Матбугат.ру коймасы
Прайста өстәмәләр)))))
http://cs543106.vk.me/v543106497/12e1/IKnwYw5azrs.jpg
104 *ِإيَّاكُمْ وَالْغَلُوَّ فيِ الدِّينِ فَاِنَّمَا هَلَكَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ بِالْغُلُوِّ فِى الدِّينِ*
"Дин эшләрендә чиктән ашып китүдән сакланыгыз! Үткән өммәтләрнең һәлак булуларына дин эшләрендә чиктән ашулары сәбәп булды".2
7. САДАКА БИРҮЛӘРЕН ӨМЕТ ИТЕП үлекләр өстендә Коръән уку, тәһлил һәм тәсбих белән шөгыльләнү, каберләрдә садакалар өләшү. Мәетне күмгәннән соң беренче, өченче, җиденче, кырыгынчы һәм елы тәмам булган көннәрдә мәҗлесләр үткәрү, Коръән укытып, УКЫГАН КЕШЕЛӘРГӘ САДАКА ӨЛӘШҮ, каберләр өстенә мәчетләр һәм яки башка биналар салу, шәмнәр яндыру һәм башкалар.
Р. Фәхретдин
Сайланма
хәдисләр аңлатмасы
э бит борчэ хаклы
бөрчә,
м-да, Нигә мулла чакыртасың, үзең укы- савабы күбрәк булыр. Шундый риваят бар: кайчандыр, беркөнне үлгән ике хатын -кызны күрше каберләргә җирлиләр. Күпмедер вакыттан соң бер кабердән нур чәчеп тора башлый. Ни булганын аңлатуны сорап әүлиягә баралар.
- Малае кор"ән укырга өйрәнеп, әнисе рухына багышлап дога кылды,- дип җавап кайтара әүлия.
Шулай булгач, арадашчылар эзләмәгез, укып дога кылырлык булсада кор"ән ятлагыз. Башта гына авыр кебек, бераз тел чарлангач, бер кыенлыгы юк. Үземнән чыгып әйтәм.
Сезнең җәһиллектән файдаланып, күпкенә "бизнес- муллалар" пәйдә былды. Динне бозучы әлеге яңа төр бизнесменнарны баетканчы үзегез савап быегыз.
Дәү әни, рәхмәт төпле киңәшләрең өчен!
м-да, Коръәнне3 кеше чакырып укытсаң да, дөрес була диләр. Дусларыңны чакыр да муллага я абыстайга Коръән укыган өчен 100 сум җитә торгандыр дип уйлыйм. Берәр якын кешең укый белсә, тагын да яхшырак. Сәдәкане күп бирмиләр аны. Мин коръән укыган өчен оялмыйча акча сорап алалар дигәнне аңламыйм. Акча сораучыларны чакырмавың хәерле. Алар сорап алырга тиеш түгел.
муллалар биик күбәйде...
http://www.azatliq.org/content/article/26880133.html
коръән ашын гаилә членнары белән генә хәзрәт чакыртып укыту дөрес буламы - туганнар кайсы килә алмый, кайсы чирли, күршеләр белән бик таныш түгел
хәзрәткә укыган өчен күпме хәер бирергә?
табын турында җавапларыгыз өчен рәхмәт
Хэленэ карап инде,Дэу эни!
Эт чапканга карап кына беткэ дэ чабу кирэкмэс.
Бер ара бөтенләй котырып киттеләр: карчыкларга да салатлар ясап куя башладылар. Бу кадәр үк кирәкмәгәнен аңлап, хәзер салат ясамыйлар, Аллага шөкер.
Халык баеды инде, ашларда да байларча кыланалар, 10 ар сумлык тимер тараталар, 2 я 5 тә җиткән бит инде югыйсә. Шулардан күреп башкалар да кылана башлый. Миңа калса бик сромный гына үткәрелергә тиешле.
м-да, Коръән ашына бездә иң элек кабартмалар, уртасына иттарткычтан өрек, караҗимеш чыгарып сыланган камыр ашлары, эремчек яки каймак ватрушкалары куялар. Аннары кибеттән алынган төрле тәм-том, ысланган балык, җиләк-җимеш, яшелчә турап, турамыйча бөтен килеш алма, мандарин, виноград, кәгазь салфеткалар өстәлгә я уртага яки һәрбер карчыкка индивидуаль куйсаң да була. Һәрберсенең алдына тастымал җәелә. Коръән укып бетергәннән соң, карт-карчыкларга иң беренче чәй өләшенә, алар өстәлдәге нигъмәтләр белән тукланалар башта. Аннары аш, аш артыннан ит, гөбәдия һәм торт(булса) чыга. Теләгән кешегә янә чәй тәкъдим итәләр. Гөбәдия килеп җиткәндә табындагылар туйган була инде, ашый алмыйлар.Шул сәбәпле соңгы вакытта гөбәдия, торт кебек, кайбер күчтәнәчкә килгән конфет-печенье кебек азыкларны бер тапкыр гына куллана торган зур пластик тәлинкәләргә кеше саен салып чыгара башладылар. Аны салып кайтып китәр өчен полиэт. пакет я сумка да тараталар.
Ит белэн бэрэнге, токмачлы аш, гобэдия яки бэлеш.
Калганнары хэленэ карап. Ин традицион табын менэ шул.
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>