Матбугат.ру коймасы
Берәүнед шигырьләр китабы чыкмадымы әле?
мручы, рәхмәт. искә төшергәнгә. Шигырь укыйсы килгән иде, рәхәтләнеп укып чыктым. берсен монда эләм.
Берәү №41228 / 04.02.2012 00:54:35
Мине сагынганнарга кайнар сәламемне җиткерәм!
Рәхмәт, Дуслар! Исәнлек-саулык үзегезгә дә!
Шимбә дус, үлеп булмады әле, ясин укымагансыңдыр бит алай-болай? Укысаң шул гына терелткән инде мине!
Һәрвакыттагыча, экспромт инде шигырьләр, аптырамагыз...
Төннең кара ефәк нурын тотып,
Бәйләдем дә талган йөрәкне,
Чыгып киттем ИНЕТ дөньясына.
Сагынганнар дидем, Берәүне...
Минем хисләр шашкын, давыл сыман!
Клавишларга бәрә бармаклар,
Алар да бит шундый ялыкканнар,
Алар да бит шундый арганнар...
Эх!
Кышкы төннең салкын күкрәгенә
Такташ кебек, җырлар языйм да,
Утырып бер, сезнең күзгә карыйм.
Кемгә дәшим соңгы язымда?
Минем хисләр хәрефләргә күчеп,
Клавишларга барып җиткәнче,
Импульслар белән алга таба
Сезнең мониторны үпкәнче,
Бары бер төн үтәр... Нинди озын.
Елмаерсыз әле иртәгә.
Сезнең елмаюны урлап җилләр
Таң-иртәдә миңа китерсә,
Аһ,
Иптәш Берәү! Сине интернетта
Югалтканнар икән, дисәләр,
Ясин чыккан икән кайберләре,
Терелтергә теләп, дисәләр,
Бар бәхетем шул бит минем, дуслар.
Сезнең җылы мине яшәтә.
Сөю алып килер язлар булып
Я, кайсыгыз инде, кем дәшә?!
****************************
Аккошыма аерым сәлам юллыйм...
Бармаса да сиңа хатларым,
Гомер буе ялгыз сине уйлап
Янәшәңнән үзем атлармын...
Еш язалмам... Зинһар ачуланма.
Күмер сүнеп килә учакта.
Ымсындырып салкын кичләремдә
Назлы җылың ята кочакта...
****************************
Зәһәр җилләр Җиргә салкын уйган.
Җир үзе дә инде күптән туйган -
Күптән туйган салкын төннәрдән!
Күңелемә бүген нидер булган.
Моңсу хисләр аңа кереп тулган -
Җылы сорыйм икән кемнәрдән?
Яңа язлар алда - өмет кенә.
Дер калтырап, тик ай өметләнә -
Өметләнә Кояш нурына.
Кар астында калган үлән генә
Яз килерен һәрчак төгәл белә -
Шуңа җырым - Яшәү турында...:)))
******************************
Бэхетле 600 кешене кыскарта дигэннэн соравым , ачуланмагыз берук ул бик кыйммэтле кибет бит кеше йори микэн анда? Элек машиналар бик куп була торган иде кибет янында. Хэзер ул якларга барган юк кызыксынуым гына
Мәрьям, тагы бер кызың туу белән чын күңлемнән котлыйм!!! Казанда идем, билләһи белмәдем, роддомга кереп котлап чккан булыр идем.)))
Даа, Ленар бер үзе өч хатын-кыз арасында.))) Аллаһы боерса, аңа иптәшкә малай алып кайту ягын да, һич кичекми уйлый башларсыз инде.)))
Кигэвен братны белэм,кайвакыт киткэлэп ала,минем шикелле.
не доҗдетесь!!!
Кигэвен син тугел ул, син генэ генэ ул китэ торган!
Урыннары ожмахта булсын, теге икэунен!
Әллә Кигәвен үлгәнме?
мручы,
Берәү үлде....
Кая булды мәктәпләрне кыскарту турындагы язма? Кирмән фәрманы белән югала инде андыйлар...
берәүнең беркаяда киткәне юк, шулай ук монда керергә вакытыда...
БЕРЭУ дигэн шагыйрь кая югалды ул? Исэн-саумы икэн?
Альбина чын күңемнән, ирегез белән икегезне,зур шатлык белән котлыйм!
Тигезлектә, муллыкта,шатлыкта үстерергә язсын! ата-анасына михөрбанлы бала булып үссен!
Барлвк яхшы теләкләр сезгә!!
Кичә иртә белән таптым!
Кулда телефон инде)))
Интернетта утырган булып авыртулардан әзрәк онытылып торасың, файдасы бик зур тагышто!
- << Первая
- < Артка
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- Алга >
- Последняя >>