• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Март Сергей Погодин
  • 22 Март Ди-джей Радик
  • 22 Март Ләйсән Рәхимова
  • 22 Март Вадим Кешнер
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • Казанда Советский площадь янындарак уземэ снимать итэргэ бер булмэ эзлим. Вредный привычкаларым юк.Егет кеше. 21 яшь. Жду звонки от собственника, риелторы мимо.89083489977 Рамиль.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219

 

 
Архив
 

25.07.2014 Авыл

Камияр Байтимеров: “Эшлибез, аяк кына чалмасыннар”

Нефть белән химия, машина төзелеше генә түгел, Татарстан – авыл хуҗалыгы белән дә көн күрүче республика. Әмма бу тармакта проблемалар җитәрлек. Бигрәк тә соңгы елларда корылык булуы күпләрне аяктан екты. Әле БСОга кердек һәм кая барып эләгүебезне аңлап та бетерә алмыйбыз. Менә шул һәм башка мәсьәләләр турында Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Камияр БАЙТИМЕРОВ белән әңгәмә кордык.

– Камияр әфәнде, авылларга барсаң, фермерлар белән аралашканда җир эше керемсез, эшләргә мөм­кинлек юк дип зарланалар. Хокуклары бозу оч­рак­лары турында да еш ише­тергә туры килә, күп очракта алар район хакимияте белән уртак тел таба алмый. Сезгә фермерлар, авыл эшчәннәре ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәме? Проблемаларны хәл итүнең нинди юллары бар?

– Базар мөнәсәбәтләренә күч­кәнгә инде ике дистәдән артык вакыт узды. Ул шәхси милекне үстерү, хосусыйлаштыруны күздә тота. Җиргә, хосусыйлаштыруга кагылышлы законнар кабул ителде. Законнар гамәлдәме? Статис­тик мәгълүматларга карасак, кә­газьдә барысы да ялт иткән. Җир­нең 96 проценты халыкка би­релгән дигән хисап бар. Ләкин чынбарлыкта җирләрне үз милке итеп рәсмиләштергән кешеләрне санасак, алар бик аз, шуңа күрә җирләр хосусыйлаштырылган, кеше үз җирендә хуҗа дип әйтергә телем әйләнми. Күп очракта ке­шеләр җирләрен куллана алмый. Шул проблема бар. Икен­чедән, бездәге аграр-икътисад сәясәте дәүләт белән авыл ху­җалыгы продукциясен җитеште­рүчеләр арасында диалог корырга ярдәм итәргә, эшне җайга салырга тиеш. Әмма мондый сәясәт бик акрын тормышка ашырыла.

Россия җитештерүчесе чит илдәге хезмәттәшеннән бик нык аерыла бит ул. Төп проблема­ларның берсе ул – җитештерелгән товарга бәя сәясәтенең уңай булмавы. Югыйсә дәүләт моны кон­трольдә тотып, җайларга тиеш. Әм­ма бу юк. Җир кешесенең корылык вакытында да, хәтта уңыш булган чорда да кесәсе тулмый. Уңыш күп булса, арзанга сатарга туры килә. Тотылган чыгымнарын да кап­лый алмый. Мәсәлән, Канадада авыл җитештерүчесе 15 декабрьдә үк товарларына бәяне белә. Ки­лешү нигезендә 15 гыйнварга аңа бодайның ярты бәясен инде түләп тә куялар. Бу акчага фермер орлык, ашламалар сатып ала, бу яз көне эше тукталмасын өчен эшләнә.

Соңгы елларда корылык белән дә интегәбез. Корылыктан кү­релгән зыян зур булды, дөрес, фермерлар бөлгенлеккә төшмә­сен өчен дәүләт казнасыннан күп акча бүленде. Бер генә фермер да хуҗалыгына кышка ашлык әзер­ләр өчен Татарстаннан читкә чыгып китмәде. Бу безнең җир кешеләренең зур потенциалы турында сөйли, алар корылыкны исән-имин кичерерлек көч таба алды. Шуны да әйтергә кирәк: эре малларның өчтән бер өлеше фермер һәм шәхси хуҗалыкларга туры килә. Әмма алар игътибардан читтә кала. 2011-2013 елларда ничек булды? Федераль үзәк һәм республика бюджетыннан бүлен­гән акчаның 92 проценты эре агрохолдингларны яшәтер өчен тотылды. Президент ярдәме белән фермер хуҗалыкларына да бирелде, әмма 8 процент ул “чәп” итәр өчен дә җитми. Ә бер уйласаң, шушы шартларда да республика кү­ләмендә авыл хуҗалыгында җи­теш­терелгән продукциянең 53,9 проценты фермер хуҗа­лык­лары өлешенә туры килә. Димәк, алар нәтиҗәле эшли ала.

– Республикада хөкүмәт агрохолдингларга карата лояль булды, аларга ярдәм итте, ә фермерлар читтәрәк кала бирде. Кайбер белгечләр фике­рен­чә, фермерларга да вакытында зуррак ярдәм күр­сә­телсә, бездә авыл хуҗа­лыгы тагын да уңышлырак эшләр иде. Ә Сез бу хакта нәрсә әйтә аласыз?


– Агрохолдинглар төзелгәндә, без бу үзгәрешләрнең нәрсәгә китерергә мөмкин икәне турында кисәттек, әмма тыңлаучы гына бул­мады. Алар бит проблемаларын үзләре хәл итми. Әлеге оеш­маларның эшчәнлеге күп ке­ше­нең язмышына, авыллар, районнар тормышына бәйле булганга күрә килеп чыккан мәсь­әләне хәтта дәүләт дәрә­җәсендә хәл итәргә туры килә. Ә кармакны һәр кешегә бирергә кирәк иде, ни тели – шуны җитештерсеннәр.

2003–2010 елларда авыллардан 50 мең кеше чыгып китте. Бу – агрохолдингларның чәчәк аткан вакыты. Кеше эшсез, җирсез калды. Бу – 3-4 район юкка чыккан дигән сүз бит. Ә чыгып китүчеләр ул – актив кешеләр. Алар бер китеп башка урында төпләнсә, кире кайтмый инде, димәк, авыл да картая. Агрохолдинглар чыны-ялганы бе­лән җирләрне үзләштерде, “залог” итеп банкларга салды. Хәзер агрохолдинглар бөлген­леккә төшә. “Алтын башак” юк, “Вамин” – банкрот. "Вамин" урынына башкасы килде, әмма һаман да шул ук хатаны кабатлыйбыз. Югый­сә тормыш сабак укытты бит инде! Бу очракта дәүләтнең роле бик зур, реформалар ясау эше Авыл хуҗалыгы министрлыкларына, ведомстволарына тапшырылды. Ни телисез, шуны эшләгез диделәр, җавап тотучы булмады, нәтиҗәдә без бүген менә шундыйрак хәлгә калдык.

– Еш кына җир алалар да эшкәртмиләр дигән фикерне ишетергә туры килә. Бу – бер Татарстанга гына түгел, бөтен Рос­сиягә хас күренеш. Фермерлар гына моңа гаеплеме?


– Статистика мәгълүмат­ла­ры­на караганда, Татарстанда 70 мең гектардан артык җир эшкәртелми. Сәбәпләре төрле. Аның берсе җиргә хуҗа булмауга бәйле. Базар мөнәсәбәтләре заманында яшибез икән, җир милкенең дә хуҗасы булырга тиеш. Андый очраклар бездә аз. Җир базары барлыкка килсен өчен дәүләт аның чарасын күрергә, шартлар тудырырга тиеш. Җирнең беренчел, икенчел базары бар. Торакны саткан кебек монда да шундый ук хәл. Дәүләт мәйданны үлчәп йә арендага бирә, йә сата. Бу – беренчел базар. Икенчел базар очрагында, сатып алынган, әмма мин аны, мәсәлән, эш­кәртә алмыйм икән, җир ки­шәрлеген кемгәдер сатам. Без­дә мондый тәҗрибә юк. Бу өлкәдә кем әйтмешли, “күләгәдәге базар" бар. Монысы вакытында алдау-йолдау белән җиргә хуҗа булганнарга бик уңайлы.

Дәүләткә кирәкме бу? Аек акыл белән уйлаганда – кирәкми, әмма шул ук вакытта моны булдырмас өчен бармакка бармак сугылмый. Моның өчен җирне “залог”ка бирә торган институтлар булырга тиеш. Әйтик, кооператив җир банкы. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче, дәүләт һәм банк арасындагы мөнәсәбәтләрне төзи, җайлаштыра алыр иде. Җирнең бәясе бар, ул акча китерергә тиеш. Бу система эшли башласа, елына 94-96 млн сум акча кереме алырга мөмкин булачак. Дәүләт ота, банк системасы да үзен ышанычлы хис итә. “Россельхозбанк” бар бит инде диярсез. Бүген аны нишләтергә бел­ми­ләр. Дәүләт җайлады-майлады, агрохолдингларга акчаны бирде, ә алар бөлгәч, бурычларын кайтара алмыйлар. Аларны кем түли? Җирнең ничек кулланылуы турында мониторинг ясалмады. Авылларда җир эшкәртергә кеше дә калмады, хәзер әнә кытайларга тәкъдим итәбез.

– 2010 елда коточкыч корылык булып, республикада чә­челгән уңышны җыя алмадык дисәң дә була. Бу хәл бүгенгәчә дәвам итә. Ел саен һава торышын гаеплиләр. Алай­са, республикада корылыкка чыдам булган авыл ху­җалыгы продукциясен җитеш­терергә вакыт җит­кәндер? Инде мелиорацияне тор­гызу турында да күп сөй­лиләр. Нәрсә көтәргә?


– Бу турыда Рөстәм Миңне­ханов 2013 елда әйтте. Ул да һава торышына сылтауны туктатырга кирәк, корылык комачаулады ди­гән аклану булмаска тиеш диде. Күрсәтмә бирде, әмма ул исәпкә алып кулланылдымы? Һичшиксез, безгә эшләүнең яңа ысуллары, агротехнологияне үз­гәртергә кирәк, диде. Карашыбызны, җиргә булган мөнәсәбәтне дә үзгәртәсе бар! Әнә комлы туфракта да әллә ниләр үстереп, безгә алып килеп саталар. Июнь аенда Казан базарларын айкап чыктым. Пакьстан, Мисырдан алып кайтылган бәрәңге саталар. Кыш буена Израиль редисын ашыйбыз. Без бәрәң­ге үстерә белмибезме? Беләбез, әмма моның өчен агротехнологияне алыштырырга ки­рәк.

Мелиорациягә килгәндә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ревизия ясап, мелиорация җиһаз­ларын тикшерде. Вакытында без бу өлкәдә Россиядә беренчеләр рәтендә идек. Ревизия нәтиҗә­лә­ре нинди булдымы? Республикадагы мелиорация җиһаз­лары­ның 90 проценты бары тик фермер ху­җалыкларында гына сакланып калганы ачыкланды. Калганнары урланып беткән, тимер-томырга тапшырылган. Хәзер бу эшкә янә акча бүленде, яңа җиһазлар сатып алын­ды, алар фермер хуҗалык­ларында урнаштырылды, әмма бү­ленгән акча җитеп бетми.

Гомумән, авыл хуҗалыгына керткән акчаны карасак, чит илләр белән чагыштырганда, без нык калышабыз. Мәсәлән, Европада бер гектарга уртача 365 евро акча бүленә (монда мелиорация дә, ашламасы да керә һ.б.), ә бездә бу 18-20 евро гына. Германия җир­ләренә фосфор ашламасын кертте, бу эшне 20 ел алдан башкарып куйды. Хәзер 1 гектардан 50 центнер рапс җыялар. Бездә 15-20 центнер да яхшы күрсәткеч санала. Уңыш күләмендә аерма зур бит. Арпа, солы, бодайның 1 гектардан уңышы 100 центнерга кадәр җитә. Гер­маниядә авыл хуҗалыгы продукциясен эре агрохолдинглар түгел, ә фермер хуҗалыклары җи­теш­терә. Һәрбер хуҗалык эшкәрт­кән җир мәйданы – 31 гектар. Бу ил АКШ­тан соң дөнья базарында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча икенче урында тора. Франция фермерларының җир­нең мәй­даны – 28 гектар, ә Фин­лян­диядә – 13 гектар. Әмма безнең ит, сөт ризыклары Финляндиягә китми, ә без аларныкын сатып алабыз. Нигә булдыра алмыйбыз? Ростов, Ставрополь, Краснодар крайлары, Алтай дөнья базарына чыга. Без әлегә калышабыз. Кеше потенциалын күбрәк кулланмыйча, алар өчен шартлар булдырмыйча алга китешне көтү дөрес түгел.

Фермерлар арасында уникаль шәхесләр бар. Акыл белән һәм күңел салып эш итүчеләргә халык та тартыла! Үзе үстерә, җитештерә, булган кеременә кыйммәтле йортлар, машиналар сатып алмый, ә җи­тештерүгә кертә. Мәсәлән, Тү­бән Камада Владимир Аппаков эшли. Җирне ярата торган искиткеч кеше. Шалтыратам: “Хәлләр ничек?”– дим. “Эш тукталды, солярка юк”, – ди. Килешү нигезендә товарын илтеп бирә, ә акчасын түләми­ләр, ди. Ул башлыча дәүләт оешмаларына тапшыра. Ә җәйнең көннә­ре санаулы... Тукай районында Мин­талип Миңнеханов дөнья стан­дарт­ла­рына туры китереп эш­ләп ята. Иген, бәрәңге үстерә. Су си­бү системасын сатып алган, бодайны да су сибеп үстерә! Ходай куш­са, бер гектардан 70 центнер уңыш алырга планлаштыра. Акыл белән эш иткәндә зур уңышка ирешеп була, әмма моның өчен агро­сәя­сәтнең системалы эшләве дә кирәк.

– Сез гел чит илләрне үрнәк итеп куясыз, әмма түрәләр, район хакимияте башлыклары, фермерлар, тәҗрибә уртаклашыр өчен, Россия буйлап та йөри. Самарага яшелчә үстерү, Чуашстанга эре мал үрчетүне өйрәнү өчен барып кайттылар. Алар эшли белә дип үрнәк итеп, куялар. Бер нәрсә аңлашыл­мый: без, чыннан да, күршеләр кебек эшли алмыйбызмы соң, бездә алардагы кебек уңай шартлар юкмы, әллә башка сәбәп бармы?


– Кайчакта күршенең тавыгы күркә булып күренә, әмма эш оештыруда, җир кешесенә карата мөнәсәбәтләрдә аерма бар. Шыгырданга Татарстанның район хакимияте башлыклары да барды, алар арасында авыл хуҗа­лыгы алга киткән район түрәләре дә, эшләре начар булганнары да бар иде. Киләләр, карыйлар, тың­лый­лар, әмма кайткач, күргәнне тормышка ашырмыйлар. Фермерлар, хакимият эшләргә бирми дип, зарлана. Мөмкинлек тудырмыйлар. Баш калкытканны яратмыйлар. Күптән түгел яныма нык бәдәнле өч ир килде, җир эше белән шөгыльләнәсе килә, диләр. Хакимият җир бирми, ничегрәк хәл итәргә, диләр. Шалтыратып сөй­ләшергә тәкъдим итүемә: “Ходай хакына шалтыратмагыз, хатыннарны эштән чыгарачаклар, ба­лаларга юл куймаячаклар, үч­ләшәчәкләр”, – диләр. Ә бу район башлыгы Шыгырданга вертолетта барды, сокланып йөрде. Шыгырданда да шул ук һава торышы, хезмәтләре бүлен­гән, кемдер мал асрый, башка фермер сатып ала, чала, эшкәртә. Бернинди дә киртә юк, хакимият ягыннан да тулы ирек­. Безнең түрәләр үзләре үк киртә куялар. Президент Рөстәм Миңне­ханов­ның муниципалитет белән эшмә­кәрләр, фермерлар арасында эшне җайларга, шартлар булдырырга дигән күрсәт­мәсе бар. Тормышка ашармы? Монысы инде барыбызга да кагыла. 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 107 | 25.07.2014
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D