поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.08.2014 Җәмгыять

Йомшак сырны кемнәр ярата?

Табигый продуктлар гына кушып йомшак сыр җитештерү – шактый чыгымлы эш, шуңа күрә сыр ясаучылар бу эшкә алынырга теләми. Бөтен таләпләргә җавап бирерлек йомшак сыр ясау кыйммәткә төшә, ди белгечләр. Ә халык, үз чиратында, кибет киштәләрендәге очсыз товарларны күзли.

Мәгълүм ки, сөт продуктларыннан исәпләнгән йомшак сырның составына, гадәттә, сыр, акмай, эремчек, махсус эретү матдәләре һәм төрле тәмләткечләр керә. Шуларның барысын кушып, яхшылап бутыйлар да, эретәләр.

Йомшак сырны Швейцариядә уйлап табалар. Бервакыт анда бик күп сыр җитештерәләр дә, аны кая куярга белми аптырыйлар. Нәтиҗәдә, эретергә карар кылалар. Йомшак сыр халык күңеленә хуш килгәч, җитештерүчеләр тагын төрледән-төрле тәмдәге сырлар ясый башлый.

Хәзерге көндә Россия базарына чыгарылган сыр продукциясен, җитештерү һәм капларга салу ысулларына карап, кисәкле, паста кебек һәм колбаса рәвешендәге сырларга аералар. Әмма белгечләр безнең илдә йомшак сырны куллану елдан-ел кимүен искәртә. Мәсәлән, 2013 елда эретелгән сыр бер кешегә елына 0,8 килограмм тәшкил иткән, ә 2012 елда бу күрсәткеч 0,9 килограмм булган.

Узган елгы нәтиҗәләргә караганда, Россиядә җитештерелгән сыр күләменең 27,5 процентын йомшак сырлар алып тора. Кызганычка, республикабызда да сыр җитештерү белән шөгыльләнүчеләр бик аз. Татарстан буенча статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, безнең республикада, әйтик, 2013 елда сыр җитештерү күләме 2012 елгы күрсәткечнең 61,9 процентын гына “каплаган”. Россиядә узган ел 94,3 мең тонна йомшак сыр җитештерелгән, бу - 2012 ел белән чагыштырганда 18,5 процентка кимрәк.

Белгечләр моның сәбәбен, Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылгач, сөт җитештерүчеләргә килгән зыяннан күрә. Шулай ук чит илләрдән кертелүче йомшак сырларга пошлина ставкасының кечкенә булуы да йогынты ясавын әйтә. Безнең илгә күбесенчә Финляндия, Польша һәм Алмания йомшак сыр сата икән.

Бу атнада Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе экспертлар катнашында республика сәүдә нокталарында тәкъдим ителгән йомшак сырларга дегустация үткәрде. Белгечләр барлыгы 14 төрле продукциянең микробиологик, физик һәм химик күрсәткечләрен өйрәнде, ягъни сырларның составында үсемлек майлары һәм авыр металлның булу-булмавын тикшерде. Алар арасында кисәкле, паста кебек һәм колбаса рәвешендәге ысланган сырлар да бар иде. Экспертлар сырлардан авыз итеп, аларның тәменә һәм тышкы кәяфәтенә карап, үз фикерләрен җиткерде. Соңыннан инспекция белгечләре лаборатор анализ нәтиҗәләрен исәпкә алып, бүгенге көндә Татарстанда сатылган йомшак сырларның рейтингын төзеде. Инспекция җитәкчесе Игорь Марченко әлеге рейтингның сыр җитештерүчеләренә дә хәбәр ителәчәген белдерде.

Дегустациядә Россия, чит ил сырлары гына түгел, әлбәттә, Татарстан продукциясе дә тикшерелде. Һәм рейтингның беренче бишлегендә алар да лаеклы урын алды – Яшел Үзән белән Казан җитештерүчеләренең йомшак сырлары сыйфаты буенча капларда язылган күрсәткечләргә тәңгәл килгәнлеге ачыкланды, составында зыянлы матдәләр, консервантлар да табылмады. Җирле продукциянең яраклылык вакыты да 7 көн генә, ә башка җитештерүчеләрнеке яртышар ел да бозылмый.

Йомшак сырлар базарын тикшерү уңаеннан Дәүләт алкоголь инспекциясе татарстанлылар арасында сораштыру да уздырган. Аның нәтиҗәләре, республика кибетләрендә 50дән артык исемдәге йомшак сыр сатылуын ачыклаган. Гомумән, республика халкының күпчелеге (69 процент) йомшак сыр сайлаганда аның составына һәм исеменә игътибар итә. Халыкның 30 проценты – уңайлы булган өчен кисәкле сырга, 26 проценты – колбаса рәвешендәге продуктка, ә 24 проценты паста кебек йомшак сырга өстенлек бирә икән. Төрле тәмләткечле сырларны яратучылар – 15 процент.

Шулай да күпчелек кеше (38 процент) сырны тәменә карап, ә халыкның 20 проценты составын өйрәнеп, бары тик натураль продуктлар гына сатып алырга тырыша. Кулланучыларга сырның кабы (4 процент) һәм ни дәрәҗәдә рекламаланган товар булуы (6 процент) мөһим түгел диярлек.

Йомшак сыр кеше организмы өчен файдалы продуктлардан санала. Ул аксымнарга, А, В2, Е витаминнарына, калций, фосфорга бай. Йомшак булганга организм тарафыннан тулысынча үзләшетерелеп бетә.

Галимнәр сырны иртәнге якта, 8-10 сәгатьләр арасында ашарга киңәш итә, бу чакта аның файдасы “алтынга” тиң. 10-12 сәгатьләр арасында – “көмеш”, ә 12-16 сәгатьләрдә безнең организм өчен файдасы “бронзага” бәяләнә.

Йошмак сырны сайлаганда исә товарның ярлыгын җентекләп өйрәнергә киңәш ителә. Әгәр составында үсемлек мае булса, ул инде йомшак сыр түгел, ә инде сыр продукты дип атала. Пластик капларга тутырылган йошмак сырларның өсте фольга белән капланган булырга тиеш. Сырдан ачы яки селте тәме килә, артык майлы, күгәргән һәм кулга ябыша икән, андый сырны авызга алырга ярамый.

Татарстанда йошмак сырларның популярлыгы:


Халыкның 5 проценты – яратмый,
25 проценты – айга 1 тапкыр,
23 проценты – атнага 1 тапкыр,
22 проценты – айга 2-3 тапкыр,
18 проценты – атнага 1 тапкырдан ешрак сатып ала. 


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 31.07.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»