02.08.2014 Җәмгыять
Акча корты
Паразитология фәнендә токсоплазмоз (Toxoplasma gondii) дигән гаҗәеп паразит төре билгеле. Кешегә ул күбрәк мәчеләр аша эләгә. Токсоплазмоз, канга үтеп керүгә, баш миенә омтыла башлый, шунда урнаша һәм кешенең психикасына тәэсир итә: акчага, матди байлыкларга, үз-үзеңне тотышка, эшкә мөнәсәбәтне үзгәртә.
Үзгәрешләр шул дәрәҗәдә була ала: кеше исәрләнергә, ягъни шизофрения белән чирләргә мөмкин. Галимнәр әйтүенчә, аерым төбәкләрдә токсоплазмоз йоктырган кешеләр саны күбәйсә, халыкның аңында мәдәни үзгәрешләр килеп чыга. Кайбер илләрдә бу паразит белән зарарланган кешеләр саны 70 процентка җитә икән, Җир шары буенча, гомумән алганда, уртача 25 процент кеше баш миендә токсоплазмоз йөртә дип санала. Паразит аеруча авырлы хатыннарга куркыныч, чөнки яралгыга төзәтеп булмаслык үзгәрешләр салырга мөмкин. Шуңа күрә авырлы хатыннардан гадәттә токсоплазмозга анализ алалар. Корткыч мәчеләргә исә тычканнар һәм күселәр аша үтеп керә. Бу ерткыч җәнлекләр канында да ул үзен акыллы җан иясе кебек тота, аны йоктырган кимерүчеләр песиләрдән курыкмый, шуның аркасында мияубикәләр өчен җайлы табышка әверелә. Токсоплазмозның үрчү һәм таралу циклы өчен нәкъ менә мәче тәненә үтеп керүе кирәк тә инде.
Сиксәненче еллар ахыры-туксанынчы еллар башында без элекке СССР киңлекләрендә аңарчы күз алдына да китереп булмый торган үзгәрешләргә юлыктык: матди кыйммәтләр беренче планга менде, намус, вөҗдан, оят кебек кешелек җәмгыятенең яшәве һәм үсеше өчен алыштыргысыз кирәкле булган кыйммәтләр юкка чыкты диярлек, рухи кыйммәтләргә өстән карау гадәти хәлгә әйләнде, аналар балаларын бугазлый башлады, көнчелек, бер-береңне батыру, арттан пычак кадау, астыртынлык кебек сыйфатлар артты, “брат братның көтү көткәненә рад” дигән әйтем үзенең тискәре төсмерен югалта башлады, ягъни туганлык җепләре өзелү өчен борчылу, аларны яңадан ялгарга омтылу галәмәтләре юкка чыкты. Бервакыт социаль челтәрләрдә матбугат-сәнгать әһелләре арасында кечкенә генә бәхәс купты. Бәхәс объекты – балаларны туган телгә өйрәтү мәсьәләсе иде. Үз баласын туган телдән биздерүдә гаепләнгән бер журналист: “Туган телем минем тамагымны туйдырмый икән, ул нәрсәгә кирәк”, – дип игълан итте. Күрәбез, тамак туклыгы мәсьәләсе туган телгә һәм милләткә мөнәсәбәтне дә хәлиткеч рәвештә билгели башлады. Фәкыйрьлек, әлбәттә, күңел сөйми торган, начар әйбер. Бигрәк тә бүгенге технологик җәмгыятьтә ачлы-туклы яшәүчеләр булу, аларның хәтта артып китүе бер дә сөенечле хәл түгел. Бу берникадәр гаҗәп тә. Әмма акчага, матди байлыкларга мәхәббәт йөрәкләрне яулый, баш миенә чыкмаслык булып кереп урнаша икән, бу да җәмгыятьтә кискен тискәре үзгәрешләр китереп чыгара. Бу хәлләргә токсоплазмоз дигән паразитның катнашы бардырмы, булса күпмедер, анысын тәгаен генә әйтеп булмый, әмма акча вирусы канга үзе генә дә үтеп керә һәм шаккатыргыч үзгәрешләргә китерә ала.
Миңа ихтыярсыздан авылның тарихи мәчетенә туристлык максаты белән килгән делегацияләрне каршы алырга һәм озатып калырга туры килгәләде. Шунда теләмәсәң дә күрәсең һәм игътибар итәсең инде: зур түрәләрдән, бай бизнес әһелләреннән торган төркемнәр мәчет эчен әйләнеп чыгу белән канәгатьләнә, сораулар бирергә, кызыксынырга мөмкиннәр, әмма сәдака тартмасы янына мондыйлар килми диярлек. Уртача һәм аннан түбәнрәк тормыш дәрәҗәсендәге кешеләрдән оешкан төркемнәр исә тартма янында чират тора. Дөрес, читтә мул тормышта яшәүче авылдашлар бар. Алар мәчетнең матди ягын еш кайгырта, шактый эре суммаларны яшерен рәвештә сәдака итеп бирә, еш кына үзләренең бу гамәлләрен афишаламаска, авылдашларга әйтмәскә куша. Авыл мәчетенең исә матди проблемасы бер генә: ул кышын җылыткан өчен түләү. Ике катлы мәчеткә бер сезонга шактый зур сумма җыела. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән сәҗдә урынының бер елны да акчасыз калганы юк.
Аллаһы Тәгалә адәм балаларын төрлечә сыный. Байлык белән сынау – ихтимал, иң катлаулы сынауларның берседер. Авырлык килгәндә, югалту кичергәндә кеше еш кына уйлана, бәланең сәбәбен эзли, нәтиҗәдә йә тәүбә итә, йә иманга килә. Байлык белән сыналганда инсаннар исә күп очракта тәкәбберләнә, ләззәт артыннан куып, тирә-юньдәгеләрне дә, Аллаһы Тәгаләне дә оныта башлый. Еш кына бу халәт төзәтеп булмаслык фаҗигаләргә китерә.
Байлар һәм фәкыйрьләр катлавы белән махсус үткәрелгән экспериментлар шуны күрсәтә: авырлык күреп яшәүчеләр башкаларның проблемаларына, хәсрәтләренә күбрәк игътибар итә, аларның хисләрен тышкы кыяфәтләреннән үк аңлый, кайгы уртаклашучан, ярдәмгә килүчән булалар. Байлык ияләрендә исә бу сыйфатлар югала, сөртелә бара. Алар урынына үз шәхесеңне югары күтәрү, янәшәдәгеләргә өстән карау, мәрхәмәтсезлек, кайвакыт хәтта кансызлык кебек сыйфатлар күңелләрне били. Беркли университетында үткәрелгән бер тикшеренү хәтта уендагы виртуаль акча да кешенең үз-үзен тотышын кискен үзгәрткәнен раслый. Экспериментта катнашучыларны парларга бүләләр һәм монополия уены уйнарга кушалар. Пардагы бер кешегә баштан ук зур суммадагы виртуаль акча биреп куялар. Уенның башында зур акча ияләре уңайсызлык кичерә, әмма уен кызган саен үзләренең көндәшләреннән өстенлекләре белән мактана, алардан көлә, мыскыл итә башлыйлар. Аларда комсызлык дигән хис уяна.
Затлы чит ил машинасы ияләренең юл кагыйдәләрен санламаулары, аварияләрне күбрәк ясавы, һәлакәт булган урыннан фаҗига корбаннарын ташлап качып китүләре дә – билгеле факт. Кайберләре хәтта авыр яралы өстеннән машина белән тагын бер тапкыр чыгып китәргә дә мөмкин. Бу җәһәттән акча корты җаннарны яуласа, шактый куркыныч нәтиҗәләргә китерә дип ышанып әйтергә мөмкин. Әмма байлык, күп акча бар кеше өчен дә куркыныч түгел. Акча кулга түгел, йөрәккә үтеп керсә, кеше өчен куркыныч тудыра, кулдагы күп акча исә зыянсыз. Күп акча хәтта кулда булмаганда да йөрәккә үтеп керсә зыянлы. Кеше шәхесе бу очракта да төзәтеп булмаслык дәрәҗәдә үзгәрә. Тәкәббер фәкыйрьләр, кесә караклары, теләсә нинди, хәтта җинаятьчел юллар белән байлыкка омтылучылар шул очракта барлыкка килә.