поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.07.2014 Җәмгыять

"Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Асия Мөлекова: Ихластан башкарылган эшләр генә саваплы була

Күрше Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты һәм Самара татарлары арасындагы бәйләнешләр күптән, 25 ел элек үк башланган иде. Анда татар оешмасы да, татар газетасы да алданрак барлыкка килгәнлектән, самаралыларга алар салган сукмактан атлавы җиңелрәк булды. Без бүген дә ульянлылардан үрнәк алып яшибез һәм киңәшеп эшлибез.

Менә Самарада бер-ике ай элек кенә барлыкка килгән “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова да үзенең эшен күршеләрнең эшчәнлеген күреп кайтудан башлаган иде. Ә бүген менә Ульян өлкәсенең татар оешмалары вәкилләре бездә кунакта. Арадан иң олылары – тугыз ел буе биредә “Ак калфак” оешмасын җитәкләп баручы хаҗия Асия Галәүтдин кызы МӨЛЕКОВА. Укучыларыбыз игътибарына аның белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

- Разия ханым Әюпова һәм бер төркем хатын-кызларыбыз Казанда уздырылган татар хатын-кызлары форумында катнашканнан соң, Самарада да “Ак калфак” оешмасы булдыру идеясе белән кабынып киттеләр. Ә Сездә бу ничегрәк булган иде?


- Нәкъ шулай ук. Тугыз ел элек, Казанның меңьеллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында Россиянең төрле почмакларында татар хатын-кызлары оешмалары эшләп килүен белдек һәм бик кимсендек. Автобуста кайтканда ук иптәшләрем белән киңәшеп, шәһәребездә “Ак калфак”ны оештырып җибәрергә карар кылдык. Менә тугыз ел вакыт үтеп тә киткән, бик күп эшләр башкарылган. Хәзер алдыбызда тагын да зуррак максатлар тора.

- Сез, Асия ханым, Казанның меңьеллыгы чараларына очраклы рәвештә барып эләкмәгәнсез бит инде. Татар хәрәкәтенә ничек һәм кайчан кереп китүегез турында тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.


- Алдыгызда Россиянең беренче кооператоры утыра. Ә бу болай булды. 1986 елның 25 мартында шул чактагы илебез җитәкчесе Михаил Горбачев кооперативлар ачу турында карар кабул иткән иде. Ә Ульян шәһәре - Владимир Ленинның туган җире, бөтен эштә дә алдынгы булырга тиеш. Шуңа да күрәсең, икенче көнне үк мине өлкә башкарма комитетына чакырттылар һәм кооператив ачып җибәрергә тәкъдим ясадылар. Мин ул вакытта авыру, астма буенча икенче группа инвалид идем. “Ашыкмагыз ул хәтле, гаиләм белән киңәшим әле”, - дип кайтып киттем. Тормыш иптәшем икеләнде икеләнүен, ә улларым: “Әни, син булдырасың. Алын”, - диделәр. Шулай итеп риза булдым.

Кафе өчен шәһәр үзәгендә урнашкан элеккеге "Медтехника" оешмасы бинасын бирделәр. Аңа ремонт ясаучы бригада эшчеләре белән талаша-талаша, өлкә башкарма комитетына кадәр барып җитә идем. Шул елның апрелендә Ульянда беренче кооператив эшли башлады, дигән рапорт Мәскәүгә барып иреште.

Мин белгечлегем буенча экономист бит. Барысын да санап-исәпләп эшкә алынам. Әле дә шулай булды. Ун төрле коймаклар, пирожкилар, башка камыр ризыклары пешереп сата башладык. Ашларыбызны да тәмле итеп пешерергә тырыша идек. Шулай клиентларыбыз көннән-көн арта торды. Салымнар да зур түгел иде бит әле. Ә бер айдан соң хезмәт хакымны алгач, хәйран калдым. 370 сум! Инженерлар 120 сум алып эшләгәндә мин өч тапкыр күбрәк акча алганмын! Ирем Мөстәкыймгә: "Әтисе, бар ронога, тап берәр балалар йортын. Ятимнәргә ярдәм итәрбез, бу хәтле акчаны үзебезгә генә тотарга ярамый, Ходай Тәгалә риза булмас", - дидем.

...Чардаклы районында урнашкан балалар йортында безне бик куанып каршы алдылар. Рамазан, Корбан гаете, Балалар көне, Яңа ел дисеңме, без ятимнәргә бүләкләр ташыйбыз, телевизор, келәм кебек кирәк-яракларны алып бирәбез. Шулай утыз ел буе, кафебыз ябылганчы, дәвам итте.

Ә инде 9 май, 23 февраль, 7 ноябрь көннәрендә сугыш, хезмәт ветераннарын җыеп сыйларга кирәк, дигән фәрман рәсми рәвештә өлкә хөкүмәтеннән төшерелде. Өстәлдә “фронтовой” йөз грамм да булырга тиеш, диделәр. Ничек инде? Мин бит мөселман кешесе, аракы, сыра сатмыйм. Ә монда олы кешеләргә аракы салып торыйммы? Юк, тагын бер кат юк! Киттем хөкүмәт йортына. Мин әйтәм: “Дәшмәгез дә, сөйләшмәгез дә! Мин аракы сатмыйм! Ветераннар арасында мөселман канкардәшләрем дә бар. Шуларны җыеп, аракысыз гына мәҗлес үткәрергә риза”. Бик ачуландылар, әлбәттә. Ә инде чигенергә теләмәвемне күреп, күнделәр.

Шулай итеп, мин беренче көннән үк кафе тирәсендә татар кешеләрен җыя башладым. Аннары, “Туган тел” татар оешмасы барлыкка килгәч, үзем дә аларга бүлмә бүлеп бирдем, һәм шунда милли мәсьәләләребезне дә бергәләп хәл итә башладык.

Лаеклы ялга китәргә карар кылгач, губернаторыбыз миңа "Ульян өлкәсенең атказанган сәүдә хезмәткәре" дигән Мактаулы исем биргән иде. Эшкуарлар арасыннан андый исемне алучы да мин беренче булганмындыр, мөгаен.

Халык кафебызны әле дә оныта алмый. Кайвакыт үземне бер дә таныш булмаган ят кешеләр туктатып: “Какие вкусные были у вас блины! До сих пор скучаем!” - диләр. Шундый вакытларда күңелем кинәнеп китә. Үзебез өчен түгел, халык өчен, дип эшләдек бит без. Һәм нәтиҗәсе дә көттермәде.

- Шул вакытта милли эшләрдә дә катнашкансыздыр инде?


- Әлбәттә. Холкым шундый минем. Бер эшкә алынсам, кире чигенмим. “Туган тел”не оештырганда да, “Чишмә” теле-радио тапшыруларын гамәлгә керткәндә дә башлап йөрүчеләр арасында идем. Хәзер инде менә “Ак калфак” белән рәислек итәм.

Аны башлап җибәрү дә бик авыр булды, әлбәттә. Алты кешедән торган актив җыелды. Бүлештек - кем балалар, кем танышу бүлекләре, кем мәдәният белән җитәкчелек итә. Тора-бара безнең тирәдә йөзләгән инициативалы хатын-кызлар тупланды, алар да үзләренең дус-ишләрен оешмага алып килделәр. Районнарда да филиаллар булдырылды. Шулай итеп, быел үткәрелгән конференциябезгә, ап-ак яулыкларын бәйләп, 225 хатын-кыз җыелды.

- “Ак калфак” оешмагыз нинди эшләр белән танылып өлгерде соң?


- Безнең төп максатыбыз - халыкка гореф-гадәтләребезне кайтару, телебезне, мәдәниятебезне саклау. Без моны “Аулак өй”ләрдә, кич утыру вакытларында, җырлау һәм бию аша да, “Танышу клублары”, “Әниләр мәктәбе”, төрле шәһәр һәм илләргә оештырыла торган экскурсияләр аша да халыкка җиткерергә тырышабыз.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен “яхшы” билгеләргә тәмамлап кайтканнан соң, Ислам дине нигезләрен укыта башладым. Быел инде 6нчы чыгарылыш ясалды, барлыгы 129 кешегә дин белемен бирдем. Алар барысы да “Ак калфак”ның “Хаҗиләр мәктәбе”нә йөриләр. Кем хаҗга барган шул бармаганнарга барысы турында да сөйли, өйрәтә, әзерли.

Сабан туйларында безнең оешмага аерым сәхнә бирелә. Бу бәйрәмне без бик яратабыз! Җиз самаварыбызны гөжләтеп җибәрәбез дә өем-өем итеп пешереп китергән коймаклар белән халыкны сыйлыйбыз. Ә үзебез милли киемнәребезне киеп сәхнәгә менеп утырабыз. Кем бәйли, кем эрли, кем хикәят сөйли, ә кемдер моңлы борынгы татар көен сузып җибәрә. Чәй эчеп утырган арада бик күп милли йолаларыбызны күреп өлгерергә була.

- Асия апа, гомерегезнең зур өлешен җәмәгать эшенә багышлагансыз. Күпме акча, күпме вакыт сарыф ителгән. Ул вакыт гаиләгездән, оныкларыгыздан алынгандыр. Үкенмисезме?


- Кешеләр миңа чын күңелдән елмаеп “рәхмәт” әйтсәләр, шул барысын да каплый. Мин алырга түгел, бирергә яратам бит. Беркайчан да, беркемнән дә акча сорамадым да, алмадым да. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ихластан эшләнгән эшләр генә саваплы була.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 31 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»