поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.08.2014 Җәмгыять

Авыл-район банкларындагы чиратка халык үзе гаепле?

Соңгы вакытта редакциябезгә район һәм авыл җирлегендә урнашкан банк бүлекчәләрендәге озын чиратлардан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр аеруча артты. Бактың исә, сала халкының күбесе, йомышы төшеп банкка барырга туры килсә, ярты көнен шунда уздырырга мәҗбүр икән.

Элегрәк банклар белән, нигездә, төрле оешма һәм эшлекле затлар гына хезмәттәшлек итә иде. Гади халык банклардан, андагы хәлләрдән шактый ерак торды. Тик еллар узган саен, замана да үзгәрә. Бүгенге көндә шәһәр халкы гына түгел, ә авыл җирендә гомер итүчеләр дә банклар белән тыгыз элемтәдә торырга, әлеге оешмалар тарафыннан тәкъдим ителә торган хезмәтләрдән файдаланырга мәҗбүр. Шуңа күрә Татарстанның район үзәкләрендә һәм зур авылларында бер-бер артлы зур банкларның филиаллары ачыла башлады.

Эшләре канәгатьләндерми

Саклык банкы, “Ак Барс” банкы һәм “Татфондбанк” Татарстан район һәм шәһәрләрендә аеручы киң таралган банклардан  санала. Халык алар аша хезмәт хакы ала, салымнарын түли яки башка төр хезмәтләрдән файдалана. Кызганыч, әлеге банклар эшән канәгать булучылар гына ни сәбәпледер шактый аз.

- Банкларда кайчан карама чират. Клиентлар белән эшләүчеләр дә дорфа, үзләрен әллә кемгә куеп сөйләшә. Беркөнне ике сәгать чиратта утырдым. Чиратым җитте дигәндә генә “минем эш сәгате бетте, иртәгә килегез” дип куып чыгардылар, - дип яза Нурлат районыннан исемен күрсәтмәүне үтенгән ханым.

Биредә сүз Саклык банкы турында бара. Ә менә Сарман районында гомер итүчеләр исә “Ак Барс” банкы эшеннән канәгать түгел.

- Банкка барасы булса, ике көн алдан борчыла башлыйм. Көннең кайсы гына сәгатендә килмә, анда һәрвакыт чират. Акырышалар-бакырышалар... Беркөнне иртәнге 9да килгән идем, төш вакыты җитәрәк кенә көчкә чыгып киттем. Банк җитәкчелеге кая карый икән? Бәлки районга тагын бер бүлекчә кирәктер, - дип зарлана Сарман авылында яшәүче Рөстәм Сәләхов (исеме үзгәртелде).

Халыкның моң-зары аңлашыла. Берәүнең дә кызу эш чорында банкта чиратта басып торасы килми. Чиратлар проблемасының ни дәрәҗәдә мөһим булуын банклар үзләре дә аңлый һәм бу мәсьәләне хәл итүгә зур игътибар бирә.

Халык үзе гаепле

Мәсәлән, бүгенге көндә “Ак Барс” банкының филиал һәм бүлекчәләре республиканың һәрбер районында бар. Төп бурыч исә – әлеге бүлекчәләрнең эшен сыйфатлы итеп оештыру, клиентлар өчен уңай шартлар тудыру. Бу максаттан банк зур эш алып бара.

- Без банк филиалларының эшен ай саен бәялибез, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен дә күз уңында тотабыз. Банклардагы чиратларны булдырмас өчен клиентларга хезмәт күрсәтүнең башка юлларын тәкъдим итә башладык. Район җирлегендә яшәүчеләрне банкомат һәм терминаллар аша эш итәргә өйрәтәбез, - дип аңлаттылар безгә “Ак Барс” банкының төп офисында.

Чыннан да, хәзерге вакытта район җирлегендә яшәүчеләр арасында банкоматлардан, махсус терминаллардан файдаланырга атлыгып торучылар юк диярлек. Күпләр төрле түләүләрне интернет аша башкарып булуы турында хәтта белми дә. Белгәннәре исә курка, банк картасандагы акчаларым югалмасын дип борчыла.

- Банк клиентлары арасында төрле кеше бар. Кайберәүләр хезмәт хакы карталарыннан акча да ала белми. Бу эшне касса аша башкарырга тырыша. Кайберәүләр исә банкомат янына кызларын, оныкларын ияртеп килә. Төрле түләүләргә килгәндә, район үзәкләре һәм авылларда гомер итүчеләр өчен бу – шулай ук шактый четерекле эш. Уйлап карасаң, бу эшне интернет аша башкару өчен 10 минут вакыт җитә бит. Тик алар банкка килеп, чиратта утыруны артыграк күрә. Мин аларны күпмедер дәрәҗәдә аңлыйм да – дөрес түләмәм, акчам юкка чыгар дип курка алар, - дип сөйләде безгә “Ак Барс” банкында кассир булып эшләүче Венера Әхтәмова.

Банк микроавтобуска күченә

Саклык банкы чиратлар белән көрәшкә шулай ук зур игътибар бирә. Аларны киметү максатыннан банк җитәкчелеге “Чиратлар юк!” дип аталган махсус программаны тормышка ашыра.

- Әлеге программа шактый уңай нәтиҗәләргә китерә. Хәзерге вакытта банк бүлекчәләренең күбесендә чиратта утыру вакыты 10 минуттан артмый, - дип сөйләделәр безгә банкта.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге банк район үзәгеннән читтә урнашкан авыллар турында да онытмый. Бу максаттан “Сбербанк ОнЛ@йн” һәм “Мобиль банк” программалары эшләнгән. Алар банк операцияләренең күбесен өйдән чыкмый гына башкару мөмкинлеге бирә.

Иң мөһим яңалык исә – хәзерге вакытта Татарстан районнарында бер урыннан икенче урынга күчеп йөри торган банк бүлекчәләре кулланыла башлады. Әлеге броняланган микроавтобуслар банк миниофислары итеп җиһазландырылган. Аның эчендә исә кассир утыра. Әлеге машина ерак авылларга барып, кешеләргә хезмәт күрсәтә. Шул рәвешле, авыл җирендә гомер итүчеләргә коммуналь хезмәтләр өчен түләү, банк картасын рәсмиләштерү, кредит алу өчен гариза бирү, валюта алыштыру, хисапны тулыландыру, пенсия алу кебек мөмкинлекләр ачыла.

Хәзерге вакытта Саклык банкы карамагында шундый дүрт пункт бар. Тиздән тагын бер микроавтобус үз эшен башлап җибәрергә тиеш. “Ак Барс” банкы карамагында исә андый күчмә пункт әлегә берәү генә.

Ә менә “Татфондбанк”та чиратлар белән көрәшнең төп ысулы – күчмә касса җиһазларыннан файдалану.

- Кирәк икән, бу җайланмалар офистан-офиска да җиңел күчерелә. Алардан файдалану шактый уңайлы, бер авырлыгы да юк, - дип аңлаттылар безгә банкның матбугат хезмәтендә.

Шул рәвешле, банкларның һәрберсе клиентларын уңайлы шартлар белән тәэмин итәргә омтыла. Тик уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен банк тырышлыгы гына җитми, халыкның да актив булуы сорала. Банк картасыннан акча алу, акча күчерү кебек эшләрне банкомат аша, ә төрле түләүләрне интернет ярдәмендә башкарырга күнексәләр, банкта чиратлар сизелерлек кимер иде, мөгаен.

P.S. “Ак Барс” банкының Татарстанда 20 филиалы бар. Өстәмә офислар саны – 136. Шул ук вакытта халыкка 92 операцион касса һәм 1 күчмә пункт хезмәт күрсәтә. Саклык банкы филиалларының саны – 582. Аларның 296сы авыл җирлегендә урнашкан. “Татфондбанк” филиалларына килгәндә, Татарстанда аларның саны нибары 68.


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 04.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»