поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 

Матбугат.ру коймасы

№42014 / 22.01.2015 18:23:53
№42013 / 22.01.2015 18:16:21

Кем беләгә,
горн - күрҮк була!!!

№42012 / 22.01.2015 17:39:11

"КAЛЕБ" яңа буын җыены
"КАРА ПУЛАТ"ны караганнан соң туган өзек фикерләр

Кичә К. Тинчурин театрында узган "Кара пулат" музыкаль әсәрен карадым.
Битлекләр театры кануннарына нигезләнеп, барлык каһарманнар характерлары да берьяклы. Уңай геройларда (Нәргизә - Гөлнара Гатина, Турыбатыр - Рүзил Гатин) бу кабул ителә, әмма Карабатырда (Артур Исламов) миңа тирәнлек җитмәде. Минемчә, Карабатырда бәргәләнү булырга тиеш иде - ул кызларның батырлыгына сокланып, аларга нәфрәтләнергә түгел, ә бәлки гашыйк булырга тиеш иде! Аның җаны өзгәләнсә, Аксак Тимергә каршы чыга алмыйча газапланырга, кызларның януына карап изаланырга тиеш иде. Бу очракта тәэсир көче күбрәк булыр иде түгелме? Ассызыклыйм, бу - фәкать миңа җитмәгән тәэсир. Артур мондый Карабатырны коточкыч каты энергетика белән тутыра алыр иде.

Тагын кайбер моментлар - кызларны әсир иткәндә кычкырулары ошамады. Аңлыйм, ул акчарлаклар тавышы иде, әмма колагыма ятмады. Орыш вакытында Турыбатырны өстерәп китүләре дә бик тиз һәм үтемсез булды. Мин аның Турыбатыр икәнен берникадәргә аңламыйча да калдым.

Вак-төяккә күз бәйләнде инде, әмма тулаем алганда, әсәр миңа бик ошады. Матур иде. Финал күренеш үтемле - күзгә яшь килде. Җырчыларны тавышлары югары дәрәҗәдә. Эльмир Низамов музыкасы сокландырды.

Кыскасы, күбрәк фикерләргә түгел, эмоцияләргә баеп кайттым. Рәхәт булды. Рәхмәт!

#премьера #эльмирнизамов #карапулат #калеб #http://kalebtatar.ru/ #http://vk.com/kalebjanabun

№42011 / 22.01.2015 17:36:51

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә тарихи опера - "Кара пулат"ның премьерасы булды. Бүген исә татар операсын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды. "Безнең мәдәниятебез дөньясында бу бик зур вакыйга. Бу безнең театрның тарихы, опера һәм балеты барлыкка килүдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы бик зур роль уйнады. Без җыр-биюле спектакльләргә күп еллар дәвамында килдек. Хәзер исә музыкаль әсәрләр аша дөньяга үзебезне оялмыйча һәм горурланып күрсәтә алырлык опера һәм балет театрыбызны булдырдык. Ул була торып, яшьләребез яңа әсәрләр тудыра. Аларның сәләтләрен күреп алып, үстерергә кирәк. Бу операның идеясе моннан берничә ел элек үк туган иде инде. Матбугатта чыккан материаллар буенча да, болай да халыкның спектакльне җылы кабул ителүе сизелеп тора", - диде Минтимер Шәймиев һәм опера авторларына рәхмәтләрен әйтте.

"Кара пулат"ны сәхнәгә куйган режиссер Георгий Ковтунны Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев аеруча да билгеләп үтте. "Халыкны, аның хисләрен аңлап, күңел кылларын чиертерлек итеп операны сәхнәгә куя алуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, - диде ул. - Шундый тамашачыларыбыз булу, халкыбызның шул дәрәҗәгә җитүе - үзе зур дәрәҗә. Болгарның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе гади генә күренеш түгел. Безнең тарихыбызны ничек кенә язмадылар, безне ничек кенә күрсәтергә тырышмадылар. Безнең Болгар тарихын, халкыбызның тарихын бөтендөнья мирасы итеп таныту бик зур кыйммәткә ия. Шул эшләребез аша без менә нинди мирас калдырабыз алдагы буынга!" - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

1 сәгать тә 15 минут дәвамында бара торган операның нигезендә − Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар яулап алынган чакта унике кызны кулга төшерә. Аларның берсе хан кызы була, әмма гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем сараена - Кара пулатка ябып, ут төртәләр. Янгын беткәннән соң, пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак кимнән хан кызы пәйда була...

Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнлеген искәртә. Либретто авторы − Ренат Харис, режиссер-сценограф − Георгий Ковтун, композиторы − Эльмир Низамов. Рольләрне Гөлнора Гатина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Денис Ханбаба, Зөфәр Харисов, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары башкарды.

Спектакльне иртәгә дә театр сәхнәсендә күрергә мөмкин. "Кара пулат" операсы ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге ТР тарихи һәм мдәни истәлекләрен торгызу республика фонды ярдәме белән " Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре" комплекслы проектны гамәлгә ашыру чаралары кысаларында сәхнәләштерелә.

№42010 / 22.01.2015 17:08:50

Карадык Иркә, карадык.
Тик карамаган кешегә эчтәлек сөйлзргәме, әллә бәхәсләшергәме аның белән?
Шәп тамаша, миңа ошады. Татар сусаган мондый нәрсәгә.

№42009 / 22.01.2015 17:03:48

Күрек- горн
Күрән - осока
Күрәк - мөгаен, неологизмдыр - телевизор түгел микән. Самолетны очак дип, компьютерны санак дип йөртүчеләр бар бит, вертолетны боралак диләр

№42008 / 22.01.2015 15:10:26

ВТ да бар икән. Җанкисәкләрем, без аның булганын беләбез.Барырлыкмы, юкмы? Тамашачы буларак үз фикерегезне әйтергә ник куркасыз, аңламыйм.

Белгечләр, фикере ул икенче нәрсә. Алай курыксагыз, ник бер тамашачы фикерен китермәдегез. Белгечләр фикере белгечәләрне кызыксындыра. Мине исә, юк.

Социалҗ челәтәрләдә бәхәс, дигән. Кайда ул?

№42007 / 22.01.2015 14:52:42

Иркә, синең татар газеталарын укымавың, татар журналистлары авызларына су капкан дигән сүз түгел әле ул

№42006 / 22.01.2015 14:47:44

Шамкай белә Шәрәфи турында иркә... Нинди тубэнлек!,кә иде җавап.

№42005 / 22.01.2015 14:33:30

мин , Камалда түгел бу. Тинчурин театрын арендалаганнар булып чыга. Ковтун режиссеры.Казанда балет куя торган цирк режиссеры.

Музыкальный частьне неплохо дип аңладым. Бәлки башкача әйтергә ярамыйдар..Безнең татжур авызына су капкан...

№42004 / 22.01.2015 14:24:09

шуңа камал тиәтеренә йөрмим,даҗе бушка пригласителниләренә дә. вакыт әрәм!!
ни гыбрәт,ни мораль,ни тормышка үрәтү юк яшьләрне!!!

№42003 / 22.01.2015 14:09:21

"Кара пулатны" БО ярыйсы дигән.Бигрәк тә музыкаль якны.

Монда берсе дә карамадымыни?

№42002 / 22.01.2015 12:52:58

Кичэ "Мэйдан"да мэзэк курсэтэлэр,имеш. Равил Шэрэфиев белэн Шамкай постельдэ аунап яталар...Шамкай йонлы аягын кашый-кашый Равил авызына аракы тутыра. Э Равил хэр стаканны чомергэн саен йонлы, сасы култык астын иснэп,закуска урынына куллана имеш... Э Шамкайнын максаты... Тьфу! Халкыбызнын культурасы юк дибез.Кая карап,кемнэн урнэк алып булсын ул ?!Нинди абруйлы,атказанган артистлар бит.

№42000 / 22.01.2015 07:34:11

Күрәк -
сүзе ни аңлата??? Филфак,Татфаклар сегә сорау.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»