Алмаз Хәмзин яңа вазыйфада
Кичә "Матбугат.ру" хезмәткәре "Казан утлары" журналы редакциясенә кергән иде.
Бүлмәдә өч язучы утыра: Марат Закир, Алмаз Хәмзин һәм Камил Кәримов.
- Минем кечкенә генә бер йомышым бар иде... - дип башлый сүзен кунак.
- "Кечкенә генә йомышлар отделы" Алмаз Хәмзин безнең, - дип бүлдерә Камил Кәримов.