел-гел квартира,жир сатып ятмыйлар.

№9 (881111) / 06.08.2014 09:29:24

"Декларация о доходах"ка хезмэт хакы гына тугел,башка керемнэр дэ керэ.Мэсьэлэн, квартира яки жир саткан керемнэр.Барысын бергэ кушкач, элбэттэ, куп керем чыга.Нигэдер шуны беркем дэ танырга телэми.

№8 (881109) / 06.08.2014 06:45:42

Иркә, удача, успех - татарча "уңыш" дигән сүз була.
Бу ректорлар, депутатлар һәм башка төрле чиновниклар миллионлаган акчаларын кая куярга белмичә чит илдә дә, үзебездә дә берничә квартир, гектарлаган җир, фәлән кадәр машина сатып алалардыр инде. Әле аның күрсәткәне шундый, күрсәтмәгәне, туган-тумачасына яздырганы күпмедер әле. Кызганычка каршы, байлык арттырып, бер-берең алдында мактанышу бу доньяда гына, соңыннан соңыннан тоткан һәр бер тиенен өчен җавап бирәсе була.

№7 (881106) / 05.08.2014 23:49:29

Удачниклар инде болар)))) (((( удачник.... Белем бирү дәрәҗәсен плинтуска төшереп бюджет акчасын шулай каерып-кимереп ят әле син...

Успех критерие шундый булган ил озак яши алмый.

Намус иң беренче мораль катергорияләрдән, намус юкка чыга икән, җәмгыять деморальләшкән дигән сүз. Моральсез җәмгыять яши алмый....СССРның көне беткән кебек Россия дә чоңгылга таба тәгәри.

Удачаны кем ничек билгели инде аны. Намус күләменә карап...Булмаса - шушы список.

№6 (881102) / 05.08.2014 22:59:20

Шул Сәвит чорын сагынуның тагын бер сәбәбе булып хезмәт хүакларының "От каҗдого по способности,каҗдому по труду" тора.Яхшы эшләгән хезмәт иясе диик инде,директор,нәчәлниктән дә күбрәк алалар иде.Уравниловка дигән нәрсә дә бар иде анысы.Ләкин анысын төзәтү өчен генә бөтен бер системаны җимерергә кирәкмәс иде минемчә.Әнә шул бүгенге кайбер Мруда утыручы неудачниклар үзләре Сәвит системасын яманлыйлар,үзләре бүгенгесе белән дә риза түгелләр.Хочу то - не знаю что килеп чыга.Ә бу, халыкны изүчеләргә түлке наруку. Шул үзе, Шул үзе,

№5 (881100) / 05.08.2014 22:40:13

Шул, эт чаба дип бет чаба. Ректорларга млн акча артык я харам булыр дисеңме? Кесәне төртеп тишми бит ул. Нигә аларның керемнәрен матбугатка чыгарганнар соң? Ә депутатларныкын яки олигархларныкын нигә санамыйлар? Нинди юллар белән кергән ул кадәр акча алар кесәсенә генә? Нигә гади хезмәт кешесенә, халыкка түләнми ул акча? Эшләмәгән уч тутырып ала, тир түгеп кан тамызганга шымытыр. Бу система озак яшәр дисеңме? Крылов бабайның стрекозалары ничек җырлап яши дә муравейлары очын очка ялгап, кеше почмагында җилгә акча очырып яшиләр. Нигә алай ул ә?

№4 (881097) / 05.08.2014 21:01:38

Фән һәм мәгарифнең шул хәлгә төшүенә ректорлар гаепле мени? Бу, яңгыр яумаганга синоптиклар гаепле кебек килеп чыга бит.Ректорлар кесәсендәге акчаны санаганчы,менә шул фән һәм прогрессны реформалау турында законнар кабул итеп ятучы халык хезмәтчеләре - депутатларның керемнәрен ревизияләргә кирәк.Бу бигрәк тә озакламый буласы сайлаулар алдыннан актуаль.Кайсы депутат үзенең округында сайлаучыларына нәрсәләр вәгъдә итеп, нәрсәләр эшләгән һәм налог түләүченең күпме акчасын кая тоткан.Менә булыр информация.Эшләгән эшләренең нәтиҗәләренә карап сайлаучылдарга да ушлыерак булырга кирәк булыр киләсе сайлауларда.

№3 (881094) / 05.08.2014 20:33:30

Иркә хаклы. Фәнгә караганда югарыдагы саннар кирәгрәк. Это ваҗно! Ә фән һәм белем нигә кирәк? Ул инде күптән шул саннарга ия булучыларның аяк асларында аунап ята.

№2 (881092) / 05.08.2014 20:22:31

ә зарплаталары 1 айга күпме була соң исәпләп бетерә алмадым

№1 (881067) / 05.08.2014 10:03:48

Менә бит)))) Фән ничек яхшы үсә!

Еларгамы яки көләргәме? Белмәссең...

Мәгариф һәм фән менә шушылар фатирларының плинтусы тирәсендә ята хәзер....

Кайсыдыр этапта акча бүлеп биреп сыйфат яхшыртып була иде. Әмма бу нокта 6-7ел элек узылды.

Хәзер яңарыш бары җимерелеш аша гына мөмкин.

Яшьләргә мөмкинлек чыгуга таю ягын карарга кирәк....

Минеке Туполев КБсында практика узачакбыз дип канатланып йөргән иде, завышенные цены запросили дип, институтка йөреп уздырды....

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты