• 17.01 "Алмачуар"спектакле. Кариев театры. 13:00
  • 18.01-19.01 Илсөя Бәдретдинова "Атказанмаган". УНИКС
  • 18.01 "Кичер мине, әнкәй" спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 19.01 "Нигез ташлары" спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 23.01 А.Бостановның "Зәйнәп Максудова китапханәсе" китабын тәкъдим итү. Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 31.01 "Хикмәт әкиятләре" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 31.01 Н. Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы». Г. Тукай әдәби музее. 14.00
  • 06.02 Музейда музыка: "Риваять" этно-төркеме концерты. Г. Тукай әдәби музее. 18.30
  • 07.02 Актаныш районы "Агыйдел" дэулэт жыр hэм бию ансамбленен концерты. Г. Тукай ис. Филармония концертлар залы. 18.00
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 17 Гыйнвар Илнур Закиров
  • 17 Гыйнвар Чулпан Шакирова
  • 17 Гыйнвар Раиф Усманов
  • 17 Гыйнвар Ләйсән Төхвәтуллина
  • 17 Гыйнвар Аяз Гыйләҗев (1928-2002)
  • 17 Гыйнвар Барлас Камалов (1930-2004)
  • 18 Гыйнвар Камал III (1899-1968)
  • 18 Гыйнвар Эльмира Сираҗи
  • 18 Гыйнвар Фән Вәлиәхмәтов
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • Продаётся двухкомнатная квартира в центре Актаныша. Тихое уютное живописное место возле набережной. Т 8-986-933-67-11.
  • Казанның Авиатөзелеш районында, Павлова урамында тзртипле кешеләргә фатир сдаваться ителә. 89539987244
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)
  • Сайдинг белэн здание тышларга бригада кирэк. Актаныш. 89376209888 ( WhatsApp ка язырга).
  • дворникны эшкэ чакырабыз , центр 89872053927
  • Натяжной потолок урнаштырабыз хэм электромонтаж эшлэре башкарабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Казан. Казан арты районнары. 89046768348
  • Дербышки, Биектау, Киндери тирәсеннән эш эзлим, грузчик эше. Физик яктан көчлемен. 89600756516.
  • Залесный бистәсендә йорт кулланышка бирәм. Тукталыштан, кибеттән 10 минутлык юл.Айга 8000. Мунчасы да бар. Тел. 89047645487
  • Продается стиральная машина Индезит -2016г рабочем состоянии. Казан 89003273804, 89179275753
  • Шпаклёвка,обойные работы,плитка,обшивка ,откосы штукатурим КАЗАН -89178887212

 

 
Архив
 
макет пистолета
mp-40.ru

               

29.07.2014 Җәмгыять

Мәдәният министрлыгы: Луиза Батыр-Болгари белән хезмәттәшлеккә әзер

Татарстан мәдәният министрлыгы Луиза Батыр-Болгари белән алга таба хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерә. Композитор исә авторлык хокуклары бәхәсенә нокта куелмавын, гаделлек эзләп Русия Югары мәхкәмәсенә барып җитәчәген әйтә.

"Әкият" курчак театры белән композитор Луиза Батыр-Болгари арасындагы бәхәскә әлегә нокта куелмаган. 21 июль көнне Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең композиторга гонорар түләмәскә дигән карарын үз көчендә калдырды.

Югары мәхкәмә алдыннан Азатлыкка әңгәмәдә Батыр-Болгари үзенең гонорар өчен генә түгел, ә татар сәнгатенең киләчәге өчен көрәшүен белдереп, "Әкият"не генә түгел, ә Татарстан мәдәният министрлыгын да гаепләгәч, радио аңлатмалар сорап, бу гаепләүләрне министрлыкка да җибәргән иде. 25 июль көнне министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтовадан Азатлыкка җавап килде.

Министрлык белдерүенчә, алар композитор белән хезмәттәшлеккә әзер һәм язган әсәрләрен халыкка җиткерүдә дә ярдәм итәчәк.

"Авторлык хокуклары – бик актуаль тема. Ул кануннар үзгәреп тору белән бәйле рәвештә, чыннан да, шактый бәхәс тудыра. Шуңа да цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнаштыруы да җиңелләрдән түгел. Министрлык авторлык хокукларын саклау мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнә, укулар да оештырыла. Мөхтәрәм композиторыбыз белән министрлык һәм “Әкият” театры арасында туган аңлашылмаучылыкка мәхкәмә карары нокта куйды. Татарстан Югары мәхкәмәсе дә әлеге карар белән килеште.

Тататарстан мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, бик күп популяр җырлар авторы Луиза ханым белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Министрлык аңа язган әсәрләрен халыкка җиткерүдә, һичшиксез, ярдәм итәчәк", дип белдерде Рузилә Мөхәммәтова.

Луиза Батыр-Болгари: Бәхәскә нокта куелмады


Азатлык 28 июль көнне Луиза Батыр-Болгари белән элемтәгә керде. Композитор Югары мәхкәмә карарыннан канәгать булмавын, эшне югарырак җибәрәчәген әйтә.

"Минемчә, "Әкият" курчак театры һәм шулай ук хөкүмәт тарафыннан да Югары мәхкәмәгә басым булган. Мәскәүдәге мәхкәмә дә минем файдага карар чыгармасын өчен, анда да барып җитәчәкләр дип тә сөйлиләр. Әгәр минем файдага карар чыкса, башка авторлар да минем арттан гонорар дауларга мөмкин.

Мин барыбер Мәскәүгә җитәчәкмен. "Татюринформ" юристлары хәзер минем белән килешү төзеде һәм эшне арбитраж мәхкәмәгә дә шикаять итәчәкләрен белдерде. Авторлык хокукларын яклап без хәзер ике юридик зат буларак мәхкәмәләшәчәкбез. Юристлар да Мәскәүгә үк барып җитәчәгебезне әйтә. Без хәзер юристлар белән Татарстан Югары мәхкәмәсенең язма карарын көтәбез. Ул җавап ун көн эчендә кулга тапшырырлырга тиеш", ди Батыр-Болгари.

Композитор сүзләренчә, аны җомга, 25 июль көнне Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чакырткан.

"Аңа кадәр мин Татарстан президенты идарәсенә шалтыратып, Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга теләвемне һәм милли сәнгатьтән китәчәгем турында хат әзерләвемне дә әйткән идем. Бу сөйләшү вакытында авторлык хокукларының сакланмавын, мәхкәмәгә басым булуын да белдердем. Шуннан мине министр чакыртты. Без бик җылы сөйләштек. Миңа ул: "Алга таба да мәхкәмәләшә аласыз, бу сезнең хокукыгыз", дип әйтте.

Минем беренче җыентыгым 1988 елда чыккан иде, хәзер 25 елдан артык вакыт үтте. Шуннан бирле бер генә китабым да басылмады. Мин композитор буларак, һәр җырның үз гомере булганга, алар үз вакытында басылып, халыкка барып җитәргә тиеш дип саныйм. Мин Татарстан китап нәшриятының музыкаль редакторы булып эшләгәндә, татар композиторларының җыентыкларын, иң беренче чиратта, халык арасында хәзер дә популяр булган Рөстәм Яхинныкын, өч-биш ел эчендә бер тапкыр чыгарып тора идем.

Министр киләсе ел планына минем яңа җыентыкны чыгаруны да кертәчәкләрен әйтте. Аннары алар мин чыгарган авторлык дискларымны да сатып алырга вәгъдә иттеләр. Миңа яңа музыка язарга кушарга җыенуларын да белдерде министр, әмма мин баш тарттым. Чөнки минем күңелем көр булганда гына көй тудыра ала. Күптән инде көй язарга теләгем юк. Миңа башка вәгъдәләр бирелмәде", ди Батыр-Болгари.

Композиторга танышлары "Әкият" курчак театрында инде башка авторлар белән яңа килешүләр төзелгән дип тә сөйләгән. Алар, янәсе, аның моңа кадәр спектакльләрдә яңгыраган әсәрләренә яңа көйләр язарга тиеш. Композитор бу сүзләрнең дөрес-дөрес түгеллеген министрдан да сораган. Министр мондый килешү төзелмәгәнлеген әйткән.

"Хәзер безнең өчен Югары мәхкәмә үзенең карарына ни язаганлыгы кызык. Безнең бөтен дәлилләребез дә бар, язмалар минем компьютерның хәтерендә сакланган. Мәхкәмәдә шаһитлар да безнең якта иде. Беләсезме, без гонорар өчен сораган бәяне ике мәртәбә төшердек. Башта театр "түлибез" дип безнең белән ризалашкан да иде. Без мәхкәмәдә үзара килешкән вакытта да (мировое соглашение), мин откан булып килеп чыга. Бу хәл исә, башка композиторларның да мәхкәмәгә шикаять итүенә юл ачачак", ди композитор.

Ул, Югары мәхкәмә карары кулына кергәч тә, автолык хокукларын яклап, Татарстан президенты янына барачагын әйтә.

"Республикада бөтен җирдә авторлык хокуклары бозыла. Башка театрлар да, Тукай исемендәге филармония, телерадиокомпанияләр һәм шулай ук Универсиада дирекциясе минем көйләрне уйнатты һәм уйната, ә авторлык хокуклары сакланмый, миңа түләүдән баш тарталар", ди Батыр-Болгари. 

Наил АЛАН
Азатлык
№ | 28.07.2014
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№15 (880994) / 01.08.2014 22:49:41

Луиза апа молодец!!!!!!!!!!Аңа уңышлар теләп калам. Бәлки татарстан сәнгать иялщре ъзлщренеж ялгышларын ажларлар.. Все таки без бит Россия законнары буенча яшибез..

№14 (880928) / 31.07.2014 14:42:14

817, ярар-ярар син сәнгәт өчен эшләгәч тә җиткән. ашыйсы да яшисе дә килә бит әле. ул культ. вәзирлегендә эшләүчеләрнең,баш вәзирнең дә эшләренең рәте юк.
мескен сәнгать!!!...

№13 (880921) / 31.07.2014 13:19:53

817!!!! Синең кебекләргә тирән наркоз бирергә вакыт күптән.

Без Батыркаеваның нинди музыка язганын, сезнең кебек мәрткә киткәннәрдән армалы буларак беләбез! 70-80-90 елларның татар милли!!!классик музыка үрнәкләрен биргән ханым-композитор! Аны бердәнбер дияргә дә була. Америкадагы ханым яза, әмма ул эзләнә, ул язганнарны классика дип булмый.(Әйбәт яза ул да, сүз аның турында түгел).

Уян да, таныш бул!

№12 (880920) / 31.07.2014 10:15:44

шантаж итэээ русча вымагает, э министер курыкты...

№11 (880916) / 31.07.2014 07:10:44

Сез б.болгариның кем икәнлеген белмиенчә сүз болгатасыз, дусларым. Ул сәнгать өчен түгел, үз кесәсе өчен көрәшә. шуңа күрә крокодил яшьләрен аның үзенә генә түгәргә калдырыгыз да тынычлап йоклагыз.

№10 (880915) / 31.07.2014 01:09:06

Тар мәдәният министырлыгы оттырса, барлык авторлар да МӘХКӘМӘЛӘШӘЧӘКЛӘР !!!!!!!!!

№9 (880906) / 30.07.2014 21:37:35

ай-яй шәп язгансыз."Тататарстан мәдәният министрлыгы"- татарларга тар мәдәният министрлыгымы ул?

№8 (880884) / 30.07.2014 00:23:20

Луиза ханым кызганыч,талант җиңә торган заман түгел бу. Оятсызлар, куштаннар, әләкчеләр заманы.Могҗизалар булмый, композитор җиңә алмаячак(((

№7 (880882) / 29.07.2014 23:31:00

Гыйләҗев белән килешәм. Әнә бит культур-мультур министыры белән очрашкан Л.Б.-Б.нәрсә ди:

"Министр киләсе ел планына минем яңа җыентыкны чыгаруны да кертәчәкләрен әйтте (ягъни-мәсәлән, тагын әсәрләрен падарить итмәс микән дип өмет итә инде бу). Аннары алар (и-и рәхмәт инде!!!) мин чыгарган авторлык дискларымны да (өч тиенгә) сатып алырга вәгъдә иттеләр. Миңа (бушка, гонорар түләмичә генә)яңа музыка язарга кушарга җыенуларын да белдерде министр, әмма мин баш тарттым".

№6 (880881) / 29.07.2014 23:22:04

///Авторлык хокукларын яклап без МӘХКӘМӘЛӘШӘЧӘКБЕЗ///.

И-и, бай икән бит безнең туган телебез!

№5 (880880) / 29.07.2014 23:15:10

Композитор акча өчен генә көрәшми. Ул профессиональ татар җыр сәнгатенең надан җитәкчеләр тарафыннан үтерелүенә каршы көрәшә. Ә хирург белән музыкант эшен теләсә кем эшли алмый. Берсе тәнне дәваласа, икенчесе җанны дәвалый. Алар хезмәте иң югары бәягә лаек, алар хәерчелектә яшәргә тиеш түгел. Чиновниклар үзләрен генә кайгырта, алар үзләрен алыштыргысыз дип саный. Хәзерге сәхнә йолдызлары композитор Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев кебек композиторларны бөтенләй санга сукмый, бу - мәдәният-сәнгать өлкәсендә алып барылган политика нәтиҗәсе. Илне эчтән җимерү әнә шулай кешеләрнең рухын гарипләндерү аша алып барыла. Ә композитор Л.Б-Б. дөрес карашлы, затлы шәхес буларак, үзе исән чакта дөньяны сафландырып, пычрактан арындырып калырга тели. Ләкин, ни кызганыч, моны аңларлык җитәкчеләребез юк дәрәҗәсендә. Алар Мансур Хәсәновлар чорында бар иде. Хәзер юк.

№4 (880875) / 29.07.2014 21:47:33

Барысының күзе налог түләүчеләр акчасында: язган булып маташучылар да, көй чыгарганнарның да, сөт сауган, җир сөргән, машина ясаган, субмарина төзегәннәргә дә, укыткан, дәвалаганнарга да, юл салучы белән яхшы самолетясаучыга да, балык тотучыга да дәүләт дотациясе кирәк. Ул дотация өчен акчаны кем эшләргә тиеш икән соң????????????????????????

№3 (880874) / 29.07.2014 21:26:55

Хикмәт - иҗатчылар эше түбән бәяләнүдә:
http://www.kitap.net.ru/nurullin/5.php

№2 (880873) / 29.07.2014 21:20:59

Мәкаләдә хәреф хаталары бик күп, ләкин без "Тататарстан"да яшәгәнгә күрә, бу гафу ителә.

№1 (880872) / 29.07.2014 21:13:04

Туктатачаклар бу процессны. Шау-шу беркемгэ кирэкми. Ин аянычы - дэреслек юк, иптэшлэр. Булмаячак та. Система бар, шул системага кергэннщр хэм анда кермэгэннэр, прикормленныйлар хэм неприкормленныйлар бар. Болгарилар юк, Сара Садыйковалар юк. Кирэк саен сузтезмэ язарга сэлэтле шагыйрлэр, куштан язучылар, приближенный композиторлар почетта. Чыннары - анда- монда акча эшлэргэ мэжбур. Болгарины беркем дэ Президентка кертмэячэк, кертсэлэр бер-бер хэл булыр иде. Матбугат узэге хатына жавап бирэчэк - бетте. Нинди композитор нинди хэлгэ калды бит. Буклы балаклар кеше булып йэри.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR