поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.08.2014 Дин

Курчакка сакал чыкса...

Ураза гаете алдыннан Татарстан Диния нәзарәте, дөресрәге, мөфти урынбасары Рөстәм Батров исеменнән “Бизнес Онлайн” газетасында кызык кына бер язма булды. Ул Казанда сувенир һәм бүләк кибетләрендә гомосексуализм белән трансвестизмны пропагандалаучы уенчыклар сатыла дип язып чыкты.

Православлар да каршы

Дин әһеле Ураза аенда Казанда татарның милли киемендә ясалган, “түбәтәйле Кончита Вурст”лар пәйда булуына борчыла. Ул моны, Ураза гаете алдыннан махсус эшләнгән дип санап, бу гамәлне кайчандыр зур шау-шу тудырган Pussy Riot төркеме җырчы кызларының Мәскәүдәге бер чиркәүдә биюләре белән чагыштырды. Рөстәм Батров фикеренчә, бу гамәлгә Татарстан прокуратурасы да игътибар итәргә тиеш. Мондый үзенчәлекле уенчыкларны балалар да күрә бит.
 
“Түбәтәйле Кончита Вурст” провославие руханиларына да ошамаган. Казан епархиясенең мәгълүмат бүлеге вәкиле Филарет атакай да “Комсомольская правда” газетасына: “Без дә, мө­селманнар да Кончита Вурст­ның татар милли киемендә булуын теләмибез. Сатучыларга әйбәт, бу – үзенә күрә бер маркетинг алы­мы, әмма кызык өчен бер эшлиләр, ике тапкыр, аннары кеше күнегә, гөнаһ гадәти күре­нешкә әверелергә мөмкин”, – дип үз фикерләрен җиткерде.

“Без аңа түгел, ул безгә караган”

Чынлыкта Казанның Бауман урамындагы, Кремльдәге сәүдә киштәләрендә сакаллы матрешкалар күптән сатыла инде. Алар төрле, бәяләре дә зурлыгына карап үзгәрә. 250 сумнан башлап 560 сумга кадәр тора ул уенчык­лар. Зурраклары катлы-катлы итеп эшләнгән. Сакаллы мат­решка­ның эченнән кечерәге чыга, аннары тагын берсен тартып чыгарасың, аларның да йөз­ләрен сакал-мыек баскан, “пылт” итеп чыккан соңгы уенчык кечкенә малай кыяфә­тендә. Инде бу малай эченә “сюрприз” буларак уенчыкка чәкчәк яшерел­гән. Моны күр­сәткән сатучы кыз Елена, бик хислә­неп: “Карагыз нинди матур, кызык итеп эш­ләнгән бит!” – дип мактый.  Сатучы кызлар сәүдә начар бара дип зарланмый, бигрәк тә соңгы берничә айда сату җан­ланган. “Төрлесен сатып алалар, әмма “Евровидение”дән соң ме­нә шушы курчакка сорау артты. Күрәләр дә, Кончита Вурстка охшаган бит бу, дип көле­шәләр. Кызык сувенир буларак алалар. Аеруча яшьләр кызыга. Бу матрешкаларны мин инде сигез ай сатам. Кемнеңдер махсус саталар, оятсызлык ярдәмендә кесә­ләрен калынайтырга тели­ләр дип уйлавы – ялгышлык. Бернинди дә начар ният юк. Безнең матрешкалар иртәрәк сатуга чыкты, шуңа күрә җырчы Кончита үз образын бездән алган дип әйтергә дә була әле”, – дип сөйләде Елена.

“Мәтрүнә Кончита була алмый”

Без килгәндә бер егет киштәдән матрешкалар сайлый иде. Сакаллы татар бабаен кулына алды да кире урынына куйды. Казанны күрергә дип Иваново шәһәреннән килгән егет Сергей исемле булып чыкты. “Ник алмыйсыз?”  – дип кызыксынам. “Ир-ат образындагы матрешкалар булырга тиеш түгел. Аның атамасы да Мәтрүнә исеменнән алынган. Ә бусы бигрәк артык мөлаем, Кончитага охшаган. Дө­рес, Путин белән Медведевны да матрешкалар образында эшли­ләр, әмма миңа бу матрешкалар ошамый”, – дип фикерләре белән бүлеште ул.

“Мондый матрешкаларны үзебездә эшлиләр. Нинди товарга сорау барлыгын тикшереп, Казанга, Татарстанга нинди истә­лекле бүләк туры килергә мөм­кин икәнен уйлыйбыз да осталарга заказ бирәбез. Алар рәс­самнарның эскизлары буенча эшләнә, төрле төсләр белән бизәлә. Әмма татар матрешкаларын трансвестит итеп ясарга кирәк әле дип уйлап эшкә тотынган юк. Әгәр дә бу очракта кемдер яман ният күрә икән, бу – алар ихтыяры. Алар безне ниш­ләтергә телиләр соң? Хакимият­тән сакаллы матрешкаларны сатудан алдыруны сорыйлармы? Бөтенесен дә үзләре сатып алсалар, без шат кына! Уенчык сувенирлар кайбер бай фантазияле кешеләргә кемне дә хәтерләтә яки ошамый икән, бу – аларның үз эше. Руханиларның активлыгы куандыра, алар һәр­вакыт актив позициядә булырга тиеш, мин моңа шат кына, әмма бу очракта алар бу теманы күтәреп, үзләренә пиар ясамакчылар кебек. Һәрхәлдә, без сәүдәне туктатырга җыенмый­быз”, – дип аң­латты “Казан һәдиясе” кибетендә эшләүче Екатерина Мингарипова.

Реклама түгелме соң?

Хәер, руханиларның әхлак сагында торуы – начар түгел үзе, хәтта кирәкле гамәл, әмма бу нинди механизм кулланылып эшләнә һәм басым кайда, ничек ясала, бусы инде сорау тудыра. Берничә ай элек дөньяга танылган җырчы Элтон Джонның Казанда концерты оештырылуы да гауга куптарып алган иде. Башкаланың Кабан арты мәчете имамы Сәедҗәгъфар Лотфуллин җырчыны азгын тормыш алып баруда гаепләп, аңа бойкот игълан итте, гомосексуализмга каршы плакатлар да элде. Бу вакыйганы бөтен матбугат тәмләп язып чыкты. Кызык бит, Казандагы имам гомосексуалист җырчыга каршы чыга!  Әмма дин әһеленең бу кадәр зур шау-шу куптаруы Элтон Джонга да, концертны оештыручыларга да ярдәм генә булды, бушка  реклама ясалды бит! Руханилар Элтон Джонга бойкот ясамасалар, бәлки, аның башка ориентациядә булганын күпләр белми дә калыр иде. Инде менә хәзер сакаллы матрешкаларга да чират җитте кебек...


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»