|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2014 Мәгариф
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында Татарстанда 28,5 млн сум акча җыелган“Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында, Татарстан мәктәпләренә матди ярдәм йөзеннән, 28,5 млн сум акча җыелган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә багышланган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр итте. Ул искәртеп үткәнчә, икенче ел рәттән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча, “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе уза. “Әлеге акциянең максаты – танылган эшкуарлар, бизнес тарафдарларын, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, үзләренә белем биргән мәктәпне искә алып, хәленнән килгәнчә аңа ярдәм кулы сузуга җәлеп итү”, - дип белдерде Светлана Гыйниятуллина.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|