• 31.01 "Хикмәт әкиятләре" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 31.01 Н. Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы». Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 06.02 Музейда музыка: "Риваять" этно-төркеме концерты. Г. Тукай әдәби музее. 18.30
  • 07.02 Актаныш районы "Агыйдел" дэулэт жыр hэм бию ансамбленен концерты. Г. Тукай ис. Филармония концертлар залы. 18.00
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 26 Гыйнвар Зинира Рамазанова
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 28 Гыйнвар Әнвәр Нургалиев
  • 29 Гыйнвар Ирек Галиев
  • 29 Гыйнвар Илдус Фәиз
  • 29 Гыйнвар Илья Славутский
  • 29 Гыйнвар Мансур Гыйләҗев
  • Павлюхина урамында бүлмә сдавать итәбез - тәртипле татар кызларына. 89033052264
  • Анонимно. Продается кирпичный дом, ( в доме сауна, туалет, горячая вода), с надворными постройками ( баня, два гаража, сарай), в селе Старый Варяш Муслюмовского района . По всем вопросам обращаться по телефону: 8 917 928 31 75
  • Лаешнын узендэ 2 булмэле квартира арендага бирелэ. Яна ой, кухонный гарнитур, диван, башкалары - сорау буенча. 89061217240
  • Казан да Ямашева урамында 1 булмэле квартира арендага бирелэ Бэтен унайлыклары бар телэучелэр шалтыратыгыз 89625521877
  • 1995 елгы Уаз буханка сатыла. Яхшы хэлдэ. Газ-бензин.Сарман районы. 89179069178
  • Казанда 60 кв. м лы яңа фатир сатыла. Өч катлы тулысынча кирпеч йортның 1 нче катында. Ремонт ясалган: унитазы, ваннасы, плитәсе урнаштырылган. Шәхси җылыту системасы белән. Бәясе нибары 3200000 сум. Бәяне төшерү мөмкинлеге бар. 89375210251
  • Казан шәһәре Раус Гареев урамы, 4 йортта ике бүлмәле фатирны арендага бирәм. (РКБ, ДРКБ тирәсе) Өстенлек – гаиләле кешеләргә. тел. 89172743769
  • Казаннын Киров районында Базарная 2 ур общ 18 м2 бетен унайлыклары булган булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Тел. 89274544590.
  • Казан шэхэрендэ,Гвардейская 48/2 урамында,Гостинка-студия сатам,туалет,душ,кухня узендэ.стиральная машина,холодильник,водонагреватель,мебель кала. яшэу очен барлык момкинлелэр бар.пластиковый тэрэзэ,тимер ишек.89631203666
  • Казаннын РКБ,ДРКБ,ПОРТ,Мавлютова,Парина тирэлэреннэн квартира яисэ булмэ эзлим.Посредниклар борчымавыгыз сорала. Т:89196978895

 

 
Архив
 

               

31.07.2014 Җәмгыять

Салават, индеецлар, уфалла арбасы – Шиһапов белән Латыйповның Бауманда күргәннәре (ФОТО)

Бауман урамы – һич арттырмый Казанның кеше иң күп йөри торган урыннарының берсе. Туристлар да шунда килә, хуҗалар кунакларын да шунда алып чыга. Без дә беркөнне Бауман урамында кунак булып йөрдек. Күргәннәребезне, артык фәлсәфә чыгармый гына, түкми-чәчми бәян итәргә булдык.

Чит илдә диярсең

Цифрлары гарәпчә сугылган сәгатькә икәү артны терәп бастык. Мин үземне Шаһгали гаскәрендәге гади сугышчы дип хис иттем. Инде образга кереп беттем дигәндә генә, Рәмис Латыйповның күзлеге ялтырап, образны җимерде...

Безнең артта элек балык базары булган урын. Хәзер анда зур сәүдә үзәге, “Татарстан” кунакханәсе һәм метро станциясе. Шушы тирәдән нугай урдасы татарлары Казанга меңләгән баш дала аты алып кергән, шушы тирәдә  1552 елда Шаһгали отряды торган. Урам 1930 елдан гына  Бауман исемен йөртә башлаган, аңа кадәр  Зур  Проломный булган. Тарихчыларның кайберләре аны Казан ханлыгы чорында ук булган Нугай юлының Кирмәнгә терәлә торган төше дип тә исбатлый. Ә Проломный атамасы шушы урам башында кала диварлары шартлатып җимерелеп, Иван дүртенче гаскәре үзләренә Казанга керергә юл ачканнан килә.  Урамга яңа исем биргән Николай Эрнестович Бауман исә Казанда туган кеше. Берара Казан ветеринария институтында да укыган, революцион хәрәкәттә актив катнашкан. 1905 елда Мәскәүдә  санкцияләнмәгән митинг вакытында  Михальчук фамилияле бер бәндә тарафыннан башына газ торбасы кисәге белән сугып үтерелгән. Хәер, Бауманда туңдырма ашап йөрүчеләрнең күбесе моны белмидер дә әле. 

Бауманның сул ягында ашый торган урыннар күп, аларның кайберләре хәтта ресторан дип атала. Шуларның берсенең ишеге өстендәге сурәтне икебез дә Троцкийга охшаттык. KFC ресторан челтәренә нигез салган полковник Сандерсның чырае ул. “Кыфыйыс” сүзе татарчага “Кентуккидан кыздырган чеби” дип тәрҗемә ителә. “Макдонольдс”тан кала дөньядагы икенче урында торучы челтәр бу. “Кыфыес” та Казанның Бауман урамына килгән, “Макдональдс” та эшен Бауманнан башлаган иде. Макдоналдс килгәч, “ӨчпочМАК” “БигМАК”ны җиңәрме дигән алсу хыяллар белән язган иде шагыйрәнә рухлы татар журналистлары, рифма тапканга куанып... Өчпочмактан рәт чыкмады, Бауманнан чыгып үрчегән бикмак басты Казанны. Менә Бауманда “Чакчак” дигән татар исемле кафе пәйда булган, чәк-чәк дигән татар ризыгыннан алынганмы атамасы, чак-чак кына яшәп ятабыз дигәнне аңлатамы шунда... 



Гомумән, Бауман урамы  чит илне хәтерләтә. Һәрхәлдә, язулары белән. Бер генә булса да татарча язу күрәсе килә дә бит... Менә сул якта Богоявление чиркәвенең колокольнясы. Ифрат биек үзе. Артында 16 гасырда ук  кала капкасы урынына нигезләнгән чиркәү. Башта анда агач чиркәү булган. Ә 1756 елда купецлар  Михляев һәм Чернов акчасына таш бина төзелгән.  1897 елның августында  беренче гильдияле купец  Иван Кривоносов шушы чиркәү манарасына дип 25 мең сум акча калдырган, шулай итеп без бүген карап торган манара төзелеп беткән. Рәмискә Бауманның иң биек бинасы – колокольнядагы алты почмаклы йолдыз, “Давид йолдызы”н күрсәттем, ничә ел шушында йөреп шуңа игътибар итмәгән икән. Яһүдиләрнең символы саналган ул йолдызның православныйларныкы саналган колокольнясында ничек пәйда булганын гына белүче юк бугай.  Беренче татарча язуларны шушы чиркәү диварында һәм янәшәдәге йорттагы мәгълүмат-истәлек такталарында күрдек. Тик хәрефләре вак, язу дип тә булмый.

Шаян тормыш арзанрак

Туристик шәһәрләрдәге җәяүлеләр йөри торган урамнардан әллә ни калышмый Бауман. Адым саен сувенир кибетләре, бәяләрен дә бик югары дип әйтеп булмый. Әмма сувенирларның татар колориты белән, татар язулары белән эшләнгәннәре бик аз, шунысы начар. Адәм баласы Казанда милли үзенчәлек бар дип уйлый, ә монда аларга һаман да шул урыс язулы сувенирлар тоттыралар.

-  Теләсәң, чыраеңны рәссамнар кәгазьгә төшерә, чын рәсем - 100, шарж 50 сум, -  диде бер рәссам. - Шаян тормыш арзанрак булырга тиеш! - дип тә өстәп куйды. Дөрес фәлсәфә.



Урам тулы тезелешеп утырган халык хна белән күпмедер вакыт кына тора торган наколка ясый һәм ясата. Клиентлар, нигездә, яшь кызлар.  Матур була дип уйлыйлардыр инде.  Озын ботына пәри сурәте төшерттереп торган кызны әллә дүрт, әллә биш тапкыр фотога төшерде Илфак Шиһапов. Әкрен искән җил селкетә кызның кыска итәген, ә шул арада, җил уңаена басып бу процессны дүрт-биш ир-ат карап тора, борын тишекләре фермада сыер күрергә зар-интизар булган үгезләрнеке кебек киерелгән. Суларга да куркып басып торалар.

Кайбер йортларга реставрация ясыйлар. Бөтен җирдә музыка яңгырый. Урам башында, уртасында милли киемнәрен кигән каурыйлы индеецлар җырласа, башка җирләрдә гитара тоткан егет-кызлар урыс җырларын сиптерә. Тальян гармун тартучы да, думбыра кагучы да күренми. Минем, ичмасам,  чын  татарча язу күрергә зарыккан күзләргә “Казан һидиясе” дигән язу чалынды. Ул язу астындагы киоскта да сувенирлар саталар.

Үзебезгә Бауман урамында нәрсә артык дип сорау бирдек. Җавабы да үзебездән  – туристлар йөри торган җәяүле урамда бернинди дә Милли банклар, дәүләт оешмалары булырга тиеш түгел. Утырсыннар әнә шул Ирек мәйданнарында, җитмәгәнме аларга? Үзләре дә эш урыннарына машина белән керә алмый, Бауманны да ямьсезләп, урын алып утыралар. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге дигән элмә такта бар. Мантыйк буенча, традиционы бар икән, димәк, традицион булмаган мәдәният тә бар булып чыга.

Чәй урынына - кофе

Шаляпин һәйкәленең ботинкасы янында туристларга ярдәм итүче волонтерлар оешмасыннан бер кыз утыра. “Кайда татар ризыкларын авыз итәргә була?” – дип сораган идек, татарча белми икән, инлизчә яки урысча гына сорыйсы. Шыр урысча белмәгән кеше автомат рәвештә туристлар исемлегеннән сызып атыла икән. 

Бауманда килеп бәйләнүчеләр бик күп. Карарга куркыныч бер кеше китапларын тотып якынлаша башлаган иде, тизрәк читкә шуыштым. Икенчесе килеп бәйләнде, балалар йортлары өчен акча җыябыз ди, тәгаен генә кайсы балалар йорты өчен икәнен әйтми үзе. Мине дошманнар алып китте дип эзләп килгән аю кадәр Илфакны күргәч, акча сораган җирән егетнең тавышлары калтырап чыга башлады, тизрәк котылу ягын карады.

Казанда татарча язулар юк дигәнгә ис тә китми инде хәзер, ияләштек, татарча язулар булса, гаҗәпләнә торган заман. Ниһаять, зур итеп чекерәеп торган язулы  “Чәй йорты”на килеп җиттек. Андагы чиратка тезелгән халык чәйгә караганда мәйне күбрәк ала бугай. Бәдрәфләрендә исә соңгы араларда модага кергән Сочи классикасы – янәшә торган ике унитаз. Кафеда бергә утырган кешеләр унитазда да янәшә, сөйләшеп утырсыннар дип шулай эшлиләрме шунда. 

Чират зур булгач, чәй эчә алмыйча, нәүмиз булып чыгып киттек. Янәшәдә генә төрек кафесы. Шунда кереп  кофе алырга булдык. Сатучы кыз сары чәчле булса да, без татарча сөйләшкәч, татарчага күчте. “Сезгә “Эспрессо”мы, “Американо”мы?” -  дип тотынган иде,  аны бүлдереп: “Авылдагыча, зур чәшкегә сөтләп ясагыз”, -  дип заказ бирде кала тормышын яхшы белгән Рәмис. Ике чынаяк кофебыз 240 сум булды. Бер кило ит алып була ич бу акчага! Акчаны счетка кыстырып горур гына китеп бардык .

Җәйге челләдә Бауманда ачык һавадагы кафе берничә генә. Туристларны яраткан шәһәрләрдә ачык кафелар адым саен. Кичләрен өскә ябынып утырырга юрган да бирәләр. Юрган бармы дип сорагач, бер кафедагы кыз Рәмискә шундый итеп карады, әйтерсең, ул аңардан ашаганда ятып торыр өчен раскладушка сораган.

Байларча йөрдек

Маймыл тотып фотога төшү белән татар гаскәриләре киемнәрен киеп карауның бәясе бер икән – 100 сум. Зариф исемле татар егете гаскәри киемнәрдән фотога төшерә. Илфак мескен маймылны кочакламады, “төмән” – мең кешелек гаскәр башлыгы киемендә төшүне сайлады. Киеп куйган иде, чын татар әфисәре булып та куйды. Әмма сугыш кырында әфисәр итеп күз алдына китерүе авыр, штабта утыручыга күбрәк охшаган. Бүген тотып Колшәрифме, Шаһгали гаскәрләренәме әфисәр итеп җибәрергә була, тегесендә дә, монда да Илфакның сөйгән татарлары булган бит.



- Клиентлар аз, - дип зарланды Зариф.

Әмма без игътибарны җәлеп иттек бугай, бер ханым бала иткәле күлмәк киеп фотога төшергә җыенды.

Америкага протест йөзеннән  “Макдональдс” кафесы яныннан башны читкә борып уздык.  Аяк арды, әкренрәк йөр, дип зарланган Илфакның бәхетенә алдыбызда  ниндидер әҗәл тагарагына утырган малайлар пәйда булды. Габделфәт Сафин күз яшьләрен агызып җырлаган уфалла арбасы кебек, кирегә генә борып куелган. Велосипедка да ошаган бу җайланма велорикшалар дип атала икән. Арты - сәпит, алды - арба.



Икәү кереп утырдык, арба иңрәп куйды. Илфакның 120 килолы гәүдәсе генә дә ни тора. Безнең арттагы “кол малай” педальләрне әйләндерә, юыртып киттек шулай. Анда утырып бару бик рәхәт түгел, бөтен халык сиңа карый. Габделфәт Сафин да шушындый уфаллада йөреп үскәндер,  дип, аны тагын бер кызганып куйдык.  Һиндстан патшаларын дүрт адәм күтәреп носилкада йөрткән бит, шундый атракцион да булсын иде Бауманда. Тик менә андый әйбергә Илфак белән бергә утырсаң, күтәрүче “кол”ларга акча җиткерә алмассың, аның үзен генә күтәрергә дә живадурдай сигез мужик кирәктер.

- Эш көннәрендә  800-1000 сум эшлибез , ял көннәрендә табыш икешәр меңгә җитә, - диде бу сәпит-арба-уфалла хуҗалары. - Картлар, бераз салмышлар йөри.

Без айныклар,  дип акланды Рәмис нигәдер.

10 сумлык китап

Татар китаплары подвалда дип кем генә сөрән салмады инде. Подвалда булуы да әйбәт икән үзе – өстәге ыгы-зыгыдан читтә, тычканнар кебек шыпырт качып утыралар. Кондиционер да кирәкми, экономия.  Китап бәяләрен карыйбыз - элек утыз сум булган, хәзер шул утыз сызып атылып, егерме сум дип язып куелган. Үлим, бетим, егылып китим, утыз сумга алынмаган китапның бәясе ун сумга төшкәч, халык алып укый башлый микән аны? Илфак, язучылар китапларны мәңгелек өчен дип яза, шуңа күрә укучы юк,  дип аңлатты. Киләчәк буыннар өчен язылган даһи эчтәлекле китаплардыр инде алар, шуңа күрә бүгенге буын аңламый ул китапларны.



Әйткәнебезчә, Бауманда татарлар җырламаса да, Америка индеецлары кирәкне бирәләр. Менә тагын бер төркем очрады.  Каурыйлы киемнәргә төренеп “элса-элса” сиптерәләр генә җырларын. Татар галимнәре ул индеецларның безнең туганнар булуларын әллә кайчан исбатлап ыргытты инде, без Аурупага киткәнбез, алар Чукотка аркылы Америкага чыкканар. Әллә никадәр татар белән охшаш сүзләре бар Америка индеецларының дигән фәнни хезмәтне интернеттан да таба аласыз. Хәер, нигә безгә фәнни хезмәтләр, боларның безнең кардәшләр икәне әллә кайдан күренеп тора. Җырламый торган чакларында эссе кояш астында уен коралларын тәртипкә китереп торган бер хатыннан кайдан икәнлекләрен сораган идек, нәкъ татар авылларындагы хатыннар кебек, гаепле елмаеп, шул гади сорауга да җавапны иреннән алырга кушты. Ире, билгеле инде, күләгәдә ял итеп утыра иде. Безнең Казан татарлары кебек үк, татарчаны белмиләр, урысчалары бөтенләй юк, үз телләрендә, испанча, инглизчә сөйләшәләр. Без инглизчә сөйләштек. Хосе исемле икән, Эквадордан, музыкантлар гаиләсе.
Кышларын үзләренә яшиләр, җәен акча эшләргә җәйләүгә чыгалар – Россия шәһәрләре буйлап йөриләр. Кечуа индеецларының бер төркеменә керәбез дип аңлатты үзенең милләтен.

- Нинди төркеме? - дип сорагач,  шикләнде.

- Нигә кирәк ул сезгә? - дип сорады. Татардан да, мишәрме син, типтәрме дип төпченә башласаң, шикләнә бит, моның да әйтәсе килмидер, татар бит инде.



Илфак, концертлар оештыручы буларак, боларга үз, профессиналь сорауларын бирә башлады. Тегеләр аңламый. Безнең халык, чит ил кешеләре белән сөйләшкәндә, сүзен аңламасалар, акрынрак сөйләшә башлый. Илфак та сүзләрен иҗекләп тә әйтеп карады, барыбер урысча аңламадылар. Соравын тәрҗемә итеп биргәч тә, шикләндеме шунда, соңрак җавап бирермен диде Хосе. Концерт куйган акчаларыннан өлеш таләп итүче шпаналар яки инде композиторлар исеменнән акча кысып йөри торган “авторларны яклау” оешмалары кебек конторлардан дип уйладымы шунда.

Бауман баласы – Рамил Гарифуллин

Урамда туңдырма ялап барган Рамил Гарифуллинны очраттык. Бауман урамында велосипедта чаптырып йөреп үскән малай булып чыкты ул. Кечкенәдән үткен нәрсә булган икән.

- Беркайчан да туңдырмага акча сорамый идем, әни дә шуңа аптырый иде. Мондагы телефон автоматлары янындагы кешеләргә киләм дә: “Абый, шалтыратырга бер тиен җитми иде, бир әле”, - дим. Тегеннән бер, моннан бер тиен -  менә сиңа туңдырма. Соңгы тапкыр мин ул алымны укып бетергәч кулландым. Нотариуска түләргә унҗиде сум кирәк иде, кесәдә акча юк, өйгә кайтасы килми. Унҗиде кешедән берешәр сум - менә сиңа унҗиде сум.

Бауман урамы вәкиле Рамил Гарифуллиннан урамда нәрсә ошавын, нәрсә ошамавын сорадык.

- Бер дигән Европа шәһәре. Бар да ошый. Урамда бомжлар булмаска тиеш, дөрес, алар хәзер аз күренә. Һәм төрле сәбәпләр табып акча сорап йөрүчеләр булмаска тиеш, алар туристларның гайрәтен чигерә, - диде ул.

-  Алары булыр инде, - дибез Рамил Гарифуллинга. - Аларның бит сез туңдырма ашап йөргән заманнардан килгән бай традицияләре бар!

Бауман уртасында “Йолдызлар аллеясе” - ватык плитәләрдә татар җырчылары исемнәре: Илһам, Әлфия, Салават... “Казан мәчесе”нең корсагын ышкып, фотога төшәләр. Шулай иткәч, акча керә дип уйлыйлардыр инде. Мәченең күңелен күрәсең килсә, тамак астын ышкырга кирәк, корсагын ышкысаң, катышланып кына китә бит ул...  Бауманның түр башы ике этажлы бит, анда җир асты юлы бар, аны адәм рәтенә кертәбез дип вәгъдә биргәнгә биш былтыр булды. Әлегә җир асты юлан урам читендәге тишекләрдән карап кына була. Илфак, бер йортның нигезен күрсәтеп, бу йорт нигезенең ташлары Казан ханлыгы чорыннан калган булырга тиеш, дип фаразлады. Нигездәге кирпечләр бик яңа күренә иде... Кирпеч артында ул Казан ханлыгы чоры ташлары,  дип куйды Илфак.

Салават ни эшләп йөри?

 Бауманның аргы башына, ягъни Кремльгә хәтле барыйкмы-юкмы дип шактый бәхәсләштек. Ярый, барганбыз әле.  “Хехехе” дип кеткелдәп, хатыны Ләйсән белән Салават кибеткә кереп бара иде. Илфак подвалдагы кибеттә алган яшел тышлы китабын миңа тоттырып, йолдызның мәшһүр кулын кысарга китте. Бауман уртасындагы плитәдә дә Салават, Бауман кибетендә дә Салават. Менә бит! Ике плитә уртасына басып, теләк теләдем – болар озак сөйләшеп тормасалар гына ярар иде, китап тотып торасы килми. Озак тормадылар, хушлашып киттек.   Август башында Казанда концертлары башлана, шуңарга әзерләнеп йөриләрдер инде дип уйлап кына куйдым, “Быелгы концертында нинди тема күтәреләсен әйтте Салават, тик гәҗиткә язам әле, диде”, - диде Илфак.  Салават Зәкиевич бик гади киенгән, һич кенә дә профессор димәссең.

Бауман урамы Казанга кунакка килгән һәр кеше килерлек урын, әлбәттә. Килергә дә уңайлы, урамның ике башында да метро тукталышлары. Ашап-эчеп, акча туздырып йөрергә җыенган кешегә менә дигән ял урыны.  Урам буйлап музыкантлар күңел ачтыра, почмак саен нидер саталар. Тик менә татарлык, чыннан да, азрак. Ичмасам,  берничә урынга тирмә куеп, шунда кымыз, казылык, бавырсак, корт кебек нәрсәләр сатып торсалар да ярар иде. Тик монысы дәүләт эше түгел, моны эшмәкәрләр эшләсә генә.  Алар өчен әлегә бавырсак сатканчы  сыра яки туңдырма сату керемлерәктер, күрәсең.  Әлбәттә, “Чәй йорты”на яки аның каршындагы  “Дом татарской кулинарии” ресторанына кереп тәмле итеп ашап чыгарга була.  Әмма беренчесендә кеше күп, икенчесе гади турист өчен кыйммәтрәк.  “Әкият” кафесы бар икән  әле тагын. Тикянына барып карагач, исләр китте. Бик аппетитлы гына ит кисәге белән матур гына кыстыбый төшерелгән бер сурәткә  “Турылган ит белен кыстыбый.  259 рублей” дип язылган.  Бәясенә түгел,  язуына аптырадык. 

Арытты, каһәр суккыры... Уен эш түгел ул Казанның үзәк урамын карап йөрү!

---
Шәһри Казан
№ --- | 31.07.2014
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (881498) / 17.08.2014 21:00:37

Салаватмыни ул? беренче карашка су трубаларын тикшереп йоруче сантехникка ошаттым узен.

№13 (881497) / 17.08.2014 20:56:53

Жыен ахмак безгэ жыелган инде. кеше аягы тикшерэлэр. Трико яки чалбар кигэн кеше чабатаны дивана шикелле ялан аякка кими инде, шорта белэн булса бер хэл....

№12 (881030) / 02.08.2014 22:15:03

Ак чабата ак оек,
Чабата башы кыек!
Сызылып киткэн кара мыееееееееееееееееккк
Ничек убэрсен кыеп?!

№11 (881028) / 02.08.2014 22:05:27

Салават чабатанны ак носки белэн кияргэ иде,безнен татарда ул бик модада бит

№10 (881027) / 02.08.2014 21:32:09

@, кара, "димократия" "аталары" "сүз иреге" "шәһес иреге" өчен корәшүчеләр язган попстларны:
https://www.facebook.com/vil.mirzayanov/posts/10204677736807495?comme

Sergiy Borysenko Пока еще не работают профи со стороны Западных СМИ по нормализации работы сайтов изданий. Если не могут технически блокировать фашистскую пропаганду, то должны хотя бы общий настрой у читающей публики создавать, мол, и снова у нас в гостях на комментариях рашен тролли, куда без них? Хотя бы так. Выставлять тех идиотами.
29 июля в 19:14 · Нравится · 1

Vil Mirzayanov Джемиль, не подозревал, что в троллите. Зачем вам вот так? Удаляю ваш постинг. Он не относится к теме моего постинга.
29 июля в 19:15 · Нравится

Vil Mirzayanov Самое интересное то, что эти отзывы не так неграмотны. Значит, трудится целая армия спецов. Конечно, надо бы американским и западноевропейским агентствам противостоять. Однако, пока не вижу таких усилий.
29 июля в 19:18 · Нравится · 4

Джемиль Сидеман Я не троллю,я радуюсь что у них всё так складывается.Не было темы соотвествующей,вот я вставил свою инофрмацию.Не по конкретной теме,но в общую копилку того что делается западом и всеми теми кто не дружит с москалями.Я это выставил на своей ветке.Так что порадуемся все вместе,если не побрезгуете.
29 июля в 19:34 · Отредактировано · Нравится

Рустам Хак Уже давно известно где даже сидят эти кремлеботы/тролли. К сожалению админы многих интернет-изданий Западных стран очень плохо работают прикрывая свою лень свободой слова.
29 июля в 22:10 · Нравится · 2

Валерий Дашевский Вил, мониторы создают для отсечения ботов из Ольгино! Все это только раздражает людей на Западе. В Кремле ведь идиоты. Резльутат обратный всегда!
30 июля в 5:56 · Нравится · 2

Vil Mirzayanov Лично вообще не читаю комменты. Когда то самого увлекло, но затем понял, что бесполезно. Обычно там ведь не так много народу. Просто прикидываются разными людьми. Примитив конечно.
30 июля в 5:58 · Нравится · 6

фИЛЬТР АЛАРДА, купкэ кочлерэк. Даже азатлык сайтында да, тикшермичә публикация юк.


Damir Nabi
50 мин. · Ташкент ·
Vil Mirzayanov
Лично вообще не читаю комменты. Когда то самого увлекло, но затем понял, что бесполезно. Обычно там ведь не так много народу. Просто прикидываются разными людьми. Примитив конечно.
-------------------------------------
То ест мы все одни и те же люди, под разными фотками, сами нарисовали или где то взяли, попридумывали себе анкеты.....

№9 (880978) / 01.08.2014 19:45:41

Юмор хисе шэп егетлэрдэ, колэ-колэ укыдым. Язуын да дорес язганнар.

№8 (880977) / 01.08.2014 19:07:33

Мин дә культурасыздыр инде, җылырак көндә яланаякка тапочки киеп йөрим урамда, босоноҗки кияр идем, ярылган үкчәне күрсәтәсе килми. Казанда эссе дигәч, көнләшеп куйдым әле казанлылардан, бездә ике көн 25 градус җылы булды да, тагын октябр салкыннары башланды, көндез 15 градус җылы, тышта куртка киеп йөрергә кирәк. Минем үземнең Казанда булганым юк, сезнең сүзгә ышанып кына Казан бик матур шәһәрдер дип уйлыйм.

№7 (880972) / 01.08.2014 17:23:07

Рәмис - кем ул?

№6 (880968) / 01.08.2014 14:09:47


$$$! син Рәмис мени?

№5 (880964) / 01.08.2014 13:00:59

№3, горурланып куйдым әле. Салават белән чагыштыргансың.
да,Салават та шулай әйтер иде. чөнки ул настоящии татар!!!
кайберәүләр,үзләре күрмәгән белмәгәнне белгән булып язып утыралар. ачу чыкты. шулар инде үз татарын сатучылар. аларда бар да яхшы татарның гына барысы да начар:яулыгы да,моңы да,җыры да,җырчылары да...
аларга Гарри Поттер,опера подавай. ...

№4 (880955) / 01.08.2014 10:10:16

Яланаяк чыгу дөрес түгел, шулай булгач босоножкасы да дорес булмый. Туфлие юкмы икәнни Рәмиснең? Салаватның юктыр инде, аңа простительно..

№3 (880954) / 01.08.2014 09:39:42

Бу долларлар босоножка кигән Салават сүзләрен әйтеп биргән кебек. Каты әйткән[email protected], точно чүбек чәйни. Культуралы кеше босой йөрми. Босой бакчаңда гына йөри аласың. Бәрәңге чүбе утаганда, бассейнда коенганда я пляжда.

№2 (880953) / 01.08.2014 07:46:19

@,чүбек чәйнисең!!!
бер янки,ашап утырган җирендә,аягын урындыкка куеп,носкиен салып,юмаганлыктан пешегеп беткән,аяк бармакларын чистартып утра башлады,минем алда.
тегенең аягын тибеп төшердем дә,это раша не сша дим тегенгә.
оо сори,сори дип носкиен киеп куйды.
инт-тан танышып,таныш марҗасына кайтып барышы иде....
так ышты нинәдеее ляля.
как будь то аларда бар да ал да гөл.
безнең гасырлар буе килгән үз горыф гадәтләребез бар!!!
җыен сброт янкиларга ни чета! кигәвен әйткәндәй,агач башыннан төшеп яши башлаганнарның горыф гадәтьләре юк. алар гүмер буе басой йөриләр!!
Англичаннар да басой йөрмиләр...
@, күт тишегеннән мозги не ищи!!!

№1 (880951) / 01.08.2014 06:46:20

Бездэ генэ ир-атлар босоножкины носки белэн киялэр, Европа халкын шаккаттырып. Эмма кызык хикэят килеп чыккан, молодцы, жинел дэ, мавыктыргыч та. Экскурсоводларга менэ дигэн кусэтмэ-эсбап!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR