26.07.2014 Авыл
Сөт продукциясе җитештерүчеләргә таләпләр арта
Татарстанның сөт һәм сөт продукцияләре җитештерүчеләре арасында кулланучыларны алдаучы намуссыз ширкәтләр юк диярлек, дип белдерә кулланучылар хокукын яклаучылар.
Товар сыйфатына карата күп тапкырлар шелтә ясалганнан соң да төзәлергә теләмәгән Лаештагы бер предприятиегә карата исә шушы көннәрдә катгый чаралар күрелгән. Продукцияләре техник регламентка җавап бирмәгән оешмага эшчәнлеген бөтенләй туктатырга туры килергә мөмкин.
Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе агымдагы ярты елда сөт һәм сөт продукцияләре сатучы 262 оешманы тикшергән. Нәтиҗәдә, 527 сөт продукциясе пробасы 11,4 процент очракта техник регламентка туры килмәгән. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә сөт продукцияләренә үсемлек майларын кушу – гадәти күренеш. Сөт ризыкларында нәкъ менә үсемлек майларында гына була торган органик матдәнең – стерин “эзләрен” табу максатында Татарстан белгечләре быел 125 сөт продукциясенә лаборатор анализ ясаган. Аларның чит-ят майларга юлыккан 37,6 проценты ялган продукция дип табылган.
Гомумән, шушы 6 айда үткәрелгән планнан тыш тикшерүләр барышында Татарстанда 110 партия сөт продукциясе әйләнештән алынган, бракка чыгарылган товар күләме 1176, 654 килограммга җитә. Административ җаваплылыкка тарту турында 225 беркетмә тутырылган, аларның 107се суд органнарына җибәрелгән.
– Хәзерге вакытта кулланучыларны алдап, кибет киштәләренә ялган сөт продукцияләре тәкъдим итүче җитештерүчеләр безнең республикадан түгел, андый товарлар нигездә Россиянең башка төбәкләреннән үтеп керә, – дип ассызыклый Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. – Шунысын төгәл әйтә алабыз: сөт продукцияләре әйләнешен контрольдә тоту көннән-көн кырысланачак. Җитештерүчеләрне даими тикшереп тору уңай нәтиҗә бирә, безнең җирле җитештерүчеләр инде тыелган чимал файдаланудан курка. Чит төбәкләр дә республика базарына чыкканчы җитди уйлана башлар дип уйлыйбыз. Быел без сөт продукцияләре җитештерүчеләргә карата административ хокук бозу турында 12 беркетмә төзедек, аларның бишесе судка барып җитте. Җитештерүчеләр барлыгы 1 250 000 сумга штрафка тартылды.
Быел полицейскийлар Татарстанда яшерен цехта ялган акмай ясап ятучы “эшмәкәрләрне” тоткарлаган иде. Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе ул чакта кулга төшкән 7 төрле продукция үрнәгенә экспертиза ясатты, нәтиҗәләр җинаять эше ачуга бәхәссез дәлилләр бирде. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ялган продукция җитештерүчегә карата Россия Җинаять кодексының 238нче маддәсе 2 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылган инде.
Россиядә ит һәм сөт продуктлары җитештерүнең техник регламентлары дәүләт, һәм соңгы өч айда Таможня берлеге таләпләре белән расланган. Аңлашыла ки, алар кешенең сәламәтлеген саклау һәм иминлеген тәэмин итү максатын тота. Сөткә килгәндә, техник регламент эшкәртү-саклау вакытын, шулай ук физик-химик сыйфатларны – майлылык, аксымнар һәм әче сөт продукциясендәге микроорганизмнарның күләмен билгели, микотоксин, антибиотик, пестицид, радионуклид кебек куркыныч матдәләрнең күләмен чикли. Техник регламент товарны “сөт”, “эчәргә яраклы сөт”, “сөт продукты”, “составында сөт булган продукт”, “сөт эчемлеге” кебек төшенчәләргә бүлә. Балалар өчен сөт продукцияләренә, шул исәптән күкрәк сөтен алыштыручы сөтләргә дә аерым таләпләр куела. Әмма Марина Патяшина фикеренчә, техник регламентны бозган җитештерүчене товар кабына “сөт продукты” дип язарга мәҗбүр итү өчен әле бик нык тырышырга туры киләчәк, чөнки мондый дөреслек кулланучыны югалту белән яный.
Бүгенге көндә гади халыкның сыр продуктларына да ышанычын югалтырга сәбәпләр җитәрлек. Дөньяда пальма маен һәм казеин кушып ялган сыр ясарга мөмкинлек бирүче технологияләр билгеле. Җитештерүчләр исә андый сырны чын продукция итеп сатарга тырыша, бәясен дә шуңа тиң куя. Әлегә чит илләрдән кертелүче ялган сырга каршы ничек көрәшергә белмәгән Россиянең ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәте Россия Хөкүмәтенә “сыр продукты” өчен дә аерым-ачык таләпләр кабул итәргә тәкъдим итә.
– Быел Татарстанда азык-төлек продуктлары әйләнешен контрольдә тоту бермә-бер көчәйтелде. Бу Россия Хөкүмәтенең сөт һәм балык продукцияләрен җитештерүчеләрне һәм сатучыларны планнан тыш тикшерергә әмер бирүе белән бәйле, – дип аңлата Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина. – Агымдагы елның алты аенда без гигиена таләпләренә туры килүен ачыклау өчен 68 659 азык-төлек үрнәген пробага алдык. Азык-төлекнең микроблар белән пычрану фактлары күп түгел, әлеге күрсәткеч 4,4 процентны гына тәшкил итә, узган ел – 4,3 процент иде. Санитар-химик күрсәткечләргә җавап бирмәү очраклары да узган елгы кебек – 0,2 процент кына. Без тикшергән продуктларда ГМО һәм антибиотиклар табылмады.
Шулай да Идарә таләбе белән быел яраклылык вакыты тәмамлану, тиешле документлары булмау һәм лаборатор тикшерүләр товарның норматив таләпләргә җавап бирмәвен күрсәтү сәбәпле барлыгы 120 тонна 1 914 партия азык-төлек продукты әйләнештән чыгарылган. Һәм бу бөтен 2013 ел күрсәткеченә тиң.
Балык продукцияләрен искә алганда, Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе әле июнь аенда гына 17 сәүдә һәм җәмәгать туклану оешмасын күз уңыннан кичергән. Тикшерелгән 20 төр продукциянең 41,7 процент очрагы дәгъва уяткан. Монда беренче чиратта чи балык сатканда аны артык бозландыруга тырышу күренешләре турында сүз бара. Таләпләр буенча, 1 килограмм балык продукциясендә 5 процент кына боз рөхсәт ителә, креветкада – 7 процент. Тикшерү нәтиҗәсендә, Татарстанда барлыгы 72 килограмм күләмендә 10 партия продукция брак дип аталган. Административ хокук бозу турындагы 19 беркетмә буенча 28 500 сум күләмендә штраф сугылган. Ике эш буенча суд карары көтелә.